Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Петра — Үрдүн могҗизасы

Азатлыкның "Дөнья тирәли" бүлегендә 2019 елда Үрдүн турында язма чыккан иде. Аны зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова язды.

"Петрада барлыгы 800-ләп архитектура истәлеге бар. Аларны күргәч, монда чыннан да сәләтле һәм хезмәт сөючән кешеләр яшәвенә инанасың. Шулай булмый ни, алар бит чүл уртасында су җыеп калып, аны саклап, үтеп баручы кәрваннарга шуны сатып акча эшләгән. Үзләре дә шушы су ярдәмендә корылыкны кичергән. Җитмәсә, алар әле мунчалар салып, канализация системы да булдырган. Ә чүл уртасында су каян чыккан соң? Акыллы кешеләр аны тоташ яңгырлар китереп чыгарган ташу вакытында җыеп кала торган булган".

Язманы тулысынча Азатлыкта укыгыз.
Төп сайтта.
Көзге сылтама.
👍11❤4🔥2
Харьковка авиабомба төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар

25 майда Русия армиясе Харьковка һөҗүм итте. Авиабомбалар төзелеш һипермаркетына төшкән, һәлак булучылар да, яраланучылар да бар.

Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 мең дүрткел мәйданда янгын чыккан дип хәбәр итте өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов.

Харьков мэры Игорь Терехов сүзләренчә, шәһәрдә "күп кеше хәбәрсез югалган", "яралылар күп". Рәсми мәгълүматларга караганда, ике кешенең үлеме билгеле.

Украина президенты Владимир Зеленский һипермаркетта 200дән артык кеше булырга мөмкин дип язды үзенең телегарм каналында.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬14🥰1
Сугыш барган вакытта альтернатив сивил хезмәткә алынырга мөмкинме?

Русиянең хокук яклаучылары Украинада сугыш барган чакта Русия гаскәрендә альтернатив сивил хезмәтнең ничек эшләвен анализлаган. Альтернатив хезмәткә алыну авырмы? Мобилизацияләнгәннәр моңа ничек ирешә? Ни өчен хәрби комиссариантлар альтернатив үезмәткә рөхсәт бирмәскә тырыша?

Бу хакта Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
🔥8❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Украинада Русия өчен сугышкан татар ирләренең кырылуы дәвам итә.

Соңгы көннәрдә генә дә сугышта һәлак булган берничә татар ире җирләнде.

Исегезгә төшерәбез: Мәскәү Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 821нчe көне.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
😢14🎉3🤬2😭2💅2🦄2❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 май, якшәмбе. Азатлык үз эшен дәвам итә. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔺Кичә Русия армиясе берничә тапкыр Харьковка һөҗүм итте. Бер авиабомба гипермаркетка төште, янгын чыкты. Җирле хакимияте вәкилләре хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә 12 кеше һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Харьковның үзәк өлешенә һөҗүмдә 19 кеше яраланган, торак йортлар зыян күргән.

🔺Белгород өлкәсенә дә берничә тапкыр һөҗүм булды. Төбәк губернаторы әйтүенчә, Октябрьский авылында дүрт кеше һәлак булган.

🔺Мәскәүнең Басман район мәхкәмәсе Уфа журналисты Ольга Комлеваны сак астында калдыруны 3 августка кадәр озайткан. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

🔺Быел көз Төркия Башкортстанда баш консуллык ачмакчы. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

🔺Бурчылары сәбәпле җиде миллионнан артык Русия ватандашы чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән. Узган елның ун аенда русияләрнең банкларга булган гомуми бурычы алты триллионга арткан һәм 34,8 триллион сумга җиткән. Бу 2015 елдан иң зур сан.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
Казанда бер дүрткел метры 100 мең сумнан арзанрак фатирлар калмаган, биш ел эчендә аларга бәя ике тапкырдан да ныграк арткан

"ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында әлеге бәя уртача 176 мең сум.

Иң нык бәяләр артуы Русия Украинага бәреп кергән 2022 елда күзәтелгән.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3💊1
Украина президенты Харьковка килеп, Русия армиясенең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән Украинадагы иң зур типография урынында видеомөрәҗәгать яздырды.

"Алар яндырудан ләззәт таба. Кем белән эш йөртүне барыбыз да белә. Русиядә яндырырга, шәһәрләрне һәм авылларны җимерергә, халыкларны бүлергә һәм дәүләт чикләрен сугыш белән юкка чыгарырга теләүчеләр идарә итә", диде Зеленский, типография хәрабәләре янында.

Украина президенты: "мондый сугышны үз көче белән генә туктата алырлык ил юк - дөнья лидерларының катнашуы кирәк" дип ассызыклады ул һәм июнь уртасында Швейцариядә узачак "тынычлык саммиты"нда катнашырга чакырды.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💯11😢4👍2❤1
Казан йортларында яшеренү урыннары күрсәткечләрен ябыштыра башлаганнар

Бу хакта 116.ru яза.

Басма хәбәр итүенчә, шундый күрсәткечеләрне Һади Такташ урамында, «Дубрава экопаркы» торак комплексында һәм башка урыннарда күрергә була.

Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.

Уфада бомбадан иң яхшы яшеренү урынына бәйге дә игълан иткәннәр иде.

Фото: 116.ru

@azatliqradiosi
🤣8🤡4😁2🤔1😐1
Гарәп стиле үзенчәлекләрен саклаган Кытайдагы соңгы зур Шадиан мәчетенең гөмбәзләре юк ителгән.

Моннан тыш манараларын да үзгәрткәннәр һәм алар инде элекке кебек зур түгел. Бу хакта The Guardian яза.

1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде.

Яңа кагыйдәгә күрә, дини биналар, хәтта элек төзелгәннәр дә архитектура, бизәлеш ягыннан "Кытай үзенчәлеген һәм стилен" чагылдырырга тиеш.

Тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Фото: The Guardian

@azatliqradiosi
🤬15🤮5😡3
Босниядә сугыш вакытында шартлатылган борынгы Арнаудия мәчете май башында кабат ишекләрен ачты

400 еллык тарихы булган, XVI гасырда төзелгән һәм ЮНЕСКО исемлегендә булган гыйбадәт йорты 1993 елның 7 маенда серб милләтчеләре тарафыннан шартлатыла.

Босния һәм Һерцеговина Ислам җәмгыяте мәгълүматларынча, җиде елда мәчетне төзекләндерүгә барлыгы 3,3 миллион доллар киткән. Гәрчә мәчет яңа кебек күренсә дә, аны төзекләндерүдә XVI гасырдан калган ташлар да кулланылган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤12👍2🔥2🥰1
Соңгы берничә айда беренче тапкыр Газзә сызыгыннан Израилгә ракет һөҗүме ясалган

Израил саклану көчләре хәбәр итүенчә, Рафах шәһәреннән Израилгә сигез ракет атылган, аларның кайберләре һава һөҗүме саклану системы бәреп төшергән.
Корбаннар турында мәгълүмат юк.

Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган) хәрәкәте алган. Алар әйтүенчә, бу Газзә сызыгындагы тыныч халыкны үтерүгә җавап.

7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 35 984гә җитте. 80 меңнән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Соңгы тәүлектә 81 кеше һәлак булган. Бу Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 35,3 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израилне геноцидта гаепләп аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә дә бирде.

@azatliqradiosi
⚡4🔥4😢3❤2