Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия финанс министрлыгы керемгә салымны 22%ка кадәр арттырырга тәкъдим итте

Сүз физик затларның керемгә салымын (НДФЛ) үзгәртү турында бара. Аны керемгә карап прогрессив итү тәкъдим ителә:

🔸еллык керем 2,4-5 млн сум (аена 200–417 мең сум) — 15%
🔸еллык керем 5-20 млн сум (аена 417 мең – 1,7 млн сум) — 18%
🔸еллык керем 20–50 млн сум (аена 1,7–4,17 млн сум) — 20%
🔸еллык керем 50 млн сумнан артса — 22%

Аена 200 мең сумнан азрак алучылар өчен салым элеккечә 13% булып калачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤣3👍2😁2🤬2❤1
Башкортстанда үсмерне колониягә канунсыз җибәргән хөкемдарлар эштән китә

Бүген, 29 майда Башкортстанда балигъ булмаган Константин Носыревка гаепләү карары чыгарган хөкемдарлар эшләреннән китәчәк.

Квалификация коллегиясе карары белән Уфаның Дим районы мәхкәмәсе хөкемдары Галина Верещак, шул ук мәхкәмәнең рәисе Равил Идиятуллин, республиканың Югары мәхкәмәсе хөкемдары Фаиз Каскынбаевка кисәтү ясалган, аларның эштән китү турындагы гаризалары кабул ителгән.

▪️Хәзерге вакытта Константин Носырев үзенә килгән рухи зыян өчен Русия финанс министрлыгыннан 100 млн сум күләмендә компенсация сорый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортостан
@azatliqradiosi
👍8
"Баймак эшендә" гаепләнүчеләр турында сөйләүче "Тоткондар" проекты дөнья күрде

Яңа проект Instagram социаль челтәрендә урнашкан.

"Тотҡондар" (башкортчадан — "Тоткыннар") дигән проектның төп максаты — эзәрлекләнүчеләрнең тарихын бәян итеп, аларга адвокатлар өчен акча җыярга ярдәм итү. "Без алар белән иң яхшы белгечләр эшләвен телибез", дип яза проект авторлары.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр — "гади башкорт ирләре һәм хатын-кызлары. Аларның күбесенә Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) турында гаепләү белдерелде, ә бер өлешенә Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану). Без сездән гаделлеккә ирешергә булышуыгызны сорыйбыз", дип яза алар.

▪️"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр турында Азатлык та даими язып тора. Аерым алганда, 25 яшьлек Айтуган Китиков, гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллина, тоткарланганда полиция тарафыннан кыйналуы әйтелгән Дим Дәүләткилдин, аналы-уллы Үзәнбаевлар һәм башкаларның тоткарлану тарихлары чыкты.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортостан
@azatliqradiosi
🔥5❤3👍2
Русия армиясе турында сүз әйтү тыелды. Зөлфия Ситдыйкова эше шартлы хөкем белән тәмамланды

28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аны "Булмасын сугыш" һәм "9 waй" дигән ике плакаты өчен "гаскәрне кимсетүдә" һәм "нацизмны аклауда" гаепле дип таптылар.

Моннан тыш мәхкәмә, прокуратура теләген искә алып, активистны "Русия армиясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тарату белән белән шөгыльләнү" хокукыннан ике елга мәхрүм итте — шул исәптән интернетта, шулай ук митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәргәндә дә.

"9 waй" дигән плакатны хөкемдар юк итәргә карар итте.

Азатлык бер елдан артык барган мәхкәмә процессын җентекләп искә алды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6😡3❤1
Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре Раил Садриевны яклап Миңнехановка мөрәҗәгать яздырган

Алар президенттан Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорый. Хәрбиләрнең исемнәре әйтелми, йөзләрен битлек каплаган, Садриевны алар якташ дип атый.

"Без Раил Илдар улына даими күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәтле, ул үз акчаларына безгә монда кирәкле әйберләр сатып алды. Безгә рухи һәм мадди ярдәм күрсәтте. Раил Илдар улы — без таяна алырдай кеше", дип сөйли хәрбиләр.


▪️Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриев 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелә. Мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитлар белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга тыелды. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😐6👍5🤡3🤨3
Путин элекке тән сакчысын Дәүләт шурасы сәркатибе итеп куйды

Русия президенты Владимир Путин Тула өлкәсенең элекке губернаторы Алексей Дюминны Дәүләт шурасы сәркатибе итеп куйды. Бу хактагы фәрман Кремль сайтында чыкты.

Дюмин Тула өлкәсе башлыгы вазифасыннан 14 майда китте һәм президент ярдәмчесе итеп билгеләнде. Кремль матбугат хезмәте ул чакта түрәнең саклану-сәнәгать комплексы һәм спорт мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәген әйткән иде.

▪️Дюмин президент Путинга якын кеше санала. 1999 елда Путин хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгәч, Дюмин аның тән сакчысы булып эшли, соңрак адьютант эшләрен башкара. Кырым аннексияләнгәннән соң аңа Русия каһарманы исеме бирелә, генерал-полковник.

@azatliqradiosi
💩7🤮3🖕2🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Раил Садриев, Энгель Фәттахов, Рәфикъ Кәримуллин, Зиннур Әһлиуллин — куәт оешмалары 4 көндә шушы 4 татарга килде... 2017 елда мәгариф министры булган чакта татар телен якларга тырышкан Фәттахов тоткарланды, Садриевка кайбер эшләрне башкару тыелды. Кәримуллин…
"Татар җанлы кешеләргә, татар активистларына карата репрессияләр башланды дигән фикер белән килешәсезме?"

Шушы сорауны Азатлык Радиосының YouTube-каналында биргән идек. Тамашачыларыбыз калдырган кайбер фикерләрне монда китерәбез:

"Татар активистларына каршы гына түгел, барча урыс булмаган милләтләр активистларына каршы да репрессияләр башланды. Урыс шовинистлары үзләренең урыс дөньясы белән башка милләтләргә карата репрессияләрен яңа көч белән башлады."


"Мин килешәм, урыслар безне куркытырга тырыша."
Шуңа җавап: "Нишләтә соң алар сине?! Курыкма, син — тиле, ә тилегә беркем тими."


"Ай-һай, телләрегез бик пычрак бит, балалар, шаклар катырлык, урысларны хурлап, үзебезне хәтәр мактап утырасыз! Без гомер иттек бит күршеләр булып бар халык белән. Дус-тату яшик, аңлап яшик!!! Әллә чит ил килеп безгә яхшы булыр дип беләсезме? Без аларга кирәк түгел, мин анда яшәдем, Россия — безнең ил! Күңелегез тар булмасын, җир җитәрлек! 78 яшьлек ӘБИ язам, уйлабрак карагыз язганчы теләсә нәрсә!"


"Татар халкы — бик булган, уңган, алдагыны күреп яши, аңлы халык, чиста халык, шуңа башкалар күрә алмыйлар. Карагыз, элек заманны укымышлы, затлы кешеләрне читкә озатканнар. Хәзер дә шул эш бара — күп күргәнне, язганны яратмыйлар."


"Суверенитет сүзен безнең законнан алдылар һәм Татарстан рәисе татар телен белергә тиеш дигән сүзне — тоже. Миңнеханов урынына урысны куярга җыеналар дип уйлыйм."


"472 ел буе инде татарга карата репрессияләр бара. Вакыт-вакыт ул көчәеп ала просто."


"Бу нәрсә 10-15 ел элек үк башланды, Шәймиев киткәч."
Шуңа җавап: "Шәймиев — ул татар халкының сатлык җаны. Ул безне, татар халкын, 1990нчы елларда сатты."


#халыкфикере #татарлар

@azatliqradiosi
👍12
Дөньяда Газзәдәге сугышны туктату таләбе белән протестлар дәвам итә.

Бу фотолар (AFP) соңгы берничә көндә Британия, Франция, Испаниядәге каршылык чараларында төшерелде. Соңгы фото Газзәнең үзендә ясалды.

26 май кичендә Рафаһта урнашкан качаклар лагерена Израил ягыннан һөҗүм булды. Әлеге һөҗүм аркасында 45 кеше үтерелгән ди Фәләстин хакимиятләре. Израил премьер-министры Нетаньяһу бу үлемнәрне "фаҗигале хата" диде. Төркия президенты Эрдоган Рафаһка дәвам иткән һөҗүмнәрдән соң "Берләшкән Милләтләр Оешмасының рухы үлгән" дигән белдерү белән чыгыш ясады.

24 майда Халыкара Җинаять мәхкәмәсе Рафаһка һөҗүмне кичекмәстән туктатуны боеруга карамастан, Израил һөҗүмнәрен дәвам итте. БМОның Фәләстин качаклары өчен эшләүче агентлыгы "Газзә җир йөзендәге җәһәннәмгә әйләнде" дигән белдерү белән чыкты.

26 майдан соң Рафаһта урнашкан качакларга Израил ягыннан тагын бер һөҗүм булды: шушы һөҗүм аркасында тагын 21 кеше үтерелде ди Газзә хакимиятләре. Израил без үзебезне ХӘМӘСтән саклыйбыз дип белдереп килә.

@azatliqradiosi
❤‍🔥9❤3🔥3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дөньяда Газзәдәге сугышны туктату таләбе белән протестлар дәвам итә. Бу фотолар (AFP) соңгы берничә көндә Британия, Франция, Испаниядәге каршылык чараларында төшерелде. Соңгы фото Газзәнең үзендә ясалды. 26 май кичендә Рафаһта урнашкан качаклар лагерена…
7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 36,1 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израилне геноцидта гаепләп аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә дә бирде.

@azatliqradiosi
❤2👍2👎1
Татарстанда май аендагы кыраулардан килгән зыянны 113 миллион сумлык булды дип бәялиләр.

Һава кинәт суытып җибәрү сәбәпле 11 мең һектар җирне кабат чәчәргә туры килгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏2😢1
Башкортстандагы мәхкәмә хатынын кыйнауда гаепләнүче ирне тикшерү изоляторына җибәргән.

Ул сугышка китмәкче булган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍1😢1
Дөньяда үлем карарларын үтәү очраклары арткан.

Былтыр ул соңгы 10 ел эчендә иң зур күрсәткечләргә җиткән. Бу хакта Amnesty International хокук яклау оешмасының бүген, 29 майда чыккан хисабында әйтелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔4
Татарстан мөфтияте социаль ипотеканы хәләл дип таныды.

Ипотека програмының тормышка ашыруын шәригать фәннәре докторы күзәтәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁5🤡4👍3🤔2
Корбан бәйрәмендә Татарстанда 13 мең баш терлек чалачаклар.

Түрәләр Корбан бәйрәменә башка төбәкләрдән терлек китермәскә киңәш итә, бу инфекцияләр йоктыру куркынычы тудыра ди.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3👎2
Татарстанда "Сәләт" аланнары эшли башлады. Анда татар телен белгән балалар гына тупланмаячак — чөнки бу төп максатка туры килми.

Ул хакта бүген Татарстан президенты ярдәмчесе һәм "Беренчеләр хәрәкәте"нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.

Аның сүзләренчә, "Сәләт" турында ата-аналарның фикерләре төрле: кемдер — татар теле күп булуы, кемдер аз булуы турында әйтә. Шулай да Сөләйманов English village — инглиз авылы үрнәгендә, "инглиз булмаган телдә әйтелгән сүз өчен җәзага тартып" эшли алмыйбыз ди.

"Бу ачык мохит. Әгәр дә без "Сәләт"кә кергәндә тел белү таләбен куйсак, аны 100 процентлы чып-чын татар телле алан, форум итеп оештырып булыр иде. Бу бик гади. "Сәләт"нең миссиясе — резервация туплау түгел, ул бүгенге кирәкле технология, мохит булдыру. Нәтиҗәдә, балада туган теленә, татар теленә карата кызыксыну хисен тудыру, (телгә карата) мөнәсәбәт булдыру. Аланның нәтиҗәсе — фәлән артист чакыртып татарча җырлатуда түгел. Төп үзгәреш — өйгә кайтып ул нинди җырларны тыңлый башлый, нинди җырларны үзе җырлый, дусларын күргәч кайсы сөрәннәрне кабатлый. Бу бөтенсе милли үзенчәлегенең коды"

диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮5👍3💩3🤔2🤬2🥱2👎1😢1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык иртәнге хәбәрләрне җиткерә. Менә мондый хәлләр булды:

🔸Русия Саклану министрлыгы Азак диңгезе өстендә 8 ATACMS ракетларын бәреп төшерү турында хисап тотты. Киречтә шартлаулар булган, ракет калдыклары ике паромны эштән чыгарган.

🔸Харьковка төнлә һөҗүм аркасында 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, шәһәргә 8 ракет атылган, берсе шәһәр янындагы авыл фермасына эләккән.

🔸Дондагы Ростова Луһанскида 23 яшьлек хатынны үтерү җинаяте нигезендә мәхкәмә утырышлары башлана. Тикшерү фаразлавынча, А. Җәмидулов исемле хәрби кызны урлаган, суйган, аннары кулы астында эшләүчеләргә аның җәсадын гранатлар белән шартлатырга әмер биргән. Моңа кадәр Русиянең Саклану министрлыгы бу хәрбинең сугыш турында язган шигырьләрен бастырды.

🔸Мәскәүнең Новогиреево җирендә складта янгын чыккан.

🔸Польшада Русия файдасына эшләүдә шикләнүче өч кеше кулга алынган. Аларның икесе Польша ватандашы, берсе - Беларусиянеке.

🔸Һаага хакимиятләре Русия илчелеге урнашкан урамны Алексей Навальный исеменә алмаштырудан баш тарткан. Урамга Навальный исемен бирү турында петицияне 85 мең кеше имзалаган булса да, хакимият урам исемен алмаштыру бик мөһим очрак булса гына мөмкин дип җавап биргән.

🔸Сәясәт белгече Дмитрий Суслов Русия хакимиятләренә сабак укытыр өчен атом-төш коралын кулланырга киңәш итте. Аның фикеренчә, бу гамәл Киевка ярдәм итүче илләрне алар биргән кораллар белән Русиягә һөҗүм итәргә рөхсәт итүдән тыячак. РБКага биргән интервьюда ул шартлатуны Русия территориясендә ясарга кирәк дигән.

🔸Башкорсттанның Балтач районында тавык йомыркасы зурлыгында без яуган. Аңа кадәр каты җил, яңгыр чыгу сәбәпле Борай, Бөре, Дүртөйле, Калтасы, Мишкә, Краснокама, Януаыл районнарында, барлыгы 49 авылда, электр ут өзелгән.

🔸Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз явуы көтелә.

Менә шундый хәлләр… Матур, имин көннәр телибез сезгә!
👍3