Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык YouTube: "Бабай, үз халкыңны ярату вакыты җитте"

Узган атнада Азатлыкның YouTube каналында Энгель Фәттахов, Раил Садриев, Алсу Кормашева һәм татар мәдәнияте, теле, милләте белән бәйле башка кешеләрне тоткарлауларга карата фикер алышулар дәвам итте. Моннан тыш, сабантуйлар темасы да кызганнан-кыза бара.

Кайбер кызык фикерләрне җыеп сезгә дә тәкъдим итәбез.

Татарстанда барган соңгы тоткарлаулар турында:

"Русия хакимияте гомер-гомергә татар халкын кимсетеп яшәде, бу чынбарлык, татарга да, матур итеп үз сүзен әйтергә, милләтебез, телебез өчен җанын бирергә әзер булган патриотларыбызны яклап, аклап чыгарлык көч юкмыни соң безнең?"

Европа сайлауларында уң фиркаләрнең алга чыгуыннан соң, сезгә кайсы тараф яклы дигән сорауга:

"Төрле мәсьәләдә — төрлечә. Кайдадыр уңгарак, кайдадыр — сул. Бүген күбрәк ирек, иминлек, игелеклелек, гаделлек, үсеш, дуслык, толерантлык күрәсе килә. Ким дигәндә, хакимиятләр алдау һәм урлашудан туктасын иде" дип язды бер укучыбыз.

Сабантуйлар турында:

"Кызыгы булсын өчен бердәм катнашырга кирәк, кулны кесәгә тыгып карап йөрсәң, яме юк шул. Сабантуйлар микромохиттә үтәргә тиеш, шунда яме-фәһеме була"

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍5🔥2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге, "террорчылыкны аклау" эшендә шаһит статусында булган Казан журналисты Марина Юдкевичның чит ил паспортын тартып алуына аңлатма бирмәгән. 1 сентябрьдә Марина Юдкевич җинаять эше нигезендә өендә 17 августтагы тентү…
Журналист Марина Юдкевич вафат

Бу хакта "Вечерняя Казань" хәбәр итте. Ул 15 июньгә каршы төндә Израильнең Реховот шәһәре клиникасында вафат булган. Юдкевичка 61 яшь иде, ул каты авырды.

Журналист "Вечерняя Казань"да сәяси күзәтүләре белән танылды. Шулай ук Idel.Реалии сайтына мәкаләләр язды.

2022 елның сентябрендә Юдкевичның өендә "террорчылыкны аклау" эше буенча шаһит буларак тентү узды. Ул вакытта журналистның чит ил паспортын алдылар. Паспорт аңа Израилгә дәваланырга бару өчен кирәк иде.

Шул елның августында анда яман шеш таптылар. Ахыр чиктә, Юдкевич Израилгә барып җитә алды, ахыргы көннәренә кадәр шунда булды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
😢6🤔2👍1🔥1😁1🤮1
"Азатлык сүзлеге"ндә "беренчелек" сүзе. Ул "чемпионат" мәгънәсен бирә.

Мәсәлән, "Кичә Германиядә Европа футбол беренчелеге башланды".

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍8❤5🔥2😁2👎1
Кичә Германиядә Европа футбол беренчелеге башланып китте. Халыкара бәйгедә 24 ил катнаша.

Азатлык бер ай барачак бу спорт бәйрәме турында саннар ярдәмендә аңлата.
❤9👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тиздән Азатлык Радиосында — премьера.

Аны карар өчен безнең YouTube-каналга язылыгыз: 👉 youtube.com/@azatliq

@azatliqradiosi
❤16👍5🔥4🤬1😭1
Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Бүген мөселманнар гает намазын укыды. Татарстанда төп бәйрәм тантанасы Әлмәттә, яңа ачылган җәмигъ мәчетендә булды. Гает биредә иртәнге 2:30да Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте.

Иртәнге сәгать 3тә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Мөфти Камил Сәмигуллин Хаҗ сәфәрендә.

Вәгазендә ул ислам динендә гаиләнең әһәмиятлеге турында сөйләде.

Бүген генә ачылган яңа мәчеттә гает намазына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Фото: Әлмәтнең җәмигъ мәчете.
❤24👍3🔥3🥰2🎉2👎1
Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторында утыручы алты кеше 16 июньдә ике хезмәткәрне тотык итеп алган.

Тотыклар - оператив хезмәткәр һәм инспектор-надзиратель.

ТАСС язуынча, гаепләнүчеләр изоляторның төрле камераларында утырган, ләкин алар арасында элемтә булган.

Һөҗүмчеләр СИЗОның эчке ишегалдында тора, аларның кулында пычак, резин таяк һәм балта бар диелә.

Агентлык мәгълүматынча, һөҗүмчеләр арасында террорчылык белән бәйле җинаять эшләре фигурантлары бар, алар Русиядә тыелган Ислам дәүләте террорчы оешмасы тарафдарлары.

Русия медиасы хәбәренчә, тотык алучы тоткыннар машина һәм изолятордан чыгып китү мөмкинлеге таләп итә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍4🔥3👏3🤯2❤1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторында утыручы алты кеше 16 июньдә ике хезмәткәрне тотык итеп алган. Тотыклар - оператив хезмәткәр һәм инспектор-надзиратель. ТАСС язуынча, гаепләнүчеләр изоляторның төрле камераларында утырган, ләкин алар…
Дондагы Ростов СИЗОсында тотык алучыларның барысы да үтерелгән, тотыкларга зыян килмәгән. Бу хакта ФСИН белдерүенә сылтанып Русия агентлыклары яза.

SHOT телеграм-каналы хәбәренчә, 6 тоткын үтерелгән, аларның өчесе башта аңында булган, ләкин ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, үлгәннәр.
👎7👏3😢3💔2🤔1
Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Газзә, Косово… Бүген дөнья мөселманнары Корбан гаетен каршылады.

Азатлык төрле җирләрдән бәйрәм намазы фотолары тәкъдим итә.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
❤15❤‍🔥4🔥4👎1