Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Соңгы айларда Төркиядә вакытлы яшәү рөхсәтен (ВНЖ) озайтмау сәбәпле, күп кенә русияле башка илгә китәргә мәҗбүр булды.

Азатлык сөйләшкән бер татар ханымы да гаиләсе белән Сербиягә китте. Ул Төркиянең кагыйдәләрне гел үзгәртеп торуы һәм илгә килеп-китүе турында сөйләде.

Әңгәмәнең иң мөһим өлешләрен рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
😢7😁2
Швейцариядә узган тынычлык саммитында кабул ителгән коммюнике текстында ниләр бар?

🔻Украина атом сатнцияләре, аерым алганда Запорожье АЭСы Украина контролендә һәм МАГАТЭ күзәтүендә эшләргә тиеш. Украинадагы сугыш контекстында атом-төш коралы куллану куркынычы тууга юл куярга ярамый.

🔻Украина авыл хуҗалыгы тауарлары өченче илләргә имин һәм ирекле җибәрелергә тиеш. Азык-төлек иминлеген корал буларак кулланырга ярамый. Украина өчен Кара диңгез һәм Азов диңгезе портларына юл ачылырга тиеш.

🔻Сугыш әсирләренең барысы да алмаштырылырга тиеш. Депортацияләнгән һәм канунсыз күчерелгән украин балалары һәм башка сивил кешеләр Украинага кайтарылырга тиеш.

Русия коммюникеда бер тапкыр - беренче җөмләдә телгә алына.

Документны саммитта катнашкан 92 илнең 80не имзалаган. Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм "Глобаль көньяк" дип аталган төркемнең башка дүләтләре имзалаудан баш тарткан.
✍4👍4
Продолжаем наши уроки башкирского языка для начинающих 💪

Сегодня – очень интересная тема, изучим названия цветов на башкирском языке и научимся сравнивать прилагательные. В уроке – лексика, диалоги, много аудио и примеров, интерактивные задания и многое другое:

➡️ https://www.azatliq.org/a/32992776.html
(запасная ссылка)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍11❤5🔥2🥱1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атнаны башлыйбыз. Дүшәмбе иртәсендә кыска яңалыклар белән таныштырабыз.

🔸 Русиянең Липецк, Воронеж өлкәләренә дроннар һөҗүме булган. Липецкидагы кешеләр социаль челтәрләрдә трактор заводы тирәсендә шартлаулар ишетелүе, төтен чыгуы турында язган.

🔸 НАТОга кергән илләр атомтөш коралын хәзерлектә тоту турында сөйләшә. Бу хакта аның башлыгы Йенс Столтенберг The Daily Telegraph-ка биргән әңгәмәсендә әйткән.

🔸 Швейцария президенты Халыкара җинаять мәхкәмәсе белән килешергә кирәк дип белдерде. Бу киләсе елда саммитка Русия президенты Владимир Путинның килеүенә юл ачачак дип аңлаткан.

🔸 Эшмәкәрләр омбудсмены Борис Титов Русия президентының халыкара оешмалар белән элемтә буенча вәкиле итеп билгеләнде. Моңа кадәр бу эшне Анатолий Чубайс башкарды, әмма сугыш башлану белән ул илдән чыгып китте, хәзерге вакытта ул Израилдә яши.

🔸 Русия сәламәтлек министрлыгы бала төшертү буенча яңа тәкъдимнәрне хуплады. Хәзер бала төшертергә теләгән хатынга УЗИ ясап карындагы баланың йөрәк тибешен тыңлаттырачаклар. Бу - мәҗбүри протокол. Министрлык мәгълүматларына күрә, соңгы 10 елда Русиядә бала төшертү очраклары ике тапкырга кимегән.

🔸 Башкортстанда яшен бәрү аркасында Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре, Краснокама районының бер өлеше электр утсыз калган. Нефтекамада күңел ачу паркында манзара карый торган биек тәгәрмәч туктап калган, зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸 Татарстанда бүген дә эссе, температура 33 градуска кадәр менәчәк. Шулай да кыска булса да яңгырларның явуы көтелә.

Бу көнегез дә, атнагыз да күңелле, нәтиҗәле һәм мин узсын! Безне бернигә дә карамастан укып баруыгыз өчен рәхмәт!
👍3✍1
Корбан Гаетләре ничек уза?

▪️Бу көннәрдә мөселманнар өчен изге җирләргә Хаҗ кылына. Согуд Гәрәбстанында бу көннәрдә 40 градустан артык эссе. Якынча 22 хаҗи эсселек аркасында вафат булган.

Иордания хакимиятләре Хаҗ вакытында 14 ватандашының үлеме турында белдерде, барысының да үлем сәбәпләре - эсселек. Иран хакимияте биш кешенең, Сенегал өч кешенең үлеме турында әйтте. 17 хаҗи эзсез югалган, аларны эзлиләр.

Татарстаннан Мәккәгә быел 1,8 мең мөселман китте. Республика делегациясендә 20 табиб бар, аларның арасында кардиолог, травматолог, гинеколог, инфекционист бар.

▪️ Төркиядә Корбан Гаетенең беренче көнендә 16 мең кеше җәрәхәтләнгән. Болар - малны чалганда төрле яралар алу очраклары. Әнкарада табибларга 1274 кеше, Истанбулда 840 кеше, Имзирда 416 кеше мөрәҗәгать иткән. Мондый күңелсез хәлләр малны чалуга белемсез, теләсә кем алынуы аркасында була, дип белдерде Төркиянең сәламәтлек саклау министры.

Модный җәрәхәтләнүләр Төркиядә ел саен кабатлана.

Төнге Мәккә күренеше. Шамил Садыйков фотосы.
🤯3❤2👍2🔥2✍1🙏1
Шымчылыкта гаепләнүче журналист Эван Гершковичның мәхкәмә утырышлары ябык узачак.

Мәхкәмә 26 июньдә башланачак. Элегрәк Русия Баш прокуратурасы журналистка ачылган җинаять эшенең гаепләү йомгаклавын раслаган иде.

Ни өчен берсе дә мәхкәмәгә кертелмәячәк? Бу хакта монда яздык.

▪️Эван Гершковичны узган елның 30 мартында Екатеринбурда тоткарладылар. Шымчылык маддәсе нигезендә аны 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Эван Гершкович - АКШ ватандашы. Алты еллап Мәскәүдә яшәде, The Wall Street Journal газеты өчен Русиядәге һәм Украинадагы вакыйгаларны яктыртты.

▪️Татарстанда АКШ һәм Русия ватандашы, Азатлык журналисты Алсу Кормаш та бер елдан артык тотык булып тотыла. Ул Казанның тикшерү изоляторында утыра, бер елдан артык ул балалары белән аралашудан, күрүдән мәхрүм.
🤬5👍2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Корбан Гаетләре ничек уза? ▪️Бу көннәрдә мөселманнар өчен изге җирләргә Хаҗ кылына. Согуд Гәрәбстанында бу көннәрдә 40 градустан артык эссе. Якынча 22 хаҗи эсселек аркасында вафат булган. Иордания хакимиятләре Хаҗ вакытында 14 ватандашының үлеме турында…
🔆 Мәккәдә генә түгел, Уфада да коточкыч эссе

Әмма җәмәгать транспортында ни кондиционерлар эшләми, ни җилләткечләр юк. Халык пешеп үләбез, ди.

"Бер автобуста да кондиционер эшләми. Алар кеше сәламәтлегендә акча кыса. Бу - геноцид һәм Уфада яшәүчеләрне кыру", дип зарлана шәһәр кешеләре. Шул ук вакытта Уфада июнь башыннан автобуста йөрү бәясе артты. Эссе автобуслар турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да зарланганнар.

Транспорт ширкәтләре автобусларда кондиционерларны эшләтмәүләрен аңлатканнар. Беләсезме ни дип акланганнар?

Менә бу ▶️ сылтамага басып кереп укыгыз.

Былтыр июль ахырында Татарстанда да эссе булды, халык транспортларда уңайлыклар каралмаган дип зарланды. Юлчы ташучы ширкәтләр транспорт министрлыгыннан автобусларга кондиционерлар куюны сораган иде. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, "салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә" тәкъдим иттеләр.
😢2🤪2👍1🔥1
📍 Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул Сәет Нурси тәгълиматы һәм аның белән танышучыларның төрмәгә утырта барылуы хакында.

Июнь башында медиада АКШта ислам рухание Фәтхулла Гүлән югалуы турында хәбәрләр чыкты. Гүлән җәмәгатьчелектә Сәет-Нурси дәвамчысы буларак билгеле. Ул оештырган дип саналган "Нурчылар" хәрәкәте Русиядә тыелды, аның вәкилләре Русиянең башка төбәкләрендәге кебек Татарстан белән Башкортстанда да тоткарланды, Гүлән финанслаган дип саналган татар-төрек лицейлары ябылды. Кемнәр ул – "нурчылар", алар җәмгыятькә куркыныч тудырамы һәм ни өчен кайбер галимнәр мондый оешма юк дип саный?

Татарстан кемнәр кулга алынды?

2020 елны Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.

2021 елны "Нурчылар" оешмасының эшчәнлеген оештыруда гаепләнүче Казан химия-технология университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Владимир Катновны тоткарланды.

Шулай ук 2021 елны Чаллыда 39 яшьлек Хунар Агаев, 28 яшьлек Айдар Сагеев һәм 22 яшьлек Амрах Әхмәдов "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итүдә" гаепләү нигезендә җинаять эше ачылды. (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). ФСБ белдерүенчә, алар 2020-2021 елларда "Нурчылар" оешмасын булдырган.

Алардан ни өчен куркалар? Безнең язманы укыгыз.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
👍6❤4⚡3🤔2😱2
🔺 Русия үзәк банкы Чаллының "Автоградбанк" банкының лицензиясен алган

Чаллыда "Автоградбанк"ның баш офисы янына берничә дистә кеше җыелган. Баш офис та, банкның башка бүлекчәләре дә ябык, ә банк операцияләре туктатылган.

"Автоградбанк"ны акчаларын соры базарга чыгару өчен "зур күләмдә шикле операцияләр" уздырган мөштәриләргә хезмәт күрсәтүдә дә гаеплиләр. Банкның канунсыз операцияләр ясавы турындагы мәгълүматларны тәртип саклау оешмаларына җибәрәчәкләр.

"Автоградбанк"ка 1999 елда нигез салынган, быел ул 25 еллыгын бәйрәм итәргә тиеш иде. Төп хиссәчесе — Павел Сигал. 2023 ел нәтиҗәләренә күрә банкның зыянга эшләве - 55 млн сумны тәшкил иткән.

Бу беренче очрак түгел. Хәтерлисезме, 2016 елның 15 декабрендә Татарстандагы иң зур ике банкның берсе булган Татфондбанк эшчәнлегенә мараторий керттеләр. Ике көннән Интехбанкта да шул ук хәл кабатланды. Бераздан аларның икесенең дә лицензияләре алынды. 2017 елда Татарстанда Спурт банк, Татагропромбанк һәм Анкор банк та ябылды.

Тулырак моннан укыгыз. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
✍3👎2😁2👍1
❗️Чехиядә Украина хәрбиләре күнегүләр уза торган полигонда шартлау булган.

Чехия гаскәренең социаль челтәрләрдәге хәбәрләрендә әйтелгәнчә, көйләнмәгән снаряд шартлаган. Урында хәрби полиция эшли. 9 кеше яраланган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯5🔥1
Апрельдә Казан авиация заводында Ту-214 очкычлары җитештерү планын 40 процентка гына үтәгәннәр.

Планны үтәү өчен җиһазлар да, эшчеләр дә җитми. Шул ук вакытта "Коммерсантъ" мәгълүматынча, Казан авиация заводына — очкычларны тапшыру вакытлары күчерелгән өчен — аудитор тикшерүе киләчәк.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁10✍1
Казанда ришвәт алуда гаепләнгән элекке колония җитәкчесенә башка гаепләү белдергәннәр.

Башта аны ришвәт буларак суыткыч, пычак, шкаф һәм төзелеш материаллары алуда гаепләгәннәр. Тик бу әйберләрне җитәкченең өендә түгел, колониядә тапканнар.

Хәзер исә аны вазифаи вәкаләтләрен арттырганы өчен хөкем итәчәкләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6✍1🤡1
Русия финанс министры Антон Силуанов Татарстан салым реформасыннан керемнәрен югалтса, Мәскәү финансларны кире кайтарачак дип белдерде.

Бу хакта ул бүген Русия Дәүләт думасының бюджет һәм салымнар комитеты утырышында белдерде.

Утырыш барышында Думаның Татарстаннан сайланган депутаты Айрат Фәррахов республиканың әлеге реформадан 3 млрд сум керемен югалтачагын белдерде. Бу эшкуарлар өчен салымның гадиләштергән системына үзгәрешләр керүе белән бәйле.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡6😁4