Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кушма штатларда президент вазифасына Демократик фиркадән намзәт Джо Байден һәм Республика фиркасеннән намзәт Дональд Трамп арасында беренче дебатлар узды.

Аны CNN телевидение ширкәте оештырды. Алып баручылар намзәтләргә американнар өчен иң көн кадагындагы мәсьәләләр белән бәйле сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Әмма ике намзәт тә күпчелек сорауларга җавап бирүдән читләште, сәгать ярымлык дебатларда алдан әзерләгән тезисларны кабатладылар.

Русиянең Украинага каршы һөҗүме турында да фикер алыштылар. Дональд Трамп беничә тапкыр үзенең тезисын кабатлап, әгәр Ак йортта мин булсам, Русия Украинага һөҗүм итмәс иде диде.

Аның әйтүенчә, Америка гаскәренең Әфганстаннан "хурлыклы" китүе Путинга Украинага каршы сугыш башларга тәвәкәллек биргән.

Байден исә Трампның гамәлләре, аның Украинага булышырга теләмәве Путинны НАТОның әгъзасы булган илгә бәреп керергә дәртләндерә ала һәм өченче дөнья сугышы башланырга мөмкин дип каршы төште.

Тулырак - монда, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍3🔥3🤡2❤1
Сhange.org порталында Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 45 яшьлек мөәзине Ибраһим Исәнәевне үтергән иргә гомерлек төрмә бирүне таләп иткән петиция чыккан.

"16 апрельдә 20-21 сәгатьләр арасында Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче Хайров Раил Сарытау өлкәсенең Вольский районы Междуречье авылы янында йөрәгенә пычак кадап мөәзин Ибраһим Исәнәевне үтерә. Аңа кадәр ул аңа һөҗүм итә, кулын кисә, буа һәм үтергәннән соң Газель машинасын куып алып китә һәм соңрак бу машинаны яндыра. Исәнәевнең 300 мең сум акчасын ала. Исәнәевнең хатыны һәм өч баласы калды", дип башлана мөрәҗәгать.

"Әгәр Хайров кабат судан коры чыга алса, бу русияләрдә канәгатьсезлек дулкыны чыгарачак. Русияләр, шул исәптән балалар арасында шундый куркыныч җинаятьче-рецидивистлар йөриячәк дигән сүз, ә алар төрмәдә утырырга тиеш, аларның урыны шунда!", дип язылган петициядә.

▪️Элегрәк Азатлык хәбәр иткәнчә, Хәйров элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителә. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлый.

@azatliqradiosi
👍8🔥5⚡2✍2❤1
«Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатар Эскендер Абдулганиев инде бишенче ай штраф изоляторында тотыла

Нибары 31 майдан 4 июньгә кадәр генә аны камера төрендәге бүлмәгә (ПКТ) күчереп торганнар.

Абдулганиев үзенең адвокатына тотылу шартлары начар дип зарланган. Камерада җилләткеч юк, эсседә монда кызу һәм тынчу дигән ул.

Шулай ук ир суның сыйфатына зарланган. Эчә торган суны краннан гына алып була, тик ул чиста түгел, савытка җыйгач төбенә ком утыра дигән.

Бер ай элек Абдулганиев имам белән күрешәсем килә дип колония җитәкчелегенә язган булган, Кемеров өлкәсе кеше хокуклары вәкиленең контактларын бирүне сораган, әмма бу мөрәҗәгатенә җавап алмаган.

▪️Канунга күрә тоткынны 15 көннән артык ШИЗОда тоту тыела, ләкин бу кагыйдә күп очракта үтәлми.

@azatliqradiosi
🤬7😢5👍2💔1
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырымның Җәмигъ мәчетен зиярәт иткән.

Ул Кырымның Русиягә буйсынучы мөфтие Хаҗи Эмирали Аблаевка Мәскәүнең Җәмигъ мәчете сынын бүләк иткән. Кырым мөфтие үзе исә баскынлыктагы ярымутрауның Җәмигъ мәчете макетын тапшырган.

▪️2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.

▪️Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

Фото: Крым Межнациональный телеграм каналы

@azatliqradiosi
🤮8🤬2🤡2🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Халыкара Җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Хан Израил премьер-министрының ни өчен кулга алынырга тиешлеген аңлатты. "The Times" басмасына биргән интервьюсында ул мисал итеп ХХ гасыр уртасында Төньяк Ирландиядә булган низагны китерде. Хәтта Маргарет Тетчерны…
Халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяхуны кулга алу турында ордер бирүне кичектерде.

Шулай ук бу кичектерү Израил саклану министры Йоава Галантага да карый. Бу хакта Jerusalem Post хәбәр итә.

Кичектерү Британиянең, "мәхкәмәнең дусты" буларак, 10 июньдә Израилгә бәйле мәхкәмә юрисдикциясенә кисәтү өчен гариза тапшыруына бәйле.

Мәхкәмә Британия үтенечен канәгатьләндергән һәм башка илләрнең дә кисәтүләр тапшыруга хокукы булуын әйткән. Бу гаризалар 12 июльгә кадәр кабул ителәчәк.

Кулга алу ордеры ХӘМӘС җитәкчеләренә дә бирелгән иде. Бу кичектерү аларга кагыламы - билгесез.

7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 37 700гә җитте. 86 меңнән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар.

▪️7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 35,3 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израилне геноцидта гаепләп аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә дә бирде.

@azatliqradiosi
🤬7👍2❤1👎1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны тикшерү изоляторында тоту карарын үзгәрешсез калдырган

Бу — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе чыгарган карар иде. Камаев сак астында тоту вакытын озайтуны шикаять итте.

Әлеге шикаять каралган мәхкәмәдә ул Чаллы мәхкәмәсе бинасында килеш, видео аша гына катнашкан. "Бизнес Online" Камаевның куллары богауланган иде һәм ул нык ютәлләде, дип яза.

Ул үзен яхшы хис итмәвен әйтеп, тикшерү изоляторыннан йорт сагына чыгаруны сораган. Тикшерү белән хезмәттәшлек итәм, беркая качарга җыенмыйм дип белдергән.

Шул ук вакытта бүген Тукай район шурасы депутатлары Камаевның үз теләге белән эштән китү турындагы гаризасын кабул итте.

▪️Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелә.

Фото: "Бизнес Online"

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎4❤2😁1🤬1
Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире вазифасыннан китә

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Ким Миңнуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) мөдире вазифасыннан китә. Бүген, 28 июньдә аның соңгы эш көне, дип җиткерә "Татар-информ".

Кичә ул хезмәттәшләренә гыйльми шурада соңгы тапкыр рәис буларак катнашуын әйткән.

"Әйе, бүген минем мөдир буларак соңгы эш көнем. Киләсе атнада яңа җитәкче тәкъдим ителер дип көтәбез", дигән ул агентлык хәбәрчесенә.

Миңнуллин алга таба институтта фәнни хезмәткәр булып калып, фән белән шөгыльләнергә ниятләвен дә әйткән. "Дөнья үзгәрә, чор үзгәрә, академик фәнгә дә яңача караш формалаша, институт белән җитәкчелек итәргә дә башка кешеләр кирәк", дигән ул.

▪️Ким Миңнуллин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтын 2006 елдан башлап, 18 ел дәвамында җитәкләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯6❤2🤬1
Казан боралак заводына 400 эшче җитми

Бу хакта заводның баш мөдире урынбасары Гадел Шәһимәрдәнов әйткән.

Рәсми мәгълүматка күрә, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артык.

Завод Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла.

Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак чыгарган булган. Сугыш башлангач эш арткан.

2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда 125 данә ясарга ниятлиләр.

▪️Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексына 7 мең эшче җитми. Быел яз көне мондый оешмаларга хезмәткәрләрне хәтта авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә җәлеп иттеләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉6🤷‍♂3🔥2💅2👍1
Хәбиров грантлары: татарга бер тиен дә юк, ә татарга каршы проектларга — 10 млн сум

Узган атнада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды. Быел дәүләттән финанс ярдәмне 33 оешма алачак. Алар тәкъдим иткән проектларга барлыгы 50 млн сум каралган.

Исемлектән күренгәнчә, башкорт теленә багышланган 25 проект, чуаш теленә — ике, мордва, удмурт һәм мари телләреннән берешәр проект җиңү яулаган. Исемлектә татар телле проект юк. Өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле проект кына күренә.

Аның каравы, 50 млн сумның 10 миллионы татарга каршы юнәлгән проектка биреләчәк. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара. Гомумән алганда, грантларның 90 проценты башкорт телен саклау һәм үстерүгә тотылачак.

Азатлык Башкортстан башлыгы грантларының нәрсәгә тотылачагы турында язма әзерләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💩17🤡6👍3😈3👎1🤬1
📚"Азатлык сүзлегендә" бүген яңа сүз!

Мәктәп диварына зур кәгазьгә дәрес сәгатьләре язып элгәнне хәтерлисезме? Аны нәрсә дип атый идегез? 😏 ЫРАСПИСАНИЕ дипме? Менә шул була инде ҖӘДВӘЛ!

Азатлык бу сүзне яратып куллана. Менә бүгенге хәбәр:

Казан дары заводы үтенече белән шәһәр читеннән Казанга йөрүче электричкалар җәдвәлен үзгәртәчәкләр. 


Бу сүзне шагыйрь Шәехзадә Бабич та (1895-1919) кулланган:

Үзләре чөн төзделәр иң әүвәле.
Мәңгелек тәфсилле "шайтан җәдвәле"


Сез дә кулланыгыз! Туган телебезне бергәләп саклыйк һәм үстерик!

▪️"Азатлык сүзлегенең" хәзер аерым сәхифәсе бар: 👉 монда керегез, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
❤9🔥8👏2👍1
❗️Русия Юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" атады:

🔸Фәридә Корбангалиева, журналист, "Россия-1" телеканалында элек яңалыклар алып баручы 

🔸Константин Пахалюк, сәясәт белгече 

🔸Дмитрий Спирин, "Тараканы" төркеме җырчысы 

🔸Илья Шаблинский, юрист, Кеше хокуклары шурасының элекке әгъзасы

🔸Александр Шуршев, Петербур активисты 

🔸Дарья Хейкинен, активист, Надеждинның Петербурдагы штабының элекке җитәкчесе

@azatliqradiosi
🤬6
⚡️Украина Русия әсирлегеннән ун ватандашын кайтарды, алар арасында Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял да бар

Бу хакта Zelenskiy / Official телеграм-каналы хәбәр итә.

Украина президенты Владимир Зеленский Нариман Джелялны азат итү эшендә катнашкан өчен Ватиканга рәхмәт белдерде.

▪️2022 елда Русия мәхкәмәсе Джелялны 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

▪️Кырымның Русиягә буйсынучы Югары мәхкәмәсе аны һәм тагын абыйлы-энеле Азиз белән Асан Әхтәмовларны "газ үткәргечтә диверсия" эшендә гаепләде.

@azatliqradiosi
👍11🔥6❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 29 июнь, шимбә. Әлегә булган кыскача яңалыклар белән таныштырып үтәбез.

🔺Курски өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, шул исәптән ике бала. Тагын ике кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Бу хакта өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов хәбәр итте.

🔺Мәскәү янындагы Балашихада да янгында биш кеше һәлак булган. Янгын ике катлы тулай торакта чыккан. Башка яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр.

🔺Шри-Ланка Украинага каршы сугышта һәлак булган һәм яраланган ватандашлары өчен Русиядән компенсация түләүне сорый. Тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсе язуынча, сүз 17 кеше турында бара. Акча түләтү мәсьәләсе Шри-Ланка вәкиллегенең Мәскәүгә сәфәре вакытында да күтәрелгән. Министрлыкта белдерүләренчә, сугышка күп акчалар түләү, тылда гына хезмәт итү һәм ватандашлык бирү белән алдап җәлеп иткәннәр.

🔺Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үлем җәзасын кайтаруны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Крокус Ситига һөҗүм ясаучылар гомерлек төрмәгә хөкем ителәчәк, ә бу көненә өч тапкыр туклану, ике сәгать һавада йөрү дигән сүз.... “Менә мин әле ике сәгать һавада йөри алмыйм, минем аңа вакытым юк” дигән Бастрыкин.

🔺Т-Банк ислам дебет картасы эшләп чыгарырга җыена. Аны кичә Татарстан мөфтиенә тәкъдим иттеләр. Карта быелның өченче кварталында кулланышка тапшырылырга тиеш. Бу хакта мөфтият сайты хәбәр итә.

🔺Русиядә YouTubeка алмашка яңа сервис тәкъдим итәләр. “Платформа” дигән исем бирелгән.

🔺Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева мәктәпне тәмамлады. Кичә ул аттестат алды.

Әлегә шулар. Ялларыгыз файдалы һәм имин узсын!

@azatliqradiosi
😁3❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Украина Русия әсирлегеннән ун ватандашын кайтарды, алар арасында Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял да бар Бу хакта Zelenskiy / Official телеграм-каналы хәбәр итә. Украина президенты Владимир Зеленский Нариман Джелялны азат итү эшендә…
Кичә Русия төрмәсеннән азат ителгән Кырымтатар мәҗлесе башлыгы урынбасары Нариман Джелялны Украинага кайткач Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, мөфти Айдер Рустемов һәм башкалар каршы алды.

Джелял 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, "газүткәргечтә диверсия" ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Төрмәдә аның авырулары көчәйде һәм сәламәтлеге начарайды. Бу хакта аның хатыны Левиза Джелялова белдергән иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Фото: Elvina Seitbullaeva

@azatliqradiosi
❤‍🔥7❤6🔥2
⚡️Төркиянең Мерсин көньягында төзелүче "Аккую" электростанциясе хезмәткәрләрен ташучы автобус җиңел машина белән бәрелешкән.

Ике кеше һәлак булган, 35 кеше яраланган. Бу хакта Iha агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге төзелештә Татарстан һәм Башкортстаннан да шактый кеше эшли.

▪️Узган ел Төркия һәм Русия президентлары "Аккую" атом электростанциясенә атом ягулыгы китерү чарасында видео аша катнашты.

Фото: Anadolu

@azatliqradiosi
😢2🔥1
Казанда 1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерә башлаганнар.

Inkazan телеграм каналы язуынча, корылма янына эшчеләр һәм төзелеш кирәк-яраклары китерелгән.

Татарстанның мәдәни мирас корылмаларын саклау комитетында басмага эшләр башланганын раслаганнар.

Акчаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать итүеннән соң бирергә карар иткәннәр. Барлыгы 300 миллион сум бүленгән.

Элегрәк һәйкәлне төзекләндерүгә 320 миллион сум кирәк булачак дигәннәр иде.

▪️Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә ирешә алмады.

@azatliqradiosi
🤬36💩13🤮4👍1
Казан башкарма комитеты "Гадел сайлаулар өчен" митингын уздыруга рөхсәт бирмәгән

"Республикасы" телеграм каналы язуынча, митинг уздыру турындагы белгертүне "Ватандашлар инициативасы" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Дмитрий Румянцев биргән булган. Митингны 7 июльдә уздырмакчы булганнар.

Казан башкарма комитеты рөхсәт бирмәүне имеш митингның максаты канун таләпләренә туры килми дип аңлаткан.

▪️Быел көз Татарстанда парламентка сайлаулар узачак.

@azatliqradiosi
👎1💩1
Әстерхан шәһәренең Кызыл мәчетендә куәт оешмасы вәкилләре рейд үткәргән.

Бу хәл 28 июньдә җомга намазыннан соң булган. Полиция вәкилләре ишекләр янында тар коридор булдырып мәчеттән чыгучы һәркемнең документларын тикшергән.

Гыйбадәтханә янына автобус һәм берничә микроавтобус китерелгән.

Берничә кешене тоткарлаганнар, аларның берсе көзән җыерып асфальтка егылган. RusNews кимендә бер кешенең кыеналуы турында видео чыгарды.

Әстерхан өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге рейд миграция кануны үтәлешен тикшерү йөзеннән эшләнде дип аңлаткан.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13😡4