Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️❗️❗️Ак йорт Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның азат ителүен раслады "Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева ниһаять өйләренә кайта", диелә белдерүдә.
— Бүген АКШның өч ватандашы һәм Грин-карта иясе өйләренә кайта. Бу кешеләр — нахакка төрмәгә ябылган Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева белән Владимир Кара-Мурза. 

Иреккә чыгу килешүе — дипломатик каһарманлык. Тулаем алганда без Русиядән 16 кешене азат итү турында килештек. Алар арасында Германиянең 5 ватандашы, Русиянең җиде ватандашы бар. Бу ирләр, хатын-кызлар Русиядә берничә ел дәвамында гаделсез тотык булып төрмәдә утырды.

Алар барысы да билгесезлектә яшәде, авыр сынаулар аша узды. Бүген бу туктатылды. Мин теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәт белдерәм, — диелә АКШ президенты Джо Байден белдерүендә. 


👉 Безнең хәбәрне укыгыз.
❤30🔥4🎉4👍2😁1
⚡️Лилия Чанышева да азат ителде

"Алмашу булды. Без тиздән Лилия Чанышеваны иректә күрәчәкбез", диелә аңа багышланган телеграм-каналда.

Чанышева башка сәяси тоткыннар белән бергә Кёльн шәһәренә оча. Бу хакта "Эхо"га аның ире Алмаз Гатин белдерде.
❤39🎉7👍6👎1😁1🥱1
Джо Байден Ак йортта чыгыш ясады

Ак йортта Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин, ике кызы Бибисара белән Мириям да бар иде. Мириям 2 августта туган көнен билгели. Аңа 13 яшь тула.

Байден Алсу Кормашеваның кечкенә кызы Мириямне кочаклап, туган көне белән котлады. "Туган көн" җырын башкарды.

Бу - иң зур бүләк, диде Байден һәм шаяртып "13 яшьтә егетләр турында уйларга иртәрәк" әле диде.
❤31😁4🤩3💩3👍1
Эван Гершкович, Алсу Кормашева һәм Пол Уиланның иректә беренче фотосы

Фотоны Х социаль челтәрендә журналист Петр Сауэр чыгарды.
🥰27❤14🕊5👍3💩3
1 август көнне Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева азат ителде, ул өенә кайта. Бу Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Азатлык Алсуның кулга алынуын һәм тоткынлыкта вакытын фотолар аша искә төшерә.

Тулы фотогалереяне 👉 безнең сайтта карагыз.
❤47🔥9🥰6😁1💩1
Алсу Кормаш гаиләсе белән күреште ❤️

Якынча 1,5 сәгать элек Эван Гершкович, Пол Уилан һәм Алсу Кормашева белән очкыч Эндрюс базасында утырды.

Алсуны башта АКШ президенты Джо Байден сәламләде, шуннан соң вице-президент Камала Һарис аңа берничә сүз әйтте. Һәм, ниһаять, Алсу гаиләсен кочаклый алды.

AFP трансляциясеннән өзекләр.
❤34👍5❤‍🔥2💔2😁1😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Сәлам, әни!"

Ак йорт кичә азат ителгән тоткыннарның туганнары белән беренче сөйләшүләре видеосын чыгарды. Алсу, Эван, Пол, Владимир әле Әнкарада иделәр, алмашу инде узды.

Алсуның кызлары Бибисара белән Мириям Ак йортның түгәрәк бүлмәсенә саф татарча "Сәлам, әни!" сүзләрен яңгыратты. Алар бер-берсе белән узган елның октябреннән сөйләшә алмады.

"Мин төрмәдә үлермен дип уйлаган идем. Чынбарлыкка ышанмыйм", диде якыннары белән сөйләшүдә сәясәтче Владимир Кара-Морза.
❤37😭7👍3❤‍🔥2😁1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тоткыннар алмашында азат ителгән Эван Гершкович, Пол Уилан һәм Алсу Кормашева АКШка кайтты

Аларны алып кайткан очкыч Вашингтон янындагы Эндрюс һава ныгытмасына төшеп утырды. Каршы алырга АКШ президенты Джо Байден, вице-президент Камала Һаррис, туганнары һәм хезмәттәшләре килде.

"Моны эшли алачагыбызга ышанычым нык иде", диде Байден журналистларга.


Шулай ук 1 август кичендә 13 кеше, шул исәптән сәясәтчеләр Владимир Кара-Морза белән Илья Яшин, Уфадагы Навальный штабының элеккке җитәкчесе Лилия Чанышева Германиянең Кельн шәһәренә китерелде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

С-SPAN видеоязмасы.
❤15👍6❤‍🔥1😁1
Башка темаларга күчеп алыйк: Төркиядә Instagram-ны томалаганнар ⛔️

Бу карарны Технологияләр һәм коммуникацияләр шурасы кабул иткән. Ни сәбәпле һәм кайчанга кадәр томалаячагын шура әйтмәгән.

Элегрәк Instagram ХӘМӘСнең (оешма АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылды) сәяси лидеры Исмаил Хәния үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу постларын томалаган иде. Төркиядә Instagram-ны томалаулары шуның белән бәйле булырга мөмкин, дип яза җирле медиалар.

Тулырак монда белә аласыз.
😢6🤡4👍3💩3😱1