❗️Сарытау өлкәсендәге Үкәк шәһәрчегендә Алтын Урда чорыннан өч һәйкәл табылган.
Археологлар тарихи җирлектә шәхси хуҗалыклар булу сәбәпле казу эшләре өчен буш урын табуның кыенлашуын белдергән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi

👍8❤3
Русия төрмәсендә утырган америкалы Пол Уилан адвокаты аның кайда икәнен белми
Адвокат Ольга Карлова мәгълүмат агентлыкларына белдергәнчә, ул колониягә язган, ләкин аңа җавап бирелмәгән. Адвокат колониягә үзе барып, Уиланның анда булу-булмавын ачыкларга тели.
Владимир Кара-Мурзаны да Омскидагы колониядән билгесез урынга алып киткәннәр.
Соңгы көннәрдә Русия төрмәләрендә утыручы берничә оппозиция вәкиле "юкка чыкты". Алар арасында сәясәтче Ильи Яшин, Уфадагы һәм Томскидагы Навальный штабларының элекке җитәкчеләре - Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева һәм башкалар.
Интернетта сәяси тоткыннарының кайда булуы турындагы мәгълүматны ачуны таләп иткән 👉 петиция дә чыкты. Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

🤬4
Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2220, Башкортстаннан кимендә 2605, ике республикадан кимендә 4825 кеше һәлак булган.
Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
Соңгы ике атнада Азатлык сугышта һәлак булган 200дән артык хәрби турында мәгълүматны таба алган.
Безнең хисапта теркәлгән үлүчеләрнең иң зур саны — 35-44 яшь арасында (23.59%). 25-34 яшь арасында үлүчеләр саны 19.73% тәшкил итә, 13.31%-ка 45 яшьтән күбрәк. Ике республикадан 18-24 яшь арасындагы 353 хәрби һәлак булган (7.32%).
Тулырак 👉 монда укыгыз. Азатлык хисабын 👉 безнең сайтта карап була.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан

😢5🔥2🤬2💔2👍1
☝🏻Ярты елда “Татнефть”нең табышы 7,5 процентка төшкән. 👇🏻
Моннан Татарстан бюджеты зыян күрә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моннан Татарстан бюджеты зыян күрә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6👏4😢2🤷♂1💔1
Русия медиалары төрмә-колонияләрдән югалган сәяси тоткыннарны Көнбатыш илләрдәге төрмәләрендәге Русия ватандашларына алмаштыру ихтималы турында яза
Бу сәгатькә ниләр билгеле?
🟠 Словениянең N1 каналы якын сәгатьләрдә Русия, Беларус, АКШ һәм Германия арасында тоткыннар алмашы булачак дип яза. Алар арасында Словениядә тоткарланган һәм шымчылыкта гаепләнгән Русиянең ике ватандашы, Артем һәм Анна Дульцевалар булачак диелә.
🟠 Соңгы көннәрдә Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннар югалган, аларны утырган җирләрдән билгесез тарафка алып киткәннәр. "Агентство" язуынча, җомга көненнән башлап бу тоткыннар утырган төбәкләрдән Мәскәүгә 8 махсус очкыч очкан.
🟠 АКШ төрмәләр базасыннан 4 Русия ватандашы турында мәгълүмат юкка чыккан. Аерым алганда, Александр Винник, Владислав Клюшин турында мәгълүмат югалды.
Элегрәк тоткыннар алмашы ихтималы турында АКШ медиалары да хәбәр иткән иде, ләкин бу хакта рәсми белдерүләр булмады.
Бу сәгатькә ниләр билгеле?
Элегрәк тоткыннар алмашы ихтималы турында АКШ медиалары да хәбәр иткән иде, ләкин бу хакта рәсми белдерүләр булмады.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🙏5🤔1
Башкортстан районнарын су баскан.
Татарстаннан килгән бер турист юкка чыккан, аны хәзер коткаручылар эзли.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Татарстаннан килгән бер турист юкка чыккан, аны хәзер коткаручылар эзли.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
YouTube
Башкортстан районнарын су баскан
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук…
😢2🐳2👍1
Сәлам, дуслар! 1 август иртәсенә дөньяда ниләр булып ята?
🟠 The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович тоткыннар алмашы кысаларында АКШка инде бүген үк кайта ала, дип хәбәр итте американ Fox News каналы. Үз чиратында The Moscow Times Русиянең 20-30 сәяси тоткынны алмаштырырга җыенуын хәбәр итте.
🟠 Владимир Путин сишәмбе көнне 7 яшерен карар имзалады, аларның эчтәлеге билгесез. "Важные истории" язуынча, бу сәяси тоткыннарны ярлыкау карарлары булырга мөмкин.
🟠 Украинага Көнбатыш илләрдән беренче F-16 һөҗүм очкычлары китерелде. Нидерландтан 6 очкыч килде, дип хәбәр итә җирле медиа чаралары, әмма рәсмиләр бу мәгълүматны әлегә расламады.
🟠 Русия саклану министрлыгы өчен контрактлар ярдәмендә урлауда гаепләнеп, "Военторг" башлыгы тоткарланган. Аның исеме аталмый, ләкин 2012 елдан бу вазифаны Владимир Павлов башкара иде.
🟠 Казан шәһәр думасы "ят агентларга" депутат булып эшләүне тыймакчы була. Бу хакта үзгәреш шәһәр уставына тәкъдим ителде.
🟠 Русиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Уфа белән Казаннан, YouTube эше начараюына зарланалар. Русия пропагандисты Маргарита Симоньян "Ютуб капут" дип язып чыкты.
Без илдә һәм дөньядагы вакыйгаларны күзәтүен дәвам итәбез, Азатлык белән калыгыз!
Без илдә һәм дөньядагы вакыйгаларны күзәтүен дәвам итәбез, Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2✍1🤔1🙏1
Русия буйлап Youtube начар эшли дип зарланалар. Сездә ничек?
Anonymous Poll
41%
Youtube яхшы эшли
20%
Видеолар әкерен йөкләнә
9%
Бөтенләй ачылмый
30%
Нәтиҗәләрне карарга телим
✍2👎1
Медиа: Украина Нидерландтан алты F-16 хәрби очкычы алган
Бу очкычлар һавадагы һәдәфләрне тотып алу өчен дә, җирдәге объектларга һөҗүм ясау өчен дә кулланыла.
Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Украинага F-16 кайтуы турындагы мәгълүматны "рәсми расламаячакбыз" диде. Киев өчен бу "исән калу факторы", дип тә искәртте.
Украина хакимиятләре Русия бәреп кергәннән бирле үзләренә Көнбатышта җитештерелгән һөҗүм очкычлары бирүне сорап килде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍3🤡2🔥1👨💻1
❗️Түбән Тагилда торак йортта шартлау булган
Газ баллоны шартлау аркасында тулы бер подъезд җимерелгән. Кимендә 5 кеше зыян күргән, алар арасында балалар бар.
Каза урынында коткаручылар эшли. Җимерекләр астында кешеләр калуы ихтимал. Казада үлүчеләр юк, дип хәбәр иттеләр коткару хезмәтендә.
"Между строк" фотосы.

😢3🔥2
2024-2026 елларда Татарстанга чит илләрдән 900 ватандаш кире кайтырга мөмкин
Татарстан хезмәт министрлыгы моның өчен махсус програм әзерләгән.
Моннан алдагы өч елда Татарстанга өч меңнән артык кеше әйләнеп кайткан. Аеруча 2021 елда күп булган - 1433 кеше. 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илдән республикага кайтып урнашкан.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍6🤔2🥱2✍1
Надеждин штабының ике намзәте Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына уздырылмады
Намзәтләр өчен хуплап куелган имзаларның гамәлгә яраксызлары күп булуы белән аңлатканнар.
Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Намзәтләр өчен хуплап куелган имзаларның гамәлгә яраксызлары күп булуы белән аңлатканнар.
Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁5🥱3😢2👍1🤬1
Уфадагы мәхкәмә социаль челтәрдә трансгендерлар байрагы белән фото чыгарган кызга штраф салган
Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Ника Одинокованы экстремист символиканы күрсәтүдә гаепле дип тапкан һәм аңа мең сум штраф салган.
Кыз "Вконтакте"да фотосын чыгарган булган, ул анда зәңгәр, ал һәм ак сызыклы байракка фотошоп белән үзенең йөзен куйган булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Ника Одинокованы экстремист символиканы күрсәтүдә гаепле дип тапкан һәм аңа мең сум штраф салган.
Кыз "Вконтакте"да фотосын чыгарган булган, ул анда зәңгәр, ал һәм ак сызыклы байракка фотошоп белән үзенең йөзен куйган булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
🤯6🤬1🙏1😨1
📍Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус нахакка хөкем ителгән сәяси тоткыннар, аеруча Алсу һәм Эван кебек журналистлар өйләренә кайтарылыр дигән өмет белдерде.
— Журналистика җинаять түгел, — диде Капус. — Азатлык Радиосының өч журналисты тоткын буларак гаделсез рәшәткә артында утыра. Икесе Беларустә, берсе Кырымда. Азатлык Радиосы сезне онытмады. Азатлык Радиосы сезне азат итәр өчен, якыннарыгыз белән кавышуыгыз өчен үз көченнән килгәнен барысын да эшлиячәк, диелә Капусның белдерүендә.

👍14❤3🙏2😁1
❗️ Русия журналист Эван Гершкович белән элеккеге хәрби Пол Уиланны иреккә чыгарган.
Бу тотыклар белән алмашу эше кысаларында башкарылган. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә.

👍10❤1😁1
Русия хакимияте тоткыннар алмашу кысаларында сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны да иреккә чыгара. Ул дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп, 25 елга хөкем ителгән иде.
Омскиның кырыс тәртипле колониясендә утырган Кара-Мурзаның хатыны март аенда Русиядәге сәяси тоткыннарны азат итү максатында Көнбатыш белән тоткыннар алмашуны тәкъдим иткән иде.

❤11👍3😁1
Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус Алсу Кормашның азат ителүен тәбрикләп чыкты
Бу уңайдан ул АКШ хөкүмәтенә һәм Алсуны азат итү хакына армый-талмый эшләгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
— Алсу АКШ журналисты булганга гына тоткарланды, чынлыкта исә ул Русиягә гаиләсен күрер-кайгыртыр өчен генә кайткан иде. Ул бернинди начарлык кылмады, шуңа да гаделсез мөнәсәбәткә, гаиләсе, яраткан кешеләре, хезмәттәшләре белән мәҗбүри аерылышуга лаек түгел, — диде ул.
CBSNews каналы язуынча, тоткыннарны алмашу барлыгы 24 кешегә карый. Алар арасында Азатлык журналисты Алсу Кормаш та бар, моны американ рәсмиләре раслады, дип белдерә CBSNews.

👍21❤6👏3😁1😢1
Медиа: оппозиция сәясәтчесе Илья Пономарёвның Киев янындагы йортына пилотсыз очкыч зыян китергән
Пономарёв үзе яраланган, тик гомеренә куркыныч янамый диелә. Аның хатыны да яраланган.
Оппозиционер бу хәлне инде бишенче тапкыр үзенә һөҗүм омтылышы дип бәяли.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
Пономарёв үзе яраланган, тик гомеренә куркыныч янамый диелә. Аның хатыны да яраланган.
Оппозиционер бу хәлне инде бишенче тапкыр үзенә һөҗүм омтылышы дип бәяли.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
🤯5😁2
Тоткыннарны алмаштыру турында бу сәгатькә ниләр билгеле?
🟠 Кешеләрне алмаштыру Әнкара шәһәрендә бара. Алмашта 7 илдән 26 тоткын катнаша, дип хәбәр итә Төркиянең NTV каналы.
🟠 Русиягә 10 кеше китәчәк, Германиягә - 13, АКШка - 3 тоткын юл тотачак, дип яза, TRT Haber.
🟠 Алмашуның нинди стадиядә булуы әлегә билгеле түгел.
🟠 Бу вакыйгалар расланса, бу Русия һәм Көнбатыш арасында тарихта иң зур алмашынуларның берсе булачак.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🙏10👍5😁1
"Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева ниһаять өйләренә кайта", диелә белдерүдә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤63👍12🔥4👎3👏2🤮2❤🔥1😁1💩1