Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бу атнада Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган яңа проект башлады. "Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" дип аталган сериал 1989 елдан башлап 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда булган вакыйгалар турында сөйләячәк. Республиканың суверенитеты…
Бу атнада Азатлык Радиосы тагын ниләр язды?

Исегезгә төшерәбез.

🖋"Адвокат яллар өчен малны саттык". "Баймак эше" фигуранты Айнур Кәримов тарихы

🖋"Бу канун беренче чиратта татарга суга, Русиядә милли оешмаларның иң күбе татарга туры килә". Русия думасы депутаты Михаил Матвеев "Милли-мәдәни мохтариятләр турында" канунга төзәтмәләр тәкъдим итте. Канунга нинди үзгәрешләр тәкъдим ителүен, активистлар һәм экспертларның бу хакта ни уйлавын белештек.

🖋"Безнең максат — оккупация түгел". Курскида Украина гамәлләре турында Михаил Подоляк сөйли

🖋Сугышта үлүчеләр саны 5000нән артты. "Бу сугыш кайчан бетәр?"дип социаль челтәрләрдә уфтанып язучылар көннән-көн арта бара.

🖋Азатлык YouTube-нда узган атнада "Татарстан һәм татарлар. 1989" фильмы, Татарстанда укытучылар җитмәү, Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов вафаты турында сөйләштеләр.

👆Укымый һәм карамый калмагыз.

@azatliqradiosi
❤3👍2✍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан суверенитеты турындагы
Декларациянең кайсы өлеше синең күңелеңә аеруча
якын?


Моннан 4 ел элек (2020 елда) Азатлык
Радиосы Казанда татар яшьләренә әнә шундый
сорау биргән иде.

Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9❤5✍1
Яңа атнаны башлыйбыз, дуслар! Ә бу - җәйнең соңгы атнасы. Аннары көзне сәламлибез. Хәерле иртә һәм менә сезгә соңгы яңалыклар.

🔸 Русиянең Сарытау өлкәсенә дроннар һөҗүме аркасында дүрт кеше зыян күргән, дип белдерде өлкә Сәламәтлек министрлыгы. Видеоларга караганда, дроннар Сарытау белән Энгельс шәһәрләрендәге йортларның югары катларына эләккән. Русия саклану министрлыгы җиде өлкәдә 20 дрон бәреп төшерелде, диде.

🔸 Украинаның Полтава җирендә биш кеше яралаган. Сәбәбе - Русия ягыннан һөҗүм, диде Украина хакимияте.

🔸 Шимбә көнне Краматорскига һөҗүм аркасында Reuters агентлыгы журналисты һәлак булган. Аның җәсаде хәрәбәләр астыннан чыгарылган, тагын ике журналист яраланган. Барлыгы атыш аркасында җиде кеше зыян күргән.

🔸 Киев Беларусиядән Гомель өлкәсеннән гаскәрләрен алуны сорады. Киев фикеренчә, укулар дигән сылтау белән Беларусия чиктә гаскәрләрен туплый.

🔸 Telegram администрациясе Павел Дуровны Франциядә тоткарлануы турында фикерен белдерде. Платформа башлыгын тоткарлау - мәгънәсез эш диелгән белдерүдә. Бүген Франция хакимияте рәсми белдерү ясар дип көтелә. Дуровның тоткарлануы тагын 48 сәгатькә озайтылган.

🔸 Аннексияләгән Кырымда, Кефе (Феодосия) ягында урамннар яна, ут 15 һектарга таралган. 100 кеше эвакуацияләнгән.

🔸 Казанда КФУның физика факультеты урнашкан күпкатлы бинага ремонт ясалачак. Әлегә КФУның төп бинасы реставрацияләнә, ул - 1826 елда салынган бина.

🔸 Башкортстанда 324 килограммлык 11 мең кысла тоткан ирне тоткарлаганнар. Кыслаларның күп өлеше - бәби кыслалар булып чыккан, ә аларны тотарга ярамый. 1,5 млн зыян салынган дип бара тикшерүчеләр.

Көнегез күңелле, нәтиҗәле һәм имин булсын!
👍1🔥1
📍Сибайның артистлары дрон сатып алган

Моннан тыш дроннардан саклану чарасына да акча туплаган. Аны Украина сугышына җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта Сибайның концерт-театраль берләшмәсенең Тelegram каналына сылтанып Башинформ хәбәр итә.

Беренче чиратта бу чаралар Башкортстаннан килешү төзеп сугышка китүче артистларга биреләчәк, дип аңлаткан берләшмә җитәкчесе Юнир Кәлимуллин. Аны кыска ялга кайткан сугышчы артыннан җибәрергә телиләр.

Бу хакта тулырак укыр өчен 👉 монда басыгыз.

▪️2022 елны Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәч, Сибай башкорт филармониясеннән һәм Сибайның концерт-театраль берләшмәсеннән дистәләгән ир сугышка озатылды.

▪️ Озак та үтмәде Сибайга 23 яшьлек биюче, Илнар Хәтмуллинның җәсаде кайтарылды. Ул да мобилизациягә эләгеп китүче егет иде.

▪️ Сибайның концерт-театраль берләшмәсеннән әлеге вакытта сугышта артист Фларит Биргалин бар. Ул быел сугышчылар алдында җырчы Чичерина белән чыгыш ясаганы билгеле булды.

▪️ Сугышка барыр өчен Башкортстан хакимияте тырышып эшли. Килешү төзеп китүчеләргә бер тапкыр түли торган акча бәясе дә артты. Федераль түләүләр белән санаганда сугышка китүчеләргә бер тапкыр 1 млн 205 мең сум түләнәчәк.

▪️ Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2305, Башкортстаннан кимендә 2705, ике республикага кимендә 5010 кеше һәлак булган.

#башкорстан
🤮5😨5👍4👎1🤯1🤡1
Грузиядә "Золотая корона" түләү системы аша акча күчерүләрдә проблемнар барлыкка килгән.

Бу турында илнең иң зур банкларның берсе — Bank of Georgia "техника мәсьәләләр" хасил булуын раслаган.

▪️Украина сугышы сәбәпле Русия банкларына кырыс санкцияләр кертелде. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, Visa, MasterCard кебек түләү системнарыннан аердылар, PayPal, American Express, Western Union кебек системнар Русиядә эшчәнлекне туктаттылар. Шуннан соң "Золотая корона" системы илләр аша акча күчерүнең төп юлларның берсенә әверелде.

Аның аша Грузия, Төркия һәм башка илләргә тиз арада акча җибәрү мөмкин иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
😁2👍1🤬1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан заводында бүген шартлау булган Стәрлетамактагы бу хәл нәтиҗәсендә кимендә өч кеше зыян күргән диелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аңлатуынча, газ торбасында герметизация бозылган. Нәтиҗәдә сыекландырылган газ яна башлаган һәм шартлау булган.…
Узган атнаны Стәрлетамакта газ шартлаганын хәтерлисезме?

Өч кеше пешкән иде дип хәбәр ителде, алар реанимациядә дип әйтелде. Бүген бу өч кешенең берсе вафат булган. Бу хакта Башкорстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

— Бер кеше вафат булды. Икенче кеше реанимациядә авыр хәлдә ята. Өченче кеше уртача җәрәхәтләр алучылар бүлегендә ята,
— диде түрәләр.

Стәрлетамакның нефтехимия заводында шартлау 19 августта булды. Һәлакәттә өч ир төрле дәрәҗәдә яраланды, пеште. Аларның берсенә 36 яшь, икенчесенә 44 яшь, өченчесенә 50 яшь иде.

Бу очрак нигезендә сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

#башкорстан
😢9❤1
Курьерларны һәм такси йөртүчеләрнең эшен тыярга телиләр

Курьер яки таксичы булып эшләүче танышларыгыз бармы? Яки, бәлки, үзегез бу эш белән кәсеп итәсездер. Димәк бу хәбәр сезгә кызыклы була ала.

Русиядә курьерлар белән таксичыларны хәрби заводларга җибәрергә тәкъдим итәләр.

"Юк инде, иптәшләр, вазгыять шундый: кибеткә җәяү йөрергә туры киләчәк. Аерым бер эшчәнлекләрне тыярга. Яки безнең заводларда эшләргә кеше булмаячак һәм хезмәт күрсәтүләр белән генә шөгыльләнәчәкбез. Яки телибезме юкмы беренче чиратта хезмәт җитештерүе белән шөгыльләнергә туры киләчәк" дигән Русия сәүдә-сәнәгать пулаты вице-президенты Елена Дыбова НТВ каналы эфирында.

▪️ Русия хакимиятләре хәрби заводларга курьерлар белән таксичыларны җибәрергә кирәк дип моңарчы да әйткән иде. Былтыр яз көне Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шушындый ук тәкъдим белән чыкты.

Хәбәрне тулысы белән ➡️ моннан укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮7💊3😁2🤬1🌚1
Казанда хәрби прокуратура бинасына ут төртүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Чистайда яшәгән 50 яшьлек хатын-кызны сак астына утырткан. Аны Украина кораллы көчләренең мәгълүмати-психологик операцияләр бүлекчәләре кушканны үтәп, хәрби прокуратура бинасына ут төртүдә шикләнәләр.

Тикшерү фаразынча, бу ханым Украинадагы сугышка каршы булган һәм мессенджер аша Украина кораллы көчләренең мәгълүмати-психологик операцияләр бүлекчәләре үзәге хезмәткәре белән языша башлаган. Русиядә халыкны куркыту өчен шартлатулар, ут төртүләр белән шугыльләнергә ризалашкан диелә.

Тулырак хәбәр.

▪️ Хәрби прокуратура бинасында янгын шимбә, 24 август кичендә чыккан иде. Бу хатын-кыздан тыш, урында аның 13 яшьлек улын да тоткарладылар. Янгында җәрәхәтләнүчеләр булмады, бинаның ашау бүлмәсе янды.

#татарстан
💔3😁2😢2👍1👎1🔥1
🎓 Русиянең кайбер төбәкләрендә 10нчы сыйныфка баручы укучыларны мәктәпкә кабул итмәгәннәр

Бу хәл яңа дәүләт белем бирү стандарты аркасында барлыкка килгән. Яңа стандартка ярашлы, мәктәпләр өлкән сыйныфларга укучыларны үз критерийлары белән сайлап ала ала.

"Родители Москвы" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илона Менькова "безгә генә дә 50ләп кеше мөрәҗәгать итте" дигән. Мәктәпләр мөдирләре 10нчы сыйныфка укырга алынмаган балаларның әти-әниләрен "балаларыгызны көллиятләргә бирегез" дип кыстаган.

"Тик мондый очракта, бала бюджетка керә алмаса, ата-аналарга баласының укуына түләргә кирәк булачак", дип искәрткән Менькова.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱3🤬3👍1😁1🤮1🤣1
"Башта тырышып тараттылар, хәзер мәктәпкә укытучылар эзлиләр"

Бер атнадан Татарстан мәктәпләрендә уку елы башлана. Әлегә мәктәпләргә 2 меңгә якын мөгаллим җитми. Хакимият проблемны таный, әмма аклана, бу юнәлешне "приоритетлы" дип атый. Укытучылар үзләре исә кечкенә хезмәт хакы, зур эш күләме һәм кәгазь эшенең артык күп булуына зарлана.

— Хезмәт хаклары түбән, яшь кеше башка эшләрдә эшләп, күпкә күбрәк акча эшли ала. Хәзер курьер булып эшләп тә 70-80 мең сум акча алып була бит. Мәктәптә өстәмә ставкалар алып, 30-40 мең, күп дигәндә 50 мең сум алып була, ләкин моның өчен көне-төне эшләргә кирәк, сулыш алырга да вакыт юк, — ди бер укытучы.


Бу темага көн язмасын 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4😢4😁2💯2🙏1
Киров өлкәсендәге пенсионер хатын-кызны көчләгән һәм үтергән өчен хөкем ителгән вагнерчы кабат сугышка киткән

Ул 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган, әмма быел аны азат иткәннәр һәм сугышка җибәргәннәр.

Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Мәсәлән, моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4🖕3🤯2😨2👍1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Телеграм мессенджерына нигез салучы Павел Дуров Париж һава аланында тоткарланган. Бу хакта LCI. француз телеканалы хәбәр итә. Дуров кичке сәгать 8дә Ле Бурже һава аланында үзенең шәхси очкычыннан төшкәндә тоткарланган диелә. 39 яшьлек бизнесмен янында…
Эммануэль Макрон Франциядә Павел Дуровның тоткарлануын раслады һәм аның эшен гадел мәхкәмә хәл итәчәк дип белдерде

"Франция җирендә Telegram башлыгын тоткарлау озак дәвам иткән мәхкәмә тикшеренүе кысаларына башкарылды. Бу һич тә сәяси карар түгел. Карарны хөкемдарлар хәл итәргә тиеш", дип язды Франция президенты X социаль челтәрендә.


Макрон Дуровны тоткарлаганнан соң Франция турында күп ялган мәгълүмат чыгуын әйтте һәм Франциянең һәрвакыт фикер белдерү ирегенә тугъры калуын искәртте.
🤬6👍3👏2👎1🙏1
🚃 Уфада шәһәрнең 450 еллыгына багышланган трамвай йөри башлый

"Өфө шиғриәт трамвайы" дип аталган җәмәгать транспортында махсус бизәлештән тыш төрле артистлар, шагыйрьләр чыгышлары каралган, дип яза Юлдаш радиосы.

Трамвай 1 сентябрьдән йөри башлар дип көтелә.

Берничә ел элек Татарстан метросында туган телләргә багышланган поезд җибәргәннәр иде. Проект казаннарны һәм башкала кунакларын туган телне белергә, төрле телләрне өйрәнергә өндәү максатыннан башкарылган иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍2🥰2
Уфада гинеколог бүлмәсенә видеокамера куюга зарланалар. Җитәкчелек моны "террорчылыкка каршы чара" дип аңлата

Уфаның 21нче хастаханәсендә дәваланучы хатын-кыз социаль челтәрләрдә гинеколог бүлмәсеннән видео чыгарган. Ул хатын-кызлар табибка күренү өчен утыра торган кәнәфигә таба видеокамера юнәлтелгән дип күрсәтә.

Видео авторы әйтүенчә, табиб янына керер алдыннан, хастаханә хезмәткәрләре аңа башта видеога төшерүгә ризалык бирүе турында документ имзаларга тәкъдим иткән. Тик аңа камералар коридорда гына бар дип әйткән булганнар.

Хастаханәнең баш табибы Радик Надирголов әйтүенчә, камераларны иминлек өчен куйганнар, алар хөкүмәтнең "Сәламәтлекне саклау министрлыгы объектларын террорчылыкка каршы саклау таләпләрен раслау турындагы" карарына ярашлы итеп куелган.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә тулырак укый аласыз.

@azatliqradiosi
😁13🤣5🤮4🤬2🌚2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🇷🇺 Бу атна Татарстан Суверенитет көнен билгеләячәк. Аны хәзер Республика көне, кайчак Шәһәр көне дип тә атыйлар.

Бу көнне Татарстан нәрсә бәйрәм итә соң? Берничә ел элек сезнең өчен видеоаңлату әзерләгән идек. Аны яңадан карарга тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤‍🔥16💔6❤2👍1🔥1😢1😨1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 август, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия икенче төн рәттән Украина җирләрен утка тота. Бүген төнлә Кривой Рогка ракетлар һөҗүмендә ике кеше һәлак булган, биш кеше яраланган дип хәбәр итә рәсмиләр. Кибетлргә, йортларга, машиналарга зыян килгән.

🔸Запорожьеда төнге һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган диде өлкә хакимияте башлыгы Иван Федоров. Шулай ук йортларга да зыян килгән.

🔸Француз тикшерүчеләре Парижда тоткарланган Павел Дуровның тән сакчысы һәм ассистентыннан сорау алган. Бу хакта үз чыгаганагына сылтанып Le Figaro яза. Телеграмга нигез салучы Дуров Бакудан очып килгәндә тоткарланды, аның белән тән сакчысы һәм бер хатын бар иде.

🔸SpaceX Polaris Dawn миссиясе ракетын очыртуны 28 августка күчергән. Әлеге миссия кысаларында ачык галәмгә тарихта беренче булып профессионал булмаган астронавтлар чыгарга тиеш.
👍3😢1
"Татар теленә басым дәвам итәчәк, Татарстанның төбәкләргә йогынтысы кимиячәк"

Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?

📝Урыс булмаган телләргә нинди урын бирелгән?

Яңа президент шурасы нигездә урыс теле мәнфәгатьләрен кайгырту өчен корылган. Гәрчә, анда "Русия халыклары телләре" дигән төшенчә еш кулланылса да, милли телләргә бәйле төгәл бурычлар билгеләнмәгән.

📝Кем ул Ямпольская һәм Җамалетдиновтан нәрсә көтәргә?

Шура белән җитәкчелек итәчәк Елена Ямпольская Татарстан җәмәгатьчелегенә таныш зат. Моңа кадәр ул Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат булып эшләде. Аны Татарстан мәнфәгатьләре артык борчымады. Татарстан президенты институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән депутатларның берсе булды.

Шурада Татарстан вәкиле Рәдиф Җамалетдинов та бар. КФУның филология институты җитәкчесе соңгы дистә елда Мәскәүнең урыслаштыруга бәйле эшендә даими җәлеп ителә. Ул 2014 елда оешкан Русия президенты каршындагы урыс теле шурасының да әгъзасы булып торды. Җамалетдинов 2015 елда Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясен әзерләүдә дә катнашкан иде.

📝Татарга нәрсә көтәргә?

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, урыслаштыру Русия эчендә дә, элекке союздаш республикаларда алып барылачак. Татарстанның исә, чит төбәкләргә йогынтысы кимиячәк, ди ул.

Мәкаләне тулысынача Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
🤬9🔥1😁1
Казанда Каюм Насыйри музеен төзекләндерәчәкләр

Париж Коммунасы урамындагы бу йортта хәзер аның музее урнашкан.

Хәзерге вакытта аның диварлары каза хәлендә дип бәяләнә. Агач корылмаларны ныгытырга, идәннәрне, су агызу торбаларын алыштырырга тәкъдим ителә.

Каюм Насыйри яшәгән агач йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Башта ул Галиев мәчете мөәзине М. Хөсәеновныкы булган. Хәзерге вакытта бина Татарстан милке булып тора һәм аның белән республиканың Милли музее идарә итә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
❤11👍5👏1
Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарлана

Башкортстан журналисты, Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов үзенең GadelIshmur дигән Telegram-каналын алып барган. Бу каналның тасвирламасына "Радий Хәбиров һәм Башкортстан республикасындагы вакыйгалар турындагы бөтен дөреслек", дип язылган.

Август аенда журналист үзенең каналында постлар чыгарудан туктаган, чөнки аңа янаулар килә башлаган.

"Whatsapp-тан яздылар, республиканың гамәлдәге башлыгын хупларга киңәш итәбез, юкса сезне дә Фаил язмышы көтәчәк дигәнрәк эчтәлектә иде", дип сөйләгән ул "Аспекты"га.

▪️Башкорт активисты Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем иттеләр. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.

Ишморатов башка урынга күчеп китсә дә, аның ишек төбенә үлгәннәрнең каберенә куела торган тәкыя куеп киткәннәр.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥3❤1🤬1
Казанда республика хастаханәсе янында 1 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзелә

Мәчет Бертуган Батталовлар урамында, республика клиник хастаханәсе (РКБ) артында, "Порт" сәүдә үзәгеннән ерак түгел урнашачак.

Аны "Изге йөрәкләр" ("Благородные сердца") хәйрия фонды төзи.

Бина бер меңгә кадәр кеше сыйдыра алачак. Киләчәктә аның янында мәдрәсә төзү дә ниятләнә дип яза "Бизнес Онлайн".

Былтыр Балалар республика хастаханәсе янында "Тыныч бакча" комплексы төзи башлаганнар иде. Анда Әбуглаисина исемендәге мәчет һәм проваслау чиркәү урнашачак.

Фото: "Благородные сердца" фонды.
👍12❤5👎2✍1