Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә, 23 августта Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллинга бюст һәм аңа багышланган музей ачылды.

Чарада Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова , Башкортостанның Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Бикмөхәммәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да катнашты.

Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында каты авырудан соң вафат булды. Быел аңа 76 яшь тулган булыр иде.
👍11🤮2😢1
Азатлык хисабына күрә, 2024 елның 23 августына Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан кимендә 2705 кеше һәлак булган.

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннары Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Мәләвез, Туймазы, Балтач, Иглин, Ишембай районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә.

Үлүчеләр исемлеге 👉 монда. Азатлык аны җентекләп ачык чыганаклардан бөртекләп эзли. Бу саннар тагын да зуррак була ала, хакимият үлүчеләр һәм яраланучылар санын әйтми, яшерә.
😱3🍌1😭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: Курски өлкәсендә Башкортстаннан 11 "срочник" югалган "Важные истории" Русия армиясенә мәҗбүри хезмәткә алынып, Курски тирәсендә югалган солдатлар исемлеген туплаган. Анда барлыгы 100дән артык кеше: 45е әсирлеккә эләккән, 84е хәбәрсез югалган. Аларның…
Украина һәм Русия әсирләрен алмашуда Башкортстаннан 7, Татарстаннан 3 кеше бар.

Русия һәм Украина "115кә 115" исәбе белән әсирләр алмашкан. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Алмашуга Курски өлкәсендә әсирлеккә эләккән срочниклар бар дип яза Телеграм канналлары. "Наш выход" хәрәкәте чыгарган исемлектә Башкортстаннан 7, Татарстаннан 3 кеше бар.

"Русия хәрбиләренең барысы да Беларуста, аларга туганнары белән сөйләшү мөмкинлеге бирелә", диелә саклану министрлыгы хәбәрендә.

Кичә "Важные истории" Курски өлкәсендә Башкортстаннан 11 "срочник" югалган дип язды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍2
Британиядә үпкә яман шешеннән РНК-вакцина сынаулары башланган.

Үпкә рагы белән авыручы 67 яшьлек Януш Рач Британиядә яңа дәвалау ысулын үзендә сынап караучы беренче кеше. Әлеге вакцина конкрет авыруның иммун системын, яман шеш күзәнәкләрен юк итеп, чир белән көрәшергә өйрәтә.

Вакцина нигезендә матрицалы РНК технологиясе ята. Ул АКШта Covid-19 пандемиясе вакытында уңышлы сыналган иде.

Хәзер Рач кебек 130 ихтыяри җыячаклар, күзәтүләрне җиде илдә урнашкан 30 тикшеренү үзәкләре бер үк вакытта алып барачак.
🔥5❤3👍2
Рөстәм Миңнеханов Самар татарларын губернатор сайлауда Вячеслав Федорищевка тавыш бирүләрен сораган

Узып баручы атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Самарга барды. Рәсми хәбәрләрдә аның өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы 35 яшьлек Вячеслав Федорищев белән очрашуы, ике төбәк арасында икътисади килешүләр имзалануы турында сөйләде.

Әмма, "Бизнес онлайн" язуынча, Миңнехановның Самарга килүенең төп сәбәбе - татар активистлары белән очрашып, аларны Федорищевка тавыш бирергә өндәү. Очрашуда Федорищев үзе дә булган.

Рәсми матбугат чаралары хәбәр итүенчә, җирле татарлар Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт әйткәннәр, "Самар губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищевның эшен югары бәяләгәннәр һәм бөтен төбәк ресурсларын губернаторга намзәт тирәсендә тупларга чакырганнар".

Очрашуда катнашучы сүзләренчә, журналистлар киткәч, Миңнеханов татарларны Федорищевка тавыш бирергә ачыктан-ачык чакырган дип яза "Бизнес онлайн".

2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Самар өлкәсендә 100 меңләп татар яши, бу барлык халыкның 3%. Чынлыкта аларның артыграк булырга мөмкин.
💩7🖕3👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан суверенитетының төп казанышы нәрсәдә?

Моннан 4 ел элек (2020 елда) Азатлык
Радиосы Казанда татар яшьләренә әнә шундый
сорау биргән иде.

Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢14🔥5🫡3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсе бинасында янгын чыккан

Бүген кич Казанның Дзержинский урамында урнашкан Казан гарнизоны хәрби мәхкәмәсе бинасында янгын чыккан.

Тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп, утны сүндергән.

Росгвардия хезмәткәрләре мәхкәмә янында бер егетне һәм бер хатын-кызны тоткарлаган дип яза Телеграм каналлар.
🔥18👍1🎉1
❗️Телеграм мессенджерына нигез салучы Павел Дуров Париж һава аланында тоткарланган. Бу хакта LCI. француз телеканалы хәбәр итә.

Дуров кичке сәгать 8дә Ле Бурже һава аланында үзенең шәхси очкычыннан төшкәндә тоткарланган диелә.

39 яшьлек бизнесмен янында аның тән сакчысы һәм бер хатын булган дип белдерелә. Дуров Франциягә Азәрбайҗаннан килгән.

TF1 телеканалы мәгълүматынча, француз хокук саклау оешмалары Телеграм мессенджерында модерация булмау, хокук саклаучылар белән хезмәттәшлек итмәү, шулай ук Телеграм тәкъдим иткән мөмкинлекләр (вакытлы номердан теркәлү, кушымта эчендә криптовалюталар) Дуровны наркотиклар сату, балаларга каршы җинаятьләр кылу һәм акча урлауда катнашучы итә дип саный.

Дуровны тоткарлау ордеры ул Франциядә чакта гына гамәлдә. "Бүген кич ул ялгышты. Ни өчен икәнен белмибез", дигән тикшерү белән таныш чыганак.

Әлеге вакытта ул сак астына алынган. Бүген үк мәхкәмә булачак, иртәгә исә аңа террочылык, наркотиклар, акча урлау, акча юуу, балалар белән бәйле җинаятьчел контент һәм башка җинаятьләрдә гаепләү белдереләчәк диелә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬7🤔6🔥5👍3😁2❤1👏1
Белгород өлкәсенең Ракитянски районында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.

Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Украина кораллы көчләренең һөҗүменнән тагын 12 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

"Тугыз кеше хастаханәгә салынды, алтысы авыр хәлдә, шул исәптән 16 яшьлек яшүсмер операциядән соң өлкәнең балалар хастаханәсендә реанимациядә кала", диде ул.

@azatliqradiosi
🔥2🤬2👍1🥴1😭1
Кичә Казанда "Печән базары" фестивале узды

Анда татар бизәкләре, татар мәдәнияте, кухнясы белән бәйле әйберләр сатылды. Фестивальгә Самар, Чуашстан, Оренбур, Уфа, Түбән Новгород, Мәскәү, Төмән, Екатеринбур, Сочидан дизайнерлар килде. Башкорт дизайнерлары да катнашты.

"Печән базары" Гаилә елына багышланган иде. Биредә татар гаиләләре, гаилә һәм нәсел тарихы, гаиләдә татар телен саклау турында лекторий да булды. Балалар өчен остаханәләр, уеннар әзерләнгән иде.

Кич заманча татар музыкасы концерты узды.

▪️"Печән базары" фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә,

Фотоларны күбрәк👉 монда карый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤5🔥3👍1
Cаранскиның Ленин районы мәхкәмәсе адвокат Марат Ашимовны тагын бер айга сак астында калдырган.

IslamNews язуынча, мәхкәмә утырышы 22 август көнне узган.

Элегрәк Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады.

▪️Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә 27 мартта тоткарланды.

▪️Тикшерүче як белдерүенчә, Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А.Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.

▪️Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.

▪️Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный.

@azatliqradiosi
🤬15
25 августка каршы төндә Израиль армиясе Лүбнән (Ливан) көньягына һөҗүм иткән.

Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) хәбәр итүенчә, дөньядагы күпчелек илләрдә террорчы дип табылган "Хизбулла" төркеме Израилгә зур һөҗүм ясарга әзерләнгән. Израил Лүбнәнгә саклану максатыннан һөҗүм итүен әйтә.

Шул ук төндә Лүбнән төркеме Израилгә ракетлар очырган. "Хизбулла" дроннар белән бергә 320 ракет җибәрелүен әйтте.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Фото: Һөҗүмнән соң Лүбнән көньягы

@azatliqradiosi
🤬9🔥1
24 август Украинаның бәйсезлек көне уңаеннан Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев пикетка чыкты.

"Урыс оккупантлары Украинадан чыгыгыз" дигән шигарь тотып торды.

— Бу көндә Украина халкы үзенең бәйсезлеге, иреге өчен канлы сугыш алып бара, — диде ул. — Мин татар халкы исеменнән тугандаш украин халкына теләктәшлек белдерәм. XXI гасырда дөнья Европа үзәгендә ничек фашистлар Русиясе украин халкына геноцид сәясәте алып баруын карап тора.

Зәкиев Америка кушма штатлары, Британия, Франция, Германия, БМО җитәкчеләреннән бу геноцидны туктатуны сорады.

— Беренчедән, фашист Русиясен БМОдан чыгарырга кирәк. Икенчедән, нефть һәм газны сатып алмаска. Өченчедән, паралель импортны туктатырга. Шулай ук Кытай белән Иран фашистлар Русиясенең ярдәмчеләре. Бу илләргә каршы санкцияләр кертергә кирәк.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍10👎2🤡2👏1
Бу атнада Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган яңа проект башлады.

"Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" дип аталган сериал 1989 елдан башлап 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда булган вакыйгалар турында сөйләячәк.

Республиканың суверенитеты турындагы Декларация ничек кабул ителгән? Мәскәү белән Казан арасындагы вәкаләтләр ничек бүленгән? Татар милли хәрәкәте Русиянең сәяси процессларында нинди роль уйнаган? Милли мәгариф 1990нчы елларда нинди шартларда үсеш алган һәм 2000нче еллардан соң Мәскәү басымы аркасында нинди шартларда сүрелә башлаган? 1980нче еллар азагы, 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда татарлар нинди җырлар иҗат иткән һәм тыңлаган?

Яңа проектта сүз сәясәт турында да, мәдәният хакында да барачак, сериал шушы чорны күз алдына китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектның беренче сериясе 1989 елда булган вакыйгаларны тасвирлый.

@azatliqradiosi
👍10❤2✍1