Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әлмәт районыннан 20 яшьлек татар көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин, Башкортстанның Аскын районыннан 33 яшьлек Эдуард Мостафин, Кушнарен авылы ире Юлай Хәнәфин... Аларны нәрсә берләштерә? Алар барысы да шушы көннәрдә генә Украинадагы сугышта һәлак булды, мәетләре…
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров дәүләт акчасына Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучы республика егетләре турында фильмнар төшерергә кушты. Бу хакта ул бүген хөкүмәт киңәшмәсендә сөйләде.

— Бүген иң мөһиме — махсус хәрби операция белән бәйле дәүләт заказы, — диде ул. — Монда безнең каһарманнар да күп, кызыклы кеше язмышлары, шулкадәр күп эш, шуңа да эшләргә кирәк.

Радий Хәбиров сүзләренчә, бүген "якут киносы" белән беррәттән "башкорт киносы" феномены бар. Ул патриотик анимацион фильмнар эшләргә кирәклеген әйтте. "Төньяк амурлары" ("Северные амуры") мультфильмының киләсе өлеше генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланачак диде.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренчә, бүген Украина сугышына бәйле өч фильм төшерелә. Бу — сугышта һәлак булган Сибай театраль-концерт берләшмәсе артисты 23 яшьлек Илнар Хатмуллин турында "Каһарман биюе" ("Танец героя"), сугышка җибәрелгән башкорт аш-суы турында "Күчтәнәч" ("Гостинец") һәм Фәнис Хөсәенов хакында "Безбашенный" фильмнары.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән Русия төбәкләре арасында беренче урынга чыкты: 2022 елның 24 февраленнән бирле сугышта кимендә 2866 башкортстанлы һәлак булган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮11❤2👍1🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - кыскача.

🔸Иртәнге 7дә Казан һава аланында очышлар вакытлыча туктатылган.

🔸 Мәскәү янындагы Раменский шәһәрендә дронның һөҗүме аркасында бер хатын һәлак булган. Тагын өч кеше җәрәхәтләнгән. Мәскәү өлкәсендә ике дистәләп дрон бәреп төшерелгән, аларның бер өлеше Жуковский һава аланына да атылган. Жуковский, Домодедово, Внуково һава аланнарында очышлар туктатылган. Мәскәүнең Кашшир шоссесы ябылган.

🔸 Брянски өлкәсендә дә дроннар һөҗүме булган. Җимерелгән биналар, җәрәхәтләнгән кешеләр юк. Тула өлкәсендә дә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Липецкида да шул ук хәл. Русиядә гомумән тугыз өлкәдә 122 дрон юк ителде дип хисап бирелгән.

🔸 Маҗарстанның Mol энергетик команиясе "Дружба" торбасы аркылы аккан Русиянең эшкәртелмәгән нефтен Маҗарстан белән Словакиягә агызуны килештергән. Бу компания Украина-Беларусия чигендә чималны үз милеге итеп ала алачак. Җәй көне Киев "Лукойл" нефтенә Украина җирендә транзит оештырырга рөхсәт итмәде.

🔸 Оренбурда нефть торбасында янгын чыккан, ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә "Рен ТВ". Торбада эретеп ябыштыру эшләре башкарылган.

🔸 АКШта төрмәдә утырган продюсер Һарли Ванштейнга йөрәгенә операция ясаганнар. 72 яшьлек Вайнштейнга бу атнада тагын мәхкәмә каршында җавап тотарга кирәк булачак, бу - яңа эш.

🔸 "Star Wars"та Дарт Вейдерны уйнаган актер Д. Джонс вафат. Аңа 93 яшь булган.

Әлегә шундый яңалыклар. Бергә булыйк!
👍1🔥1
Башкортстан башкаласы Уфага Украинадагы сугыштан 25 яшьлек егетнең җәсәде кайткан

Үлеменең рәсми сәбәпләреннән берсе — егет үзенә кул салган булырга мөмкин, әмма хәрбинең туганнары моңа ышанмый, дип җиткерә Ufa1.

Әнисе әйтүенчә, ул бокс белән шөгыльләнгән. Мәҗбүри хәрби хезмәткә алынгач, хәрби хезмәттә калырга булган. 2021 елда мәҗбүри хәрби хезмәт вакыты төгәлләнгәч, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Абхазиягә җибәрелгән.

Бу хакта җентебләбрәк яздык. Менә ➡️ сылтама.

▪️2022 елның февралендә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, егетне Украинага җибәрәләр. Анда ул Георгий Жуков медале белән бүләкләнгән. Тик 2024 елның июнендә ялга кайткач, әтисе белән сөйләшкәндә ул хезмәттәше белән талашуын, "бер-берсен өнәмәүләрен" сөйләгән булган.

▪️Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 2866 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән — анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢2😭2
🔺Көн язмасы: басым астында узган сайлаулар

8 сентябрьдә Татарстан һәм Башкортстанда сайлаулар тәмамланды. Ул көтелмәгән нәтиҗәләр алып килмәде: Татарстан Дәүләт шурасында гадәттәгечә "Бердәм Русия" һәм КПРФ фракциясе оешачак, ә Башкортстан белән киләсе биш елда Радий Хәбиров идарә итәчәк. Ике сайлауда да административ көч кулланулары турында хәбәрләр килеп торды. Шуңа да карамастан, Татарстанда элек сайлауда катнашкан бәйсез күзәтүчеләрнең тавышы ишетелмәде. Сайлауның ничек узуын Азатлык Радиосы күзәтте.

▪️Татарстан

Татарстанда сайлауда административ көчне актив кулланулары турында хәбәрләр килеп торды. 9 сентябрь иртәсенә хокук яклаучылар сайлаулар барганда хокук бозулар булуы турында 643 хәбәр алды. Иң күбе — 230дан артык мөрәҗәгать Мәскәүдән булган. Татарстанда — 29 очрак.
"Голос" хәрәкәте 2024 елда узган бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре уңаеннан тавыш бирүләр көндәшлек нык кимегән шартларда узды дип әйтте.

Республикада студентларны файдаланырга тырыштылар. Казан федераль университетында (КФУ) укучылардан тавыш бирүләре турында хисап тотуларын сораганнар, дип хәбәр итте SOTA. Филология институтының бер чатында Казанда теркәлеп яшәүче студентларны контрольдә тотарга теләүләре күренде.

Казандагы "Солнечный" инвалид балалар тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләрен дә көчләп сайлауга җибәрүләре турында мөрәҗәгать бар.

▪️Башкортстан

Башкортстанда өч көн дәвам иткән сайлауның ничек оештырылуы намзәтләрдә, күзәтүчеләрдә зур сораулар уятты. Башлык белән бер үк вакытта Уфа районында җирле шурага да сайлау узды. Анда җирле күзәтүчеләр хәрәмләшү омтылышлары турында хәбәр итте.

Уфа районындагы 3076нчы сайлау участогында "янгын кисәтүе" игълан ителде. Нәтиҗәдә, үз-үзен тәкъдим иткән намзәт Константин Куликовның күзәтүчесе участоктан чыгарып җибәрелде һәм ярты сәгать дәвамында кире керә алмады. Бу вакытта күпләп бюллетеньнәр ату булган дип шикләнәләр.
КПРФтан күзәтүчеләр Уфа районында сайлауларда видеокүзәтүгә кыенлыклар булуына зарланды.

3493нче участок рәисе камераны төнлә сүндерергә кушкан һәм күзәтүчеләргә шалтыратып кисәтү ясаган, юкса полицияне чакырам дип янаган.

3089нчы сайлау участогында комиссия рәисе рөхсәте белән камераны төнгә кабызылган хәлдә калдырганнар, әмма 7 сентябрь иртәсендә участокка килгәндә камераның сүндерелгән булуы ачыкланган.

Шул ук вакытта Уфада сайлауларга медицина оешмаларыннан хезмәткәрләрне мәҗбүри җибәргәннәр.

Башка очраклар турында тулырак 👉 мәкаләдә бар.

@azatliqradiosi
👍4🤮2👎1
11-12 сентябрьдә Казанда БРИКСның әдәби форумы узачак. Татар язучылары анда күренми

Иртәгә Татарстанның башкаласында узачак форумда Русия, Кытай, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре, Бразилия, Иран язучылары катнашачак дип хәбәр итә Татарстанның Язучылар берлеге. Форум “Хәзерге шартларда дөнья әдәбияты. Традицияләр, милли хәзинәләр, мәдәниятләр диалогы” дип аталачак.

Тик Татарстаннан татар телендә иҗат итүче язучылар програмда юк, дип яза Татар-информ.

12 сентябрьдә исә Татарстан Язучылар берлеге бинасында чит ил язучыларының Татарстан әдипләре белән очрашуы булачак дип хәбәр ителә шул ук Язучылар берлегенең рәсми сәхифәсендә. Нинди әдипләр - төгәллек юк. Моннан тыш “Хатын-кыз шигъриятендә шәркый караш” дигән түгәрәк өстәл утырышы да оештырылачак. Кем катнашачак - бер мәгълүмат та бирелми.

Чаралар 13 сентябрьдә Аксенов йортында, Татарстанның Милли китапханәсендә дәвам итәчәк. Анда да татар телендә яки татарлар турында очрашулар күренми.

Архив фотосы. Алгы планда Равил Фәйзуллин, Тәлгать Галимуллин.

#татарстан
👎13👍1🤮1🙊1
📍Русиядә мәктәп укучылары арасында туган телләрендә белем алучылар ике тапкырга кимегән

38 телдә, мәсәлән, алтай, бурят һәм ингуш телләрендә белем бирү тулысынча туктаган. 2016 елда Русиядә бу телләрдә гомуми фәннәрне укыган балалар булган әле. Тик 2023 елга андый укучылар калмаган.

Белгечләр фикеренчә, моңа туган телләр белән кызыксынуның кимүе дә, дәресләр санын киметү дә, укытучылар җитмәү кебек сәбәпләр дә йогынты ясаган, дип яза "Такие дела" басмасы.

Мәгариф министрлыгы мәгълүматына нигезләнеп, "Такие дела" басмасы ачыклавынча, 2016 елдан 2023 елга кадәр, ягъни җиде ел эчендә тулысынча туган телләрендә укучы балаларның саны 1,98 проценттан 0,96 процентка калган. Саннар белән караганда: 292 мең урынына 173,5 мең бала гына тулысынча үз ана телендә укый. Ә шул ук вакытта мәктәпләрдә бу җиде елда балалар саны 3,2 миллионга арткан диелә.

Хәбәр тулысынча 👉 монда.

Алтай, бурят, ингуш телләренең язмышы татар белән башкортка да килеп җитә аламы?

▪️2017 елда Татарстанда да, Башкортстанда да татар һәм башкорт телләрен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Халык үз хокукларын якларга тырышты, әмма алар бастырылды.

▪️Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республикаларда мәктәпләр тикшерелде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда да, Башкорстанда да 90нчы еллар башыннан татар һәм башкорт телен барлык балалар да укыды.

@azatliqradiosi
😢9🔥2👍1
"Юлия Навальная Путинның империячел сәясәтен дәвам иттерә". "Ә сез халыкның фикерен тыңладыгызмы? Минем өчен фикер йөртмәгез."


Навальнаяның Словениядә чыгышына карата фикерләр шундыйрак. Ни өчен Навальная бу мәсьәләне күтәрде? Азатлык Радиосы төрле халык вәкилләренең фикерен сорашты.

Язмадан иң кызыклы фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍7
Биш ел элек, 10 сентябрь көнне Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разин удмурт телен яклап үзенә ут төртте. Аны коткара алмадылар, ул шул ук көнне хастаханәдә җан бирде.

Аның кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

Бүген Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Разин истәлегенә пикетка чыкты. "Разинның бу гамәле удмурт халкының бетүенә, теленең юкка чыгуына каршылыгы иде, моның өчен бүтән юл күрмәде", диде Зәкиев. Аның фикеренчә, бүген Русиядәге барлык халыкларга да ассимиляция һәм урыслаштыру яный, татар теле дә инкыйраз алдында тора, ди ул.

@azatliqradiosi
🔥8👍3😁2😢2🕊2🤝1
Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2566, Башкортстаннан кимендә 2866, ике республикадан кимендә 5432 кеше һәлак булган.

Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔6
Медиа: Русиядә чит ил ватандашларына җәза мөддәтләрен ватаннарына кайтып үтәргә тәкъдим итәләр

"Важные истории" фикеренчә, мөгаен шул рәвешле Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) "төзәтү оешмаларында тотыклар алуның яңа очракларын булдырмаска" тели.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2
Татарстан Фәннәр академиясе "Яндекс" хезмәтләренә татар телен күпләп кертмәкче була

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе белән "Яндекс" ширкәте арасында килешү имзаланган. Килешү текст һәм сөйләмне автоматик эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләргә кагыла, дип аңлаткан агентлыкка фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты җитәкчесе Ринат Гыйлмуллин.

— Фәннәр академиясендә җитәрлек эшләнмәләр, dataset бар. Безнең бурыч – татар телен "Яндекс" сервисларына мөмкин кадәр интеграцияләү, — дигән ул.

Яндекста нинди хезмәтләрнең татарча инде эшләвен 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍13🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә менә мондый сагыну көен ишеткәнегез бар
идеме? Тыңлап карагыз әле
! 😊

Төркиядә татар авыллары берничә. Шуларның берсе
— Госманиядә — 18 июньдә Сабан туе узган иде.
Анда бер меңнән артык кеше җыелды. Бу кыска
видеода шушы Госмания авылында туып үскән
Надир Йафай сагыну көен башкара.

Госмания авылына 1895 елда нигез салына, Төркия
хакимияте ул вакытта Русия империясеннән күченеп
килгән мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт
итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына.
Ул мәктәп бинасы хәзер мәдәният үзәге булып
тора. Исегезгә төшерәбез: Төркиядә татар
мөһаҗирләре нигез салган берничә авыл бар:
Бөгрүделик, Ике Пынар, Гөрсу, Әфәнде күпере,
Хилмия.

#татарлар #Төркия

@azatliqradiosi
❤25🤝1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Филадельфиядә АКШ президентына намзәтләр Камала Һаррис һәм Дональд Трампның сайлау алды дебатлары узды. Беренче раундта Америка икътисады һәм миграция кризисы турында сөйләштеләр. Икенче раунд халыкара низагларга багышланды.

🔸Белгород өлкәсендә йөк поезды юлдан чыккан. Әлеге урын аша узучы башка поездлар урау юлдан җибәрелгән. Хакимиятләр каза "тимер юл транспортына тыкшыну" сәбәпле килеп чыккан дип белдерә.

🔸Уфада перинаталь үзәк табиблары 820 грамм авырлыкта туган баланы карап, үстергәннәр. Хәзер аны авырлыгы 3 килодан артык диелә.

🔸Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны үтерүдә такси йөртүче шикләнелә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк белдерде.
🔥4👍2
"Халкымның бердәмлеге белән горурланам". "Баймак эше"ндә гаепләнүче Азат Мирзин тарихы

Башкортстан Республикасының Баймак районы Муллакай авылында туган 41 яшьлек Азат Мирзин — "Баймак эше"ндә гаепләнүче халыкка билгеле өченче кеше булды. Азатлык Радиосы аның тарихын бәян итә.

Миризнның тикшерү изоляторында язган хатыннан:

"Минем хәлләр шул инде — дүрт почмакка карап утырам әле. Бүген 2 июль дә булып китте, вакытны кызганыч, кешеләр эш белән булышканда без утырабыз инде шунда. Вакыт әкрен үтә, көткәнгәдер инде. Балакайларым нәрсәләр эшләп йөргән була? Нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар? Баймак урынындамы? Талкас буе мыжгып торадыр инде. Тиздән печән башлана инде. Су буенда ипләп — балаларны кара инде. Бөтенесенә зур-олы рәхмәтемне җиткерәм. Шушы авыр вакытта миңа, минем гаиләмә ярдәм иткәннәре өчен. Бу ярдәмегезне бервакытта да онытмам. Ходаем насыйп итсә кайтырбыз. Яхшыга гына өмет итик. Аллаһ барысын да күреп тора. Халкымның бердәмлеге белән горурланам. Безгә дә аяз көннәр булыр, Аллаһ боерса".

Бүген "Баймак эше" нигезендә 80ләп кеше рәшәткә астында. Аларның күпчелеге күп балалы аталар, гаиләне ашатучылар, яшь ирләр.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👍5😢2💔1
Һаррис һәм Трамп беренче тапкыр дебатларда очрашты. Ниләр турында сөйләштеләр?

Дебатлар 90 минут барды, алар 5 ноябрьдә узасы сайлаулар алдыннан иң әһәмиятлесе дип санала.

🔸Русиянең Украинага каршы сугышы турында сөйләшкәндә Дональд Трамп президент булгач бу сугышка бик тиз нокта куячакмын дип кабатлады.

Һаррис Трамп сугышны "бирелеп" тәмамларга җыена диде. Аның әйтүенчә, АКШ тырышлыгы белән 50 ил Украинага ярдәм итәргә берләшкән, шуңа күрә Украина ирекле һәм демократик ил булып кала бирә, диде.

🔸Икътисад турында сөйләшкәндә Камала Һаррис "мөмкинлекләр икътисады" корырга һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә җыенуын әйтте. Шул ук вакытта Трампның "Бернинди планы да юк", чөнки ул "үз мәнфәгатьләрен яклый", диде.

Дональд Трамп Һаррисны "марксист" һәм тарихтагы "иң начар вице-президент" дип атады. Элекке президент икътисадтагы вазгыятьне коточкыч дип белдерде һәм югары инфляциягә дә ишарә ясады.

🔸Миграция мәсьәләсендә сөйләшкәндә Камала Һаррис үзен чик аша наркотиклар һәм корал ташучы халыкара оешмаларны эзәрлекләгән бердәнбер кеше дип белдерде.

Трамп илнең хәзерге җитәкчеләрен АКШка миллионлаган мигрантны үткәрделәр дип гаепләде.

🔸Демократлар да, республиканнар да дебат нәтиҗәләреннән канәгать дип белдерде.

🔸Поп җырчы Тейлор Свифт дебатларны караганнан соң Камала Һаррис өчен тавыш бирергә карар кылдым дип язды.

👉Тагын ниләр турында бәхәсләшүләр, дебаттан соң сораштырулар нинди нәтиҗәләр күрсәтүен Азатлыкта укыгыз.

#azatliqradiosi #rfe_rl
🔥6
Милли активтистлар удмурт галиме Альберт Разинны искә алу пикетлары уздырды

10 сентябрьдә Разинны искә алырга фаҗига урынына Ижауга дистәдән артык кеше җыелды. Алар арасында Казаннан да татар милли хәрәкәте вәкилләре бар иде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиядә Разин истәлегенә пикетка чыкты. "Разинның бу гамәле удмурт халкының бетүенә, теленең юкка чыгуына каршылыгы иде, моның өчен бүтән юл күрмәде", диде Зәкиев.

Польша башкаласы Варшауда милли-азатлык хәрәкәтләре активистлары да Удмуртия галимен искә алып пикет уздырды. Анда Татарстан, Бурятия, Якутия һәм Черкесия вәкилләреннән тыш, Беларус оппозициясе вәкилләре дә катнашты.

9 сентябрьдә Вашингтонда, Ак йорт каршында "Азат Удмуртия" хәрәкәте активисты Артем Медведев та пикет үткәрде.

Биш ел элек, 10 сентябрь көнне Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разин удмурт телен яклап үзенә ут төртте. Аны коткара алмадылар, ул шул ук көнне хастаханәдә җан бирде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥9🕊5❤2👍1🫡1