😨4👍2🔥1
КВН алып баручы Александр Масляков вафат
Аңа 82 яшь иде.
Масляков ачык рәвештә Русия президенты Владимир Путин сәясәтен яклап килде.
2018 һәм 2024 елларны Русиядә президент сайлауда Путинның ышанычлы вәкиле булды. 2014 елны ул Русия басып алган Кырымга барды.
Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы сайт буларак танылган "Миротворец" сәхифәсе 2017 елны Масляковны үзенең исемлегенә кертте.
▪️Русия хакимияте Масляковка Мәскәү үзәгендә үзенең концерт залын төзүдә булыша, чит илләрдә КВН бәйгеләрен уздыруны финанслый, ә Масляков үзе Путиннан III дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденын ала.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
КВН алып баручысы Александр Масляков вафат
Ул 82 яшендә вафат булган. Бу хакта КВН тапшыруы матбугат хезмәте хәбәр итә.
"1964 елдан ул телевидениедә КВН програмын алып барды, Русия һәм читтә юмор вә сатира символы булды", диелә хәбәрдә.
Масляков 1941 елның 24 ноябрендә туа. Мәскәүнең транспорт инженерлары…

🥱5👏4😢4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 сентябрь, дүшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый.
🔸Русия дроны беренче тапкыр Латвия җирлегенә төште. Ул Беларус ягыннан очып килгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Латвия саклану министры әлеге хәлгә бәйле беректәшләре белән сөйләшүләр башлавын әйтте.
🔸Израилнең Сүриягә һава һөҗүмендә ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Сүриянең Sana дәүләт агентлыгы хәбәр итә. Һөҗүмнәр хәрби корылмаларга ясалган.
🔸"Ят агент" канунын үтәмәү өчен җинаять эше ачылган рэпер Моргенштернның телеграм каналыннан барлык язулар юкка чыккан. Аның мессенджерына 660 мең кеше язылган. Соңгы постны ул шимбә көнне язган.
🔸Илон Маск ике ел эчендә Starship галәм корабын Марска җибәрергә сүз бирде. Әгәр дә сәяхәт шома үтсә, тагын ике елдан анда кешеләрне төшерергә мөмкин булачак, дип саный ул.
🔸Казакъстанда Дөнья күчмә халыклары уеннары ачылды. Анда Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан президентлары белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Уеннарның тантаналы ачылышына кадәр Миңнеханов Казакъстан президенты белән очрашты. Дөнья күчмә халыклары уены ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.
🔸Американың Apple ширкәте бүген яңа айфоннарны тәкъдим итәчәк. Тәкъдим итү чарасы Калифорниядә узачак.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Безнең Instagram, Tik-Tok, YouTube-ка да кереп видеолар карап чыгыгыз.

🔥5
Русиядә бердәм сайлау көне узды: төбәкләрдәге барлык парламент сайлауларында "Бердәм Русия", күпчелек төбәкләрдә гамәлдәге башлыклар җиңде
Башкортстан башлыгын сайлауда рәсми рәвештә Радий Хәбиров җиңеп килә. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул 80,21 процент тавыш җыйган.
Татарстанның Дәүләт шурасына депутатларны сайладылар. Иртәнге 7:19 сәгатькә барлык бюллетеньнәрнең 99,24 проценты эшкәртелгән. Күпчелек тавышны "Бердәм Русия" (76,79 процент) казанган.
▪️Күпчелек хокук яклаучылар һәм бәйсез белгечләр Русиядәге сайлауларда көндәшлек булмады ди: беркайда да диярлек оппозиция намзәтләре дә, бәйсез күзәтүчеләр дә үткәрелмәде.
▪️Сайлауларны күзәтеп торган белгечләр һәм активистлар сайлау бүлгеләрендә канун бозулар булырга мөмкинлеген җиткерде.
Тулырак👉 монда укыгыз.

👍2🤡1
Көн язмасы: Юлия Навальнаяның Русия деколонизациясе турында белдерүе. Ә халыклар нинди фикердә?
Узган атнаны мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Словениянең Блед шәһәрендә Стратегик форумда чыгыш ясады. Русия киләчәктә ничек корылырга тиеш, Европага Русиягә карата нинди стратегия белән эш итәргә тиешлеге турында сөйләде.
💬Ашыгыч рәвештә Русияне деколонизацияләргә кирәк дип сөйләүчеләрне дә табачакбыз. Имеш, безнең артык зур булып тоелган Русияне дистәләгән кечкенә һәм куркынычсыз дәүләтләргә бүлгәләргә кирәк. Әмма ни өчен уртак тарихи һәм мәдәни бэкграунды булган кешеләрне ясалма килеш аерырга кирәклеген деколонизаторлар аңлата алмый. Бу ничек башкарылырга тиеш — моны да аңлатучы юк" диде Навальная.
Азат милләтләр Лигасының вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон сүзләренчә, деколонизаторларны эзләргә кирәкми.
💬Оешкан, ачыктан-ачык эш итүче оешмалар бар. Без күз өстендә кашбыз дигәндәй, менә без, сөйләшергә әзербез — фикеребез кирәк икән, аңлатабыз. Моңа кадәр безне ишетмиләр, күрмиләр дип уйлый идем, әгәр дә мөнбәрдән деколонизаторлар турында сүз катканнар икән, димәк, безнең көчебез бар, куркыныч барлыгын күрәләр, эшебезне тоялар", ди ул.
Чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзер Нью-Йоркта яшәүче IT-белгеч, активист Ренат Хәйруллин фикеренчә, хәзерге оппозиция Путин хакимиятенең империячел карашын дәвам иттерә. Төбәкләрнең, аеруча республикаларның аерым яшисе киләме, Русия эчендәме — моны сәясәтчеләр түгел, ә халыклар хәл итәргә тиеш, дип саный ул.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Юлия Навальнаяның Русия деколонизациясе турында белдерүе. Ә халыклар нинди фикердә?
"Юлия Навальная Путинның империячел сәясәтен дәвам иттерә". "Ә сез халыкның фикерен тыңладыгызмы? Минем өчен фикер йөртмәгез." Навальнаяның Словениядә чыгышына карата фикерләр шундыйрак. Ни өчен Навальная бу мәсьәләне күтәрде? Азатлык Радиосы төрле халык…
🤬9💩5🤔2
Украина ягында әсир итеп тотылучы русияләр бүтән өйләренә шалтырата алмаячак.
Русия ягында әсир тотылучы украин хәрбиләренә рәхимсез мөнәсәбәт очраклары арткан, шуңа Украинада шундый карарга килгәннәр.
Шул ук вакытта русияләр өйләренә хат яза ала, моны Женеваның әсирләргә мөнәсәбәт конвенциясе таләп итә.
Элегрәк әсир төшкән украин хәрбиләренең туганнары Русия хәрбиләренә өйләренә шалтыратуны тыюны сорап петиция чыгарды, чөнки Русия үзенә әсир итеп алганнарга мондый хокук бирми, диелде.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Русия әсирләренә Украинадан өйләренә шалтыратуны тыйганнар
Моңа Русия ягында әсир тотылучы украин хәрбиләренә рәхимсез мөнәсәбәт очраклары артуы сәбәпче диелә.
👍5🤣1
Русия армиясе Днепропетровси өлкәсенең Никополь шәһәрен утка тоткан
16 яшьлек бер яшүсмер кыз һәлак булган. Аны җимерекләр астыннан чыгарганнар.
Өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Лысак хәбәр итүенчә, тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр алган. Алар арасында 79 яшьлек ир дә бар, аны хастаханәгә салганнар.

Telegram
🇺🇦Сергій Лисак / Дніпропетровська ОДА (ОВА)
💔Через артобстріл росіян у Нікополі загинула 16-річна дівчинка. Працівники ДСНС дістали її з-під завалів пошкодженого будинку. На жаль, вона отримала травми несумісні з життям. Щирі співчуття рідним і близьким...
Троє людей постраждали. У потерпілих осколкові…

😢4🔥1👌1
❗️Казан янындагы чегән таборында бер гаилә кызамык йоктырган
Inkazan язуынча, Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә чегән таборында яшәүче сигез кеше чирләгән. Аларның өчесе өлкәннәр, калганнары бер яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балалар.
▪️Русиядә күпләп кызамык йоктыру очраклары арта. Быелның биш аенда Татарстанда кызамык йоктыручылар саны 194 очракка җиткән иде.
▪️Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).

😢4🔥1🙊1
🕌Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә күпкатлы йортта яшәүчеләр Первомайская урамындагы мөселман гыйбадәт йортын ябуны таләп итә
Алар "Иман" гыйбадәт йортына мөселманнарның күпләр җыелуына, кычкырып сөйләшүләренә, җомга намазына килгәч бинага сыймау сәбәпле, бөтен йори торган юлларда намаз укуларына зарлана.
"Безгә әйләнеп йөрергә туры килә", ди алар.
Хакимияттә гыйбадәт йортының кануни эшләвен әйткәннәр. Куәт оешмалары вәкилләре еш кына җомга көнне килеп мөселманнарның документларын да тикшерә.
Шулай да гыйбадәт йортын башка урынга күчерү мәсьәләсе карала дип яза IslamNews 360 телевидениесенә сылтанып.
▪️Бу беренче генә мондый очрак түгел. Узган елның октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япкан иде.

🤬10👍3🔥1
Мари Иленең элекке башлыгы Александр Евстифеев вафат.
Аңа 66 яшь иде. Ул Марий Эл Республикасы белән 2017-2022 елларда җитәкчелек итте.
Евстифеевның үлеме турында Мари Иленең хәзерге башлыгы Юрий Зайцев хәбәр итте.
Евстифеев Чиләбе өлкәсендә туган, 2000-2002 еллардa Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиленең урынбасары булып эшләгән: бу эштә төбәк кануннарын федераль кануннарга туры китерттерү белән шөгыльләнгән.
Навальный тарафдарлары чыгарган тикшерүләргә күрә, Евстифеев туганнарына Чехиядә өч фатир сатып алган булган, шулай ук, Мәскәү белән Сочида да күчемсез мөлкәтләре табылган.

👍3🔥2🐳1
⚡️Татарстан башкаласында Казан танк мәктәбенең элекке җитәкче урынбасары, сафтан киткән полковник Валерий Хахинның мәете табылган.
Хахинның мәетен дачадан кайткан хатыны тапкан. Фатирның ишеге бикле булган, аны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре ярдәмендә генә ачканнар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👍8🎉1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Әлмәт районыннан 20 яшьлек татар көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин, Башкортстанның Аскын районыннан 33 яшьлек Эдуард Мостафин, Кушнарен авылы ире Юлай Хәнәфин... Аларны нәрсә берләштерә?
Алар барысы да шушы көннәрдә генә Украинадагы сугышта һәлак булды, мәетләре туган якларына кайтты (яки шушы арада кайтырга тиеш).
Азатлык Радиосы хисабына күрә, Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән бөтен Русия төбәкләре һәм республикалары арасында — ИҢ БЕРЕНЧЕ УРЫНДА тора: Башкортстаннан сугышта кимендә 2866 ир-ат үтерелгән.
Татарстан да "калышмый": кимендә 2566 мәет. Димәк, Татарстан Республикасы Русия төбәкләре арасында үлүчеләр саны белән кимендә беренче бишлеккә (ә бәлки, беренче өчлеккә дә) керә. Азатлык Радиосы сугышта һәлак булган ирләр турындагы мәгълүматны ачык чыганаклардан ала, ВВС, "Медиазона" кебек башка сайтлар белән дә чагыштыра.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.
#Башкортстан #Татарстан

😢7😭2❤1👍1🤡1
Башкортстан башлыгын сайлауда республиканың хәзерге җитәкчесе Радий Хәбиров 80,21% тавыш җыйды. Рәсми сан шундый.
Бу хәтта хакимият яклы сораштырулардан да күбрәк процент булды. Рәсми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Хәбиров өчен барлыгы 1,724 миллионнан артык сайлаучы үз тавышын биргән.
Башкортстан башлыгы вазифасына башка намзәтләр — Артур Шәйнуров (КПРФ) 6,95%, Иван Сухарев (ЛДПР) — 4,98%, Владимир Нагорный ("Гадел Русия") — 4,26%, Илшат Тимерҗанов ("Яңа кешеләр") — 2,60% тавыш җыйган.
Сайлау өч көн дәвам итте. Тавыш бирергә килүчеләрнең саны 72%тан артып китте.
Ә менә Азатлык Радиосының YouTube-каналында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен рәсемдә күрергә мөмкин. Саннар бөтенләй башка...
#Башкортстан

😁3👎2👍1💩1
Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте хакимиятләр сайлауларның кыйммәтен төшерү белән шөгыльләнә һәм аны лоторея һәм кабартмалар өләшә торган "күңелле процедура"га әйләндерә дип саный.
Булып узган сайлаулардан "Голос" биш үзенчәлекне аерып чыгарган.
✔️Беренчедән, тавыш бирүләр көндәшлек нык кимегән шартларда узды. Хәзерге сәяси һәм хокукый системнар сайлаулар институтының деградациясенә китерде, ә сайлау кануннары хакимият өчен уңайсыз булганнарны кысрыкларга һәм эзәрлекләргә мөмкинлек бирә, диелә.
✔️Икенче үзенчәлек - медиада һәм социаль челтәрләрдә максатчан рәвештә сайлауларның кыйммәтен төшерү.
Калганнарын👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

💯3
☝🏻Думага аерылышыр алдыннан парларны психолог белән киңәшләшергә мәҗбүр итә торган канун өлгесе кертелгән.
Аерылышырга теләүчеләрне өч айдан соң гына аерырга тәкъдим ителә, ә аңарчы алар гаилә психологына йөрергә тиеш.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
Бу тәкъдимгә ничек карыйсыз? Хуплыйсызмы, әллә юкмы?

😁6👍2👎2🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгын сайлауда республиканың хәзерге җитәкчесе Радий Хәбиров 80,21% тавыш җыйды. Рәсми сан шундый. Бу хәтта хакимият яклы сораштырулардан да күбрәк процент булды. Рәсми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Хәбиров өчен барлыгы 1,724 миллионнан артык сайлаучы…
Татарстан Дәүләт шурасына узган сайлауның фирка исемлегеннән исә төп нәтиҗәләр мондый:
✔️"Бердәм Русия" 76,7% тавыш җыйды. Бу — 1,6 млн сайлаучы дигән сүз. Хакимият фиркасен хуплаучылар, узган сайлау нәтиҗәләре белән караганда, арткан. 2019 елда парламент сайлавында алар 72,4% тавыш җыйган иде.
✔️КПРФ икенче урынны алды. Коммунистлар өчен халыкның 10,5% тавыш бирде. Бу — 221 мең тирәсе сайлаучы. 2019 елда алар 10,7% җыйган иде.
✔️Калган фиркаләр — ЛДПР (4,4%), "Яңа кешеләр" ("Новые люди") (4,2%), "Гадел Русия" (3,2%) тавышка ия булды. Әйтергә кирәк, Владимир Жириновский нигез салган фиркагә тавыш бирүчеләр саны арткан. 2019 елда аларны 3,7% сайлаучы хуплаган иде. Хәзер ЛДПР өчен 92 меңнән артык кеше тавыш биргән.
Сайлауда тавыш бирүчеләр саны 71,6% тәшкил итте. Бу да 2019 елгы нәтиҗәләрдән күбрәк. Ул вакытта участокларга 70 процент сайлаучы килгән булган. Казанда да тавыш бирүчеләр саны арткан. Бу юлы ул 54,5% булды, 2019да — 51% иде.
Нәтиҗәдә, Татарстан Дәүләт шурасына гадәттәгечә ике фирка — "Бердәм Русия" һәм КПРФ уза. Хакимият фиркасенең 44-45 депутаты, коммунистларның — 5-6 вәкиле булачак. Калган фиркаләр 5 процентлы киртәне уза алмады.

🤮4🤬1