Моннан 67 ел элек, 1957 елның 29 сентябрендә «Маяк»атом комплексында зур шартлау була, тирә яктагы төбәкләрне радиактив болыт каплый.
Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш ала. Соңрак 40лап авыл күчерелә, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып кала. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә.
«Маяк»та озак еллар буена совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом-төш ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1948-1956 елларда нурланышлы калдыклар тирә яктагы авылларда яшәгән халыкның эчәр суы булган Теча елгасына түгелеп бара.
▪️Танылган һолланд фотожурналисты Роберт Кнот рәсемнәрне "Маяк" атом комплексы тирәсендәге татар авылларында төшереп кайткан иде. Фаҗига турында Көнбатышта күпләр әлеге рәсемнәрдән белде.
@azatliqradiosi

😢12🤯2👍1👏1
28 сентябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә “Татар киче” дип аталган мәдәни чара узды.
Төрле шәһәрләрдән җыелган татарлар татарча җырлады, аралашты һәм чәкчәк белән сыйланды.
“Татар киче” мәдәни чарасын яңа мөһаҗирләр нигез салган “Алмания татарча” төркеме оештырды. Очрашуда 60тан артык кеше катнашты. Татарлар гына түгел, бу кичәдә башка милләт вәкилләре — алман, төрек, гарәп, урыслар да кунак булды.
Чарадан фотоларны 👉Азатлык сәхифәсендә карый аласыз.
Шулай ук безнең Instagram, Youtube-ка да кереп чыгыгыз.

❤14👍4
Русия эчке эшләр министрлыгы Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовны эзләүгә биргән.
Морзаголов үзенең эзләүгә игълан ителүенә фикер белдереп: "Алар үзләре эзләү исемлекләрендә, ШИЗО камераларында булачаклар", диде.
Аның сүзләренчә, уңышсыз дәүләтнең зәгыйфь вәкилләре генә шундый ахмак системны булдыра ала. Кешеләрне хурлау, аларны җинаятьче дип игълан итү һ.б алар тарафыннан зур казаныш дип кабул ителә.
▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте. Хәзер Морзаголов элек "Ачык медиа" дип аталган NEVZLIN media YouTube каналында эшли.
▪️2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.

🤡1
Азатлык Радиосы хисабына күрә, Украина сугышында Татарстаннан кимендә 2740 кеше үлгән.
Сүз без раслый алган үлемнәр турында гына бара, хакимият чын саннарны яшерә, алар күпкә зуррак була ала.
Иң күп үлүчеләр:
🟠Казаннан (434 кеше)
🟠Чаллыдан (290 кеше)
🟠Түбән Кама районыннан (150 кеше)
🟠Әлмәт районыннан (124 кеше)
🟠Яшел Үзән районыннан (93 кеше)
#сугышта_үлүчеләр #Татарстан

The Insider: Алексей Навальный төрмәдә агуланган булуы ихтимал
Бу хакта басма Навальныйның колониядәге үлеменә бәйле "йөзләрчә рәсми документлар"га сылтанып хәбәр итә.
The Insider журналистлары җинаять эше ачудан баш тарткан юстиция майоры Александр Варапаев имазалаган беренчел карарны кулга төшерүләрен әйтте. Әлеге карарлар икәү була.
Беренчел документта әйтелгәнчә, үлеме алдыннан Навальный тикшерү колониясе ишегалдында йөргәндә үзен начар хис итә һәм моны кизүдәге колония хезмәткәренә белдерә.
"Хөкем ителгән Навальный А.А. идәнгә ятты, аннан соң ул эченең кискен авыртуыннан зарлана башлады, косты, тартыша башлады, һәм аңын югалтты, бу хакта шунда ук медицина хезмәткәрләренә хәбәр ителде", диелә карарның беренчел версиясендә.
Бу документның соңрак версиясендә инде Навальныйның эче авыртуы, косуы һәм тартышуы турында телгә алынмый, ди басма.
Шул ук вакытта The Insider тагын бер документны кулга төшергән. Анда Навальныйның үлеменнән соң алынган әйберләре турындагы белешмәдә "косу калдыклары" ачыклануы турында әйтелә. Әлеге әйберләр экспертизага җибәрелгән булган. Гәрчә элек бу хакта рәсми әйтүче булмады.

❤1😢1😴1😭1
Израил саклану армиясе (ЦАХАЛ) "Хизбулла"ның югары дәрәҗәдәге командиры Набил Каукның үтерелүен белдерә.
Хәзерге вакытта Лүбнән чигенә ЦАХАЛ көчләре, танклар һәм хәрби машиналар китерелгән.
Израилнең Лүбнәнгә оештырган һөҗүмнәре турында күбрәк - Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Израил "Хизбулла"ның тагын бер командиры һәлак булуын белдерә
Израил саклану армиясе (ЦАХАЛ) якшәмбегә каршы төндә "Хизбулла" радикал төркеме корылмаларына һөҗүмнәрен дәвам итте.
🤬6👏3😢2🔥1
28 сентябрь көнне Чиләбедә автор-башкаручы Оксана Ильюп оештырган "Канатлар" исемле әдәби-музыкаль кичәдә татарча шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Очрашуга килүчеләр шулай ук патефоннан ретро җырлар ишетте. Самавырдан кайнар чәй эчте.
"Бик күңелле килеп чыкты. Кешеләр күп булды, хәтта урын җитмәс дип курыктык. Тамашачылар Златоуст, Мияс, Кәтринбур шәһәрләреннән дә килделәр.
Оксана Ильюп үз шигырьләр белән тулы бер әдәби-театраль перфоманс башкарды.
Чиләбедә югары дәрәҗәле, тулысынча татар телендә чаралар узуы — бик рәхәт. Ел элек без башлаган эш дәвам итүенә бик шатмын", дип яза "Юрганым астында" телеграм-каналы.
▪️Оксана Ильюп белән Артур Мөхәммәдинең Чиләбе өлкәсендә мондый очрашулар уздыра башлавына быел көз бер ел тула.
▪️Видеода Кызыл мәчет имамы Рәүф хәзрәт шигырь укый.

❤9👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 30нчы сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Австриядә парламент сайлаулары узды. Беренче урында — Австриянең Азатлык фиркасе (FPO), алар үтә уңчылар булып санала. Халыкның 29,2%ы нәкъ менә шушы фирка өчен тавыш биргән: бу фирка Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне һәм йомшак миграция кануннарын тәнкыйтьли, шулай ук, Украинага бирелә торган акча күләмен киметергә кирәк дип саный. OVP фиркасе — 26,3%, социал-демократлар (SPO) — 21%, либераллар (NEOS) — 9,2%, ә "Яшел"ләр 8,3% тавыш җыйган.
🔹Төнлә Русия Украинага 3 ракет һәм 73 пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы.
🔹Ә Русиянең Белгород өлкәсендә төнлә булган пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында бер кеше һәлак булган, бер кеше яраланган дип белдерә өлкә хакимиятләре.
🔹Казан хезмәт хакы буенча РФ шәһәрләре арасында — 17нче урында, Уфа — 28нче урында. "Новости" агентлыгы үткәргән тикшеренү шуны күрсәтте: Татарстан башкаласында уртача айлык хезмәт хакы — 76,3 мең, Уфада — 72,2 мең, Чаллыда — 71,1 мең сум. Русиядә иң зур хезмәт хакы — Яңа Уренгой шәһәрендә: 156 мең сум. Шуннан соң Мәскәү (160,3 мең) һәм Салехард (142,8 мең) шәһәрләре бара. Иң кечкенә хезмәт хаклары Нальчик, Грозный һәм Элиста шәһәрләрендә.
🔹Валюталар курсы: $ = 92.71 сум; € = 103.47 сум; ¥ = 13.22 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥4
⚡️Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев тоткарланган.
Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

👍4🎉1