Сахалин мәктәбендә укучыларга зур экраннан аборт видеосын күрсәткәннәр
Фильм барган чакта йөклелекне ясалма рәвештә өзүнең зарары турында лекция укыганнар. Аерым алганда, лектор аборт ясату хатын-кызның үлеменә, яки гарип калуына китерергә мөмкин, киләчәктә балага уза алмау ихтималы бар, шуңа күрә йөклелек теләнмәгән булса да, "баланы табу яхшырак", дип сөйләгән.
Бу видеоны карагач кайбер балаларның хәле начарайган. Күпләр күзләрен йомды һәм башларын борды, дип сөйләгән укучылар.
Сахалин сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан тикшерү уздырачак. Видеоролик министрлык һәм башка профиль оешмалары белән килештерелмәде, дип белдерделәр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

🤯8🤬5🙈3👎1🔥1🌚1
Бүген "Азатлык сүзлеге" кысаларында чикләүләр сүзенә күз салыйк. Без татарча санкцияләр дип түгел, чикләүләр дип язабыз. Мәсәлән:
АКШ бу медиага һәм аның җитәкчеләренә каршы чикләүләр керткән.
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге

👍8🔥2😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 28нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кичә кич Махачкала янында ягулык салу станциясе шартлаган. Нәтиҗәдә 11 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган, тагын 11 кеше яраланган. Бүген Дагыстанда матәм көне игълан ителгән.
🔹Израил гаскәре Лүбнәннең көньягында "Хизбулла"ның ракет бүлекчәсе командиры Мөхәммәд Али Исмаилны үтерүе турында белдерә. "Хизбулла" төркеме Израил белән АКШта террорчы төркем булып санала. Израил ягы нәкъ менә Мөхәммәд Али Исмаил Израилгә ракетлар белән һөҗүм иткән ди. Исмаилдан кала, шулай ук, аның урынбасары Хөсәен Әхмәд Исмаил һәм "Хизбулла"ның башка әгъзалары да юк ителгән диелә. "Хизбулла" сәяси фирка дә булып тора, ул Лүбнәннең көньягында берничә районны контрольдә тота. Исегезгә төшерәбез: кичә Израил Лүбнәндәге торак йортларга һөҗүм итә башлаган, Тель-Авив сүзләренчә бу йортларда корал һәм Израил ягына таба юнәлдерелгән башка хәрби техника саклана һәм "Хизбулла" әгъзалары качып ята. "Хизбулла" исә моны кире кага. Лүбнәннең сәламәтлек саклау министрлыгы Израил һөҗүмнәре аркасында кимендә 6 кеше һәлак булган дип белдерә. 26 сентябрьдә АКШ, G7нең башка илләре һәм Якын Көнчыгыштагы дәүләтләр Израил белән Лүбнәнне сугыш чараларын кичекмәстән туктатырга чакырды.
🔹Бүген Казаннан Кытайның Шанһай шәһәренә туры очышлар ачыла. Шанһайдан Казанга очучы очкыч хәзерге вакытта һавада, ул Татарстан башкаласына 16 сәгатьтә килеп төшәргә тиеш.
🔹Валюталар курсы: $ = 92.71 сум; € = 103.47 сум; ¥ = 13.22 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥5
Русия гаскәре төнлә Украинаның Сумы шәһәренә ике тапкыр һөҗүм иткән.
6 кеше һәлак дип белдерә Украинаның эчке эшләр министры Игорь Клименко.
Клименко сүзләренчә, беренче һөҗүм аркасында хастаханәгә зыян килгән, бер кеше һәлак булган. Пациентларны һәм табибларны эвакуацияләү башлангач, хәрбиләр икенче тапкыр һөҗүм иткән.
Сумы шәһәре илнең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

🤬6😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия гаскәре төнлә Украинаның Сумы шәһәренә ике тапкыр һөҗүм иткән. 6 кеше һәлак дип белдерә Украинаның эчке эшләр министры Игорь Клименко. Клименко сүзләренчә, беренче һөҗүм аркасында хастаханәгә зыян килгән, бер кеше һәлак булган. Пациентларны һәм табибларны…
Украинаның Сумы шәһәренә булган һөҗүм аркасында һәлак булган кешеләр саны 7гә җиткән.
Тагын 12 кеше каты яраланган дип белдерә Сумы өлкәсенең хәрби хакимияте.
Бу фото һәм видеоларны Украина ягы тарата.
@azatliqradiosi
Тагын 12 кеше каты яраланган дип белдерә Сумы өлкәсенең хәрби хакимияте.
Бу фото һәм видеоларны Украина ягы тарата.
@azatliqradiosi
😢6🔥1🤬1
Израилнең саклану гаскәре "Хизбулла" төркеменең лидеры Хәсән Нәсралланың һәлак булганы турында хәбәр итә.
Бу хәбәрне башка рәсми чыганаклардан әлегә беркем дә расламый.
Израилнең Лүбнәнгә оештырган һөҗүмнәре турында күбрәк 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🔥7🤬7👏3🎉3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израилнең саклану гаскәре "Хизбулла" төркеменең лидеры Хәсән Нәсралланың һәлак булганы турында хәбәр итә. Бу хәбәрне башка рәсми чыганаклардан әлегә беркем дә расламый. Израилнең Лүбнәнгә оештырган һөҗүмнәре турында күбрәк 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.…
Хәсән Нәсралла белән бергә "Хизбулла"ның көньяк фронты белән җитәкчелек итүче Али Карчы һәм төркемнең башка әгъзалары да юк ителгән дип хәбәр ителә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👏7🤬6🔥2🥰1
Татар математигы Азат Мифтахов колониядән төрмәгә җибәрелә: ул анда кырыс шартларда тотылачак.
Сәяси тоткынның этап белән кайчан һәм кая җибәреләчәге — билгесез.
Шунысы билгеле: Мифтахов төрмә эчендә төрмәдә утырачак, аны төрмә телендә "ябык төрмә" дип атыйлар. Мондый шартларда утыручыларның аерым ишегаллары була. Биредә тотылган кешеләр бина эчендә эшли, урамга, башка җиргә чыгарылмый. Бу иң кырыс җәзаларның берсе булып санала. Төрмә эчендә төрмәдә бары тик авыр җинаятьләр кылучылар тотыла.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Сәяси тоткынның этап белән кайчан һәм кая җибәреләчәге — билгесез.
Шунысы билгеле: Мифтахов төрмә эчендә төрмәдә утырачак, аны төрмә телендә "ябык төрмә" дип атыйлар. Мондый шартларда утыручыларның аерым ишегаллары була. Биредә тотылган кешеләр бина эчендә эшли, урамга, башка җиргә чыгарылмый. Бу иң кырыс җәзаларның берсе булып санала. Төрмә эчендә төрмәдә бары тик авыр җинаятьләр кылучылар тотыла.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬17🙏1
Миңтимер Шәймиев исән-сау, ә ул каты авырып киткән дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми.
Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. "Шәймиев ел саен була торган гадәти сезонлы вирус кына йоктырган" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.
Моңарчы кайбер Telegram-каналларда Татарстанның беренче президенты авырып киткән дигән хәбәрләр таралды. Аерым алганда, кайбер медиа чаралары 87 яшьлек Шәймиевның кичә Казанда узган Рөстәм Миңнехановның Дәүләт шурасына ясаган чыгышына килмәвенә игътибар итте.
#Татарстан

👍4🤡3🙏2👎1🔥1🤮1
Чаллыда бүген автобус янган.
Юлчылар салоннан вакытында чыгып котылырга өлгергән.
Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә. Бу кадрларны социаль челтәрләрдән алдык.
Автобус Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә янган диелә.
#Татарстан
P.S. Чаллыда яшәүче укучыларыбыз бармы?

😱3🔥1😢1
❗️9-11 октябрьдә Башкортстанда икенче ел рәттән башкорт теленнән һәм аның "төньяк-көнбатыш диалекты”ннан онлайн-олимпиада узачак.
Олимпиада өч дәрәҗәгә бүленеп үткәреләчәк. Беренче төркемгә башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр керәчәк. Икенчесендә башкортча ирекле сөйләшә алучылар булачак. Өченче төркемдә "башкорт теле диалекты белән кызыксынучылар" белемен тикшерә алачак.
Катнашучылар өчен онлайн-тест бирелер дип көтелә. 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Олимпиададан соң җыелган баллар белән махсус сертификат биреләчәк.
Башкорт теле һәм аның диалектыннан онлайн-олимпиада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр гранты хисабына үткәрелә.
Быел Башкортстан башлыгы гранты җиңүчеләр арасында өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына булды. Аның каравы, Азатлык Радиосы исәпләренә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектларга бирелде. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара.
• Русиядә 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, илдә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайды. Башкортлар нигездә Башкортстанда гына артты — якынча 96 мең кешегә. Татарлар республикада 34 меңгә кимеде.
• Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.
• Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😡3🔥2🤬2🤡1
Русия армиясенең полковнигы Алексей Коломейцевның үтерелүе турында хәбәрләр тарала.
Бу хәбәрне Украинаның күзләү идарәсе тарата: янәсе Мәскәү өлкәсендә полковник Алексей Коломейцев юк ителгән. Ул РФ саклану министрлыгының пилотсыз авиация үзәген җитәкләгән, шулай ук, "Шахед"ларны һәм башка пилотсыз очкычларны файдалану буенча Русия белгечләрен әзерләүдә катнашкан.
"Коломейцев Кремль режимына каршы торучы хәрәкәт белән Украина саклану министрлыгы күзләү идарәсенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ликвидацияләнде" диелә Украина ягы тараткан хәбәрдә.
Азатлык Радиосы бу хәбәрне бәйсез чыганаклардан раслата алмый.

❤3🎉3👍2🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дуван яки Олы Теләк кебек авылларның тулысы белән юкка чыкканын күз алдына китерә аласызмы?
Бу авылларда якынча өчәр мең кеше яши. Украина сугышында Башкортстаннан һәлак булган ир-атлар саны да 3 меңнән артып китте.
Республика бу сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында — иң беренче урында тора.
Иң күп үлүчеләр — Уфадан (301 кеше), Стәрлетамактан (158), Белореттан (111), Учалыдан (90), Баймактан (76), Әбҗәлилдән (74), Мәләвездән (65).

🤯6💔2👍1🔥1😢1🎉1
Воронеж шәһәрендә дрон торак комплексына эләккән
Якшәмбегә каршы төндә Воронежда дронның торак комплексына эләгүе нәтиҗәсендә, янгын чыккан. Шулай ук шәһәрнең сул яры ягындагы торак йортлар урнашкан урында да ут чыккан. Бу хакта үз телеграм-каналында Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, моннан тыш бәреп төшерелгән берничә дрон калдыклары шәһәр читендә җирдә янып ята. Зыян күрүчеләр турында әйтелми.
Саклану министрлыгы якшәмбе иртән хәбәр итүенчә, төнлә Русиядә 125 украин дроны бәреп төшерелгән. Шуның 17се - Воронеж, 67се - Волгоград, 17се - Белгород, 18 - Ростов өлкәләрендә. Моннан тыш берешәр дрон Брянски һәм Курски өлкәләрендә һәм өчәү Азак диңгезе өстендә юк ителгән.

👍1