Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украин качакларына алман телен укытучы татар егете Камил Сафин: "Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм"

Германиядә яшәүче Камил Сафин Украинадагы сугышның беренче көннәреннән үк украин качакларына ярдәм итә. Хәзер ул украиннарга алман теле курсларын алып бара. Активист белән аның эшчәнлеге, Германиягә күченүе һәм балачакта татарча аралашмаган килеш, хәзер телне өйрәнүе турында сөйләштек.

Интервьюны 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #татарлар

@azatliqradiosi
❤15👍5🔥4🥰2✍1🤮1💩1🤡1🖕1
Кыпрыста ял иткәнегез бармы? Диңгез уртасында урнашкан бу утрау исеменең килеп чыгышы турында төрле фаразлар йөри. "Кипарис" сүзеннән китмәде микән дигән уйлар да бар.

Әмма шунысы билегеле, утрауның атамасы биредә борынгы заманнардан ук чыгарылган бер тимергә тагылган: aes Cyprium - Кыпрыс тимере - Cuprum - бакыр.

#Азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
❤7🔥7
❗️Якшәмбегә каршы төндә Башкортстанда Иглино-Дема тимер юлында һәлакәт булган.

Күмер төялгән 22 вагон тимер юлдан чыккан. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк диелә.

«Mkset» язуынча, кешеләр һәлакәт алдыннан ниндидер тавыш ишеткән.

"Анда шундый көчле тавыш ишетелде, шартлау дип уйладым, йөгереп килсәм, вагоннар ята, бернинди ут та юк". Әлбәттә, сәер", дип сөйләгән басмага шаһит.

Хәзер ул урында коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшли. Әлегә һәлакәт сәбәпләрен ачыклый алмаганнар.

@azatliqradiosi
⚡2😢2👍1
🇲🇩Молдовада президент сайлавының икенче туры уза.

Ике атнда элек узган сайлауда гамәлдәге президент Майя Санду сайлаучыларның 42,3 процент тавышын казанган иде. Илнең элекке прокуроры Александр Стояноглы - 26 процент тавыш җыйды.

🔸Майя Санду илнең Көнбатышны хуплау юнәлешендә баруын, аның Европа берлегенә керүен хуплый.

🔸Стояноглыны Русия тарафлы оппозицион Социалистлар фиркасе хуплый. Фирка лидеры, илнең элекке президенты Игорь Додон сайлауда катнашмады, әмма көрәштәшләрен Стояноглы өчен тавыш бирергә чакырды.

@azatliqradiosi
👍5❤4❤‍🔥2🙏1
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотоларны➡️ Азатлык Радиосы сәхифәсендә күрә аласыз.

@azatliqradiosi
🏆7✍1❤1👍1
4 ноябрьдә тәре йөреше узсын өчен Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак.

Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Правослау дине тарафдарлары Благовещен чиркәвеннән башлап, Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр тәре йөреше белән барачак.

Юллар иртәнге сәгать җидедән ябылачак.

Шулай ук 3 ноябрь кичке сигездән алып 4 ноябрь сәгать 09:30га чаклы Миславский урамын машиналар кую өчен ябып торачаклар.

▪️Казанда Казан изге ана иконасына багышланган тәре йөреше елга берничә тапкыр уза.

▪️Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬21🤮10✍3🤡3
📍"Татар энциклопедия сүзлеге"нә 25 ел

Татар энциклопедия институтының Вконтакте битендә язуларынча, сүзлек 1999 елның 20 апрелендә басмага бирелә. Китапны чит илдә бастырырга карар кылына, чөнки ул вакытта Казанда кирәкле җиһазлар булмый, ә Мәскәү нәшриятчылары эш өчен бик күп акчалар сорый. Сүзлекне Лондонның London & Flint River Editions Limited ширкәте чыгара.

Октябрьдә сүзлек Казанга кайтарыла. Хәтта 30 мең басманы бастыру һәм Казанга алып кайту да Мәскәү сораган акчага караганда арзанракка төшә.

Шул ук елның 3 ноябрендә сүзлекне тәкъдим итү чарасы уза. Анда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә катнаша.

▪️2024 ел Татар энциклопедиясе институты өчен юбилейлар елы: Татар энциклопедиясен әзерләү карары кабул ителүгә быел 35, Институтның үзенә – 30, "Татар энциклопедиясе"нең урыс телендәге 6 томлыгы бастырылуга – 10 ел тула.

▪️Татар телендәге "Татар энциклопедиясе сүзлеге" һәм рус телендәге "Татар энциклопедиясе" аерым басмалар булып чыга.

@azatliqradiosi
🔥13👍4❤3
📍2 ноябрьдә ХХ гасырда репрессияләнгән татар әдипләрен онлайн искә алу чарасы узды

Әлеге чараны Алмания татар китап клублары, Алимә академия (Канада), Истанбул китап клубы (Төркия) оештырды.

Бу берничә илдәге татар китап клубларының яңа форматта узган беренче уртак чарасы.

Очрашуда 20 кеше катнашты. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстаннан тыш 11 ил вәкиле булды: АКШ, Төркия, Германия, Австрия, Канада, Швеция, Казакъстан, Грузия, Чехия, Британия һәм Русия.

Китап клубында катнашучылар Хәсән Туфан шигъриятен һәм истәлекләрен, Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” әсәреннән, Ибраһим Сәлаховның “Колыма” әсәреннән өзекләр һәм Кәрим Тинчуринның хатынының истәлекләрен укыды. Моннан тыш, ХХ гасырда Советлар берлегендә сәяси золым корбаннары — татар галимнәре, җәмәгать эшлекелеләре дә искә алынды.

▪️30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннары искә алу көне.

▪️Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла.

@azatliqradiosi
❤10👍6🔥2🙏1
❗️🇲🇩 Молдовада президент сайлавының икенче турында илнең хәзерге президенты Майя Санду җиңеп килә - бирелгән тавышларның 98% саналганнан соң Санду шуларның 54,35% казанган иде. Аның көндәше Александр Стояногло тавышларның 45,65% җыйган. Санауда башта Стояногло алда барса да, соңрак читтәге молдованнар тавышы килә башлагач, җиңү Санду ягына авышты.

Майя Санду Молдованың Европа Берлеге белән якынаюын хуплый, Стояногло исә илнең элеккечә Мәскәү тәэсирендә калуын алга сөрә. Җиңүе уңаеннан ясаган чыгышында Санду Молдова халкына урыс телендә дә мөрәҗәгать итеп, бар ватандашларны да бергәләшеп, киләчәктә балалары хурланмаслык лаеклы тормыш коруга өндәде.
👍18❤5👎3🔥2✍1🤡1