Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: Буа театры мөдире Раил Садриев җинаять эшендә шикләнелеп тоткарланган Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм…
Бүген, 31 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе, халык артисты Раил Садриевка чикләү чарасын озайткан.

Аңа билгеле бер гамәлләр 2025 елның 1 гыйнварына кадәр тыелачак.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Садриевка театрга бару, шаһитләр белән аралашу һәм яши торган урыныннан төнлә чыгу тыела.

Садриевка чикләүләр чарасын өченче тапкыр озайттылар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
🤬4🤯3😢3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән йөрү тыелган. Бу хакта өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгының фәрманында әйтелә. Карар 22 октябрьдә үз көченә кергән. Фәрманга ярашлы, мәктәпләрдә укучыларның динилеген күрсәтеп торучы киемнән, шул…
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков мәктәпләрдә хиҗап кию мәсьәләсен төбәк хакимиятләре хәл итә диде.

Әлеге белдерүен Песков Владимир өлкәсендәге мәктәпләрдә дини киемнән йөрүне тыюга һәм Чечня хакимиятләренең моны тәнкыйтьләвенә фикер белдереп ясаган.

Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бу карарга каршы чыкты. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюне тыю дискриминация дип атады һәм Русиядә җәмәгать тотрыклыгын җимерә диде.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7👍3👎2🤡2❤1😡1
Татарстанда юл һәлакәтләре кимесә дә, анда үлүчеләр саны арта.

Бу елның 28 октябренә булган белешмәләргә күрә, республикада юл казасында 257 кешенең гомере өзелгән.

Үлем очраклары аеруча Баулы, Актаныш һәм Мамадыш районнарында арткан.

👉Тулырак Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2👍1💔1😭1
⚡️Уфа һава аланы вакытлыча эшен туктаткан

РБК-Уфа хәбәр итүенчә, дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми.

Мәскәүдән Уфага килергә тиеш булган ике очкычның берсе Казанга, икенчесе Пермьгә җибәрелгән.

@azatliqradiosi
🤬3🔥2🎉2
🔹Татарстанның 5нче Тикшерү изоляторында тоткын үз-үзенә ут төрткән.

Әлеге хәл 30 октябрьдә Татарстан югары мәхкәмәсендә аппеляция утырышы вакытында булган. Inkazan язуынча, тоткын утырышта тикшерү изоляторыннан видео элемтә аша катнашкан.

Ул элемтә барган бүлмәгә алдан ук ягулык белән манчылган күлмәктән кергән һәм ут үз-үзенә төрткән диелә.

Басма язуынча, ир кеше элегрәк изоляторда тотылу шартларына зарланган булган. Аерым алганда ялгызын гына идән астында тоталар, дәваламыйлар һәм кыйныйлар дигән. Шулай ук психиатрга да кертмәүләрен әйткән. Тоткын әлеге хәлләр турында шикаять итсә дә, җавап булмаган.

Татарстандагы "Гражданнар инициативасы" җитәкчесе Владимир Румянцев сүзләренчә, сакчылар утны сүндергән, әмма ир кешенең хәле турында мәгълүмат юк.

Медиа тоткынның исеме Станислав Федосов дип яза. Ул җинаятьчел төркемдә катнашуда һәм төркем белән акча талауда гаепләнә.

@azatliqradiosi
👍2😢2🥱2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Уфа һава аланы вакытлыча эшен туктаткан РБК-Уфа хәбәр итүенчә, дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Мәскәүдән Уфага килергә тиеш булган ике очкычның берсе Казанга, икенчесе Пермьгә җибәрелгән. @azatliqradiosi
⚡️Уфа һава аланы очкычларны кабул итә һәм җибәрә башлаган.

31 октябрь кичендә Башкортстанга дроннар һөҗүм иткән. Һава аланы ябылып торуга шул сәбәп булган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, өч дрон республиканың җылылык-энергетика комплексы ширкәтләренә һөҗүм иткән, корбаннар юк.

Хәбиров әйтүенчә, беренче дрон ширкәтләрнең берсенә төшкән һәм артык зыян салмаган. Бары тәрәзәләр генә ватылган. Калган ике дрон сәнәгать зонасына төшкән.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даимим рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.

@azatliqradioisi
👍2❤1👎1🤬1😢1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм бу минутларга нинди вакыйгалар бар — шулар хакында кыскача.

🔸Иртән Казанга илтә торган тимер юлда Люберцы — Перово-1 тирәсендә релей шкафлар янган. Поездлар тоткарланып йөри башлаган.

🔸 Брянскида дрон күпкатлы йортка эләккән, бер кеше яраланган дип белдерде өлкә губернаторы. Өлкәдә дүрт дрон бәреп төшерелгән. Русия оборона министрлыгы барлыгы 83 пилотсыз очкыч юкка чыгарылуы турында хисап бирде.

🔸 Русия хөкүмәте Украинага сугышка китүчеләрне эштән алуны тыярга тәкъдим итә. Эш урыннары сакланып калырга тиеш, ди түрәләр. Бу инициатива Дәүләт думасы тарафыннан расланырга тиеш.

🔸 Мәскәү өлкәсендә мобилизацияне игълан иткәннән соң чит илгә китеп, аннары кайткан ирне дезертирлыкта гаепләгәннәр. Baza язуынча, иргә чакыру да килмәгән булган.

🔸Свердлау өлкәсенең прокуратурасы "Уралвагонзавод"та элегрәк эшләгән инженер Д. Мөхәммәтовны 17 елга утыртырга сорый. Аны хатыны белән узган елның мартында дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп кулга алдылар. Хатынына 12 ел төрмә хөкеме чыгарылды инде.

🔸 Мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйны яклаган өч адвокат "Хокук өстенлеге" дигән халыклара премиягә лаек булган. Өч адвокатның икесе Русиядә кулга алынган килеш тикшерү изоляторында утыра. Аларга алтышар ел төрмә яный.

🔸 Татарстанда күп җирдә беренче кар яуган.

🔸 Башкортстанда торакларга бәяләр арткан. Яңа йортта бер дүрткел метр бәясе 135,8 мең сумга җиткән. Бу базарда — уртача бәя.

Менә шундый хәлләр. Туган телдә берсе дә язмаган оператив хәбәрләр бездә. Карап барыгыз, башкаларга да сөйләгез.
🔥5✍1
Сугышка китүчеләргә акчаны өеп бирү дәвам итә

Уфада Украинага каршы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә яңа ярдәм чарасы керткәннәр. Аларга яңа фатир алганда ярты миллион сум күләмендә ташлама бирергә вәгъдә итәләр.

Ташламаны 2024 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр вакыт аралыгында шәһәрдәге берәр хәрби комиссариатка барып контракт имзалаучыларга бирәчәкләр.

Бу хакта тулырак 👉 монда.

▪️Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3248 кеше һәлак булган.
🤬4🤡1
"Бу хәл мине баса"

Энгел Фәттахов үзен башка изоляторга күчерүне сораган. Ул Чистайның тикшерү изоляторына күчергәч, сәламәтлеге какшавы турында әйткән.

"Менә бу юл (бер изолятордан икенчесенә илтә торган юл дип аңларга кирәк) мине бик... Бик авыр кичерәм. Психологик яктан мине баса", дигән ул.

Фәттахов аны Актанышка якынрак җиргә күчерүне сораган. Моңа кадәр ул Минзәләнең тикшерү изоляторында тотылды.

Фәттаховның адвокаты аны өй сагына күчерүне сораса да мәхкәмә аны кире каккан.

Энгел Фәттахов тикшерү изоляторының хастаханәсендә ята. Кайчак аны РКБга тикшерүгә алып баралар. Адвокат та аның сәламәтлеге начарая бара дип билгели.

Мәхкәмәдә тагын ниләр булган? 👉 Бас, укы.

#татарстан
😢27💔4
Көн язмасы. "Таҗикстанда ягноби теле үлә: мәктәпләрдә укыту беткән, балалар сөйләшми"

Бүгенге материалыбыз татар һәм башкорт телләре белән чагыштырып укуны таләп итә. Бу безнең телләргә ерак дип уйларга мөмкин, безнең шартлар икенче дип акланырга мөмкин. Әмма мәктәп программнарында тел булмаса аны ахыр чиктә нинди язмыш көтә - шуны чамаларга була.

Шуңа күрә ягноби теле турында укыйк, андагы халык ни дип зарланганын тыңлыйк.

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедән төньякта урнашкан Ягноб үзәнлеге ярым буш авылларда яшәүче 500ләп кешене сыендыра. Бу ягноб телендә сөйләшүчеләр. Ягноби – дөньяда иң борынгы телләрнең берсе. Ул көнчыгыш иран телләренә керә.

Кайчандыр Ягноб 4000 кешенең йорты булган, ләкин 1970 елда Совет хакимияте бу районнарда яшәүче күпчелек халыкны мамык үстерү өчен Зафаробод районына мәҗбүриләп күчергән.

Кемдер туган якларына кире кайта алган, ләкин Ягноб бу хәлләрдән соң үсеш ала алмаган. Кеше саны белән бергә бу якларда яшәүчеләрне туган телләре – ягноби телендә сөйләшүчеләр дә кими.

Ягноб үзәнлегендә мәктәпләр юк. Балаларны 40 километрдагы Азноб шәһәренә дәүләт интернат-мәктәбенә илтәләр. Алар анда дәүләт таҗик телендә белем ала. Балаларның күпчелеге мәктәпкә бару белән үз телләрен оныта, чөнки алар бөтен уку елы диярлек туган авылларыннан, әти-әниләреннән аерым яши.

1990нчы елларда башлангыч сыйныфларда ягноб балаларына үз телләрен укыта башлаганнар, дәреслекләр дә язылган. Әмма 2000нче еллар башында дәүләт бу програмнан баш тарта. Ягноб балалары үз телендә берничә сәгать булса да укудан мәхрүм кала.

Ягноблар беренче чиратта туган телләрен мәктәп програмына кертүне сорый. Таҗикстан хакимиятләре ни ди?

Мәкаләне тулысы белән укыр өчен 👉 монда басыгыз.

#rfe_rl
#дөнья
😢11💔2👍1
Бүген Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаевка да бәйле мәхкәмә булды.

Ул кулга алуын шикаять итте. Әмма Татарстанның Югары мәхкәмәсе аңа чыгарылган карарны үз көчендә калдырган дип хәбәр итә "Бизнес Online".

Камаев 18 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторында калачак.

Ул видео аша кушылган. "Үзем берни әйтергә теләмим" дип адвокат сүзләрен генә хуплаган.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

"Бизнес Online" фотосы.
😢3
Украина баш прокуратурасы: сугыш аркасында илдә 585 бала үлде

Ә 1664 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Күпчелек балалар Донецки, Харьков, Херсон, Днепропетровски, Киев, Запорожье һәм Николаев өлкәләрендә һәлак булган һәм яраланган.

Моңа кадәр Украина эчке эшләр министры урынбасары Леонид Тимченко сугыш аркасында 1700дән артык бала хәбәрсез югалган булып санала, диде. Хәбәрсез югалучыларның бердәм реестрында исә Украинаның 52 мең кешесе исәпләнә диелә.

Тулырак бу хакта 👉 монда яздык.

#дөнья #сугыш
😢8👍2😭2🤬1
Росстат илдәге миграция хәле турындагы ай саен биреп бара торган статистикасын чыгармый башлаган.

Моңа демограф Алексей Ракша игътибар иткән. Демограф Алексей Ракша сүзләренчә, соңгы тапкыр чыккан миграция статистикасыннан Русиягә килгән һәм киткән мигрантларның саны бертигез диярлек булуы күренгән. Аның аразлавынча, тиздән Росстат халык саны турындагы белешмәләрне дә чыгармый башларга мөмкин.

Бу нәрсәне аңлата? Ни өчен хисап алып барылмый?

Бу хакта монда бар.

@azatliqradioisi
🤡1
❗️Юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" чыгарды:

🔸 Мари Иленнән бәйсез журналист Алексей Серегин;
🔸язучы һәм публицист Александр Архангельский;
🔸журналист Александр Горбачёв;
🔸журналист һәм "Азат бурятия" активисты Анна Зуева.
🤬5🥴1
Медиа: Төркия "ят агентлар" турында канун кабул итәргә әзерләнә

Кыскача "Etki ajanlığı" ягъни "йогынты ясаучы агентлар" дип аталган канун нигезендә җиде елга кадәр иректән мәхрүм итмәкче. Бу хакта Bloomberg яза.

Яңа канун "дәүләт иминлегенә, аның эчке яки тышкы сәяси мәнфәгатьләренә каршы эшләүчеләргә" каршы кертелә, дип яза агентлык. Якын көннәрдә Төркия парламентында бу канун өлгесе турында фикер алышачаклар.

Төркиянең оппозицион Республика халык фиркасе депутаты Инан Акгүн Алп бу канун өлгесе "тагын да репрессив мохиткә" нигез салачак диде.

▪️Күптән түгел "ят агентлар" турындагы канунны Грузиядә дә кабул иткәннәр иде, ул киңкүләм протестларга сәбәпче булды.

Шулай ук әлеге канун Русиядә һәм Кыргызстанда гамәлдә. Аны нигездә хакимиятне һәм аның эшчәнлеген тәнкыйтьләүче бәйсез басмаларны авызлыклау өчен кулланалар.
💩5🤬4👍2😭2
Быел "Татарча диктантны" латин әлифбасында да язарга була

Бу хакта чараның кураторы Амил Нур әйтте. Чит илләрдә яшәп, кирилл әлифбасын белмәгән татарлар латин имлясында яза алачак.

"Татарча диктант" 8-10 ноябрьдә дөньяның төрле илләрендә узачак.

Чара өчен өч төрле текст әзерләнгән:

✔️Катлаулы дәрәҗәдә Шәриф Камалның "Матур туганда" романыннан өзек булачак (бу текст Татарстан һәм Башкортстан өчен исәпләнгән).

✔️Уртача дәрәҗәдәге (Русия төбәкләре өчен) текстта - Гомәр Бәшировның "Туган ягым – яшел бишек" повестеннән өзек.

✔️Җиңел дәрәҗәдә (чит илләр өчен) Мирсәй Әмирнең "Агыйдел" хикәясеннән өзек укылачак.

Узган еллардан аермалы буларак, быел бер хәреф хатасы өчен дә "5"ле куелачак. Текстта бер хата да булмаса, бу очракта диктант "5+" дип бәяләнәчәк.

"Татарча диктант" 9нчы тапкыр оештырыла. Узган елларда анда 1 млннан артык кеше катнашуы хәбәр ителде.

Чараның Европа илләрендә, АКШта, гарәп дәүләтләрендә, БДБ илләрендә мәйданчыклары оештырылачак. "Татарча диктант"ка Татарстан бюджетыннан 1 млн сум бүленәчәге хәбәр ителде.
❤15❤‍🔥3👍3🤨2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Шимбә иртәсендә Русия Киевка һөҗүм иткән. Ике кеше яраланган дип хәбәр итә шәһәр мэры Виталий Кличко.

🔸Русия ПВОсы 24 украин дронын тоткан. Аларның берсе Түбән Новогород өлкәсендә бәреп төшерелгән дип белдерде Русия саклану министрлыгының матбугат хезмәте.

🔸Испаниядә су басу нәтиҗәсендә 205 кеше һәлак булган. Илнең дүрт төбәгендә әле дә давыл һәм көчле яңгырлар куркынычы саклана.

🔸Сербиянең Нови-Сад шәһәре вокзалы түбәсенең бер өлеше ишелү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган.

🔸Русия һәм АКШ ватандашы Вадим Ермоленко Русиягә корал кертү, АКШ хөкүмәтен алду, акча юууда гаепләрен таныган.

🔸Ялларда Татарстанда да, Башкортстанда да салкын, карлы-яңгырлы һава торышы көтелә. Башкортстанның кайбер районнарында һава температурасы -11 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
👍3🔥2✍1❤1
Вахит Имамов "Мәдәни җомга" мөхәррирлегеннән китә

"Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов үз вазифасыннан китә. Ул "Казан утлары" әдәби журналы мөхәрриренең икенче урынбасары булачак, шулай ук иҗат белән шөгыльләнергә җыена.

"Беренчедән, мин инде 70 яшемне тутырдым. Зарланып әйтүем түгел, картайдым, димим. Газета бик нык энергияне "ашый", ә мин – роман язарга тиешле кеше. Мин моны төрле яклап аңлатып бирә алам. Мисал өчен, Татарстанда Пугачев восстаниесен минем кадәр өйрәнгән бер кеше дә юк. Мин – бердәнбер. Архивларга йөреп, 12 ел гомерем үтте. Мин бик күп мәгълүмат тупладым. Аларны язарга кирәк", дигән Имамов Интертат сайтына.

"Мәдәни җомга" газетын ул 2015 елдан җитәкләде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
🔥8👍4❤3✍1🥰1
"Ул үзенең карашларына хыянәт итми торган кеше". "Баймак эше"ндә гаепләнүче Юлай Әюпов тарихы

Куштауны яклаган активист, 31 яшьлек Юлай Әюповны тикшерү Баймак районы мәхкәмәсе янында 17 гыйнварда булган "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның" берсе итмәкче була.

Иптәшләре Әюповны бик ярдәмчел һәм гадел кеше дип атый һәм үзе дә, гаиләсе дә бөтен сынауларга да түзәчәгенә ышана.

— Аларга авыр булды. Хатынына эштән китәргә туры килде, чөнки өлкән кызларын мәктәптән каршы алырга кеше юк иде. Гомумән, кызлары әле дә әтиләренең кайда икәнен белми — аларга әйтмәделәр, — дип сөйли Әюповның бер дусты. — Алар башта әтиләре эш белән бәйле киткән дип уйлады. Тик элек бит китсә дә йә бер, йә ике айга гына китә иде, аннан да озагракка түгел. Ә хәзер тугызынчы ай китте. Кызлары гел "Әти кайда? ник ул шулай озак кайтмый?", дип сорап тора.

Тулырак Азатлык Радиосынңа укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍3🔥3❤2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган. Алар хакимияттән ярдәм көтеп арган, чөнки түрәләр бензин бетте дип юлларны төзекләндерә алмый, дип җиткерә Mash Batash Telegram-каналы. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән…
Башкортстанда тагын бер күперне авыл халкы үз акчасына төзекләндергән

Баймак районы Темәс авылына керү юлындагы ярымҗимерек күперне авыл ирләре үзләре ремонтлап куйган. Акчаны да бөтен авыл белән җыйганнар.

"Бүген безнең илдә күпер кайгысы юк икәнен аңлыйбыз", дигән төзекләндерүдә катнашучы бер ир UTV каналына.

Темәс авыл биләмәсе башлыгы Айгөл Байрамголова сүзләренчә, күпер ремонтына бюджетта акча булмаган, проектны 2028 елга гына кертә алганнар.

Башкортстанда авыл халкының акча җыеп, юллар төзекләндерүнең бу беренче очрагы гына түгел. Быел шулай ук Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салды.

Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүлә.
❤4👍1🔥1😢1🤡1