Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы. АКШта сайлаулар. Татарлар кемгә һәм ничек тавыш бирә?

Бүген АКШта президент сайлаулары. Америкада кем җиңә — соңгы минутка кадәр билгесез. Һәрвакыт интрига, һәрвакыт көрәш. Белгечләр алдан ук бу юлы сайлаучыларны тавышлары саны түгел, ә сайлаучы вәкилләрнең тавышлары соңгы карарга тәэсир итәчәк диде.

Ә без Америка ватандашлары булган татарлар белән сөйләштек һәм алар кемгә һәм ни өчен тавыш бирүен сораштык.

Өч шәхес тә үтә дә кызык фикерләр җиткерде, дәлилләрен әйтте. Менә өч татар, өч фикер.

▪️ Мин — татар. Гомер буена Калифорниядә яшәдем һәм республиканнар өчен җан аттым. Бу юлы да Доналд Трамп өчен тавыш бирәм. Трамп вакытында хәзерге кебек котырып бәяләр артмады. Трамп вакытында акча күп булды, ул салымнарны киметте.

АКШка соңгы елларда Мексика, Гватемала, Венесуэлладан миллионлаган мигрантлар килде. Һәм бу турыдан-туры миңа да тәэсир итә. Трамп вакытында мигрантлар проблемы булмады.

Трамп сайланса, Украинада да сугыш бетәчәк.

▪️ Мин — татар хатын-кызы, Камала Һаррис өчен бары тик аның хатын-кыз булуына карап та тавыш бирер идем. Чөнки мин Америкада хатын-кыз идарә итүен телим. Бу тарихта беренче тапкыр булыр иде. Америкага күпчелек мигрантлар кебек монда килеп тормышымны кордым. Кешеләргә юл ябу дөресме? Бәлки, кемнеңдер Америкага килү соңгы өметедер? Котылудыр? Татарлар, башкортлар арасында авыр язмыштан качып Америкага килүчеләр азмени? Ә уйгырлар, башка мөселманнар? Хакимият алышынып аларга юл ябылса, кем оттыра, без түгелме?

Татарлар арасында ни Трампка, ни Һарриска тавыш бирмәүчеләр дә җитәрлек. Икесе дә мөселманнар өчен отышлы намзәт түгел дип саныучылар бар.

▪️Камала Һаррисның Израилне яклап килүен авыр кичерәм. Трамп турында инде әйтеп тә тормыйм. Трамп президент булганда мөселманнарга караш бик начарайды. 15 ел Америкада яшәү дәверендә беркайчан да үземә карата бу кадәр нәфрәтне сизгәнем булмады. 

Сез күзәтәсезме АКШтагы сайлауларны? Кемдә нинди фаразлар?

Укыр өчен менә 👉 бу сылтамага басыгыз.

#дөнья #татарлар
🔥4❤1✍1👍1🤔1
АКШта президент сайлаулары үзенчәлекле уза. Президент булып сайланыр өчен намзәткә сайлаучылар коллегиясенең 270 тавышын яуларга кирәк.
Аны аңлатып әзерләгән видеобыз бар. Карагыз.

Исегезгә төшерәбез: Бүген, 5 ноябрьдә АКШта киләсе 4 елда кем президент булуы хәл ителә. Камала Һаррисмы (демократ) яки Доналд Трампмы (республикан)?

https://www.youtube.com/watch?v=4h4R54-ghKg
🔥4✍1
Керем кимендә 82 мең сум булырга тиеш

Татарстанда яшәүче гаиләләрнең яллап яшәгән фатирларын түләү һәм көндәлек чыгымнарын каплау өчен аена 82 мең сум керемнәре булырга тиеш.

Башкортстанда яшәүчеләрнеке исә — 85,4 мең сум.

Татарстанда ике баласы булган гаиләләрнең 61,2 проценты фатир да яллап, көндәлек чыгымнарга да акча җиткереп яши ала. Башкортстанда исә андый гаиләләр — 51,8 процент.

▪️Күптән түгел Казанда фатир арендалау бәясенең бер елда 60 процентка диярлек артуы хәбәр ителгән иде. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында беренче урынга чыккан.

Тулырак яздык. Монда басыгыз.
🥴4👍2✍1😢1
Русиягә 600 мең инженер җитми

Аквариус" электрон җиһазлар җитештерү ширкәтенең вице-президенты Виктория Хаба сүзләренчә, бүген Русиядәге һәр бишенче ширкәт инженер эзли. Аның сүзләрен "Ведомости" китерә.

Нh.ru эш игъланнары сервисы белешмәләренчә, Русиядә 2024 елның гыйнварынннан октябренә төрле белгечлекләрдәге инженерлар өчен 636 мең эш игъланы чыккан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13 процентка күбрәк: ул чакта мондый 565 мең вакансия булган.

"Ведомости" мондый кытлыкның сәбәпләрен әйтми. Элегрәк белгечләр моңа 1990нчы еллардагы демографик упкын, коронавирус пандемиясе чорында үлем-китемнәрнең күп булуы, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач русияләрнең чит илләргә күчеп китүе, Русия ирләрен фронтка мобилизацияләү, илдән мигрантларның китүе йогынты ясый дигән иде.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👍1👏1😁1😢1🎉1💅1🦄1
Хатынга сугу өчен штраф 300 сумнан 1 мең сумга кадәр артырга мөмкин.

Башкортстанның юстиция эшләре дәүләт комитеты республиканың Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр әзерләгән.

Гаиләдә кул күтәрүчеләргә (рукоприкладство) штрафны арттырып, 300 сум урынына 1-3 мең сум итмәкче булалар. Әгәр дә кабаттан шушы ук гамәлне кылса, яки моны балалар алдында эшләсә - 3-5 мең сумга кадәр штраф бирәчәкләр.

Төзәтмәләр өлгесе турында 2-10 ноябрьдә фикер алышачаклар, аннары документ республиканың Дәүләт җыенына карауга кертелергә мөмкин, дип җиткерә "Аспекты".

Рәсми статистикага караганда, Русиядә 2021-2022 елларда 895 хатын-кызн гаиләләрендә көч кулланудан үлгән. Эчке эшләр министрлыгы 2023 ел өчен мондый статистиканы бирми, "вазгыять тотрыклы киеренке кала бирә", дип кенә белдерә.

Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә.

Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.

@azatliqradiosi
👍2🤯2🤣2❤1✍1👎1😁1🤔1🥴1👀1
Бер ел эчендә Татарстан приставлары илдән 2,7 меңнән артык канунсыз мигрантны депортацияләгән

Аларга Русиягә биш ел буе керү тыела.

Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👌3👎2✍1👍1
🇺🇸АКШта президент сайлаулары бара.

Башка намзәтләр булса да, төп көрәш ике намзәт арасында бара: демократ Камала Һаррис һәм республикан Доналд Трамп.

Беренче нәтиҗәләр (сүз экзит-поллар турында бара) инде тиздән билгеле дә булырга тиеш.

Без сезгә бүген АКШның төрле шәһәрләрендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез. Гади американнар әнә шулай тавыш бирә. Кайвакытта яңгыр астында чиратларда да торырга туры килә.

@azatliqradiosi
✍2👻2👍1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸АКШта президент сайлаулары бара. Башка намзәтләр булса да, төп көрәш ике намзәт арасында бара: демократ Камала Һаррис һәм республикан Доналд Трамп. Беренче нәтиҗәләр (сүз экзит-поллар турында бара) инде тиздән билгеле дә булырга тиеш. Без сезгә бүген…
🇺🇸Сайлаучылар коллегиясендә 270 тавышны кем яулый — президент шул була.

АКШ президенты сайлауларында гади халык тавыш бирсә дә, җиңүче кешеләр биргән тавыш санына карап түгел, ә сайлаучылар коллегиясенең күпчелек тавышларын яулап билгеләнә.

Президент булыр өчен, сайлаучылар коллегиясенең 270 тавышын яуларга кирәк. Мәсәлән, Төньяк Каролина штатынннан сайлаучылар коллегиясендә — 15 тавыш. Бу штатта гади халык биргән тавышларның күбесен кем яулый — шушы 15 тавышның бөтенесе дә шул намзәткә бара.

Азатлык Радиосы шушы уңайдан махсус харита әзерләде: бу харитада сез, хөрмәтле укучыларыбыз, 2024 ел сайлауларын реаль вакытта күзәтеп бара аласыз.

Шулай ук, без әзерләгән харитада 1992 елдан алып 2020 елга кадәр булган президент сайлауларының нәтиҗәләре белән дә танышырга мөмкин.

👉 Рәхим итегез!

@azatliqradiosi
👍2✍1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸Сайлаучылар коллегиясендә 270 тавышны кем яулый — президент шул була. АКШ президенты сайлауларында гади халык тавыш бирсә дә, җиңүче кешеләр биргән тавыш санына карап түгел, ә сайлаучылар коллегиясенең күпчелек тавышларын яулап билгеләнә. Президент булыр…
🇺🇸 АКШ президенты сайлауларында тавышларны санау башлангач та, алга Доналд Трамп чыккан иде.

Әмма штатлардагы тавыш санау дәвам итә. АКШ президенты итеп сайлану өчен сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш казану кирәк.

Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең сайттан карап барыгыз.

👉 Рәхим итегез!

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1👀1
Тавышларны санау дәвам итә. Яңа мәгълүматлар.

Хәзерге вакытта республикан Доналд Трамп сайлаучылар коллегиясендәге 101, Камала Һаррис 71 тавыш җыйган.

Ләкин тавышларның кечкенә өлеше генә саналган. Нәтиҗәләр ясарга иртә.

Кайбер "чайкала" торган штатларда тавышларны санау берничә көн дәвам итә ала.

▪️Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең сайттан карап барыгыз.

@azatliqradiosi
👀2❤1🥰1
Тагын берничә штатта тавыш бирү тәмамланды

👉Доналд Трамп - 198

👉Камала Һаррис - 109

Һаррис - Нью-Йорк, Колорадода җиңде.

Трамп - Техас, Оһайо, Вайоминг, Луизиана, Көньяк һәм Төньяк Дакотада җиңү яулады.

▪️АКШ президенты итеп сайлану өчен сайлаучылар коллегиясендә 270 тавыш казану кирәк.

▪️Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең 👉сайттан карап барыгыз.

@azatliqradiosi
👀3🥰1👏1😭1
Медиалар "чайкала" торган штатлардан булган Төньяк Каролинада җиңүне Доналд Трамп яулый дип фаразлый

Бу хакта Associated Press һәм New York Times белдерде. Хәзер Трампта 230 сайлаучы вәкиле тавышы бар, Һарриста – 179.

"Чайкала" торган башка штатларда тавышларны санау дәвам итә.

▪️Азатлык Радиосы реал вакытта яңартылып бара торган махсус харита әзерләде. Соңгы нәтиҗәләрне безнең 👉сайттан карап барыгыз.

@azatliqradiosi
👀2❤1🥰1