Атна вакыйгалары фотоларда
Күбрәк фотоларны➡️ Азатлык Радиосы сәхифәсендә күрә аласыз.
@azatliqradiosi

🏆7✍1❤1👍1
4 ноябрьдә тәре йөреше узсын өчен Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак.
Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Правослау дине тарафдарлары Благовещен чиркәвеннән башлап, Казан Кирмәнен урап узып Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр тәре йөреше белән барачак.
Юллар иртәнге сәгать җидедән ябылачак.
Шулай ук 3 ноябрь кичке сигездән алып 4 ноябрь сәгать 09:30га чаклы Миславский урамын машиналар кую өчен ябып торачаклар.
▪️Казанда Казан изге ана иконасына багышланган тәре йөреше елга берничә тапкыр уза.
▪️Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.
#Татарстан

🤬21🤮10✍3🤡3
🔵Бу атнада Азатлык Радиосы тагын ниләр язды?
Исегезгә төшерәбез.
➡️Украин качакларына алман телен укытучы татар егете Камил Сафин: "Германиядә чит ил кешесе булуымнан оялмыйм"
➡️"Ул — рухи лидер түгел, ул — функционер"
➡️ Репрессияләр дәвам итә: Айрат Дилмөхәммәтов инде өченче тапкыр төрмәдә утыра
➡️Татарстан һәм Башкортстанда яңа "урта сыйныф": сугышчылар, тимерчеләр, келәтчеләр
➡️Таҗикстанда ягноби теле үлә: мәктәпләрдә укыту беткән, балалар сөйләшми
➡️"Ул үзенең карашларына хыянәт итми торган кеше". "Баймак эше"ндә гаепләнүче Юлай Әюпов тарихы

🔥2✍1
📍"Татар энциклопедия сүзлеге"нә 25 ел
Татар энциклопедия институтының Вконтакте битендә язуларынча, сүзлек 1999 елның 20 апрелендә басмага бирелә. Китапны чит илдә бастырырга карар кылына, чөнки ул вакытта Казанда кирәкле җиһазлар булмый, ә Мәскәү нәшриятчылары эш өчен бик күп акчалар сорый. Сүзлекне Лондонның London & Flint River Editions Limited ширкәте чыгара.
Октябрьдә сүзлек Казанга кайтарыла. Хәтта 30 мең басманы бастыру һәм Казанга алып кайту да Мәскәү сораган акчага караганда арзанракка төшә.
Шул ук елның 3 ноябрендә сүзлекне тәкъдим итү чарасы уза. Анда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә катнаша.
▪️2024 ел Татар энциклопедиясе институты өчен юбилейлар елы: Татар энциклопедиясен әзерләү карары кабул ителүгә быел 35, Институтның үзенә – 30, "Татар энциклопедиясе"нең урыс телендәге 6 томлыгы бастырылуга – 10 ел тула.
▪️Татар телендәге "Татар энциклопедиясе сүзлеге" һәм рус телендәге "Татар энциклопедиясе" аерым басмалар булып чыга.

🔥13👍4❤3
📍2 ноябрьдә ХХ гасырда репрессияләнгән татар әдипләрен онлайн искә алу чарасы узды
Әлеге чараны Алмания татар китап клублары, Алимә академия (Канада), Истанбул китап клубы (Төркия) оештырды.
Бу берничә илдәге татар китап клубларының яңа форматта узган беренче уртак чарасы.
Очрашуда 20 кеше катнашты. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстаннан тыш 11 ил вәкиле булды: АКШ, Төркия, Германия, Австрия, Канада, Швеция, Казакъстан, Грузия, Чехия, Британия һәм Русия.
Китап клубында катнашучылар Хәсән Туфан шигъриятен һәм истәлекләрен, Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” әсәреннән, Ибраһим Сәлаховның “Колыма” әсәреннән өзекләр һәм Кәрим Тинчуринның хатынының истәлекләрен укыды. Моннан тыш, ХХ гасырда Советлар берлегендә сәяси золым корбаннары — татар галимнәре, җәмәгать эшлекелеләре дә искә алынды.
▪️30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннары искә алу көне.
▪️Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла.

❤10👍6🔥2🙏1
❗️🇲🇩 Молдовада президент сайлавының икенче турында илнең хәзерге президенты Майя Санду җиңеп килә - бирелгән тавышларның 98% саналганнан соң Санду шуларның 54,35% казанган иде. Аның көндәше Александр Стояногло тавышларның 45,65% җыйган. Санауда башта Стояногло алда барса да, соңрак читтәге молдованнар тавышы килә башлагач, җиңү Санду ягына авышты.
Майя Санду Молдованың Европа Берлеге белән якынаюын хуплый, Стояногло исә илнең элеккечә Мәскәү тәэсирендә калуын алга сөрә. Җиңүе уңаеннан ясаган чыгышында Санду Молдова халкына урыс телендә дә мөрәҗәгать итеп, бар ватандашларны да бергәләшеп, киләчәктә балалары хурланмаслык лаеклы тормыш коруга өндәде.

👍18❤5👎3🔥2✍1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кичә кич Русия Украинаның Харьков шәһәренә һөҗүм итте, нәтиҗәдә 14 кеше яраланган дип белдерә Украина ягы.
🔹Молдовадагы президент сайлауларында икенче турда Майя Санду җиңде. Ул 55% тавыш җыйган. Көндәше Александр Стояногло 45% тавыш җыйган. Санду икенче тапкыр президент булачак.
🔹"Татнефть" "Туполев" оешмасын һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводын Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсенә биргән дип яза "Коммерсант" газеты. Сүз икътисадый бәхәсләр бара диелә.
🔹Казан үзәгендә бүген иртән тәре йөреше узды. Шул сәбәпле шәһәр мәркәзендәге берничә урам машиналар хәрәкәте өчен ябылып торды.
🔹Валюталар курсы: $ = 97.55 сум; € = 106.14 сум; ¥ = 13.67 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤3🔥2✍1👍1
Молдова президенты сайлавында Майя Санду җиңде.
Санду өчен бу икенче президент мөддәте булачак.
Санду чит илләрдәге сайлаучылар хисабына җиңде: аның өчен диаспора күпләп тавыш бирде. Ил эчендә исә 51,2 процент тавыш белән Стояногло җиңде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍8👎3🔥3🆒2❤1❤🔥1✍1
Быел Русия Украинага каршы сугышкан өч меңнән артык чит ил кешесенә ватандашлык биргән.
Исегезгә төшерәбез: былтыр май аенда Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: былтыр май аенда Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤮2🥴2🌭2👍1🤡1🌚1👻1
Бүген Русиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Рәсмиләр бу көнне патриотик вакыйга буларак тасвирларга тырыша, хәтта еш кына татарларның урыслар белән бергә көрәшүен күрсәтергә омтыла. Баштарак әлеге көнгә зур игътибар бирелмәсә, соңгы елларда дүрт гасыр элек булган вакыйгаларны тарихи пропаганда буларак кулланалар.
Халыклар бердәмлеге көне бүгенге хакимият уйлап чыгарган тарихи мифларга нигезләнгән, дип саный тарихчы, Rhodus Intelligence тикшеренү үзәге җитәкчесе Камил Галиев. Ул Азатлык Радиосына Фетнә вакыты, 1612 елда аның тәмамлану чорына бәйле бүгенге технологияләр һәм тарихи чынбарлык турында сөйләде.
Аныңча, 4 ноябрь дә — Польшага һәм Көнчыгыш Европага каршы корылган бәйрәм. Кузьма Мининның татар булуы — миф. Хакимиятнең дүрт гасыр элек Русия мәнфәгатьләрен татарлар да яклаган дию — рәсмиләрнең деколонизация мәсьәләсеннән курку хисенә бәйле, ди ул.

Азатлык Радиосы
"Халык бердәмлеге" мифлары: "Хакимияткә татарларны Русия дәүләтенә тугры булган дип күрсәтү мөһим"
Кузьма Минин татар булганмы? Ни өчен 1612 елда Мәскәүне азат итүдә татарлар катнашкан дип күрсәтелә? Фетнә вакытында һәм хәзер Русиядә “тышкы дошман” эзләүне нәрсә берләштерә?
🤮5💩3✍1😨1
📍Русия думасының гаиләне яклау комитеты "җимергеч" балалар әдәбияты белән көрәшергә чакырып хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән.
Хатта әйтелгәнчә, балалар китапларының өчтән икесе гаскәрдә хезмәт итүдән баш тарту, "киләчәккә битараф карау", җәмгыятьтәге традицион гендер рольләрен үзгәртү кебек "тискәре карашлар" формалаштыра.
👉Тулырак Азатлык сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Хатта әйтелгәнчә, балалар китапларының өчтән икесе гаскәрдә хезмәт итүдән баш тарту, "киләчәккә битараф карау", җәмгыятьтәге традицион гендер рольләрен үзгәртү кебек "тискәре карашлар" формалаштыра.
👉Тулырак Азатлык сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Дума хөкүмәтне "җимергеч балалар әдәбияты" белән көрәшергә чакыра
"Солдатчык" дигән китап мисалга китерелә. Бу әсәрдә баш каһарман тыныч тормыш хакына сугыштан баш тарта. Депутатлар каһарманны әсәрдә "дезертирлык" өчен җавапка тартмаганнар, мондый әсәрләр "безнең балаларда беркайчан да каһарман тәрбияләмәячәк", ди.
🤡3🤣3🖕2👍1
"Казан" гаилә үзәге мәйданында Яңа ел бизәлешенә 18,2 миллион сум тотылачак.
Яңа ел бизәлеше хаклары узган елдан 21,3 процентка күбрәк. Былтыр бу максаттан 15 млн сум тотылган. 2022 ел белән чагыштырганда быел бәяләр 40 процентка арткан.
18,2 млн сумга шәһәрнең төп чыршысын кую, "Чатыр" һәм "Чыршы" яктырту инсталляцияләрен урнаштыру, аларның эшләвен тәэмин итү, бәйрәмнәрдән соң аларны демонтажлау каралган.
Бизәлеш эшләре 20 декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Аны киләсе елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр сүтәргә җыеналар.

👎8🎄5😡3👏1
Бүген Казанда тәре йөреше узды.
Урысларга мондый йөрешләр рөхсәт ителә, ә менә татарларга Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк.
Нигә икән?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Урысларга мондый йөрешләр рөхсәт ителә, ә менә татарларга Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк.
Нигә икән?
#Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Казанда тәре йөреше узды
Бүген Казанда тәре йөреше узды. Урысларга мондый йөрешләр рөхсәт ителә, ә менә татарларга Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт юк. Нигә икән?
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/…

💩16🤮10👎4🖕4✍2😡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышырга 12 мең хәрбиен җибәрә, дип хәбәр итә Көньяк Корея күзләве Пһеньян бу карарны инде кабул иткән, хәрбиләрне күчерү башланган диелә. Үз эченә махсус көчләр (спецназ) бүлекчәләрен дә алган дүрт хәрбиләр бригадасы турында…
Русия Төньяк Кореяга хәрби ярдәм өчен 700 тонна дөге биргән.
Төньяк Корея азык-төлек җитмәү проблемын Русиягә хәрби кирәк-яраклар биреп һәм Украинадагы сугышка махсус көчләр җибәреп хәл иткән.
Төньяк Кореядән Украинага һөҗүм итәргә җибәрелгән бер солдатка Русия аена 2000ләп доллар түли диелә. Әмма акчаларның күп өлеше Төньяк Корея хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә барып җитмичә дәүләттә калырга да мөмкин.
Төньк Кореядә айлык уртача хезмәт хакы 2022 елда 1-3 доллар дип бәяләнгән. Украина сугышына барган кореяларга түләнүче 2000 доллар исә, тупас исәпләүләр белән караганда да, 83 еллык хезмәт хакы дигән сүз.
▪️Элегрәк Көньяк Корея күзләве Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышырга 12 мең хәрбиен җибәрүе турында белдерде. Соңрак НАТО Төньяк Корея гаскәрләренең Русиягә килүен раслады һәм моны Путинның "өметсезлеген" күрсәтә диде. Мәскәү белән Төньяк Корея моңа фикер белдермәде.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

🤡4👍3✍1🤔1🤣1
Мәскәүдә сукыр активист Оксана Осадчая Кырымнан мөселман күзе күрмәүче сәяси тоткын Александр Сизиковка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан.
Бу аның беренче тапкыр гына чыгуы түгел.
«Җәзаларны үтәү федераль хезмәте оешмасында тоту күзе күрмәүченең хокуклары бозу. Сизиковка бер ай элек язган хатымны, күрәсең, тапшырмаганнар. Әгәр тапшырган булсалар, аның миңа җавап язар өчен кирәк-яраклары юк», ди ул Activatica-га.
Элегрәк Осадчая математик Азат Мифтаховны яклап та ялгыз пикетка чыккан иде.
▪️Мәхкәмә беренче төркем инвалид (тома сукыр) Александр Сизиковны "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләп 17 елга хөкем итте. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

Telegram
Activatica.org 🟠 Активатика
Одиночный пикет в поддержку крымского политзаключенного
Сегодня в Москве на Старом Арбате у памятника Булату Окуджаве активистка Оксана Осадчая провела одиночный пикет в поддержку незрячего крымского заключенного Александра Сизикова.
Она не первый раз пытается…

👍7❤3🔥3
Бүген тәре йөреше Уфада да үтте
Анда "Башкортстанның Урыс җәмгыяте" ("Русская община Башкирии») хәрәкәте дә катнашкан. Фатыйханы Башкортстан һәм Уфа митрополиты Никон биргән.
"Аспекты" хәбәренчә, колоннада 60-70 кеше барган, аларны полиция машинасы озатып килгән. Тәре йөрешендә катнашучылар Русия байрагы, империя байрагы, Гайсә пәйгамбәр рәсеме төшерелгән байрак, шулай ук «искупление через бой» дип язылган, баш сөяге төшерелгән билгесез байрак күтәргәннәр.
📷Голос Уммы телеграм каналы
#Башкортстан

🤡20💩13🖕5✍1😡1
Хәерле иртә, дуслар!Бүген — 5нче ноябрь. Азатлык эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Русия гаскәрләре Украинаның Курахово шәһәрен камап алу эшен дәвам итә. Моны Украинаның DeepState проекты яза. Аларның мәгълүматына күрә, Кураховага таба Степановка авылы яулап ялынган.
🔹Мәскәү өлкәсендә өч кешедән Русия ватандашлыгы тартып алынган. Алар хәрби хисапка басудан баш тарткан диелә. Бу өч кеше дә чыгышы белән Урта Азиядән. Алар депортацияләнәчәк дип яза "Российская газета".
🔹Германиядә Русия миллиардеры Алишер Усмановка ачылган җинаять эше туктатылган, дип яза Bloomberg. Аннан акча белән хәрәмләшүдә шикләнделәр. Тикшерү 2,5 ел дәвам итте, әмма гаепләр өчен дәлилләр табылмаган. Алишер Усманов Германиягә 4 млн евро акча түләргә ризалашкан. Бу акчаның бер өлеше хәйриягә тотылачак, бер өлеше илнең бюджетына китәчәк.
🔹Төньяк Корея Япония ягына берьюлы 7 баллистик ракет аткан. Алар 400 чакрым узган. БМО карары белән Төньяк Кореягә мондый ракетларны куллану тыелган.
🔹Барселона һава аланы ябылган. Сәбәбе - коеп яуган яңгырлар. Моңа кадәр Валенсиядә су басу аркасында 200дән артык кеше һәлак булган иде.
🔹Уфаның мотор төзелеше заводында кешеләр эчәк инфекциясе белән агуланган дип яза Пруфы. Кимендә сигез кеше хастаханәгә эләккән. Бу завод корал матдәләре дә җитештерә.
🔹 Татарстанда, Түбән Каманың Борок авылы тирәсендә 20 мигрант тоткарланган. ФСБ фаразлавынча, алар тимер юлны законсыз ремонтлау эшен башкарган.
Әлегә шулар. Бергә булыйк алга таба да.

🔥3😢3👍2❤1✍1
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле "патриотик" чараларга һәм шоуларга 91 млрд сум акча тоткан
Бу хакта "Новая газета" яза. Басма мәгълүматынча, ике елдан артык вакыт эчендә кимендә 700 млн сумны байраклар һәм шуның ише атрибутика сатып алуга, балаларны ашатуга, хуҗалык кирәк-яракларына тотканнар. Бу чыгымнарның күбесе "Яшь армия" ("Юнармия") белән бәйле диелә.
Тагын нәрсәгә тотылган акча дип уйлыйсыз? Һәм кайсы төбәкләр акча тотуда "рекордсменнар"?
Бу сылтамага басыгыз. Анда тулы мәгълүмат.

🤬6👍3👎1🔥1
Уфада саклану заводында эшләүче ун кеше агуланып хастаханәгә эләккән
Сүз Башкортстанның "Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе" ("ОДК-УМПО") заводында эшләүчеләр хакында бара. Завод эшчеләрендә эчәк инфекциясе табылган, шул сәбәпле 3 ноябрьдән үк санитар-эпидемиологик тикшерү бара.
Нәрсә тикшерәләр? Заводның буфетын һәм азык-төлек блогын тикшерәләр. Авыру шушыннан чыккан дип фаразлана. Ул вакытлыча ябылган.
5 ноябрьгә булган белешмәләргә күрә, 21 кеше зарар күргән, шуларның унысын хастаханәгә яткырганнар. Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бер кешене инде чыгарганнар, калганнарының хәле уртача авырлыкта.
"Башинформ" нинди завод икәнен язмый. Бары тик республиканың бер заводын дип кенә телгә ала. Уфаның бу заводы саклану заводы дип санала.
Хәбәрне тулысы белән укыйм дисәгез, рәхим итегез, менә сылтама.

😢1