Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең бер дивизиясендәге меңнән артык хәрби Украинадагы сугыштан качкан

Русиянең 20нче гвардия мотоукчы дивизиясеннән меңнән артык хәрби (сан ягыннан бер полк кадәр) Украинадагы сугыштан качкан. Бу хакта 2024 елның язында дивизиянең хәрби җитәкчелеге Русия төбәкләрендәге хакимиятләргә хат җибәргән. "Важные истории" басмасы дезертирларның исемлеген таба алган.

Ничек булган бу хәл? Бу кешеләр хәзер кайда?

👉 Бу сылтамага басыгыз.
👍9🔥3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мең көн, меңләгән фаҗига, үлемнәр, гарип һәм ятим калулар, мәңге төзәлмәс яралар, өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең хәсрәтле язмышлары... Безнең күз алдында башланган һәм дәвам иткән сугыш.
Бүген - 19 ноябрь, Укриана сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 6629 кешегә җитте

Көн язмасын тәкъдим итәбез.

Азатлык Радиосы сугышның беренче көннәреннән үк һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара.

19 ноябрьгә без Татарстаннан — кимендә 3181 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3448 кеше үлеме турында хәбәрләр таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 103 исем, Татарстан исемлегенә 78 исем өстәлде.

Бу исемнәр ни турында сөйли?

Азатлык Радиосы тапкан исемнәр арасында бик яшь егетләр күп очрый. Алар мәҗбүри вакытлы хезмәт үтәргә дип киткән, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр мисаллары шактый. Вакыт белән яшь хәрбиләрнең үлеме турында хәбәрләр килә башлаганы күзәтелә. Әлегә мондый очракларны тенденция дип атап булмаса да, андый хәбәрләр ешая бара.

Мәсәлән.

Рөстәм Далжанов чыгышы белән Башкортстанның Туймазы районы Татар Олканы авылыннан. 2005 елның 14 гыйнварында туган. 2023 елның маенда вакытлы хәрби хезмәт үтәргә киткән. Быелның апрель аенда ул армиядән өйгә кайтырга тиеш булса да, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм Украинага сугышка киткән. Ярты ел да үтми — 2024 елның 19 сентябрендә Рөстәм сугышта һәлак булган. Аңа нибары 19 яшь.

Тагын нинди тарихлар бар?

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

#сугыш #татарстан #башкортстан
💔2
Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов хәзер журналистлар белән аралашмый диярлек. Шулай да бу көннәрдә журналист Руслан Вәлиев "Аспекты - Башкортостан" YouTube-каналына җырчы белән җанлы эфир вакытында очрашты.

Анда яңгыраган кайбер фикерләрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Әңгәмәне тулысы белән👉 монда укырга була.

@azatliqradiosi
❤8👍1
Татарстанда Көнбатышны хурлаган сәяси плакатлар ясауга бәйге игълан ителгән

Бәйгедә җиңүчеләрнең эшләрен 250шәр данә чыгарып транспортта, кибетләрдә һәм башка урыннарда эләчәкләр. Шулай ук агитация плакатларын Заманча сәнгать галереясенә куячаклар.

Бәйгенең жюри рәисе, Татарстанның халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин сүзләренчә, "бу — психикага, акылга визуаль тәэсир итү".

Кемнең акчасына оештырыла бу конкурс? Менә укыр өчен сылтама.

▪️ Русия Укрианага бәреп кергәннән соң Русия медианы көчле пропаганда рупорына әйләндерде, хакимият пропаганда алымнары белән эш итүен көчәйтте.
▪️Русиянең оккупацион сәясәтен төрлечә аклау эше җәелдерелгән. Бу эшкә дин, сәнгать кешеләре дә, блогерлар да тартылды.
▪️Татарстан матбугаты да пропаганда коралына әверелде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең баскын сугышта катнашырга мәҗбүр ителүен "каһарманлык" дип бәян итеп килә.
🤮5👎4💊3❤1🤡1
Башкортстанда бәйсез басмага 200 мең сум штраф салганнар. Әләкне Радий Хәбиров хакимияте язган.

"Пруфы" бәйсез басмасын киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалануда гаепле дип таптылар. Июльдә чыккан "Баш мөфтинең күлләре, халыкның зарлары, Хәбиров "милләтчеләре". Башкортстанда ниләр майтарыла?" дигән күзәтүдә, имеш, ялган мәгълүмат чыккан.

Басманы нәшер итүче Рәүфә Рәхимованың үзенә быел октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.

Октябрь уртасында Уфада "Аспекты" бәйсез басмасы редакциясез калды. Басма журналистларын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.

👉 Тулырак монда укыгыз.
🤬2👍1👎1🎉1
Русия саклану министрлыгы Брянски өлкәсенә ATACMS ракетлары белән һөҗүм булуын раслады

Русия министрлыгында биш ракет бәреп төшерелде, берсе эштән чыгарылды, дип ышандыралар. Бәреп төшерелгән ракет калдыклары хәрби объектның техник территориясенә төшкән, шул сәбәпле янгын чыккан, аны тиз арада сүндергәннәр. Корбаннар һәм җимереклекләр юк.

"РБК-Украина" мәгълүматынча, һөҗүм Брянски өлкәсенең Карачев шәһәре тирәсендәге хәрби объектка ясалган һәм нәтиҗә "уңышлы" булган.

Көнбатышның күпчелек медиасы АКШ президенты Джо Байден Украинага Американың еракка очучы кораллары белән Русия җирләренә һөҗүм ясарга рөхсәт биргән, дип хәбәр иткән иде. Вашингтон бу хакта рәсми игълан итмәде.

👉Тулырак монда укыгыз.
🔥2🤬1
Башкортстанда Куштау активистын экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләп тугыз елга хөкем иткәннәр

Марат Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.

Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар.

Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Ул психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалануга да җибәрелде.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢5🤬3😨3😭1
Русия-Украина сугышына – 1000 көн.

Русия күрше илгә 2022 елның 24 февралендә бәреп керде.

Татарстанга бу сугыштан көн саен диярлек яңа мәетләр кайтарыла. Соңгы көннәрдә генә дә республикада берничә ирне күмделәр. Шушы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Татарстан бөтен Русия төбәкләре арасында – икенче урында. Беренче урында – күрше Башкортстан.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💔3❤2
Сәлам, дуслар! 20 ноябрь, чәршәмбе иртәсенә билгеле булган яңалыклар белән танышыйк:

🔵Русия саклану министрлыгы төнлә 44 украин дронын бәреп төшергәнен хәбәр итте. Шул исәптән Самар өлкәсендә 6 дрон бәреп төшерелде диелә. Корбаннар турында хәбәрләр юк.

🔵Татарстанда соңгы атнада коронавирус йоктыручылар саны 27%ка артты. Авыруны 482 кеше йоктырган. Татарстан Роспотребнадзоры ковидны сезонлы, вируслы авыруларга кертә.

🔵Владимир Зеленский АКШ Украинага ярдәм киметсә, Украина сугышта җиңелергә мөмкин дип белдерде. Бу хакта ул Fox News телеканалына әңгәмәдә әйтте.

🔵Мәскәү мәхкәмәсе "Эксмо" һәм АСТ нәшриятларына 4әр миллион сум күләмендә штраф билгеләде. Аларны Владимир Сорокинның "Наследия" романы аркасында "порнографик сурәт тарату"да гаепле дип тапканнар.

🔵Super Heavy ракетында урнашкан Starship галәм корабын алтынчы тапкыр сынау рәвешендә җибәрү уңышлы тәмамланды. SpaceX ширкәтенең корабы Җир әйләнәсенә чыга алды.

Көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә татарча башкалар сөйләмәгән яңалыкларны җиткерәбез.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2✍1👀1
Татарстан президенты бер көнлек эш сәфәре белән Кытайның Сычуань төбәгенә килгән

Ул төрле ширкәтләрдә булачак, рәсми очрашуларда катнашачак, шәһәр үсеше проектлары белән танышачак диелә.

Сычуань — саклану сәнәгате һәм фәнни-техник мөмкинлекләре ягыннан Кытайның стратегик төбәге. 2015 елда Сычуань вилаяте белән Татарстан арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзелгән иде.

▪️Русия Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстанга Кытай белән икътисади элемтәләрне ныгытырга туры килде. Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия үз икътисадын Азия илләренә, аеруча Кытай юнәлешенә борды.

▪️Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", дигән иде ул Азатлыкка.

Бу хакта тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2👎2✍1🤔1🤬1👀1🤝1
⚡️Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Ильясов тоткарланган

Бу хакта БИЗНЕС Online хәбәр итә. Ул акча белән хәрәмләшүдә шикләнелә диелә (Җинаять кодексының 159 маддәсе).

2016-2017 елларда, район башлыгы әле Фаил Камаев булган чакта ул Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе була. Камаевка карата да ришвәтчелек турында җинаять эше ачылган, узган атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән иде.

Күптән түгел Татарстанның элекке вице-премьеры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелгән иде. Энгел Фәттахов үзе ришвәт алуда гаепләнеп 21 майда тоткарланды.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😱7👀4😨3🤔1🤡1
Татарстан мөфтиятенең баскынлыктагы Донбасска сәфәре: имамнар һоспитальдә йөргән, донбасслар — имамнар сораган

Узган атнада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге зур делегация Русия тарафыннан басып алынган Украинаның Донецки һәм Луһански шәһәрләренә барды. Бу сугыш башланганнан бирле мөфтиятнең беренче тапкыр зур составта сәфәр кылуы булды. Анда барлыгы 20 кеше катнашкан: мөфти урынбасарлары, имамнар, журналистлар.

Сәфәрнең максаты — җирле мөселманнар белән хезмәттәшлекне арттыру һәм "һоспитальдәге Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү" дип аңлатты мөфтият. Ни өчен Татарстан дин әһелләре баскынлыктагы җирләр белән эшне көчәйтә?

Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.

👉 Төп сайт
👉
VPNсыз сылтама

#сугыш #Татарстан
@azatliqradiosi
💩4👍3🤡3🥴2✍1😨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мең көн, меңләгән фаҗига, үлемнәр, гарип һәм ятим калулар, мәңге төзәлмәс яралар, өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең хәсрәтле язмышлары... Безнең күз алдында башланган һәм дәвам иткән сугыш.
Азатлык Украинадагы сугышта Татарстаннан — кимендә 3181 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3448 кеше үлеме турында хәбәрләр таба алды.

Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 103 исем, Татарстан исемлегенә 78 исем өстәлде.

▪️Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан.

Тулырак мәгълүматны 👉 Азатлык исемлегендә карагыз.

#сугышта_үлүчеләр #Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
😢1💔1
Башкортстанның Туймазы районында сугышка китүчеләргә түләүләрне өч тапкырга арттырганнар

Хәзер сугышка китү өчен районда 300 мең сум түли башлаганнар. Моңа кадәр ул 100 мең сум булган.

Башкортстан – Русиядәге төбәкләр арасында үлүчеләр саны ягыннан беренче урында. Азатлык радиосы хисабына күрә, Украинадагы сугышта Туймазыдан 81 ир-егет һәлак булган.

▪️Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬6🤮4💩3❤1👍1🤡1