👍3✍1
Берлинда Русиянең Украинада алып барган сугышына каршы йөреш узды.
Чарада катнашучылар Украинадан Русия гаскәрен чыгарырга, сугышны туктатырга, Русия президенты Владимир Путинны хәрби җинаятьче буларак хөкем итәргә һәм Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны азат итәргә таләп итте.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Берлинда Русия оппозициясенең сугышка каршы йөреше узды
Төрле мәгълүматларга күрә, йөрештә 1800дән алып биш меңгә кадәр кеше катнашкан.
🤡8👍3👎3🤣2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 18нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШ, Франция һәм Британия Украинага Русия эченә ерак араларга һөҗүм итәргә сәләтле коралларны кулланырга рөхсәт биргән дип хәбәр итә кайбер медиа чаралары. Сүз 300 километрга кадәр атарга мөмкин кораллар турында бара. АКШның 47нче президенты булып сайланган һәм Русия-Украина сугышын туктатырга вәгъдә биргән Доналд Трампның кайбер тарафдарлары бу адым өченче дөнья сугышын башлатып җибәрергә мөмкин дип белдерде. Шул ук вакытта Ак йорттан медиа тараткан бу хәбәрләргә карата рәсми раслау әлегә булмады. Трамп үзенең вәкаләтләренә 20 гыйнварда керешә.
🔹Төнлә Русия Украинаның Сумы өлкәсенә һөҗүм иткән дип белдерә Украина ягы. 8 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган, тагын 50 кеше яраланган диелә.
🔹Мәскәүдә төнлә 2 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия ягы. Зыян килгән кешеләр юк диелә.
🔹2025 елда Ураза гаете Татарстанда — 30 мартта, ә Корбан гаете 6 июньдә билгеләнәчәк. Бу даталарны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте раслады.
🔹Валюталар курсы: $ = 100.00 сум; € = 105.71 сум; ¥ = 13.80 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤4👍2✍1🔥1
АКШ президенты Дҗо Байден Украинага Американың еракка очучы кораллары белән Русия җирләренә һөҗүм ясауга чикләүләрне бетергән.
Бу хакта чыганакларына сылтама белән The New York Times һәм Reuters җиткерә.
Бу мәгълүматны шулай ук Associated Press белән сөйләшкәндә анонимлык шарты белән Америка түрәсе дә раслаган.
Мөгаен, корал Курски өлкәсендә украин хәрбиләрен яклау өчен, Русия һәм Төньяк Корея гаскәрләренә каршы кулланылыр дип белдергәннәр газет әңгәмәдәшләре.
Байден украин хәрбиләренә коралны соңрак Русиянең башка төбәкләренә һөҗүм өчен дә кулланырга рөхсәт итәргә мөмкин диелә. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🔥3👍2❤1🤬1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШ президенты Дҗо Байден Украинага Американың еракка очучы кораллары белән Русия җирләренә һөҗүм ясауга чикләүләрне бетергән. Бу хакта чыганакларына сылтама белән The New York Times һәм Reuters җиткерә. Бу мәгълүматны шулай ук Associated Press белән сөйләшкәндә…
❗️Көнбатыш кораллары Русия эченә һөҗүм итә башласа, Татарстан белән Башкортстанга зыян килә аламы?
Спойлер: юк. Ләкин Русиянең башка төбәкләренә зыян килә ала.
Без әзерләгән хаританы карагыз.
@azatliqradiosi
Спойлер: юк. Ләкин Русиянең башка төбәкләренә зыян килә ала.
Без әзерләгән хаританы карагыз.
@azatliqradiosi
🔥4🎉3❤2👍1🤬1
☝🏻Татарстан президенты матбугат хезмәте Казан янында пилотсыз очкыч бәреп төшерелүе турындагы мәгълүматны кире какты.
Ялларда интернетта Русиянең Ка-52 боралагы экипажы Казан тирәсендә украин пилотсыз очкычын күреп алган һәм аны ракет белән бәреп төшергән дигән мәгълүмат таралган иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👎3✍1👍1😢1🤡1😭1
Самарда "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешене хөкем итәләр.
Аларны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🤬12😭4😢1
“Аварияләр арта”. Казанда су һәм канализация челтәре 70 процентка таушалган.
Инфраструктураның яртысы совет чорында салынган булган. Бүген ул тулысынча тузган хәлдә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Инфраструктураның яртысы совет чорында салынган булган. Бүген ул тулысынча тузган хәлдә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3💩2👏1🤬1🎉1
📍Татар эшмәкәрләре җыенында Рөстәм Миңнехановны Татарстан рәисе булып сайлауга баруны сорадылар
Бу тәкъдим белән бүген Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының пленар утырышында Оренбур депутаты, эшмәкәр Илдус Дәүләтов чыкты.
Татарстан президентының мөддәте 2025 елның көзендә чыга.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу тәкъдим белән бүген Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының пленар утырышында Оренбур депутаты, эшмәкәр Илдус Дәүләтов чыкты.
Татарстан президентының мөддәте 2025 елның көзендә чыга.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
🤮6🤔3✍2🤡2
Татарстанда эшчеләрнең 11 процентына, ә Башкортстанда — тугыз процентына гына 100 мең сумнан артык хезмәт хакы түлиләр.
Эшчеләре югары хезмәт хакы алып эшли торган төбәкләр арасында Татарстан да, Башкортстан да юк.
Беренче урында Чукотка автоом бүлгесе. Биредә 100 мең сумнан артык акчаны эшчеләрнең 66 процентына бирәләр. Икенчедә — Ямал-ненец автоном бүлгесе (58 процент), өченчедә — Магадан өлкәсе (56 процент).
Татарстанда яшәүчеләрнең 19 процентына, башкортстаннарның 23,8 процентына аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы түлиләр.

Татарстанда 100 мең сумнан артык хезмәт хакын эшчеләрнең 11 проценты, Башкортстанда — тугыз проценты гына ала
Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең - 19 процентына, башкортстаннарның 23,8 процентына аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы түлиләр.
😭7😨3🤔2👏1💔1
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Украинадагы сугышны туңдырып тору планы әзерләгән.
Ул аны Рио-де-Жанейродагы Зур егермелек (G20) җыенында тәкъдим итәчәк, дип җиткерә чыганакларына сылтама белән Bloomberg.
Агентлык әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Эрдоган Украина президенты Владимир Зеленскийга "Путинга юл куеп" НАТОга керүне кимендә ун елга кичектерергә тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Донбассның көнчыгышында коралсызландырылган зона булдырып, анда "өстәмә гарантияләр сыйфатында" халыкара гаскәрләрне урнаштырырга тәкъдим ителә. Эрдоган планының тагын бер пунктында Украинаны НАТОга кермәскә риза булуы өчен, компенсация сыйфатында корал белән тәэмин итүне гарантияләү турында әйтелә.
Кремльдә Эрдоганның сугышны туңдырып тору тәкъдимен кабул ителмәстәй дип атадылар. Путин сүзчесе Дмитрий Песков Русия белән Төркия бу хакта фикер алышмаган иде диде.

💩6🤔2🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Энгель Фәттахов кулга алынды. Мин ришвәт алмадым һәм беркемгә дә бирмәдем. 20 ел көчемне район үсешенә багышладым. Үземә бернәрсә дә рәсмиләштермәдем, хосусыйлаштырмадым. Минем туган авылымда бер йортым бар. Шул гына" диде ул бүген мәхкәмәдә. 2017 елда…
Актаныш районының элекке җитәкчесе Энгел Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килгән.
Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 140 мең сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр.
Бу хакта chelny-biz хәбәр итә..
Җинаять эше 14 ноябрьдә ачылган.
Тикшерү фаразынча, Фәттахов котельный һәм газ җиһазларын тәэмин итүче Актаныш җылылык ширкәтеннән ришвәт алган. Актаныш район муниципалитетына караган 12 казан бушлай куллану өчен бирелгән диелә.
Энгел Фәттахов 21 майда тоткарланды. Ул Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.
Фәттахов 21 гыйнварга кадәр Чистай тикшерү изоляторында калдырылды.
▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

chelny-biz.ru
Экс-главе Актанышского района Фаттахову вменяют еще один эпизод взятки
Бывшему главе Актанышского района Энгелю Фаттахову вменяют еще один эпизод получения взятки. Постановление о возбуждении уголовного дела было подписано 14 ноября. Как стало известно Сhelny-biz.ru из ...
🤬9😭4👍3🤔1🤡1💔1
Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендәге төрмәдә галим, математик Азат Мифтахов янына психик яктан сәламәт булмаган кешене утыртканнар.
Шул сәбәпле аңа "һәрвакыт, ә бәлки хәзер дә куркыныч яный, дип җиткерә галимгә теләктәшлек күрсәтүче "FreeAzat" Telegram-каналы .
Мифтаховның төрмәдәге күршесе Туретта синдромына охшаш авырудан интегә, дулкынланган чакта сүгенү сүзләре кычкырып җибәрә, диелә.
Алга таба аның мөгаен шизофрения белән дә авыруы аңлашыла башлаган. "Ул еш кына башында ишетелгән тавышлар белән сөйләшә. Төрмәгә дә исерек килеш башындагы тавышлар көчәеп, ФСБ бинасын яндырмакчы булуыннан соң эләккән", дип аңлата галимнең якыннары.
Азат Мифтахов гомерен өчен куркуын белдереп, үзен күршесе белән аерым камераларга утыртуны сорап гариза язган диелә.

Мәләкәс төрмәсендә Азат Мифтахов белән бер камерага психик тайпылышлары булган ирне утыртканнар
Якыннары аңа куркыныч янавына борчыла.
🤬12😭5😢2🤔1
"Һомай" акыллы колонкасы сынау рәвешендә мари телендә эшли башлады
Бу башлангыч мари телен сакларга һәм үстерергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә "Һомай"ны булдыручылар.
Алга таба аның сөйләшү сыйфаты яхшырачак дип көтелә.
▪️2024 елның гыйнварында Азатлык Радиосына биргән әңгәмәдә "Һомай" авторы, IT-белгече Айгиз Кунафин аларга мариларның мөрәҗәгать итүләре, проект белән кызыксынуларын сөйләгән иде. "Тагын бер тел вәкилләре мөрәҗәгать итте, аларны әле әйтеп тормыйм, башта мари телен өстәү юнәлешендә эшләрбез", дигән иде ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Telegram
Хомай/Homai/Һомай
🎉 Ура! Теперь и марийцы могут обращаться к колонке Һомай на родном языке! 🥳
Пока эта возможность доступна в тестовом режиме и только на определенных устройствах в песочнице. Надеемся, что это поможет сохранить и развивать марийский язык. Загляните в видео…

❤13🔥7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Актаныш районының элекке җитәкчесе Энгел Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килгән. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 140 мең сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр. Бу хакта chelny-biz хәбәр итә.. Җинаять эше 14 ноябрьдә ачылган. …
Бүген мәхкәмә утырышында Энгел Фәттахов Тикшерү изоляторындагы коточкыч шартларга зарланды һәм үзен өй сагына чыгаруларын сорады.
Фәттахов әйтүенчә, камерада тәмәке тартучы күршеләренең тәмәке исеннән ул аңын югалтып егылган. Ләкин мәхкәмә аның үтенечен канәгатьләндермәде һәм Фәттаховны сак астында калдыруны 21 гыйнварга кадәр озайтты.
Энгел Фәттахов Чистай тикшерү изоляторында утыра.

😢12😭7💔3
Дөньяда сугыштан башка ниләр бар дисәгез, менә мондый хәлләр:
🔸Грузиянең Тбилиси университеты каршында оппозиция корган чатырлар туздырылган. Кешеләр белән полиция арасында бәрелешләр булган.
🔸 Ростов өлкәсендә бер кеше Украинаның дроны килеп төшүе аркасында яраланган. Бүген иртән Ростов, Белгород өлкәләренә һөҗүм ителгән.
🔸 Үз-үзен мөстәкыйль дип игълан иткән Абхазия башлыгы Аслан Бжания вазифасыннан киткән.
🔸 Бейрутка Израилнең һөҗүме аркасында кимендә биш кеше һәлак булган, 20 кеше яраланган. Бу хакта Лүбнәннең LBCI телеканалы хәбәр итте. Израил исә Лүбнән Тел-Авивка төшкән ракет аркасында биш кеше яраланды дип хисап бирде.
🔸 АКШның саклану министрлыгы Украинага каршы сугышта Русия ягында Төньяк Кореянең гаскәриләренең катнашуын, аларның Курски өлкәсендә булуын раслый алмаганын белдерде.
🔸 Балтыйк диңгезендә Литва белән Швеция арасында бер кабельнең бозылганы ачыкланган. Моңа кадәр Финляндия белән Германия арасындагы кабель өзелгән иде. Ике дәүләт бу хәлне тикшерә.
🔸 Русиядә кредит алуның процент ставкалары арткан, ул 28,4%ка кадәр җиткән.
🔸 Татарның эчемлеге - катык Русиянең иң яхшы 100 тауарлары исемлегенә кергән.
🔸 Башкортстанның Тәтешле белән Архангел районнары чикләре үзгәртелә.
Менә шундый хәбәрләр әлегә

❤4✍1