Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төрмәдә утыручы татар галиме Азат Мифтахов янына адвокаты барган

Әмма ул әле ШИЗОда утыра. Бүген чыгарга тиеш. Мәләкәс төрмәсе җитәкчеләре аерым изолятордан чыгарылгач, Азат башка камерага күчереләчәк дип ышандырган.

Психик чир белән интегүче кеше дә дәвалауга җибәреләчәк диелгән, аның рәсми диагнозы юк.

Бу хакта FreeAzat каналында язылган.

Ни өчен Азат Мифтаховны ШИЗОга утыртканнар? 👉 монда яздык.

Күптән түгел якыннары Мифтахов янына камерага психик яктан сәламәт булмаган кешене утыртулары, шул сәбәпле галимгә куркыныч янавына борчылулары турында сөйләгән иде. Азат Мифтахов гомере өчен куркуын белдереп, үзен күршесе белән аерым камераларга утыртуны сорап гариза язган диелде.

Азат Мифтахов Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәре төрмәсенә октябрь ахырында китерелгән иде.

@azatliqradiosi
😢7💔3👍2❤1🔥1
Бүген көн саны мондый...

26 ноябрьгә без Татарстаннан — кимендә 3288 хәрби үлемен ачыклый алдык.

Башкортстаннан кимендә 3558 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык.

Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 110 исем, Татарстан исемлегенә 107 исем өстәлде.

Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан беренче урында бара. Татарстан икенче урынга чыккан.

Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проекты саннарыннан күренә.

Кемнәр күпләп һәлак була?

Контракт төзүдән соң уртача бер ай дәвамында үлүчеләр саны артканы күзәтелә.

Яңа контракт төзүчеләр профессиональ хәрбиләрдән нык аерыла, дип яза BBC, фронтка китәр алдыннан алар минималь әзерлек үтә. Бу әзерлек 3-10 көн генә дәвам итәргә мөмкин.

Тәфсилле анализ әзерләдек. 👉 Монда басыгыз. Аны укырга кирәк.

#сугыш #татарстан #башкорстан
👍2🎉2😢1🌭1💔1😭1
Русия эчке эшләр министрлыгы мөһаҗирлектәге татар активисты Юлия Фәйзрахманованы эзләүгә биргән

Ул Германиядәге Русия консуллыгына барган, чит ил паспортын озайтырга теләгән. Әмма аңа бу эш башкарылмаячагы әйтелгән. Шунда ул үзен җинаять маддәсе нигезендә эзләүләре турында белгән.

Фәйзрахманова үзен Украинаны хуплавы, шул исәптән Европарламентта Украина кораллы көчләрен хупларга чакырып татарларга мөрәҗәгать итүе өчен "экстремизм" маддәсе нигезендә эзәрлеклиләр дип фаразлый.

Хәзер нишләргә җыена Фәйзрахманова?

Хәбәрне ачып укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3🤡2👍1🦄1
💵Доллар һәм евро рубльгә карата үсүен дәвам итә

Халыкара Forex валюта базарында доллар бәясе 105,2 сумны узды.

Евро бәясе 110,6 сумнан артты.

Мондый курс 2022 елдан бирле булмаган иде.

Ничек сезгә?

@azatloqradiosi
🔥3😱1😢1🎉1
Энгел Фәттәховның җинаять эшендә вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү турында яңа эпизод барлыкка килгән.

Тикшерү фаразынча, 2016-2017 елларда, Татарстан мәгариф министры булып торган чагында билгесез затлар белән берлектә эш итеп, "Чишмә" оешмасы мөдире Рәфыйк Сәхәбетдиновтан 128ләп млн сумлык корылмаларны, милекне һәм терлекне, махсус техниканы "Агрофирма Чишмә" оешмасына бушлай бирүен таләп иткән. Бу мөлкәтне тапшыру "Чишмә" һәм "Агрфоирма Чишмә" оешмалары арасында ялган килешүләр төзү юлы белән томрышка ашырылган.

2017 елның мартында Сәхәбетдинов ялган килешүләр төзеп милекне бушлай биргән. Нәтиҗәдә "Чишмә" оешмасына 127 миллион сумлык зарар килгән. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә.

▪️Фәттаховны 2024 елның маенда тоткарлаганнар иде. Ул Чистай тикшерү изоляторында утыра.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

@azatliqradiosi
💔7👎2✍1👍1🙏1
Быел гына да Татарстан Мәскәүгә 828 млрд сум салым күчергән

2024 елның 10 аенда Татарстанда 1,27 трлн сум салым җыелган. Шуларның 65 проценты — 828,1 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән, калган 35 проценты — республикада калган.

Мәскәү үз чиратында Татарстанга бары 63,6 млрд сум финанслар бүлеп биргән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👏2🤬2❤1👎1😡1
22 ноябрьдә Актаныш районында берьюлы 3 ирне күмделәр. Алар өчесе дә Украинадагы сугышта һәлак булган.

Ә ноябрьнең 23ендә Теләче районында 36 яшьлек Раил Тимербаевны җирләделәр. Ул мобилизацияләнгән булган.

Соңгы вакытта яңа тенденция барлыкка килде: Русия гаскәре белән контракт төзеп сугышка киткәннәрнең шактые еш кына бер ай эчендә һәлак та була. Бу ни өчен шулай? Алар фронтка китәр алдыннан минималь әзерлек уза, ди кайбер белгечләр.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢6💔1😭1
Сәлам, дуслар! 27 ноябрь, чәршәмбе иртәсенә билгеле булган яңалыклар белән танышыйк:

🔵Төнлә Ростов өлкәсендә 10 украин дронын бәреп төшергәннәр, дип белдерде өлкә башлыгы. Зыян күрүчеләр һәм җимерүләр юк диелә.

🔵Үз чиратында Киев мэры В.Кличко да шәһәргә Русия дроннарының һөҗүме турында хәбәр итте. Ике кеше зыян күрде, ди ул.

🔵Русия банклары Үзәк банкның төп индексны 25%ка кадәр күтәрүенә әзерләнә – "Альфа-банк" аналитиклары. Аерым кредит оешмаларында ипотека индексы инде 30%ка кадәр арткан.

🔵Казаннан Истанбулга очарга тиешле Pegasus Airlines очышын 9 сәгатькә диярлек тоткарлаганнар. Төнге 03:05тә очып китәргә тиешле очышны 11:45кә күчергәннәр. Моның сәбәпләре әйтелми, башка очышлар вакытында башкарыла.

🔵Башкортстанның Салават шәһәрендә җирле халык хәрби дрон дип уйлаган очу җиһазы зур булмаган очкыч булып чыкты. Түрәләр халыкны борчылмаска өндәде, очкычның тыныч кына Уфада утырганын әйтте.

🔵Европа парламенты сорау алуга TikTok социаль челтәре мөдирен чакырган. Кайбер депутатлар платформаның Румыния сайлавына тәэсире турында ачыкларга тели. Румыния президент сайлавының беренче турында уңчы карашлы популяр тиктокер Джорджеску көтмәгәндә беренче урын алды.

Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2✍1🔥1
Израил белән "Хизбулла" арасында ут туктату килешүе гамәлгә кергән

Солых җирле вакыт белән иртәнге 4тән башлаган, ул "14 ай диярлек дәвам иткән хәрби гамәлләрне туктата", дип яза The Times of Israel.

Килешүгә ярашлы, 60 көнлек күчеш вакыты башлана. Бу вакыт дәвамында Израил үз гаскәрләрен Лүбнәннән чыгарырга тиеш. "Хизбулла" исә илнең чик буе җирләреннән китәргә тиеш була, анда Лүбнән армиясе булачак дип көтелә.

▪️Элегрәк ике якның хәрби гамәлләр туктатырга килешүе турында АКШ президенты Джо Байден хәбәр иткән иде. Документ Израилнең хәрби-сәяси кабинеты тарафыннан хупланды диелә.

Фотода: Израилнең Бәйрутка һөҗүм нәтиҗәсе, быелның сентябре.

@azatliqradiosi
👍5❤1
Бу – Илнур Абзалов, ул Нефтекама шәһәреннән. Сугышка китү алдыннан "Нефаз" оешмасында ул эретеп ябыштыручы булып эшләгән, кан доноры булган.

Быел 25 майда ул Украинадагы сугышка китү өчен хәрби контракт имзалый. Инде бер айдан соң — 25 июнь көнне — ул баскынчы сугышта һәлак була. Аңа 42 яшь булган.

Мондый мисаллар ешая. Контракт төзүдән соң уртача бер ай дәвамында үлүчеләр саны арта. Хәтта сугыш яклы блогерлар да күп кенә контракт төзүченең нибары 12-18 көннән соң үлгәнен яки хәбәрсез югалуына игътибар итә.

Бу хакта 👉 аерым язма әзерләдек, кереп укыгыз, башкаларга да сөйләгез.

▪️Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләре исемнәрен җыюын дәвам итә. 26 ноябрьгә без Татарстаннан — кимендә 3288 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3598 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🎉4😭4🤡3😢2🌭1
Медиа: төбәктә туучылар саны аз булган Русия губернаторларын эшләреннән җибәрәчәкләр

Хәзерге вакытта хөкүмәттә туучыларның гомуми коэффициентын исәпләү методикасы әзерлиләр, дип хәбәр итә хөкүмәттәге чыганагына сылтама белән "Вёрстка".

Басманың Путин хакимиятендәге чыганагы Русия президенты өчен туучылар күрсәткече бик мөһим дип белдергән. "Гаилә күп балалы, ә әти кеше көрәшче булырга тиеш. Төбәкләргә ярдәм чаралары да шуңа карап бүленәчәк", дигән ул.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤣9🤡3🤷‍♀1👍1🥴1🌭1
"Русиядә канлы тәгәрмәч әйләнә дә килә". Фәрит Зәкиев мөһаҗирлектә 70 яшен тутырды

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев юбилеен ялгыз каршы алды. Милли хәрәкәткә килеп кергәндә ул картлыгын ничек күзаллаган? Милләт эшләре белән йөреп, мәхкәмәләрдә хөкем ителеп, төрлечә кыйналса, камчыланса да, ул милләт өчен көрәшен дәвам иттерә. Ни өчен? Авыру, өлкән килеш көчне каян таба?

Бүгенге көн язмасын – Фәрит Зәкиев белән әңгәмәне укырга тәкъдим итәбез. Ул Азатлыкка ничек яшәгәне, балалары, туганнары белән мөнәсәбәтләре ничек корылганы турында сөйләде; аңа тилегә кебек көлемсерәп караган кешеләр турында фикерләре белән уртаклашты.

👉 Русиядә булсагыз, бу сылтамага басыгыз.
👉 VPN булса, бу сылтама да ачылачак.

@azatliqradiosi
👍6❤5🔥3😢2💯1
Татар җырлары авторы, Башкортстанның "иң симез кешесе" Ирек Габдрахманов 61 яшендә вафат булган.

Ул хакта "Кызыл таң" газеты хәбәр итә.

Габдрахманов Бүздәк районында туып үсә, шунда яши. Берничә ел элек ул башта Франциягә, аннан Германиягә күченә.

Ирек әфәнденең авырлыгы 350 килограммга җитә, шуннан соң ул 160 килограммга ябыга. Ул икенче төркем инвалид була, аңа эндокрин дисфункциясе диагнозы куела.

Габдрахмановны "иң зур татар" дип йөртәләр. Ул татар җырчылары өчен җырлар да иҗат итә. Мәсәлән, аның җырларын Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин, Нурия Ярмөхәммәтова, Алмаз Хәсәнов башкарды.

Азатлык Радиосы Ирек әфәнде белән интервью да чыгарган иде. Аны 👉 монда укый аласыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢15👍2
Мәхкәмә татар активисты Нәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә штраф салган.

14 мең сум штраф салу турындагы карар 25 ноябрьдә кабул ителгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬5💔4🔥2❤1
☝🏾Австралиянең вәкилләр пулаты 16 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләрне тыю турында канун өлгесе кабул иткән.

Документка ярашлы ТikTok, Facebook, Snapchat, Reddit, X һәм Instagram платформнары балаларга теркәлергә рөхсәт бирмәскә тиеш: болай эшләмәсәләр, аларга 33 миллион доллар штраф яный.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍13❤1🔥1👏1🤔1🤬1
Депутат Горинов мәхкәмәдә сугышка каршы чара оештырган

Ул мәхкәмә утырышында "Җитте үтерергә. Сугышны туктатыйк" дигән плакат чыгарган. Приставлар әлеге плакатны тартып алмакчы булган, ә Горинов аларга башта тартып алу турында акт төзергә тиешсез дип әйткән.

2022 елның июлендә Алексей Горинов гаскәр турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде. Былтыр аңа камерадашлары белән сөйләшкән сүзләре өчен террорчылыкны аклау турында тагын бер яңа эш ачылды.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤9👍5
Стәрлетамакта яшәүчеләр шәһәрдә хлор белән аммиак исе килә торган куе томан булуына зарлана

— Кичә 16:50 сәгатьтә Ленин проспекты буйлап йөрергәчыккан идем. Техникум тукталышыннан соң сулап булмый, әйтерсең ниндидер сода яки цемент тузаны тамакка утыра, күзне кыра", — дип язалар "Стерлитамак, сула" төркемендә.


"Пруфы" язуынча, бу томан республика башкаласына кичә төшкән булган. Кешеләр ис аркасында башлары авыртуга зарланган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬2👍1
😳Киләсе елда Татарстанда коммуналь түләүләр 17,5 процентка артачак.

Республиканың кайбер шәһәр-районнарында тарифлар 22,3%ка кадәр үсәргә мөмкин.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬8
Норильскида мәктәптә дуңгыз ите ашатмаска булганнар.

Бу карарның сәбәпләренең берсе — сәламәтлеккә һәм дингә бәйле.

"Без чыннан да мәктәп рационыннан дуңгыз итен төшереп калдырып, сыер һәм тавык итен генә бирергә булдык. Моның берничә сәбәбе бар: беренчедән, сыер ите — үсеп килүче балаларга кирәкле аксымның иң бай чыганагы. Икенчедән, дуңгыз ите башка төр итләр белән чагыштырганда куркынычрак, чөнки бу хайваннарның азык үзенчәлекләренә бәйле рәвештә дуңгыз ите ешрак инфекциягә бирелә. Өченчедән, без күпмилләтле шәһәрдәге балаларның дини туклану үзенчәлекләрен хөрмәт итүне дөрес дип саныйбыз"

дип аңлаткан туклану белән тәэмин итүче оешма вәкиле.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Ә сез дуңгыз итен ашыйсызмы?

@azatliqradiosi
👍21🔥3❤2🤔1🤯1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 ноябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроннары Краснодар краена һөҗүм иткән, бер хатын яраланган дип белдерде төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев. Моннан тыш, дроннар Брянски һәм Ростов өлкәләренә, Кубаньга һәм аннексияләнгән Кырымга төшкән дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы.

🔸Русия Украина энергетикасы объектларына һөҗүм итә. Илдә электр тәэминәте өзелә башлаган.

🔸АКШ президенты Джо Байден хакимияте Украинага $725 млн күләмендә ярдәм әзерли.

🔸Берлин хакимиятләре Русия матбугат чараларында эшләүче дүрт кешегә яшәү рөхсәтен озайтмаган. Алар "Россия сегодня" медиатөркеме белән бәйле диләр.

🔸Валюталар курсы: $ = 108.01 сум; € = 113.09 сум; ¥ = 14.84 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1