Бүген иртән Вилнүстә Boeing 737-400 йөк ташучы очкычы килеп төшкән.
Очкыч Германиянең Лейпциг шәһәреннән Литва башкаласы Вилнүскә юл тоткан булган, әмма һава аланында утырырга тырышканда һәлакәткә юлыгып Жирно урамындагы икекатлы торак йортка килеп төшкән.
Пилотларның берсе һәлак булган, очкычтагы калган 3 кеше — исән.
Boeing килеп төшкән йортта барлыгы 12 кеше яши, аларның берсенә дә зыян килмәгән дип хәбәр ителә.
@azatliqradiosi

😢6🔥2💔1
Ә кичә кич Антальягә Сочидан килеп яна башлаган Русия очкычы турында тулырак 👉 монда яздык.
Очкычта барлыгы 95 кеше булган, корбаннар юк диелә. "Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм "Азимут"тан "тиешле ярдәм" таләп итә.

🤣3👎1🔥1😢1
Казан янындагы лицейда укучыларның әти-әниләре бойкот игълан иткән.
Биредә балалар ОРВИ белән күпләп авырый башлаган, шул сәбәпле кайбер сыйныфларны читтән торып укуга күчергәннәр. Ә кайберләрендә исә балаларга бөтен дәресләрне дә бер бүлмәдә генә укырга тәкъдим итәләр, читтән торып укуга күчермиләр. Ата-аналар моңа риза булмыйча балаларын мәктәпкә җибәрмәгән. 🤷♀️
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🔥3⚡2👍2✍1🆒1
Казандагы мәхкәмә Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны вәкаләтләрен явыз максатларда файдалану турындагы эш нигезендә 6,5 елга хөкем иткән.
Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2👀2✍1❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә кичә кич Антальягә Сочидан килеп яна башлаган Русия очкычы турында тулырак 👉 монда яздык. Очкычта барлыгы 95 кеше булган, корбаннар юк диелә. "Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм…
❗️"Азимут" һава ширкәтенең тагын бер "Сухой Суперджет 100" очкычы ашыгыч рәвештә Красноярскига төшеп утырган.
Уфадан Красноярскига очкан шушы очкычның гидравлика белән проблемнары килеп чыккан.
Бу хәл кичә иртән булган. Минеральные Воды — Уфа — Красноярски маршруты буенча очып барган очкычта алдагы шассида проблем килеп чыга, экипаж Красноярскида ашыгыч рәвештә утырырга карар кыла. Очкыч җиргә җирле вакыт белән 11:45тә төшеп утыра: юлчылар да, экипаж та зыян күрмәгән.
Шулай итеп, бер көн эчендә "Азимут" һава ширкәтенең ике очкычы гадәттән тыш хәлгә юлыга: берсе — Красноярскида, икенчесе — Антальядә. Очкычларның икесе дә — Русиядә җитештерелә торган "Сухой Суперджет 100".

🔥3👀3👍1👏1😢1
"Татарларны, башкортларны һәм башка милләтләрне тезләндерделәр".
Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән. Мигрантларны исә Русия гимнын җырларга мәҗбүр иткәннәр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән. Мигрантларны исә Русия гимнын җырларга мәҗбүр иткәннәр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬13
2024 елның 9 аенда Казанда уртача хезмәт хакы 89,3 мең сумга җиткән.
Бу узган елдан — 21 процентка (инфляцияне исәпкә алганда — 12 процентка) күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан башкарма хакимиятенең җитәкче урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә китерде.
Хезмәт хаклары өлкәләргә карап бер-берсеннән шактый аерыла. Иң күбе финанс тармакта эшләүчеләр ала — аена уртача хезмәт хакы 121,5 мең сум. IT һәм фән өлкәсендә — 121,1 мең сум, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүдә — 77,2 мең сум, мәгарифтә — 64,5 мең сум тәшкил итә.
Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы исә бары 35,4 мең сум гына булган. Бу Казандагы уртача хезмәт хакыннан — 2,5 тапкырга азрак.
Бу саннарга ышанасызмы?

👍2🤣2✍1💯1👀1
🇧🇾Уфада Беларус баш консуллыгы ачарга ниятлиләр
Элегрәк 2025 елда Русия шәһәрләрендә Беларусның берничә консуллыгы барлыкка киләчәге турында мәгълүмат чыккан иде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Уфада Беларус баш консуллыгы ачарга ниятлиләр
Әлегә консуллыкны кайчан ачасылары билгеле түгел.
🥴2🤣2✍1❤1😢1
Көн язмасы: Илдар Абдразаков: опера йолдызыннан — путинчылыкка
Опера җырчысы Илдар Абдразаков Италия операларында башка катнашмаячак. Төп сәбәбе — аның Русия президенты Владимир Путин тарафдарына һәм пропаганда коралына әверелүендә. Кайчандыр абруйлы сәхнәләрдә чыгыш ясаган җырчы белән бүген дөньяның мәртәбәле театрлары хезмәттәшлекне туктатканнан туктата бара. Азатлык Радиосы Абдразаков турында иң мөһим фактларны туплады.
2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте.
Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде.
2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.
Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Илдар Абдразаков: опера йолдызыннан — путинчылыкка
Ни рәвешле классик музыка дөньясында танылган җырчы Путин пропагандасы коралына әверелде?
😁3🤡2✍1❤1👍1🔥1👏1🤣1
Башкортстанда Уфа янындагы Жилино авылында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбиров исеменә видеомөрәҗәгать яздырган.
Алар мәктәп һәм балалар бакчасы өчен каралган җир кишәрлеген сәнәгать җитештерүе өчен арендага бирүләренә каршы чыга, бу карарны кире кагуны таләп итә, дип җиткерә "Аспекты".
Мөрәҗәгатьне яздыручылар әйтүенчә, авылның үз мәктәбе юк, ә иң якындагысы — Нугай авылындагысы тулы. "Бер сыйныфта 37-40 бала укый", дип сөйли видеодагы бер ана. Шуңа карамастан, социаль объектлар төзелергә тиешле бу җир кишәрлеген "Стройгарант" оешмасына тапшырганнар, аның җитәкчесе — Арсен Асланян, диелә.

Telegram
Аспекты - Башкортостан
Жители Жилино под Уфой требуют отменить решение о строительстве завода на месте будущей школы
Жители села Жилино записали видеообращение с требованием отменить передачу земли, предназначенной для строительства школы и детского сада, в аренду для промышленного…

😢4🤡2❤1🔥1👏1
📍Казанның "Адымнар" мәктәбе Украинадагы сугышка чираттагы һуманитар ярдәмен тапшырган.
Балалар дәресләрдән соң калып сугышка җибәрер өчен чәкчәк пешергән, токмач кискән. Бу эштә барлыгы 45 укучы катнашкан диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Балалар дәресләрдән соң калып сугышка җибәрер өчен чәкчәк пешергән, токмач кискән. Бу эштә барлыгы 45 укучы катнашкан диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Казанның "Адымнар" мәктәбе укучылары Украинадагы сугышка һуманитар ярдәм тапшырган
Балалар дәресләрдән соң калып сугышка җибәрер өчен чәк-чәк пешергән, токмач кискән. Бу эштә барлыгы 45 укучы катнашкан диелә.
🤬7🤮6👍3💩2✍1😭1
Калугада, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, хәрби ширкәт яна башлаган. Бу хакта Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 25 ноябрьгә каршы төндә шәһәр өстендә 8 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Дрон калдыклары аркасында бер сәнәгать ширкәтендә янгын башланган, аның исемен губернатор әйтеп тормады. Соңрак Шапша янгынны сүндерә алганнар дип кенә белдерде. Аның сүзләренчә, зыян күргән, яраланган кешеләр юк.
"Осторожно, новости" һәм "Baza" Telegram-каналлары дрон һөҗүмнәре аркасында бер нефть эшкәртү ширкәте һәм җиһазлар төзү заводында янгын башланган дип хәбәр итте. Шулай да, бу мәгълүматны раслаучы хәбәрләр юк. Интернетта исә шул ширкәтләрдә булган янгын кадрлары таралды.
Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе "Калуганефтепродукт" нефть базасына һөҗүмне украин махсус көчләре планлаштырды дип хәбәр итте.
▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре шушы сугышны хөкем итте. Татарстан белән Башкортстан бу сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында — иң беренче урыннарда.
👉Видеоны карагыз.

YouTube
Калугага дроннар һөҗүм итте
Калугада, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, предприятие яна башлаган. Ул хакта Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша хәбәр итте.Аның сүзләренчә, 25 ноябр...
🔥3👍2✍1⚡1👏1🎉1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, нинди хәлләр булып ята - шулар хакында кыскача:
🔸Русиянең Белгород, Брянск, Ростов, Курск, Орел, Воронеж өлкәләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда 39 пилотсыз очкычлар бәреп төшерелгән. Моны Русия саклану министрлыгы белдерә. Зыян күрүчеләр хакында хәбәрләр юк.
🔸 Bloomberg язуынча, Британия Украинага дистәләгән Storm Shadow ракетларын тапшырган. Медиа язуынча, бу берничә атна элек булган һәм ул яңа премьер-министрның вазифасында эшли башлавына бәйле.
🔸 Русиянең саклану министрлыгының элекке түрәсе Дмитрий Куракин 17 елга хөкем ителгән. Ул ришвәт алуда гаепле дип танылган.
🔸 Русиянең финанс министрлыгы кешеләрнең салым бурычларын мәхкәмә карарын көтмичә генә түләтергә мәҗбүр итәргә тәкъдим итә. Мәкхәмәгә мөрәҗәгать итмичә эш итү казнада 22,5 млрд сум акчаны тотып калырга ярдәм итәчәк дип ышандыра алар.
🔸 АКШ мәхкәмәсе Доналд Трампка Капитолийга һөҗүм итү турында ачылган җинаять эшен туктаткан.
🔸 Татарстан урманнарында якынча 70 аю яши. Алар әле Киров, әле Удмуртия белән Мари Иле урманнарына чыгып керә икән.
🔸 Башкортстанда Яңа ел бәйрәменә сатар өчен 60 мең чыршы киселәчәк.
Иртәнге якта менә шундыйрак хәбәрләр. Көн дәвамында каналга күз салырга онытмагыз, без мөһим вакыйгалар турында оператив хәбәр итәбез.

✍1👍1🔥1
Украинада сугыш башланганнан бирле 376 көчләү очрагы булуын ачыклаган, зыян күрүчеләрнең күбесе — ирләр
Моны БМО ачыклаган. Ирләрне көчләүнең 262 очрагы, хатын-кызларны – 104, кыз балаларны – 10, малайларны көчләүнең ике очрагы теркәлгән, диелә.
Миссия мәгълүматынча, бу очракларның яртысыннан артыгы әсир итеп алынган ирләргә кагыла. Аларны Русия җирләрендә яки басып алынган җирләрдә җәфалауларга дучар иткәннәр.
Сугыш белән бәйле җенси көчләүләр – кеше хокуклары, һуманитар һәм җинаять хокукы өлкәсендә халыкара хокукны бозу булып тора.
👉 Хәбәрне тулысы белән укыгыз.
#сугыш

🤬3🔥1😢1
Камал театрының төзелеше тәмамланып килә
Бу хакта Камал театры үзенең Телеграм каналында яза. Тышкы фасад эшләре, ут куюлар, театр эчендә зур булмаган эшләр төгәлләнергә тиеш. Көн саен татар театрын төзүдә 2 мең кеше катнаша.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова театр мәсьәләсе төзелеш белән генә чикләнми, эчтәлек турында да уйларга кирәк диде.
"Яңа бина театрның иҗади эчтәлеген яңартырга мөмкинлек бирәчәк, аның мәгърифәтчелек юнәлешен киңәйтә алачак.
Яңа бина казаннарны гына түгел, читтән башкалага кунакка килүчеләрне дә ымсындырып торган урын булырга тиеш. Без яңа театр бинасына җан өрергә тиеш", диде ул.
Министр театр эчтәлеге турында сүз кузгатты һәм ул Казанга читтән килүчеләр өчен дә ымсындыргыч булырга тиеш диде. Бу татар театры бинасы капкалары башка телле проектларга да ачык булырга тиеш дип аңларга кирәкме? Мәсәлән, сәхнәләр буш тормасын өчен урыс телле концертларга билетлар сатылачакмы? Бу мөмкинме?
Камал театры кайчан күчә? Әлегә өздереп берни әйтелми.
#татарстан #казан

👍4✍2🥴2❤🔥1