Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган җомга көнне, 17 гыйнварда Сургут мәчетенә куәт оешмасы вәкилләре рейд уздырган.

URA.RU хәбәр итүенчә, ФСБ һәм Росгвардия хезмәткәрләренең максаты җомга намазына килгән канунсыз мигрантларны ачыклау булган.

"Мондый чаралар төрле җәмәгать урыннарында көн саен уздырыла" дигән басмага куәт оешмасы чыганагы.

Узган ел май аенда мәчеттә оештырылган рейдта бары бер генә канунсыз мигрантны тоткарлаган иделәр, дип яза Islamnews.

▪️2023 ел ахырында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сенаторлар каршында чыгыш ясап, мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырган иде. Аныңча, мондый рейдлар Русиянең ислам дөньясы белән якынаюына комачаулый. Тикшерү вакытында төшерелгән видеолар социаль челтәрләр аша тарала һәм Якын Көнчыгыш медиаларында да күрсәтелә. Кайбер очракларда бу Русиянең дәүләт сәясәте буларак бәяләнә, диде ул.

@azatliqradiosi
🤬5😢2😡2🌚1🤪1
Казанда пилотсыз очкычлар җитештерү үзәген төзүгә дүрт һектарга якын җир бүлеп бирелә

Үзәкне Тэцевски урамында төзү ниятләнә.

▪️2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.

▪️Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде.

▪️14 гыйнварда иртәсендә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте, шуның нәтиҗәсендә, газ саклана торган мичкәгә ут капты.
Бу Татарстанга дроннарның җиденче тапкыр һөҗүм итүе булды.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5💩3🤮2🌚1😈1
Атна вакыйгалары фотоларда.

Күбрәк фотоларны безнең интернет сәхифәдә күрә аласыз.

➡️Монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4😡1
⚡️ХӘМӘС Израилнең өч тотыгын азат иткән

Бу хакта Израил түрәсенә сылтама белән Reuters хәбәр итә.

Өч тотык хатын-кыз, аерым алганда Роми Гонен, Эмили Дамари һәм Дорон Штейнбрехер Кызыл Хач Халыкара оешмасы вәкилләренә тапшырылган.

Җавап буларак Израил хакимияте 90 фәләстин тоткынын азат итәргә тиеш.

@azatliqradiosi
👏5👍3❤1
❗️Казанда дроннар һөҗүме

Шәһәрнең Авиатөзелеш районында кешеләр шартлаулар ишеткән. Гадәттән тыш хәл министрлыгыннан дроннар һөҗүме турында кисәтү турында хәбәрләр килгән.

Һава һөҗүменә каршы системнар Казанның боралак заводы янында эшләгән.

Казан, Түбән Каманың һава аланнары ябык.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм каналында "Исәнмесез!" дип язды, әмма дроннар турында ләм-мим. Кешеләр аның язуы астында Казанда шартлаулар, сирена тавышлары ишетелүе турында яза, "кайчан туктый бу хәлләр?" дип сорый.
🤬5🎉2👍1🔥1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казанда дроннар һөҗүме Шәһәрнең Авиатөзелеш районында кешеләр шартлаулар ишеткән. Гадәттән тыш хәл министрлыгыннан дроннар һөҗүме турында кисәтү турында хәбәрләр килгән. Һава һөҗүменә каршы системнар Казанның боралак заводы янында эшләгән. Казан, Түбән…
Бүген иртәнге сәгать 5:32дән бирле Татарстанның бөтен территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы турында кисәтү гамәлдә.

Русиянең саклану министрлыгы Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән диде. Казанда яшәүче кешеләр шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа-Савин районнарында шартлау тавышлары ишетелгән дип белдерә.

Шул ук вакытта Татарстан президенты матбугат хезмәте кайбер җитештерү оешмаларына украин дроннары һөҗүме булган, әмма барлык дроннар да юк ителгән, зыян күрүчеләр юк дип ышандыра. Хәзерге вакытта барлык оешмалар да гадәти тәртиптә эшли диләр.

Казанның Можайский урамындагы йортлар ишек алдына дрон калдыклары килеп төшкән: башта халыкны эвакуацияләгәннәр, ә аннары, иминлек чаралары күрелгәч, халыкны кире үз фатирларына керткәннәр дип белдерә Казан мэриясе. Бу посттагы видеолар — Можайский урамыннан, ул шәһәрнең Киров районында, Яшел Үзәнгә таба бара торган шоссе янында урнашкан.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🎉2
❗️Кайбер кешеләр Казандагы оешмаларга һөҗүм итәргә тырышкан дрон С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация ширкәтендәге буш саклагычка килеп бәрелгән ди.

Без бу мәгълүматның никадәр дөрес икәнен раслый да, кире кага да алмыйбыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉2👍1🔥1
Украина һава көчләре төнлә Русия илгә 141 дрон белән һөҗүм иткән дип белдерә.

Шушы 141 дронның 93е бәреп төшерелгән дип ышандыралар. Тагын 47 дрон бернинди зыян китермичә "югалган" диләр.

Бүген төнлә һава һөҗүменә каршы саклану чаралары Украинаның 13 өлкәсендә эшләгән.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1062нче көне.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1🎉1
⚡️Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы әле дә саклана дип белдерә.

Менә мондый хәбәрләр әле генә таратыла башлаган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1😁1🤪1
❗️Русия саклану министрлыгы бүген иртән Татарстанда Украина җибәргән ике пилотсыз очкыч юк ителгән дип белдерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2😢1🤡1