Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2024 елда Русиядз полиция бүлекчәләрендә, вакытлыча тоту һәм тикшерү изоляторларында, махсус тоту урыннарында, мәхкәмәләрдә һәм тоткарланган вакытта кимендә 50 кеше үлгән.

Моны медиада чыккан хәбәрләргә һәм дәүләт оешмалары хәбәрләренә таянып, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.

Үлүчеләрнең 47се — ир-ат, өчесе хатын-кыз диелә. Шуларның 20се тишкерү изоляторында, унысы — полиция бүлекчәләрендә, бишесе — вакытлыча тоту изоляторында үлгән. Бишесе — тоткарланганнан соң яки тикшерү изоляторыннан хастаханәләргә китергәч, дүртесе — тоткарлаган чакта, өчесе — куәт оешмалары вәкилләренең машиналарында, берсе — киемсез килеш суыкта полиция машинасыннан төшереп калдырылгач, берсе — тоткарланганнан соң ашыгыч ярдәм машинасында һәм тагын берсе мәхкәмәдә җан биргән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
😱4👍2😢2
Оренбурдагы СИЗОда “Баймак эше” нигезендә утыручы башкортларга туганнары белән үз туган телендә хат алышуны тыйганнар.

Бу хакта “Аспекты мнений” басмасы баш мөхәррире Руслан Вәлиев белдерде. Аңа әлеге шикаять хакында тикшерү изоляторында утыручыларның адвокатлары хәбәр иткән.

— Конституцияне һәм хәтта тикшерү изоляторлары эшчәнлеген көйләүче кануннарны бозып, изолятор идарәсе Баймак тоткыннарына туган башкорт телендә туганнары белән хаты алышуны тыя, дигән мәгълүматлар килеп ирешә. Әгәр дә тел берәр төбәктә дәүләт теле булып торса, ә башкорт теле дәүләт теле санала, шәхси хат алышуда аны куллануга беркем дә комачаулый алмый, дигән нормативлар бар, — диде ул.

Сәясәт белгече Николай Евдокимов моны СИЗОның башбаштаклыгы дип саный. “Алар үз гамәлләре өчен җавап тотмаячагын аңлый”, шуңа да канунны үтәми дип сөйләде ул “Аспекты мнений” басмасына.

Шул ук вакытта Евдокимов моны дәүләт сәясәте дип атамый.

“Моны системлы сәясәт дип әйтер өчен мондый очракларның күбрәк булуы кирәк”, диде ул.

@azatliqradiosi
🤬5👍2❤1😢1😡1
❗️Бүген, 5 февральдә Русия һәм Украина "150гә 150" исәбе белән әсирләр алмашкан.

"Хочу найти" проекты хәбәр итүенчә исемлектә Башкортстаннан да 3 кеше бар.

Әсирләр алмашы турындагы сөйләшүләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчылыгы белән барган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.

Аның сүзләренчә, кайбер хәрбиләр әсирлектә ике елдан артык булган.

Алмашу турындагы хәбәрне Русия саклану министрлыгы да раслады. Русия хәрбиләрен Беларуска чыгарганнар.

@azatliqradiosi
👍4🔥1🕊1
Кемерово һәм Новосибирски өлкәләрендә Украинага каршы сугышудан баш тарткан яки хәрби бүлекчәләрен үзбелдекләнеп калдырып киткән хәрбиләр өчен лагерьлар оештырылган.

Мондый лагерьларда утыручыларны кабат фронтка җибәрергә мөмкиннәр. Юрга бүлгесендәге хәрбиләр әйтүенчә, аларны сугышка конвой астында, йөк ташый торган вагоннарда алып китмәкче булалар. "45нче елдагы кебек", ди хәрбиләр.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯3👎2😢2👍1🤬1
❗️Бүген, 5 февральдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш узган.

Мәхкәмә утырышына Казан, Әлмәт һәм Алабугадан да вәкилләр килгән. Бу хакта үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең Telegram-каналында хәбәр ителде.

Утырышта прокуратура вәкиле Әһлиуллинны "урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда", татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче фактлар, документлар укыган. Бу материаллар белгечләр ясаган нәтиҗәгә нигезләнгән.

Зиннур Әһлиуллин исә тарихчылар һәм лингвистларның нәтиҗәсе белән килешмәгән, бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган.

Киләсе мәхкәмә утырышы 13 мартта булачак диелә.

🔹Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

@azatliqradiosi
❤7👍4😱2🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹
Төнлә Русиянең Ростов һәм Әстерхан өлкәләрендә дроннар бәреп төшерелгән дип белдерә Русия түрәләре.

🔹Панама хакимиятләре АКШ корабларыннан Панама каналы аша узган өчен түләүне алмаска булганнар — ул хакта АКШ Дәүләт департаментының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңарчы АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Панама Америка корабларыннан артык күп акча каера һәм Панаманы кире АКШ контроленә күчерергә кирәк дип белдергән иде.

🔹АКШ президенты Трамп трансгендерларга хатын-кыз ярышларында катнашуны тыя торган указны имзалаган. Әлеге документ "Ир-ат спортчыларны хатын-кыз спортына кертергә ярамый" дип атала. "Моннан ары хатын-кыз спорты фәкать хатын-кызлар өчен генә булачак. Хатын-кыз спортына каршы барган сугыш тәмам" дип белдерде Трамп.

🔹Самар өлкәсендә Самар шәһәренең элекке мэры Виктор Тархов һәм аның хатыны Наталья үтерелгән. Бу җинаятьтә түрәнең 30 яшьлек оныгы Екатерина Тархова-Бельская шикләнелә.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.06 сум; € = 102.92 сум; ¥ = 13.25 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
❤1👍1
"Мәхкәмәдә әти сәламәтлегенә зарланды: бер колагы ишетми башлаган, күз алларым караңгылана, ашыйсы килми, ди. Бу көнгә кадәр ул нык торды һәм сәламәтлегенә зарланмаган иде. Әмма дымлы бүлмәдә биш айга якын утыру үзен сиздергән икән. Тикшерү килгән чакта мин утырган камераны күрсәтмиләр, чөнки шартлар котычкыч, ди. Әйбәт камераларны гына күрсәтәләр, ди. Хатларында тәрәзәгә ике песи килә, берсен "Пума" дип йөртәм, дип яза. Ашатыр өчен аларның килүен көтә. Төрмәдә килеш тә һаман хайваннарны кайгырта. Авылда ниндидер мәрхәмәтсез кешеләр аның этләрен агулаган, шуның өчен нык борчыла."


Башкортстанның Ишембай районыннан 61 яшьлек ир, Куштауны яклаган Әхмәт Якупов — "Баймак эше"ндә гаепләнүче иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе. Тикшерү аны 2024 елның 17 гыйнварында "киңкүләм тәртипсезлекләр"не оештыручыларның берсе дип атарга тырыша.

Азатлык Радиосы Якуповның — актив җәмәгать эшлеклесе һәм үзешчән артистның тарихын тулырак бәян итә.

👉Монда кереп укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢8👍2❤1
Татарстанның Чистай районында бер айдан соң туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгара башлаганнар.

Чистай районындагы Түбән Кондрата авылы турында сүз бара. Җирлек башлыгы "чиркәүдән башка күрсәтер әйбер юк", ди. Чистайның үзендә дә гамәлдән чыгарулары бар. "Район икътисадына бу әллә ни зур кертем бирмәячәк, ә эшкуар өчен бу саллы булырга мөмкин", дигән Чистай районы шурасы идарә башлыгы Равил Мәзгутов.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤩2
Юрий Борисов Роскосмос башлыгы вазифасыннан җибәрелде.

Аның урынына Русия транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов килде. Кремль матбугат хезмәте белдерүендә җитәкчене ни сәбәпле алмаштырулары әйтелми.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮8
Башкортстанның милли мирас исемлегенә 36 объект кертергә җыеналар.

Алар арасында башкорт белән татарның уртак мирасы — курай һәм кымыз да бар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍5
Быел Мәскәү Татарстанга федераль ярдәмне 22 процентка киметмәкче.

Бу — 20 млрд сумга якын акча азрак киләчәк дигән сүз.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁4🙈4🤪2
Медиа: 2023 елда саклану министрлыгы вәкилләре йөзләгән колониягә барып 29 мең тоткынны җыйган

2023 елның февралендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен кысрыклап чыгарып, саклану министрлыгы "Шторм" отрядлары оештырып анда тоткыннарны үзе җәлеп итә башлады.

Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды, аларны фронтның иң авыр урыннарында кулланалар диелә. "Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән иде бер сугышчы. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.

Саклану министрлыгы штурм отрядларына тоткыннарны җыюны сентябрь аенда туктаткан иде. Ярты ел эчендә саклану министрлыгы вәкилләре Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оешмаларына барып, 150-180шәр ихтыярины җыйган. Аларга сугышка барсалар җәзадан азат ителүне вәгъдә иткән.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮3🤬2❤1
Бүген, 6 февральдә, Русия куәт оешмалары вәкилләре аннексияләнгән Кырымда, Акмәчет районының Кулчук (Родниково) авылында яшәүче активист Сейтнеби Рамазановның өендә тентү үткәргән.

Сейтнеби Рамазанов - Кремльнең элекке тоткыны, 2018 елда иреккә чыккан Исмаил Рамазановның әтисе.

"Кырым теләктәшлеге" хәбәрчесе белешмәләренчә, хәзерге вакытта Кырымда яшәмәүче Исмаил Рамазановка карата тикшерү чаралары үткәрелә, шуңа күрә аның әтисенең өендә тентү үткәргәннәр. Сейтнеби Рамазанов улының ниндидер документларын, фотоларын, телефонын алуларын әйткән.

Кичә, 5 февральдә дә 5 февральдә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре биш кырымтатар йортында тентүләр үткәргән һәм аларны тоткарлаган иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3💔2
⚡️Казанда "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин тоткарланган

Бу хакта фирканең Telegram каналы яза.

Зиннәтуллинны “Вишневский” полиция бүлегенә алып киткәннәр. Имеш полиция хезмәткәрләрендә аның 1 февральдә Сүз һәм матбугат иреге пикетында тотып торган плакатына карата сораулары туган.

Ул көнне Зиннәтуллин башка плакат белән бергә “Константин Смирнов журналист, а не преступник” (“Константин Смирнов җинаятьче түгел, ә журналист”) дигән шигарь тотып торды.

Константин Смирнов – “Вид сбоку” Рязань басмасын булдыручы. Аны 1 февраль көнне имеш ришвәт таләп итүдә гаепләп тоткарладылар.

@azatliqradiosi
👍3❤1😱1
АКШ хакимиятендә Трампның фәләстиннәрне башка урынга күчерү турындагы сүзләре "вакытлыча күчендерүне" күз уңында тота дип белдерделәр

Сишәмбе, 4 февраль көнне Израил премьер-министры Бинямин Нетаньяһу белән сөйләшкән чагында Трамп Газзәдә яшәүчеләрнең күпчелеген гомерлеккә башка илләргә күчендерергә теләвен әйткән иде. Мондый очракта АКШ Газзә сызыгын харәбәләрдән чистарту һәм аны бөтен кешеләр өчен "Якын Көнчыгыш Ривьерасы" итеп төзү өчен, ул җирләрне үз контроленә ала алыр иде, диде.

Трампның бу тәкъдимен дөньяның төрле илләре тәнкыйтьләп чыкты, шул хәлдән соң Трамп хакимияте тәкъдимнең кайбер урыннарына төзәтүләр кертте, дип яза Associated Press.

Тулырак👉 Азатлык радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤡3🤬2❤1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Халыкара җинаять мәхкәмәсенә каршы чикләүләр кертү турындагы указ имзалаган. Моның сәбәбе итеп ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең АКШ һәм аның беректәшләре, аерым алганда Израилгә каршы кылган гамәлләрен атый.

🔹Русиянең Вологда өлкәсе хакимиятләре өлкә территориясендә абортларны тыю турында фикер алышырга җыена. Әлеге канун проекты хупланса, Вологда өлкәсендә урнашкан хосусый клиникаларда да аборт ясату мөмкин булмаячак.

🔹АКШ хакимиятләре Русия эшкуарларының активларын эзләү белән шөгыльләнә торган махсус төркемнең эшен туктаткан. Баш прокурор Пэм Бонди сүзләренчә, бу ресурсларны картельләр белән көрәштә кулланырга кирәк.

🔹Федераль иминлек хезмәте Воронеж, Дондагы Ростов һәм Акъярда (Севастопольдә) дүрт хатын-кызны тоткарлаган дип ышандыра. Бу хатын-кызларны ФСБ терактлар әзерләүдә гаепли.

🔹Казанда узучы "Казаныш" форумына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур девелоперларының берсе, Emaar Properties ширкәтенең җитәкчесе Мөхәммәд Али Алаббар килгән. Emaar Properties — Дубайдагы Бурҗ Хәлифә манарасының проектын булдырып, тормышка ашырган оешма.

🔹Валюталар курсы: $ = 96.91 сум; € = 100.68 сум; ¥ = 13.05 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🇺🇸 Доналд Трамп Украинадагы сугышны туктату максатында Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне көчәйтергә әзер.

Ул хакта АКШ президентының Украинадагы сугышны туктату буенча махсус вәкиле Кит Келлог белдергән.

Келлог сүзләренчә, Русиягә кертелгән хәзерге чикләүләр 10-баллык бәяләү системы буенча "3 баллга гына тарта". Русиянең энергетика секторына бәйле чикләүләрне икеләтә көчәйтергә мөмкин, ди Келлог.

@azatliqradiosi
🔥4😁1🥴1
"Дөресен генә әйткәндә, мин Украинада озакка калырга җыена идем, йорт та сатып алдым, әмма Русиянең гаскәр җыя башлаганын күргәч — ялгышканымны аңладым. Йортны да, машинаны да ташларга туры килде — барысын да калдырып, чыгып киттек. Чикне чыкканда 12 чакрымлап чират иде, без бәләкәй бала белән җәяү киттек, чикне чагыштырмача тиз — бер тәүлек эчендә кичтек. Хәзер Һессен җирендә яшибез."


Тумышы белән Башкортстаннан 56 яшьлек Роберт Газыймуллин Германиядән сәяси сыену сораган. Русиядә аны экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Германиягә киткәнче ул Мисыр һәм Украинада яшәп алган.

Ни сәбәпле Русиягә кайта алмавын Газыймуллин 👉Азатлык Радиосына сөйләде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢7👎2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸 Доналд Трамп Украинадагы сугышны туктату максатында Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне көчәйтергә әзер. Ул хакта АКШ президентының Украинадагы сугышны туктату буенча махсус вәкиле Кит Келлог белдергән. Келлог сүзләренчә, Русиягә кертелгән хәзерге чикләүләр…
🇺🇸🇺🇦 Украинаның АКШтагы илчесе Оксана Маркарова Трампның Украинадагы сугышны туктату буенча махсус вәкиле Кит Келлог белән очрашканын җиткерде.

Маркарова сүзләренчә, АКШ белән Украина яклары "төпле сөйләшкән".

Украины президентының офис башлыгы Андрей Ермак та Келлог белән сөйләштек диде. Сүз Келлогның Украинага буласы сәфәре, фронттагы хәзерге вазгыять һәм Мүнһенда узачак иминлек конференциясе турында барган, диелә.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🥴1
❗️"Баймак эше"ндә тагын алты кешегә хөкем карарлары чыгарылды.

Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин (фотода) 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6😡5🙏2