Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Навальныйны искә алу чарасында видео төшергән Азат Шәеховны ун тәүлеккә сак астына алган

Аны "рөхсәтсез чара оештыруда" (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 2 өлеше) гаепле дип тапканнар. Ул Навальныйның үлеменә бер ел тулу уңаеннан узган чарада тоткарланды. Шулай ук аңа "Вконтакте"да чыгарган бер посты өчен гаскәрне "кимсеткән" дип 45 мең сум җәза бирелде.

"Кызганыч, безнең илдә хәзер сәяси золымнар корбаннары мемориалына чәчәк салырга килгән кешене видеога төшергән өчен дә кулга ала алалар", дип белдерде ул.

16 февральдә Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан узган чараларда Башкортстан белән Татарстанда да берничә кеше тоткарланган иде. Уфада тоткарланучыларны беркетмә төземи генә кире җибәргәннәр. Ә Казанда тоткарланган өч кешегә мәхкәмәләр булачагы әйтелде. Тоткарланган тагын ике кешенең исемнәре - Андрей Тимонин белән Радик Хәмидуллин. Өчесен дә Казанның "Япеев" полиция бүлегенә алып киткән булганнар.

Тимонинга 20 мең сум штраф салганнар.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢5👍1🤬1
7 февральдә Башкортстанда Русия империясе байрагын яндырган өчен ике яшүсмерне кулга алдылар. Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли.

Башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе без беркемгә дә байрак яндырырга кушмадык дип белдерде.

Бу хакта язманы безнең сайтта укыгыз. Төп тезисларны рәсемнәрдә әзерләдек.
😢2👍1🔥1
❗️Төнлә Татарстан һавасында дрон бәреп төшерелгән

Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Казан һәм Бегиш һава аланнары очкычларны кабул итүдән вакытлыча туктаган иде, хәзер алар янә эшли башлады.

Дронны бәреп төшерү нәтиҗәсендә җимереклекләр яки корбаннар булуы хәбәр ителмәде.

Быел бу Татарстанга ясалган өченче дроннар һөҗүме булды. Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме 14 гыйнварда ясалды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢4❤1👍1
Төнлә дөньяда тагын нинди вакыйгалар булды? 19 февраль иртәсенә кыскача хәбәрләр:

🟠АКШ президенты Доналд Трамп февраль азагына кадәр Путин белән очрашу мөмкин булуын белдерде. Очрашу Согуд Гарәбстанында узарга мөмкин.

🟠Русия һөҗүме аркасында Одессада 14 мәктәп, 13 балалар бакчасы һәм 500дән артык йорт утсыз һәм җылысыз калган, ди шәһәр идарәсе. Кимендә бер кеше зыян күргән диелә. Киев һәм Днепропетровск өлкәсендә шартлаулар турында да хәбәр ителә.

🟠Русиянең Сызрань нефть эшкәртү корылмасында дрон һөҗүменнән янгын чыккан. Самар башлыгы зыян күрүчеләр юк дип белдерде.

🟠Башкортстан рәсмиләре уртача пенсия күләмен 22 624 сум дип атаганнар. Бүгенге көндә республикада 1,139 млн пенсионер яши диелә.

🟠Европа Берлеге Украинага яңа хәрби ярдәм пакеты әзерли, аның бәясе ким дигәндә 6 миллиард евро тәшкил итәчәк – Politico. Ярдәм планы Русиянең Украинага һөҗүм итүнең өч еллыгына тәкъдим ителер, дип көтелә.

🟠Казанда кайбер урамнарында җылылык челтәрен яңартырга җыеналар. Бу эшкә 117,8 млн сум бүленгән. Эшкә заказны "Татэнерго" урнаштырган.

Әлегә хәбәрләр шундый. Көн дәвамында безне укыгыз, хәбәрләребез турында таныш-белешләргә дә сөйләгез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3❤1
Украинага каршы сугышкан үзбәк һәм кыргызларга ватаннарында йомшак хөкем карарлары чыга. Мәскәү басымы сизеләме?

Украинадагы сугышта катнашкан Кыргызстан һәм Үзбәкстан ватандашларына 10 ел төрмә янаса да, алар күп очракта җиңелрәк җәза ала. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Мәскәү йогынтысы бармы?

Бу хакта безнең 👉 көн язмасында укыгыз.
🤬2👍1🔥1💩1
Трамп Украинада сайлаулар үткәрү кирәк дип белдерде

Бу хакта АКШ президенты Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Русия вәкилләре арасында узган сөйләшүләрдән соң әйтте. Ул Украинаның бу очрашуга чакырылмауга бәйле борчуларын кире каккан. "Украинаның Русия белән солых турында сөйләшүләр башлау өчен өч елы бар иде", дигән Трамп.

Президент шулай ук Украина хакимиятен сайлаулар үткәрергә чакырган. Аның сүзләренчә, хәзерге президент Владимир Зеленскийның рейтингы төшеп дүрт процентка гына калган. Мондый белешмәләр белән сораштырулар чыкмады, шуңа күрә АКШ президенты бу мәгълүматны каян алуы билгеле түгел.

Трамп сайлаулар уздыру фикере — Русиянең тәкъдиме түгел ди (әмма Мәскәү Зеленскийны имештер легитим түгел дип белдерә). Трамп моны үзенең һәм "башка илләрнең" фикере дип әйкән.

Элегрәк Зеленский сугыш вакытында сайлаулар уздыру ихтималын кире какты. Украинада президент сайлаулары былтыр үтәргә тиеш иде, әмма кануннар сугыш хәле кертелгән вакытта сайлаулар уздыруны тыя.

Трампның риторикасы аңа кадәр президент булган Байденныкыннан нык аерыла. Байден Украинага бәреп керүгә Русия җаваплы дип әйтеп һәм АКШ "ни кадәр кирәк булса, шул кадәр" Киевны хуплаячагын белдереп килде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
😱7👍2💩2❤1🤡1💔1👨‍💻1
Күпмилләтлелек, татар телен һәм Алтын Урданы яклаганы өчен мөфти Дамир Мөхетдиновка тулы бер карагруһ төркеме басым башлады.

Бу хакта зур язмабыз чыкты, аны укырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булмаса, кайбер фикерләрен рәсемнәргә җыйдык.

@azatliqradiosi
❤6👍4😱3
🤵‍♂️👰‍♀️ Казанда аерылышырга теләүче парлар берничә айлык чиратта тора

Шуңа күрә Казандагы парлар аерылышу өчен башка шәһәрләргә бара башлаган. Татарстан башкаласында бу эшләр озакка сузыла, аерылышу өчен хәзер өч айга кадәр көтәргә кирәк икән.

2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.

2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2👏1😁1🤣1
Уфада Украинадагы сугыштан кайткан ир өч мәктәп укучысына һөҗүм иткән.

Сергей Кочетков сугышка төрмәдән киткән булган.

Кочетков исерек булган, фатирдан чыгып килүче өч кызны күреп алып, аларны кире куып керткән һәм ишекне эчтән бикләп куймакчы булган. Балалар таныш түгел ирне фатирдан куып чыгармакчы булгач, аларны чәчләреннән сөйри һәм кыйный башлаган, бер кыз баланың битенә йодрыгы белән суккан диелә.

Балаларның кычкырышкан тавышларына фатирларыннан күршеләр чыккан һәм Кочетковны куркыткан.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬10👍1🙏1🤪1
Русия Думасы Z тамгалы милекне бозган өчен җәзаны кырыслатты.

Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167нче маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән: ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта мондый тамгалы машиналарны һәм биналарны зарарлау очраклары арткан. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬12🤮8
🇺🇦Украинага — тынычлык саклау максатларында — кайсы илләр үз хәрбиләрен җибәрергә мөмкин?

АКШ һәм Русия вәкилләре Украинадагы сугышны туктату буенча очрашулар үткәрде, шушыннан соң әлеге очрашуга чакырылмаган Европа илләре җитәкчеләре Украинага тынычлык саклау гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеге турында сөйли башладылар. Шулай да, бу атна башында Парижда узган рәсми булмаган очрашуда Европа илләре башлыклары ниндидер уртак фикергә килә алмады.

Шулай да, Украинага халыкара гаскәрләрне җибәрү мөмкинлеге бармы? Төрле илләрнең позициясен карыйк:

➤ 🇺🇸АКШ. Доналд Трамп Украинага Европа хәрбиләрен җибәрүгә каршы түгел, ләкин шул ук вакытта ул "американ гаскәрләре ул илгә бармаячак" диде.

➤ 🇬🇧Британия Украинада һава патрульләре миссиясен булдырырга мөмкин.

➤ 🇸🇪Швеция: "бу гайре мөмкин".

➤ 🇳🇱Нидерланд. Парламентның Түбән пулаты Украинага тынычлык саклау гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеген раслаучы резолюция кабул итте. Премьер-министр Дик Схоф исә атлыгып тормый: ул бу вариантны кире дә какмый, әмма Вашингтон гарантияләре булган очракта гына.

➤ 🇫🇷Франция. Эммануэль Макрон солыхка ирешелгәннән соң Украинага хәрбиләрне җибәрү мөмкин диде.

➤ 🇫🇮Финляндия. Саклану министрлыгы башлыгы Антти Һяккянен ул хакта сөйләшергә әле иртә, чөнки Финляндия фронтка якын ил булып тора дип белдерде.

➤ 🇱🇹Литва Украинага гаскәрләрне җибәрү мөмкинлеге турында әлегә уйламый.

➤ 🇩🇰Дания моны кире какмый, әмма "бу хакта сөйләшү әле иртә" ди.

➤ 🇳🇴Норвегия: "Норвегия хәрбиләрен анда җибәрү турында сөйләшү әлегә дөрес түгел".

➤ 🇨🇿Чехия: "хәзер бу мәсьәлә турында сөйләшергә кирәкми".

➤ 🇮🇹Италия: "гаскәр җибәрү — иң авыр һәм эффектив булмаган чара". FT чыганаклары хәбәр иткәнчә, илнең премьер-министры Дҗордҗа Мелони нәкъ шулай дигән.

➤ 🇵🇱Польша Украинага үз гаскәрләрен җибәрмәячәк: "Русия белән чиктәш бер генә ил дә бу адымга барырга тиеш түгел".

➤ 🇸🇰Словакия: "Украинага һуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк", ләкин бу илгә тынычлык саклау гаскәрләре җибәрелмәячәк.

➤ 🇧🇬Болгарстан: бу фикергә каршы.

➤ 🇪🇸Испания бу фикергә каршы.

➤ 🇨🇳Кытай: "без гипотетик сорауларга җавап бирмибез".

@azatliqradiosi
❤1✍1🤬1🤡1👨‍💻1
Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин татар зыялылары белән очрашты.

Ратуша бинасында узган утырышта аңа сораулар һәм тәкъдимнәр җиткерделәр. Сорауларның бер өлеше милли мәгарифкә кагылды.

Татарстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, тарихчы Айрат Фәйзрахманов Казанның һәр районында бер татар мәтәбе ачарга тәкъдим итте.

Бу тәкъдимгә Казанның 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире, хәзер мәктәптәге Ш.Мәрҗани музее мөдире Камәрия Хәмидуллина да кушылды. Аныңча, 1990нчы елларда эшләгән татар мәктәпләрендә яңадан татарча укытуны көйләргә кирәк.

"Әгәр милли мәктәп юк икән, безнең телнең язмышы һәм милләтнең киләчәге дә зур сораулар белән тәмамланачак. Һәрбер районда бер мәктәп белән чикләнергә хакыбыз юк, чөнки 1995 елда Казанда татарча укыта торган 40 мәктәп бар иде. Аларның элмә такталары татар мәктәбе дип эленеп тора, лицензияләре бар. Шуларның татар мәктәбе билгеләмәсенә туры китереп эшләвен тәэмин итәргә кирәк"

диде ул.

Хәмидуллина сүзләренчә, татар мәктәбе татар телен өйрәтү генә түгел, "фәннәрне татарча укыту мөһим".

Милли мәгариф торышына аңлатманы Казан башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бирде.

Аныңча, бүген Казанда 37 татар мәктәбе бар. Моннан тыш, башка мәктәпләрдә татар телендә беле бирүче 22 сыйныф һәм татар телендә тәрбия алучы 154 сыйныф бар.

"Әйе, 2нче татар гимназиясе дә 9нчы сыйныфтан урыс телендә укытуга күчте, чөнки канун шулай таләп итә. Безнең укытучыларның укыту сыйфатын да әйтергә кирәктер. 2021 елда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә мониторинг уздырганда укыту сыйфатына басым ясалган иде. Укытучыларның укыту методикасына башка караш ясадык"

диде ул.

Илсур Метшин мәгариф өлкәсенә карата үз фикерен белдермәде, ләкин очрашуда сөйләшенгән барлык тәкъдимнәр каралачак диде.

Моннан тыш, мэрдан шәһәрне татарлаштырырга сорадылар. Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Казанда яшәүчеләр һәм туристлар өчен күбрәк шәһәрнең бизәлешендә татар нәкыше, татарча язылган элмәтакталары һәм татар моңы кирәк.

— Без визуализация мәсьәләсендә тырышабыз, — диде Метшин. — Транспорт, отель, рестораннар белән эшлибез. Кытай, татар, урыс рестораннарында меню төрле булса да, анда без ясаган айдентика (бизәкләр) кулланыла.

Моннан тыш, мэр Иске Татар бистәсен визуаль яктан татарлаштырырга сүз бирде. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🔥6💔5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 февраль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Херсонда Русия җибәргән авиабомба күп катлы йортка төшкән. Берничә кат җимерелгән, яраланучылар бар. Җимерекләрне аралау бара дип хәбәр итте Херсон шәһәре башлыгы Роман Мрочко.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Америка Төньяк Корея һәм Русия белән атом-төш коралыннан арыну мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәргә җыена дип белдерде.

🔸Британия премьер-министры Кир Страмер киләсе атнада Вашингтонда АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашырга ниятли. Очрашуда Страмер Украинада Европадан китерелгән 30 меңгә кадәр хәрби урнаштыру планын тәкъдим итмәкче.

🔸Русия Тикшерү комитеты шагыйрь Михаил Лермонтовның үлемен тикшерә башлаган. Бу хакта халык артисты, Дума депутаты Николай Бурляев хәбәр итте. Элегрәк ул шагыйрьнең үлемен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

🔸Казанда бүген хостеллар һәм арзанлы кунакханәләрдә турист салымын бетерү мәсьәләсен караячаклар.
❤2