Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы. "Каюм Насыйри бөтен эштә дә алда булган"

Каюм Насыйриның тууына бәйле бәйрәмнәр, аңа багышланган чаралар Татарстанда гына түгел, Төркиядә дә уза. 14 февраль — татар мәгърифәтчесенең туган көне. Аның тууына — 200 ел. Мөгаллим, әдәбиятчы, нәшир, үсемлекләр белгече, беренче татар календарен булдыручы һәм, гомумән, киңкырлы шәхесне Истанбулда ике көн дәвамында искә алдылар.

Башта Каюм Насыйриның туган көне Истанбулның кырымтатар үзәгендә узды. Татарстан һәм кырымтатар байраклары булды, Татарстан һәм кырымтатарларның гимннары яңгырады. Конференция барышында башка татар җырлары да яңгыратылды. Кырымтатарлар арасында кемдер Каюм Насыйри турында белгән, кемнеңдер беренче ишетүе булган.

Икенче көнне исә Истанбулда Төрек дөньясын өйрәнү вакыфы Каюм Насыйрига багышланган конференция уздырды. Биредә башлыча төрекләр килсә дә, татар мәгърифәтчесе турында лекцияне тыңлаучылар арасында татарлар да бар иде.

💬 Бүген без Идел-Урал төбәгендә яшәп хезмәт иткән галим турында сөйләшәчәкбез. Бу төбәк борынгы тарих, мәдәният белән танылган. Биредә Болгар дәүләте, аннары Алтын Урда, соңыннан Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханлыклары хакимлек иткән. 1552 елда Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан басып алына, татарның бәйсезлеге юкка чыга. Әмма татарлар әлегәчә яшәвен дәвам итә.

Каюм Насыйри — Идел-Урал төбәгендәге төркиләрнең бер асыл заты. Ул киңкырлы шәхес, эшчәнлеге төрле, мирасы бай. Безгә аның кебек мәгърифәтчеләрне өйрәнү, белү мөһим. Без барыбыз да төрки дөньяны берләштерү турында фикерләрне Исмәгыйл Гаспралыга бәйлибез. Әмма күпкә иртәрәк төрки дөньяны берләштерү идеясен нәкъ менә Каюм Насыйри әйткән.

Тагын нинди фикерләр яңгыраган? Кемнәр чыгыш ясаган?

Безнең мәкаләдә укый аласыз.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi

#татарлар
❤5👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә һәм дөньяда Алексей Навальный истәлегенә чаралар үтә Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан дөньяда һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза. Алар арасында чиркәүдә дога кылулар, "Навальный" фильмын…
Уфада кемнәрне тоткарлаганнар?

Кичә сәясәтче Алексей Навальныйны искә алу көнендә, Уфадагы сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янында Тимур Кәлимуллин белән адвокат Сергей Макаренко тоткарланган. Тимурны тоткарлануының сәбәбе аның букчасында урысча "Сугыш бетсен!" дигән язу булган. Моны ул "ОВД-Инфо"га әйткән.

Макаренконың үзе белән паспорты булмаган, аны шуңа алып киткәннәр.

Полиция һәйкәл янына килүчеләрнең һәрберсен ни өчен килүләре, ни сәбәпле чәчәкләр белән килүләр турында сорашкан. Кем үзе турында мәгълүмат бирмәгән яки Навальныйны хуплап сүз әйткән - алар барысы да тоткарланган, дип сөйләгән Уфадагы бу хәлләрне күрүче кеше.

Соңыннан кешеләр җибәрелгән, аларга беркетмә язылмаган. Әмма Кәлимуллин сүзләренчә, кешеләргә кисәтү кәгазьләре тапшырылган.

Казанда ничек булган?

Казанда сәяси корбаннар һәйкәле янына шулай ук чәчәкләр алып килүчеләр булган. Өч кеше тоткарланган. Шул исәптән Азат Шәехов. Ул тоткарлауларны видеога төшергән. Шәехов моны " ОВД-Инфо"га сөйләгән. Тоткарланган тагын ике кешенең исемнәре - Андрей Тимонин белән Радик Хәмидуллин. Өчесен дә Казанның "Япеев" полиция бүлегенә алып киткән булганнар.

Аларны бүген мәхкәмә көтә, дип язган Казан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үз телеграм каналында.

@azatliqradiosi
😡4❤1👍1🔥1
Казанда балалар бакчаларына йөртү бәясе артачак

Бу хакта "Татар-информ" яза. Моңа кадәр, мәсәлән, кечкенә балалар йөри торган төркемнәргә туклану чыгымнары 2,42 сум булса, хәзер ул 12, 09 сумга арткан. 3 яшьтән олырак төркемнәрнең ризыкка чыгымнар 3,05 сумнан 15,05 сумга әйләнгән.

Димәк айлык түләү дә артачак.

Әлегә балалар бакчасы өчен айлык түләүнең төгәл бәясе юк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклануга киткән чыгымнар нормативлары яңадан каралырга тиеш.

Сез күпме түлисез бакча өчен? Кечкенә балаларыгыз булса, чыгымнар күпмегә төшкәнен языгыз.
😡2👏1
Казанда Республика ифтары 19 мартка билгеләнде

Быел ул унөченче тапкыр узачак, ул "Казан-Экспо"да үтәчәк. Анда 13 мең кеше катнашырга тиеш. "Казан-Экспо"да бу көнне Русиянең Украинага каршы сугышына багышланган күргәзмә ачылачак. Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә ярдәм өчен акча җыю да оештырылачак.

Һәм шул көнне яңа мөфтине сайлаячаклар. Кем булачак? Намзәтләр әлегә күренми.

Татарстанның хәзерге мөфтие Камил Сәмигуллинның бу вазифага килүенә быел 12 ел булачак. Диния нәзарәте рәисе вазифасына керешкәндә аңа нибары 28 яшь иде.

Тулырак укыйм дисәгез, 👉 монда басарга кирәк.

@azatliqradiosi
❤2👍2👎2🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Урысларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән видеосы пәйда булгач, ике атнага сак астына алынган Казан эшмәкәре Руслан Баязитов бүген кабат тоткарланган. Аны ике атнадан соң, вакытлыча…
⚡️"МЭЛТ" челтәренә нигез салучыларның берсе Руслан Баязитов 5 ел колониягә хөкем ителде.

Мондый карарны бүген Казанның Вахитов район мәхкәмәсе чыгарды. 2023 елда чыккан видеода Баязитов (аек булмаган килеш) урысларны нәфрәт итүен һәм алардан, шул исәптән Украинадагы сугышка ярдәм итүчеләрдән дә, үч алырга әзер булуын белдергән иде.

Баязитов үзе мәхкәмәдә аңлатканча, аның үз сүзләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү нияте булмаган. Эшкуар сүзләренчә, аның видеога язылган сүзләре шәхси сөйләшүдә әйтелгән һәм аның ризалыгын алмыйча яздырылган, ул бу роликны чыгаруга ризалыгын бирмәгән. Ләкин ул бу видеоны кем төшергәнен һәм интернетка кем чыгарганын аңлата алмаган.

Баязитов үз гаебен танымады. Мәхкәмә аны нәфрәт уятуда гаепле дип тапты һәм 5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Росфинмониторинг Руслан Баязитовны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертте.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢7😡4❤1👍1🙏1
❗️АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио Согуд Гарәбстанында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашачак.

Иртәгә Вашингтон һәм Мәскәү арасында Украинада солых урнаштыру турында сөйләшүләр узарга тиеш. Анда Украина вәкилләре катнашмый. Лавров җирләр мәсьәләсендә Украинага юл куюлар булмаячак диде. ☝🏻

Рубио инде Әр-Риядта.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮3👍2🤔2👏1
⚡️Казакъстан Югары мәхкәмәсе Алматыдагы татар-башкорт үзәген яклап карар чыгарган.

Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин иде. Прокуратура әлеге ике катлы бина үз вакытында канунсыз төстә сатылган дип саный.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7👍4🤔3👏1🙏1
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укучы шәкертләргә окоп шәмнәре ясатканнар.

Аларны Украина сугышына җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Шәкертләр мәдрәсә мөдире Ильяс Җиһаншин җитәкчелегендә барлыгы 126 блиндаж (окоп) шәме ясаган. Шәм ясау өчен балавызны мәдрәсә умарталыгыннан алганнар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬15🤮7👎3👍2🤡2❤1😢1
Татарстанда Украинадагы сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерли башлыйлар.

Булачак түрәләрне Казан федераль университеты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе әзерләячәк.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮14🤬3👍2💩2❤1🌚1🤣1
⚡️Татар-Информ һәм Интертат баш мөхәррире Рәмис Латыйпов вазифасыннан киткән

Бу хакта ул Вконтакте сәхифәсендә хәбәр итте.

"Кая китәсең дип сораучыларга – мин ниндидер икенче урынга күченмим, яңа эш урыным юк. Әлегә ял итәм, редактор булып эшләү сәбәпле тормышка ашыра алмаган хыялларымны тормышка ашырырга уйлыйм, аннары күз күрер әле", дип язган ул.

Рәмис Латыйпов Татар-Информның татар редакциясендә һәм Интертат сайтында 2016 елның июненнән башлап эшләде. Ул җитәкләгән редакция шулай атналык басма газет та чыгара. Интертатны укучылар саны татар телле сайтлар арасында иң күбе.

Латыйпов шулай ук социаль челтәрләрдә кыю гына фикерләр дә әйтеп тора, татар театрларында куелган спектакльләргә рецензияләр яза.

Узган атнада Татар-Информда аның Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белән әңгәмәсе чыкты. Ул урыс милләтчеләре арасында зур-шау тудырды.
😱12😢7🤔2❤1👍1🤡1
Сәлам, кадерле укучылар! Иртәнге хәбәрләр белән танышыйк:

🔵Согуд Гарәбстанында бүген Русия белән АКШ арасындагы сөйләшүләр узачак дип көтелә. АКШ Дәүләт департаменты моны Русиянең солых килешүенә әзер булуын аңлауга "беренче адым" дип атады.

🔵Башкортстанның Салават шәһәрендә 70 юлчы булган автобуста янгын чыккан. Барлык юлчылар эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк диелә.

🔵Торонто шәһәрендә утырганда очкыч әйләнгән, 18 кеше зыян күргән. Очкычта 80 юлчы һәм экипаж әгъзалары булган, барысы да эвакуацияләнгән.

🔵Европа берлеге илләре җитәкчеләре Парижда җыелып, Украинага тынычлык тәэмин итүче гаскәрләр җибәрү турында фикер алышты. The Financial Times язуынча, бу тәкъдимне Франция һәм Британия хуплаган, Германия, Польша һәм Испания каршы чыккан.

🔵Төнлә Русия дроны Украинадагы Кировоград өлкәсендә күпкатлы йортка һөҗүм иткән. Бер хатын-кыз һәм аның ике баласы зыян күргән диелә. Русия саклану министрлыгы исә Воронеж һәм Белгород өлкәләрендә төнлә биш дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.

🔵Көньяк Кореяда DeepSeek чат-ботын йөкләү тыелган. Хакимият Кытайның ChatGPT аналогын куркыныч дип санаган. Элегрәк DeepSeek Италиядә дә тыелган иде.

Кыскача хәбәрләр шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍2🔥1
Мөфти һәм карагруһлар көрәше. Дамир Мөхетдиновка һөҗүм ни өчен башланды?

Z-блогерлар һәм урыс милләтчеләре мөфти Дамир Мөхетдиновны русофобиядә һәм пантюркизмда гаепли, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын боза дип лаф ора, Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлый.

Шул сәбәпле Русия Диния нәзарәтен тыярга чакыручылар да булды. Публицист Харун Сидоров фикеренчә, Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты.

Низагның асылы нәрсәдә? Азатлык язмасында укыгыз.
😢11❤4🤬4👍1🌚1
Согуд Гарәбстанында Русия белән АКШ сөйләшүләре бара, Украинада исә Путин әмере белән башланган сугыш дәвам итә. Бүген 1091нче көн.

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 8687 кеше үлемен ачыклый алды. Саннар зуррак булырга мөмкин, хакимият үлүчеләрнең чын санын яшерә.

Бер атна элек кенә безнең исемлектә Татарстаннан үлүчеләр саны 4 меңнән артуын хәбәр иткән идек.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).


#сугышта_үлүчеләр #Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
😱2👎1
Кырымтатар рәссамы Мамут Чурлу юл һәлакәтеннән соң вафат булган

Рәссамга 77 яшь иде. Бер айлап элек ул Ангара авылында юл һәлакәтенә очраган. Аны күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр иде.

"Мамут ага бөтен гомерен кырымтатар мәдәниятен торгызуга һәм үстерүгә багышлады. Кырымтатарларның "Өрнәк" орнамнтын тирәнтен өйрәнде һәм башка кырымтатар осталары, декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары белән бергә аны халыкка танытты", дип яза Кырымтатар ресурс үзәгенең менеджеры Зарема Бариева.


Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Кырым
@azatliqradiosi
😢8😱2💔2👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🚇Казан метросында йөрү бәясе 43 сум булачак Казан метросында йөрү бәяләре арта. Банк картасы белән түләгәндә дә, кулакча белән түләсәң дә 43 сум булачак. Бу хакта РБК яза. Хәзер метрода йөрү банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә 38 сум, кулакча…
Казан метросында йөрү бәясе хәзер 43 сум булачак

Бу хакта карарны Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин имзалады. Элегрәк мондый ихтимал турында медиалар хәбәр иткән иде.

Банк яки транспорт карты белән түләгәндә юл хакы 38 сум булачак. Яңа бәяләрнең гамәлгә кайчаннан керәчәге карарда күрсәтелмәгән.

Быелның 1 гыйнварыннан Казан троллейбуслары һәм трамвайларында да юл бәясе арткан иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮5👍3👏1😱1
Медиазона: Украина сугышында Татарстаннан мобилизацияләнгән кимендә 500ләп хәрби һәлак булган. Башкортстаннан - 583

Әлеге саннар ягыннан ике республика да Русиядә иң алдынгы урыннарда.

Өченче урында – Свердлау өлкәсе (кимендә 476), дүртенче урында – Бурятия (423) бара.

Соңгы арада хакимият тарафыннан һәлак булучыларның статусларын яшерү сәбәпле, алар арасында күпме мобилизацияләнүгә эләгүче турында мәгълүмат тулы түгел.

Кайбер чыганакларга караганда, Татарстанның барлыгы өч мең тирәсе кеше мобилизацияләнгән. Казаннан - 800, Чалыдан - 1200 кеше икәне тәгаен билгеле, рәсмиләр мәгълүматы.

Башкортстаннан күпме ирнең мобилизациягә эләгүе билгесез. "Мондый саннарны без бирмибез", диде Башкортстан хәрби комиссариатының матбугат хезмәте.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤷‍♂3😢1🎉1
Эр-Риядта АКШ белән Русия сөйләшүләре узды

Бүген, 18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта АКШ белән Русиянең югары дәрәҗәле вәкилләре сөйләшү уздырды. Бу Русия 2022 елда Украинага бәреп кергәннән бирле шушындый беренче очрашу булды.

✔️Иң төп нәтиҗә: Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә киеренкелекне бетерү өчен "консультацияләр механизмы" булдырырга килешкән. Беренче итеп Мәскәү һәм Вашингтонда илчелекләр эшчәнлеген торгызмакчылар.

✔️АКШ президенты Дональд Трамп белән Русия президенты Владимир Путинны очраштыруга әзерләнү турында да фикер алышканнар. Әмма бу очрашу киләсе атнада мөгаен булмас әле диелә.

✔️Шулай ук сугыш тәмамланганнан соң икътисади мөнәсәбәтләр һәм геосәяси мәнфәгатьләр турында да фикер алышканнар.

✔️Сугышны тәмамлау сөйләшүләрендә Европа Берлеге дә, Украинаның да катнашырга тиешлеге турында килешкәннәр.

Украина ягы бүгенге сөйләшүләрдә катнашмады. Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский чакырсалар да бу очрашуга килмәс идем, диде.


👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
❤3👍3😢1