❗️АКШ Русияне "агрессор" дип тасвирлаудан баш тарта.
Сүз G7 илләре сугышның 3-еллыгына әзерләнә торган белдерү турында бара. Financial Times язуынча, АКШ вәкилләре "Русия агрессиясе" кебек сүзләрне куллануга каршы чыккан.
G7 илләренең виртуаль саммиты дүшәмбе узарга тиеш, Украина президенты Владимир Зеленский ул саммитта катнашырмы-юкмы — әле һаман да хәл ителмәгән. Күптән түгел АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Русияне G7 илләренә кире кайтарырга тәкъдим иткән иде.
Журналистлар шушы яңа тәрәкъкыят Трамп Зеленскийны "диктатор" дип атаганнан соң башланды дип яза. Трамп Украинада президент сайлаулары узарга тиеш, ә Зеленскийның рейтингы коточкыч түбән дип саный. АКШның вице-президенты Дҗей Ди Вэнс исә Украинаның Русияне җиңү шанслары беркайчан да булмаган дип белдерде.
ди Вэнс.
G7 илләренә Канада, Франция, Германия, Италия, Япония, Британия һәм АКШ керә.
@azatliqradiosi

"Европа да, Байден администрациясе дә, украиннар да Русияне җиңә алмас иде. Бу 3 ел элек тә шулай булган, 2 ел элек тә шулай булган, былтыр да шулай булган, бу хәзер дә шулай"
ди Вэнс.
G7 илләренә Канада, Франция, Германия, Италия, Япония, Британия һәм АКШ керә.
@azatliqradiosi
🤡7🖕2
Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмый, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде.
Кайбер мәсьәләләрне “көтеп торырга яки вакытын озайтырга кирәк” диде президент.
Казанда 300дән артык балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Бу хакта бүген Казан шәһәр думасы депутаты Людмила Андреева Дума утырышында белдерде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте. Казан мэры Илсур Метшин депутат чыгышына ризасызлык күрсәтеп, өзәргә тырышты.
Миңнеханов исә белем бирү оешмаларын берьюлы төзекләндереп булмый, чөнки акчалар Украина сугышына китә дип аңлатты.
диде ул.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

"Әмма сез аңларга тиеш, бүген махсус хәрби операция (Украина сугышын Русия хакимияте шулай дип атый) бара. Бөтен ил, шул исәптән безнең республика илне саклауга бәйле мәсьәләләр өчен эшләргә тиеш. Сер түгел, безгә бу мәсьәләне хәл итәр өчен зур ресурслар кирәк. Шуңа да сез әйткән әйберләрне тормышка ашырырбыз, ләкин барысын да берьюлы эшләп булмаячак. Бүген бөтен ил җиңү өчен эшләргә тиеш"
диде ул.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
💩15🤬6❤1
⚡️АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайонның әнисендә тентү узган
Бүген, 20 февральдә иртәнге якта сәяси мөһаҗир, журналист Айгөл Лайонның Башкортстанда яшәүче 87 яшьлек әнисендә тентү үткән. Тентү белән Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре килгән. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
ФСБ вәкилләре килгән вакытта өйдә әнисе белән бергә Айгөл Лайонның бертуганы да булган.
"Апаем әйтүенчә, шкафларны, әниемнең кәфенлекләрен, киемнәрен актарганнар. БСТда эшләгән чакта төшкән фотоларым тора иде , шуларны алып киткәннәр. "Алып китсәгез, кире бирмисез, туганымның бернинди истәлеге дә юк", дип, апаем бер фотомны гына алып калган", дип сөйли ул.
Куәт оешмалары вәкилләре видео күрсәтеп, андагы кеше Айгөл Лайонмы икәнен ачыкларга тырышкан, ни өчен ул украиннарны яклый дип сораган.
Активистның туганнарын киләсе атнада Уфага ФСБга чакырганнар.
"Без чынлап та кабат 1930нчы еллар ахырына кайтабыз, чөнки туганнарны киләсе атнада Уфага ФСБга чакырганнар. Хәтерләсәгез, совет заманында чит илдә туганы булган кешеләр ниндидер каравыл астында булган, шул заманга киләбез ахры", дип сөйли Лайон.
Айгөл Лайон - "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" вәкиле, Башкортстан бәйсез булырга тиеш дип саный. Ул шулай ук Украинага әсир төшкән башкорт ирләре белән әңгәмәләр дә эшләгән иде.
👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Telegram
Башҡорт юлы
Минең инәйемдең өйөндә обыск булған
🤬10💔7😡3😢2👍1
Халыкара туган телләр көне котлы булсын! 💚
Бүген без татар һәм башкорт телләрен белүче ясалма интеллект продуктлары турында кызыклы язма әзерләдек. Әлегә исә күчтәнәч: туган телне ярату турында татарча һәм башкортча җырлар 🎶
Бу җырларга текстларны татар һәм башкорт телләрендә Chat GPT язды. Музыканы һәм җырлауны исә Suno нейрочелтәре башкарды. Ясалма интеллект хәзер шундый нәрсәләрне дә эшли белә икән!
Йә, ничек сезгә? Ошаса, ❤️ кызганмагыз!

👍13❤5🥰2
21 февраль — ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән Халыкара туган телләр көне. Бу көн дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән.
Соңгы берничә елларда дөньяда барлык телләргә тәэсир иткән мөһим фактор — ясалма интеллект (фәһем) үсеше. Берничә ел эчендә төрле IT-ширкәтләр бик зур үсеш кичереп, моңарчы әле хыялланып та булмаган дәрәҗәгә җиткән. Бизнес, блогерлар, төрле контент җитештерүчеләр инде даими рәвештә ясалма интеллект продуктларын куллана, бу аларның эшен җиңеләйтә һәм күпкә нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә.
Бу яктан милли телләр үсеше дә ясалма интеллект хезмәтләренең аларны белү, аңлау һәм куллануга бәйле. Бу хакта моңарчы Азатлык Радиосына күпсанлы белгечләр сөйләгән иде иде.
Ә бүген нинди хезмәтләрдә рәхәтләнеп татар һәм башкорт телләрен кулланып була соң? Аларны ни рәвешле кулланып була? Азатлык Радиосы бу хакта ике IT-белгечтән сорашты. Иминлек сәбәпләре аркасында аларның исемнәрен атый алмыйбыз.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Татар, башкорт телләре һәм ясалма интеллект. Кайсы нейрочелтәрләр милли телләрдә ярдәм итә ала?
Халыкара туган телләр көнендә Азатлык Радиосы татар һәм башкорт телләрендә эшләүче популяр нейрочелтәрләрне барлап чыкты. Бүген кайсылары милли телләрне яхшы белә һәм кулланучыларга ярдәм итә ала? Азатлык Радиосы мондый хезмәтләрне сынап карады һәм алар турында…
👍11🔥2
Журналистлар Украинага каршы сугышта Русиянең 95 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган.
Һәлак булганнарның берсе — өч тапкыр хөкем ителгән Илдус Садыйков. 2024 елның җәендә ул украин әсирлегендә вакытта сугышка ничек килеп эләгүен сөйләгән иде. Аны Курски вокзалында букча урлаган өчен тоткарлыйлар, куәт оешмалары вәкилләре контракт имзаларга тәкъдим итә.
Әсирләр белән алмаш вакытында ир Русиягә кире кайта, әмма аны кабат фронтка җибәрәләр. 2025 елның февралендә ул һәлак булган. Илдус Садыйковка 59 яшь булган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Һәлак булганнарның берсе — өч тапкыр хөкем ителгән Илдус Садыйков. 2024 елның җәендә ул украин әсирлегендә вакытта сугышка ничек килеп эләгүен сөйләгән иде. Аны Курски вокзалында букча урлаган өчен тоткарлыйлар, куәт оешмалары вәкилләре контракт имзаларга тәкъдим итә.
"Минем яшьтәге кешене барыбер алгы сафка җибәрмәячәкләр, диделәр, тылда эшче булырсың дип әйттеләр. Ризалаштым инде".
Әсирләр белән алмаш вакытында ир Русиягә кире кайта, әмма аны кабат фронтка җибәрәләр. 2025 елның февралендә ул һәлак булган. Илдус Садыйковка 59 яшь булган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🎉3👍1🌭1😭1
🛫Казаннан һәм Уфадан Кытайның Һайнань утравына туры рейслар ачыла.
Әлеге очышларны "Аэрофлот" башкарачак. Казаннан Санья һава аланына рейслар 21 мартта башлана һәм җомга саен башкарылачак. Уфадан рейслар 23 мартта башлана һәм якшәмбе саен башкарылачак.
Иң кызыгы шул: РФ ватандашларына Һайнань утравына турыдан-туры рейслар белән очканда бернинди виза да кирәк түгел.
Һайнань утравын андагы климаты өчен Азиянең Һавай утраулары дип тә тасвирлыйлар.
Әлегә Казаннан Кытайга бер генә рейс бар: атнага берничә тапкыр Казан-Шанһай рейсы башкарыла.
#Башкортстан #Татарстан

👍3👎2🔥1
Соңгы берничә айда АКШ һәм Русия вәкилләре Швейцариядә Украина белән бәйле рәсми булмаган очрашулар үткәргән. ☝🏻
Бу хакта өч чыганагына сылтама белән Reuters яза.
Агентлык белешмәләренчә, бу очрашуларның кайберләре 2024 елның ноябрендә Доналд Трампның президент сайлавында җиңүеннән соң булган. Соңгы очрашуларның берсе быел 14-16 февральдә Германиядә үткән Мүнһен иминлек конференциясе белән бер үк вакытта узган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта өч чыганагына сылтама белән Reuters яза.
Агентлык белешмәләренчә, бу очрашуларның кайберләре 2024 елның ноябрендә Доналд Трампның президент сайлавында җиңүеннән соң булган. Соңгы очрашуларның берсе быел 14-16 февральдә Германиядә үткән Мүнһен иминлек конференциясе белән бер үк вакытта узган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😱2❤1👍1🤮1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Халыкара Ана теле көне уңаеннан Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыре төрле телләрдә яңгырый: башкортча, чуашча, марича һәм татарча.
21 февраль — ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән Халыкара туган тел көне. ☝🏾
P.S. Бу видео 2017 елда эшләнде.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

❤14👍2🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Күпмилләтлелек, татар телен һәм Алтын Урданы яклаганы өчен мөфти Дамир Мөхетдиновка тулы бер карагруһ төркеме басым башлады. Бу хакта зур язмабыз чыкты, аны укырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булмаса, кайбер фикерләрен рәсемнәргә җыйдык. @azatliqradiosi
Дамир Мөхетдинов русофобиядәге гаепләүләрне кире какты
Танылган дин әһеле, Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенә карата русофобия, Русия тарихына һәм мәдәниятенә тискәре караш һәм "Ватанга — бөек Русиягә" булган яратмау кебек гаепләүләрне кире кагам дип белдерде. Ул кыска мөрәҗәгать белән чыкты.
Мөхетдинов соңгы вакытта үзенә карата булган тәнкыйтьне һәм гаепләүләрне аерым кешеләрнең эчке дөньясының чагылышы дип әйтте.
Узган атнада "Татар-информ"да Дамир Мөхетдинов белән чыккан әңгәмә урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур шау-шу тудырды.
Алар аны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын бозуда гаепләде һәм Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлады.
Әлеге әңгәмә чыкканнан соң "Татар-информ"ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов эшеннән китте.

— Миңа тагылган бу уйдырмаларны тулысынча кире кагам, чөнки алар минем рухыма, тәрбиямә, белем дәрәҗәсенә, утыз еллык дини эшчәнлегемә хас түгел, — диде ул.
Мөхетдинов соңгы вакытта үзенә карата булган тәнкыйтьне һәм гаепләүләрне аерым кешеләрнең эчке дөньясының чагылышы дип әйтте.
Узган атнада "Татар-информ"да Дамир Мөхетдинов белән чыккан әңгәмә урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур шау-шу тудырды.
Алар аны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын бозуда гаепләде һәм Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлады.
Әлеге әңгәмә чыкканнан соң "Татар-информ"ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов эшеннән китте.
👎4👍3😡2🔥1😭1
Режиссер Илгиз Зәйниев "Алтын битлек" премиясендә жюри әгъзасы булачак
Камал театры мөдире, “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев "Алтын битлек" театр премиясенең жюри составына керде. 31нче театр фестивалендә ул "Драматик театр һәм курчак театры" блокларында иң яхшы спектакльләр һәм артистларны сайлаячак.
Зәйниев үзе дә 2Алтын битлек" лауреаты. Узган елда аның "Авиатор" курчак спектакле бу бүләкне өч номинациядә алды: иң яхшы режиссёр, иң яхшы спектакль һәм иң яхшы курчак театры актеры (Дилүс Хуҗәхмәтов). Бу - Татарстанда режиссер эше өчен бирелгән беренче "Алтын битлек".
Быел фестиваль Казанда узачак. Июнь аенда бүләкләр Камал театрының яңа бинасында тапшырылачак. Татарстаннан бәйгедә бердәнбер намзәт — Качалов театры солисты Илья Славутский, ул "Гамлет" спектаклендә Клавдий ролен башкарды.

👏3
"Русиядә телләр уртача дөнья белән чагыштырганда тизрәк үлә"
Бу – Русия фәннәр академиясе галиме сүзләре. XXI гасырда дөньяда бөтен үлгән телләрнең 7% Русиягә туры килә.
Халыкара туган тел көне уңаеннан бу хакта мөһим карточкалар әзерләдек.

😭10🤬6❤🔥2❤1🔥1😨1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Ә бу видеоны 2016 елның ноябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төшергән иде.
Президент ул вакытта АКШка, Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәренә барды һәм анда яшәүче татарлар белән очрашты. Сан-Францисконың Татар бинасында узган әлеге очрашуда татарлар күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкарды, ә Рөстәм Миңнеханов моны видеога төшерде һәм Instagramына чыгарды.
Андый чаклар да бар иде бит, ә? Хәтерлисезме? 😀

👍14😢4❤2🔥2👀2👎1
Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып тора.
Бу очышларның имнлеген тәэмин итү өчен эшләнә, дип белдерде Росавиациянең матбугат хезмәте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дроннар һөҗүме ихтималы турында кисәтте.

🍾3