Украинага каршы сугышкан үзбәк һәм кыргызларга ватаннарында йомшак хөкем карарлары чыга. Мәскәү басымы сизеләме?
Украинадагы сугышта катнашкан Кыргызстан һәм Үзбәкстан ватандашларына 10 ел төрмә янаса да, алар күп очракта җиңелрәк җәза ала. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Мәскәү йогынтысы бармы?
Бу хакта безнең 👉 көн язмасында укыгыз.

Азатлык Радиосы
Украинага каршы сугышкан үзбәк һәм кыргызларга ватаннарында йомшак хөкем карарлары чыга. Мәскәү басымы сизеләме?
Украинадагы сугышта катнашканнары өчен озак вакытка төрмә янаган Кыргызстан һәм Үзбәкстан ватандашлары ахыр чиктә гадәти тормышларына кире кайта. Югыйсә, Үзәк Азиядәге бу ике илнең дә кануннарында яллы сугышчыларга кырыс җәзалар каралган. Мәскәү ягыннан басым…
🤬2👍1🔥1💩1
Трамп Украинада сайлаулар үткәрү кирәк дип белдерде
Бу хакта АКШ президенты Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Русия вәкилләре арасында узган сөйләшүләрдән соң әйтте. Ул Украинаның бу очрашуга чакырылмауга бәйле борчуларын кире каккан. "Украинаның Русия белән солых турында сөйләшүләр башлау өчен өч елы бар иде", дигән Трамп.
Президент шулай ук Украина хакимиятен сайлаулар үткәрергә чакырган. Аның сүзләренчә, хәзерге президент Владимир Зеленскийның рейтингы төшеп дүрт процентка гына калган. Мондый белешмәләр белән сораштырулар чыкмады, шуңа күрә АКШ президенты бу мәгълүматны каян алуы билгеле түгел.
Трамп сайлаулар уздыру фикере — Русиянең тәкъдиме түгел ди (әмма Мәскәү Зеленскийны имештер легитим түгел дип белдерә). Трамп моны үзенең һәм "башка илләрнең" фикере дип әйкән.
Элегрәк Зеленский сугыш вакытында сайлаулар уздыру ихтималын кире какты. Украинада президент сайлаулары былтыр үтәргә тиеш иде, әмма кануннар сугыш хәле кертелгән вакытта сайлаулар уздыруны тыя.
Трампның риторикасы аңа кадәр президент булган Байденныкыннан нык аерыла. Байден Украинага бәреп керүгә Русия җаваплы дип әйтеп һәм АКШ "ни кадәр кирәк булса, шул кадәр" Киевны хуплаячагын белдереп килде.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

😱7👍2💩2❤1🤡1💔1👨💻1
Күпмилләтлелек, татар телен һәм Алтын Урданы яклаганы өчен мөфти Дамир Мөхетдиновка тулы бер карагруһ төркеме басым башлады.
Бу хакта зур язмабыз чыкты, аны укырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булмаса, кайбер фикерләрен рәсемнәргә җыйдык.
@azatliqradiosi

❤6👍4😱3
🤵♂️👰♀️ Казанда аерылышырга теләүче парлар берничә айлык чиратта тора
Шуңа күрә Казандагы парлар аерылышу өчен башка шәһәрләргә бара башлаган. Татарстан башкаласында бу эшләр озакка сузыла, аерылышу өчен хәзер өч айга кадәр көтәргә кирәк икән.
2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.
#Татарстан

👍2👏1😁1🤣1
Уфада Украинадагы сугыштан кайткан ир өч мәктәп укучысына һөҗүм иткән.
Сергей Кочетков сугышка төрмәдән киткән булган.
Кочетков исерек булган, фатирдан чыгып килүче өч кызны күреп алып, аларны кире куып керткән һәм ишекне эчтән бикләп куймакчы булган. Балалар таныш түгел ирне фатирдан куып чыгармакчы булгач, аларны чәчләреннән сөйри һәм кыйный башлаган, бер кыз баланың битенә йодрыгы белән суккан диелә.
Балаларның кычкырышкан тавышларына фатирларыннан күршеләр чыккан һәм Кочетковны куркыткан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🤬10👍1🙏1🤪1
Русия Думасы Z тамгалы милекне бозган өчен җәзаны кырыслатты.
Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167нче маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән: ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта мондый тамгалы машиналарны һәм биналарны зарарлау очраклары арткан. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167нче маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән: ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта мондый тамгалы машиналарны һәм биналарны зарарлау очраклары арткан. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬12🤮8
🇺🇦Украинага — тынычлык саклау максатларында — кайсы илләр үз хәрбиләрен җибәрергә мөмкин?
АКШ һәм Русия вәкилләре Украинадагы сугышны туктату буенча очрашулар үткәрде, шушыннан соң әлеге очрашуга чакырылмаган Европа илләре җитәкчеләре Украинага тынычлык саклау гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеге турында сөйли башладылар. Шулай да, бу атна башында Парижда узган рәсми булмаган очрашуда Европа илләре башлыклары ниндидер уртак фикергә килә алмады.
Шулай да, Украинага халыкара гаскәрләрне җибәрү мөмкинлеге бармы? Төрле илләрнең позициясен карыйк:
➤ 🇺🇸АКШ. Доналд Трамп Украинага Европа хәрбиләрен җибәрүгә каршы түгел, ләкин шул ук вакытта ул "американ гаскәрләре ул илгә бармаячак" диде.
➤ 🇬🇧Британия Украинада һава патрульләре миссиясен булдырырга мөмкин.
➤ 🇸🇪Швеция: "бу гайре мөмкин".
➤ 🇳🇱Нидерланд. Парламентның Түбән пулаты Украинага тынычлык саклау гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеген раслаучы резолюция кабул итте. Премьер-министр Дик Схоф исә атлыгып тормый: ул бу вариантны кире дә какмый, әмма Вашингтон гарантияләре булган очракта гына.
➤ 🇫🇷Франция. Эммануэль Макрон солыхка ирешелгәннән соң Украинага хәрбиләрне җибәрү мөмкин диде.
➤ 🇫🇮Финляндия. Саклану министрлыгы башлыгы Антти Һяккянен ул хакта сөйләшергә әле иртә, чөнки Финляндия фронтка якын ил булып тора дип белдерде.
➤ 🇱🇹Литва Украинага гаскәрләрне җибәрү мөмкинлеге турында әлегә уйламый.
➤ 🇩🇰Дания моны кире какмый, әмма "бу хакта сөйләшү әле иртә" ди.
➤ 🇳🇴Норвегия: "Норвегия хәрбиләрен анда җибәрү турында сөйләшү әлегә дөрес түгел".
➤ 🇨🇿Чехия: "хәзер бу мәсьәлә турында сөйләшергә кирәкми".
➤ 🇮🇹Италия: "гаскәр җибәрү — иң авыр һәм эффектив булмаган чара". FT чыганаклары хәбәр иткәнчә, илнең премьер-министры Дҗордҗа Мелони нәкъ шулай дигән.
➤ 🇵🇱Польша Украинага үз гаскәрләрен җибәрмәячәк: "Русия белән чиктәш бер генә ил дә бу адымга барырга тиеш түгел".
➤ 🇸🇰Словакия: "Украинага һуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк", ләкин бу илгә тынычлык саклау гаскәрләре җибәрелмәячәк.
➤ 🇧🇬Болгарстан: бу фикергә каршы.
➤ 🇪🇸Испания бу фикергә каршы.
➤ 🇨🇳Кытай: "без гипотетик сорауларга җавап бирмибез".

❤1✍1🤬1🤡1👨💻1
Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин татар зыялылары белән очрашты.
Ратуша бинасында узган утырышта аңа сораулар һәм тәкъдимнәр җиткерделәр. Сорауларның бер өлеше милли мәгарифкә кагылды.
Татарстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, тарихчы Айрат Фәйзрахманов Казанның һәр районында бер татар мәтәбе ачарга тәкъдим итте.
Бу тәкъдимгә Казанның 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире, хәзер мәктәптәге Ш.Мәрҗани музее мөдире Камәрия Хәмидуллина да кушылды. Аныңча, 1990нчы елларда эшләгән татар мәктәпләрендә яңадан татарча укытуны көйләргә кирәк.
диде ул.
Хәмидуллина сүзләренчә, татар мәктәбе татар телен өйрәтү генә түгел, "фәннәрне татарча укыту мөһим".
Милли мәгариф торышына аңлатманы Казан башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бирде.
Аныңча, бүген Казанда 37 татар мәктәбе бар. Моннан тыш, башка мәктәпләрдә татар телендә беле бирүче 22 сыйныф һәм татар телендә тәрбия алучы 154 сыйныф бар.
диде ул.
Илсур Метшин мәгариф өлкәсенә карата үз фикерен белдермәде, ләкин очрашуда сөйләшенгән барлык тәкъдимнәр каралачак диде.
Моннан тыш, мэрдан шәһәрне татарлаштырырга сорадылар. Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Казанда яшәүчеләр һәм туристлар өчен күбрәк шәһәрнең бизәлешендә татар нәкыше, татарча язылган элмәтакталары һәм татар моңы кирәк.
— Без визуализация мәсьәләсендә тырышабыз, — диде Метшин. — Транспорт, отель, рестораннар белән эшлибез. Кытай, татар, урыс рестораннарында меню төрле булса да, анда без ясаган айдентика (бизәкләр) кулланыла.
Моннан тыш, мэр Иске Татар бистәсен визуаль яктан татарлаштырырга сүз бирде. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

"Әгәр милли мәктәп юк икән, безнең телнең язмышы һәм милләтнең киләчәге дә зур сораулар белән тәмамланачак. Һәрбер районда бер мәктәп белән чикләнергә хакыбыз юк, чөнки 1995 елда Казанда татарча укыта торган 40 мәктәп бар иде. Аларның элмә такталары татар мәктәбе дип эленеп тора, лицензияләре бар. Шуларның татар мәктәбе билгеләмәсенә туры китереп эшләвен тәэмин итәргә кирәк"
диде ул.
Хәмидуллина сүзләренчә, татар мәктәбе татар телен өйрәтү генә түгел, "фәннәрне татарча укыту мөһим".
Милли мәгариф торышына аңлатманы Казан башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бирде.
Аныңча, бүген Казанда 37 татар мәктәбе бар. Моннан тыш, башка мәктәпләрдә татар телендә беле бирүче 22 сыйныф һәм татар телендә тәрбия алучы 154 сыйныф бар.
"Әйе, 2нче татар гимназиясе дә 9нчы сыйныфтан урыс телендә укытуга күчте, чөнки канун шулай таләп итә. Безнең укытучыларның укыту сыйфатын да әйтергә кирәктер. 2021 елда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә мониторинг уздырганда укыту сыйфатына басым ясалган иде. Укытучыларның укыту методикасына башка караш ясадык"
диде ул.
Илсур Метшин мәгариф өлкәсенә карата үз фикерен белдермәде, ләкин очрашуда сөйләшенгән барлык тәкъдимнәр каралачак диде.
Моннан тыш, мэрдан шәһәрне татарлаштырырга сорадылар. Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Казанда яшәүчеләр һәм туристлар өчен күбрәк шәһәрнең бизәлешендә татар нәкыше, татарча язылган элмәтакталары һәм татар моңы кирәк.
— Без визуализация мәсьәләсендә тырышабыз, — диде Метшин. — Транспорт, отель, рестораннар белән эшлибез. Кытай, татар, урыс рестораннарында меню төрле булса да, анда без ясаган айдентика (бизәкләр) кулланыла.
Моннан тыш, мэр Иске Татар бистәсен визуаль яктан татарлаштырырга сүз бирде. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
🔥6💔5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 февраль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Херсонда Русия җибәргән авиабомба күп катлы йортка төшкән. Берничә кат җимерелгән, яраланучылар бар. Җимерекләрне аралау бара дип хәбәр итте Херсон шәһәре башлыгы Роман Мрочко.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Америка Төньяк Корея һәм Русия белән атом-төш коралыннан арыну мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәргә җыена дип белдерде.
🔸Британия премьер-министры Кир Страмер киләсе атнада Вашингтонда АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашырга ниятли. Очрашуда Страмер Украинада Европадан китерелгән 30 меңгә кадәр хәрби урнаштыру планын тәкъдим итмәкче.
🔸Русия Тикшерү комитеты шагыйрь Михаил Лермонтовның үлемен тикшерә башлаган. Бу хакта халык артисты, Дума депутаты Николай Бурляев хәбәр итте. Элегрәк ул шагыйрьнең үлемен тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.
🔸Казанда бүген хостеллар һәм арзанлы кунакханәләрдә турист салымын бетерү мәсьәләсен караячаклар.

❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Стәрлетамакта чүплек полигоны төзергә җыенучыларга җинаять эше ачылган. Халык фикерен исәпкә алмаган өчен. Эш болайрак тора ⬇️ Стәрлетамак шәһәрендә каты коммуналь калдыклар (ТКО) чүплегенең икенче чиратын төземәкчеләр иде. Ишембайдагы полигон ерак, анысы…
"Сулыйсы килә". Стәрлетамакта халык экология өчен ничек көрәшә?
Экоактивистлар баш күтәрүе аркасында шәһәрдә чүплек корылмасы төзелмәскә мөмкин. Бу юлы куәт оешмалары ни өчен аларны яклаган кыяфәт ясый? Бу вакытлы гына күренеш булып чыкмасмы?
Уфада яшәүче сәясәт белгече Андрей Потылицын Стәрлетамак халкының чүплек корылмасын төзетмәүдә җиңүе ихтимал дип саный. Шулай да ул җинаять эше нигезендә түрәләр җавапка тартылачагына шикләнеп карый. Аныңча, Радий Хәбировның идарәсе кабат низагка керде һәм "үз асылын күрсәтте". "Хәбировка үзенең такымының иҗтимагый-сәяси тормышта эшли алмавын аңлау өчен тагын нәрсә кирәк?" диде ул үзенең YouТubeтагы "Открытая политика" каналында.
"Аспекты мнений" басмасы баш мөхәррире Руслан Вәлиев экологик протест башка яссылыкка күчүдән куркулары бар дип исәпли.
— Ни өчен куәт оешмасы реакция күрсәтте — мөгаен, Үзәк идарәдә республикага аерым игътибар бар. Экология протесты башка яссылыкка күчәргә мөмкин. Бу версия яшәргә хокуклы, минемчә. Шуңа да алар әлеге мәсьәләгә тыкшынгандыр, — дип сөйләде ул
Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосында укыгыз:
👉Төп сайтта.
🔸VPN-сыз ачыусы сылтама монда.

Экоактивистлар баш күтәрүе аркасында шәһәрдә чүплек корылмасы төзелмәскә мөмкин. Бу юлы куәт оешмалары ни өчен аларны яклаган кыяфәт ясый?
❤1👍1
Татарстанда милли стильдә туй уздыру өчен 100 мең сумга кадәр грантлар бирелә башлый
Быел җәй көне Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы яшьләргә татар милли стиле үрнәкләрен кулланып туй уздыру өчен 100 мең сумга кадәр акча тәкъдим итә торган програм башлатып җибәрәчәк.
Бу хакта яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
Туйда милли киемнәр, фольклор ансамбле яки татар мәдәниятен чагылдыручы башка үрнәкләр булырга тиеш.
Узган ел Татарстан хөкүмәте 2024-2026 елларга исәпләнгән "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына үзгәрешләр кертте.
Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена.
👉Тулырак монда укыгыз.

🔥10🤣3🥰1💩1😍1
Медиа: Курски өлкәсенә Украина хәрбиләре үтеп кергәннән соң Русиянең кимендә 25 срочнигы һәлак булган
Алар Русиянең 18 төбәгеннән. Иң күбе Вологда өлкәсе белән Краснодар төбәгеннән — өчәр кеше. Шулай ук Ростов белән Алтай өлкәсе һәм Башкортстаннан икешәр кеше үлгән.
Моны социаль челтәрләдә чыккан некрологларны һәм медиадагы хәбәрләрне өйрәнеп, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.
Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 срочнигы хәбәрсез югалган иде.

😢5👍2
Петербурда сигез мең видеокамераны кешенең кайсы милләттән булуын ачыклардай итеп көйлиләр
Янәсе бу төбәктә "этник анклавлар оешуга" каршы көрәшү, "социаль киеренкелек тууны булдырмас өчен алдан ук вакытында чаралар күреп кую өчен" эшләнә.
Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Петербур хакимиятләренең тәкъдимен "кешенең дәрәҗәсен кимсетә" диде.
Русиядә бер миллионнан артык видеокамера урнаштырылган. Аларның кимендә 30% йөзләрне тану системына тоташтырылган. Алар ярдәмендә гадәттә митингларга чыгучылар тоткарлана.
🔹Йөзләрне танучы систем Татарстанда да эшли. Моның өчен Татарстан Мәскәү кушуы белән Кытай тәҗрибәсен өйрәнде, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп итте. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашты.
🔹Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган.

😡6🤯3👍1
"Аигел" төркеме "Газ" дигән җырга яңа клип чыгарган.
Әле генә чыккан бу клипта (җыр үзе яңа түгел) ана белән бала ирләрсез калган дөньяда яши. Ирләр исә газ сыман һавада эри. Клипта сугышта һәлак булган солдат (йөк №200) "200нче номерлы газ"га әйләнә һәм аның мәете туган ягына табутта түгел, ә газ торбалары аша кайта.
"Бу сугышта танклар гына түгел, ә газ агымнары, контрактлар һәм энергетика шантажы да кулланыла. Солдатлар керем саннарына, туп итенә һәм ягулыкка әйләнә. Алар һава сыман юкка чыга, әмма — хәтта һәлак булганнан соң да — ниндидер рәвештә барыбер дәүләт машинасына хезмәт итүләрен дәвам итә һәм дәүләткә керем китерә" дип язылган клип чыгуына багышланган пресс-релизда.
2023 елда "Аигел" төркеменең солисты Айгөл Гайсина (тумышы белән Чаллыдан) Азатлык Радиосы уздырган "Ел шәхесе" бәйгесендә икенче урынны яулаган иде. Шул ук елны Айгөл "Яндекс. Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигатор өчен тавышын яздырды. 2020 елда ул татарча "Пыяла" дип аталган альбом чыгарган иде, ә 2023 ел азагында "Пыяла" җыры дөньяның топ-чартларына менде (бу җыр "Слово пацана" сериалында саундтрэк буларак кулланылды).

👍9❤1
Татарстан депутатлары Украинада сугышучыларга сайлауда катнашуны гадиләштерергә тәкъдим итте
Хәрибләргә сайлау комиссияләренә документларын читтән торып яки башка затлар аша тапшыру мөмкинлеген бирергә телиләр.
Хәзерге вакытта Русиядә намзәт булырга теләгән кеше сайлау участогына үзе шәхсән барып, гариза һәм документлар тапшырырга тиеш. Бары тик авырган, хокук бозуда гаепләнелгән яки шикләнелгән һәм сак астында булган кеше өчен генә искәрмә каралган. Татарстан Дәүләт шурасы хәрбиләр өчен мондый искәрмә кертүне тәкъдим итә.
Депутатларда бу мөрәҗәгать бәхәс уятмады. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин "башка фикерләр бармы", дип сорап карады, җавап булмады. Шулай да тавыш бирүдә ике депутат бу канун өлгесенә каршы чыкты.
Моңа кадәр Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучылар арасыннан дәүләт оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләрне әзерләячәкләре әйтелде. Моның өчен "Батырлар — Татарстан каһарманнары" дигән проект эшли башлады.

🤣3😈3❤1👍1
Мәхкәмә Фаил Камаевның Тукай районы башлыгы вазифасыннан "үз теләге белән" китүен канунсыз дип тапкан
Чаллыдагы мәхкәмә Тукай районы шурасының Фаил Камаевны башлык вазифасыннан "үз теләге белән" җибәрүе турындагы карарын канунсыз дип тапкан. Аның китүенең сәбәбен "ышанычны югалту белән бәйле" дип үзгәртәчәкләр.
Былтыр июньдә Тукай район шурасы депутатлары Камаевның үз теләге белән эштән китү турындагы гаризасын кабул итте. Ул чакта депутат Ольга Сурова Камаевның әле гаебе дәлилләнмәде, тикшерү эшләре бара дип, аны "үз теләге белән" эштән җибәрүне тәкъдим иткән иде.
Камаев былтыр апрельдә тоткарланды. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, төзелеш кирәк-яраклары белән алган диелә.
Июньдә Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җитте.
Тикшерү белән килешү төзүеннән соң былтыр ноябрьдә аны тикшерү изоляторыннан чыгарып, йорт сагына утырттылар. Күптән түгел йорт сагының вакытын озайттылар.

🤡2