❗️Русиянең юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне өстәде. Менә алар:
🔹 спорт журналисты Александр Шмурнов;
🔹"Объектив" интернет-порталы;
🔹"Мемориал" хокук яклау хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Ирина Щербакова;
🔹"Яблоко" фиркасенең Новгород бүлеге башлыгы Ксения Черепанова;
🔹һип-һоп артист Fuze Krec (Артём Бровков)
@azatliqradiosi

❤1👀1
Вәкаләтләрен югалткан "таянычлы төбәк": Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан ничек үзгәрде?
Бу атнада Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифасына керешүгә 15 ел тулды.
👍Бу еллар дәвамында республика икътисад өлкәсендә һәм халыкара чараларны үткәрүдә шактый зур уңышларга иреште
👎Шул ук вакытта Миңнеханов вазифасы хәзер рәсми рәвештә "рәис" дип атала, федераль бюджетка салымнарның яртысы түгел, ә инде өчтән ике өлеше китә.
👎Татарстанда көч структуралары, сәнәгать оешмалары һәм мәктәпләрдә татар теле укытылу сәгатьләре "федераллар" кулында.
Миңнеханов идарә иткән чорда Татарстан тагын нәрсәләрне югалтты?
👉Бу хакта Азатлык Радиосында чыккан бүгенге мәкаләдән укыгыз.

Азатлык Радиосы
Вәкаләтләрен югалткан "таянычлы төбәк": Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан ничек үзгәрде?
Бу атна Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазифасына керешүгә 15 ел тулды. Бу еллар дәвамында республика икътисад өлкәсендә һәм халыкара чараларны үткәрүдә шактый зур уңышларга иреште. Шул ук вакытта Миңнеханов вазифасы хәзер рәсми рәвештә "рәис"…
😭11👍3🔥2
Мьянмада зилзиләдә бер меңнән артык кеше һәлак булган, 2376 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Бу хакта AFR хәбәр итә.
Җирле хакимият белдерүенчә, җир тетрәү вакытында юллар, күперләр, биналар җимерелгән. Күп кенә төбәкләрдә элемтә өзелгән.
Җимерекләрне аралау һәм коткару эшләре дәвам итә.
▪️7,8 дәрәҗәдәге зилзилә Мьянмада кичә булды. Җир тетрәүне хәтта Таиланд, Вьетнам һәм Кытайда да сизгәннәр. Бангкокта төзелүче бина җимерелү нәтиҗәсендә тугыз кеше кеше һәлак булган.

😢5
🌙Иртәгә бар дөнья мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.
Татарстанда Ураза бәйрәме республика шәһәрләре мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башланачак.
Сәгать 7дә бәйрәм вәгазе сөйләнәчәк, соңрак 7:30да намазга күчәчәкләр.
Авыл җирләрендә гает үз вакытында, кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укылачак.
Быелгы Ураза гаетендә республикадагы төп бәйрәм намазын озак еллардан соң, кабат Казанның "Мәрҗани" мәчетендә үткәрәчәкләр. Бирегә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр, дип яза "Бизнес Online".
Әлеге мәчет моңа кадәр дә республика җитәкчелеге катнашында бәйрәм намазлары уздырган иде, гает намазларының телевидениедән трансляцияләре нәкъ менә Мәрҗани мәчетеннән алып барыла башлады.
Татарстан мөфтие булып Илдус Фәизов торган чакта, 2011 елдан башлап, бу бәйрәм намазларына даими рәвештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килә башлады. Ә Татарстанның хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин Мәрҗанидә гает намазын беренче тапкыр үткәрәчәк.

👍3❤2🙏2👎1🔥1
Ураза гаете (1972)
Азатлык архивы
Бүген Рамазан ае уразасының соңгы көне
Бар мөселманнар инде иртәгә узачак бәйрәмгә әзерләнә.
Хәзер Гариф Солтан архивыннан Ураза гаете турындагы тапшыруны тыңларга чакырабыз.

❤8👍4🔥3😁2😍1
“Аигел” төркеме яңа альбомын тәкъдим итте.
Германиядә яшәп, иҗат итүче АИГЕЛ тәхәллүсе белән танылган җырчы Айгөл Гайсинаның яңа альбомы тулысынча татарча дип әйтергә була.
2023 елда тумышы белән Чаллыдан булган Айгөл Азатлык Радиосы уздырган "Ел шәхесе" бәйгесендә икенче урынны яулаган иде. Шул ук елны Айгөл "Яндекс. Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигаторны тавышландырды. 2020 елда ул татарча "Пыяла" дип аталган альбом чыгарган иде, ә 2023 ел азагында "Пыяла" җыры дөнья һәм Русия чартларында беренче урыннарга менде. Бу җыр "Слово пацана" сериалында саундтрэк буларак кулланылды.
Айгөл Гайсин Русия Украинага каршы сугыш башлагач илдән китте. Күптән түгел аның төркеме "Газ" дигән җырга яңа клип чыгарды. Бу клипта (җыр үзе яңа түгел) ана белән бала ирләрсез калган дөньяда яши. Ирләр исә газ сыман һавада эри. Клипта сугышта һәлак булган солдат (йөк №200) "200нче номерлы газ"га әйләнә һәм аның мәете туган ягына табутта түгел, ә газ торбалары аша кайта.
"Бу сугышта танклар гына түгел, ә газ агымнары, контрактлар һәм энергетика шантажы да кулланыла. Солдатлар керем саннарына, туп итенә һәм ягулыкка әйләнә. Алар һава сыман юкка чыга, әмма — хәтта һәлак булганнан соң да — ниндидер рәвештә барыбер дәүләт машинасына хезмәт итүләрен дәвам итә һәм дәүләткә керем китерә" дип язылган иде клип чыгуына багышланган пресс-релизда.

silk.bnd.lc
AIGEL - Killer Qız | BandLink
Listen, download or stream Killer Qız now!
❤17👍2
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең сайтта укыгыз һәм безнең белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤9👍4🥰1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Тубыл шәһәрендә Әмәл бәйрәме узды.
Бу хакта үз Вконтакте битендә "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова язды.
Әмәл – Урта Азия һәм Иран, Төркиядәге халыклар бәйрәме булган Нәүрүзнең Себердәге тиңдәше. Көн белән төн тигезләшкән 21 марттан башлап, ике-өч көн бәйрәм итәләр.
Элек таң беленә башлау белән бөтен авыл ду кубып өйдән өйгә йөрсә, хәзер "Әмәл туды! Сәдака! Сәдака!" дип кычкырып тәм-том сорашучыларның 80-90 проценты балалар.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсеннән укырга була.
Видео 2018 елгы.

❤5👍4🔥1
Бүген бөтен мөселман өммәте Ураза гаетен бәйрәм итә.
Башкортстан һәм Татарстанда гает намазлары тәмамланды. Мәскәүдә дә мөселманнар мәчетләргә җыелды. Аларны тимер коймалар аша, полиция тикшереп кертте.
Быелгы Ураза гаетендә Татарстандагы төп бәйрәм намазын озак еллардан соң, кабат Казанның "Мәрҗани" мәчетендә үткәрделдәр. Мөфти Камил Сәмигуллин вәгазь укыды. Бүген гаеттә батырлык турында сөйләшик әле, диде ул.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мәскәүдә бәйрәм вәгазен татарча сөйләп башлады, сугыш, кан-коюлар туктатылсын иде теләде.
Ураза гаете котлы булсын! Өйләрегездә бәрәкәт булсын!

"Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау. Россиянең мөселман сугышчылары бүген Донбасста шушы максатлар белән хезмәт итә. Алар динебезнең асыл кыйммәтләре өчен көрәшә, илебезне куркынычтан саклый, без тыныч тормышта үзебезнең динебезне тотып яши алсын өчен фронтка китте", – диде мөфти.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Мәскәүдә бәйрәм вәгазен татарча сөйләп башлады, сугыш, кан-коюлар туктатылсын иде теләде.
"Аллаhу Тәгалә ил-көннәргә тынычлык урнаштырсын, сугыш, кан каюлар тукталып, ир-егетләребез hәм хатын-кызларыбыз сугыш сафларында hәлак булмыйча, туган ватан, газиз нигез, кадерле гаиләләлеренә Җиңү белән кайтырга насыйп кылса иде! Кайта алмаган, шәһид булганнарга Аллаh Җәннәт әһелләре булуларын насыйп әйлэсен! Ислам динебезгә көн һәм үсеш, динебез, милләтебез һәм ватаныбыз өчен фидакярь хезмәт иткәннәргә, ил hәм ватан файдасына тырышканнарга Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсен, җөмләсеннән разый әйләсен!" - диде ул.
Ураза гаете котлы булсын! Өйләрегездә бәрәкәт булсын!
🙏11👍9❤5👎2❤🔥1🔥1
Бүген гает намазына Петербур Җәмигъ мәчетенә 150 мең кеше килгән.
Барлыгы Петербур мәчетләрендәге бәйрәм намазында 250 мең катнашкан.
Бу хакта Петербур һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итте.

❤🔥16👍6👎1
Мьянмада җир тетрәү корбаннары 1700гә җиткән
Бу хакта илнең хәрби башлыгына сылтанып BBC хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 3400ләп кеше яраланган, 300 кеше әле дә хәбәрсез югалган дип санала.
▪️28 мартта Мьянма һәм Таиландта көчле җир тетрәү булды. Бангкокта җимерекләр астында кимендә 43 эшче калды.
Зилзилә Мандалай шәһәреннән 33 км ераклыкта булды. Бу шәһәрдә 1,2 млн кеше яши. Кытай сейсмология идарәсе мәгълүматынча, җир тетрәү магнитудасы 7,9 дәрәҗә булган. 12 минуттан Мьянмада җир икенче тапкыр тетрәде.

😱1💔1