Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Тольяттидагы мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче 4 ир-атка хөкем карарлары чыгарган. 🔸Айтуган Китиковны 7 ел колониягә хөкем иткәннәр; 🔸Фидан Исмәгыйлев — 6 елга; 🔸Шәфкать Үлмәсбаев — 7,5 елга; 🔸Раян Фәттахов — 5,5 ел колониягә хөкем ителгән. Дүртесе…
"Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән кешеләр турында без махсус видео да әзерләгән идек.
Аны 👉монда карый аласыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Аны 👉монда карый аласыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
YouTube
"Баймак эше": кемнәр хөкем ителде
"Баймак эше" фигурантларына хөкем карарлары чыга тора.
Узган елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне, гаиләләрен тәэмин иткән күпбалалы әтиләрне бишәр-сигезешәр ел төрмәгә утырталар. Кемнәр соң алар? Безнең яңа видеоны карагыз.…

❤2
Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды
Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае уза.
Язучы Ркаил Зәйдулла икенче мөддәткә берлек рәисе итеп сайланды.
Язучылар берлеге рәислегенә өч намзәт тәкъдим ителде: Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһим һәм Рәмис Аймәт.
Рәмис Аймәт үз намзәтен алды.
Барлыгы 194 кеше тавыш бирде. Аларның 167сы Ркаил Зәйдуллага, 20се Хәбир Ибраһимга бирелде, 7 бюллетень бозык дип танылды.
Әлеге вакытта берлекнең низамнамәсенә үзгәртүләр кертү тәкъдим ителә.
👉Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍10😁2🤔1
🐟Мисырда Хургада ярында туристлар батискафы баткан.
Русиянең Хургадагы консуллыгы хәбәр итүенчә, әлеге хәл җирле вакыт белән сәгать 10.00да булган. “Синдбад” батискафы коралл рифларын карау өчен су астына экскурсия оештырган. Анда экипаждан кала 45 турист булган. Алар барысы да Русия ватандашлары диелә.
"Би-би-си" язуынча, ким дигәндә алты кеше һәлак булган, тугыз кеше төрле җәрәхәтләр алган һәм 29 кеше коткарылган. Җәрәхәтләнүчеләр Хургада хастаханәләренә салынган.

🐳1
АКШ президенты Доналд Трамп АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) кыскарту турында фәрман имзалаганнан соң Азат Европа/Азатлык Радиосы язмышы мәсьәләсе күтәрелде.
Азатлык Радиосы белән килеп туган хәлгә карата мөрәҗәгатьләр вә белдерүләр белән дә чыктылар.
Без аларны бер урынга тупладык. Күбрәк безнең сайтта укый аласыз.

❤6🔥6🙏1🤡1
Зәйдә мәкхәмә татар гимназиясендәге ике укучының әнисен балаларын урыс теленнән имтихан тапшыру өчен гариза язарга мәҗбүр иткән.
Балалар әлеге имтиханны тапшырмыйча, Дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән дип санала.
Вечерняя Казань язуынча, тикшерү барышында әниләре урыс теленнән имтихан тапшыру өчен гариза бирүдән баш тартуы ачыкланган. Шул сәбәпле, балалар узган ел йомгаклау аттестациясенә кертелмәгән һәм узган елны аттестат ала алмаган.
Әлеге хәлне прокуратура мәхкәмәгә шикаять иткән, һәм мәхкәмә прокуратура таләбен канәгатьләндергән.

🤬6💔4😢2👍1
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы VI «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театрлары фестивалендә җиңгән.
Казан мэриясе Телеграм каналы хәбәр итүенчә, финалда Идел буе федераль бүлгесеннән 28 спектакль катнашкан. Йомгак ясау чарасы Ижау шәһәрендә узган.
Балалар спектакльләре арасында “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Акбай ролен уйнаган Рәмис Хәкимов, “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә спекҗакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулаган.
Берничә ел элек Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "Апуш" театр берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Алия Фәйзрахманова: “Спектакль куярга грантлар бүлеп биреп булырмы икән? Иң зур һәм үтемле ысул — театр аркылы балаларны телгә алып керү, аларны гашыйк итү. "Апуш" зур гаиләгә әверелде. Балалар атнаның биш көнендә дүртешәр сәгать шөгыльләнә, — дигән иде.

👏7👎2
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💬"Сугыш бетсен иде! Туйдырды, ардым!"
💬"Фәкать тынычлык, тынлык кына телим"
💬"Сугыш болай тиз генә бетмәстер ул..."
Гади украиннар Трамп белән Путин сөйләшүләреннән нәрсә көтә? Сугышның якын арада бетүенә ышанамы? Украина шәһәрләреннән әзерләнгән сораштыру карарга тәкъдим итәбез.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты. АКШның хәзерге президенты Доналд Трамп Русия-Украина сугышын туктатам дип вәгъдә биргән иде, әлеге вәгъдәсен тормышка ашырырга тырышып һәр ике як белән дә сөйләшүләр алып бара.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

😢4🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 март, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русиядә газ чыгару темплары кимегәннән-кими. Бу Украина аша җибәрүне туктату, җылы һава торышы һәм зур энергия таләп иткән өлкәләрдә ихтыяҗның кимүе белән аңлатыла.
🔸Владимир Путин Украинада БМО һәм берничә ил эгидасында тышкы идарә кертергә тәкъдим итә. Ул Украинадагы бүгенге хакимиятне канунсыз дип атады.
🔸Русия һәм АКШның Украинага кагылышлы сөйләшүләренең икенче өлеше Эр-Риядта апрель уртасында булырга мөмкин ди яза ТАСС.
🔸Май бәйрәмнәренә Татарстан кунакханәләрендә ял итү бәясе, былтыргы беллән чагыштырганда, 40%ка кадәр арткан дип яза "Известия". Төркиягә юлламалар 13%, Мисырга - 12%, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә - 2% арткан. Ә Таиландка 25%ка арзанайган.

Быел Татарстанның "Тантана" театр премиясе кемнәргә һәм кайсы тамашалар өчен бирелде:
🔹Елның иң яхшы спектакле дип «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Анам кыры» спектакле танылды. Спектакль Зур залда рус телендә бара.
🔹«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә театр премиясе Камал театрының «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен Ләйсән Гатауллинага һәм Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен Резеда Сәлаховага тапшырылды.
🔹«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театры артисты Эмиль Талипов «Тукай Казанга кайткан» спектаклендәге Габдулла Тукай роле өчен премия алды.
🔹«Эксперимент» номинациясендә премия Әлмәт театрының «Йорт» һәм Түбән Кама Яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакльләренә бирелде.
🔹«Дебют» номинациясендә премия Әтнә театры артисты Илназ Шакирҗановка һәм Яшел Үзән музыкаль театры артисты Эльмира Минһаҗевага тапшырылды.
🔹Иң яхшы музыкаль әсәр дип Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрының "Грек Зорба" балеты танылды.
🔹Балет, заманча хореография һәм пластик спектакль төркемендә MOÑ театр мәйдагында Soul Kitchen тамашасы өчен Мария һәм Марсель Нуриевларга бирелде.
🔹99 яшьлек балет артисты, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Айдарская Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының махсус бүләгенә ия булды.

👍4❤2
Көньяк-Көнчыгыш Азиядә көчле җир тетрәү. Әлегә ниләр билгеле
✔️Кытай һәм Америка сейсмологлары ике җир тетрәү теркәгән.
✔️Мьянмада беренче тетрәү 7,9 магнитудалы булган (башка мәгълүматларга караганда - 7,7).
✔️Иң зур зыян Таиланд башкаласы Бангкок һәм Мьянманың Сагайн һәм Мандалай шәһәрләренә килгән.
✔️Сагайнда Ирвади елгасы аша 1 километрлы күпер җимерелгән. 19нчы гасыр уртасында төзелгән тарихи Мандалай сараеның бер өлеше ишелгән.
✔️Бангкокта төзелеп килүче күктерәү тулысынча ишелгән. Бер кеше һәлак булган, бер кеше югалган, 50 кеше яраланган.
✔️Русиянең туристик операторлар берлегенең беренчел мәгълүматларына караганда, Бангкокта әлеге вакытта Русиядән 2 меңләп турист булырга мөмкин. Аларның нинди дә булса зыян күрүе турында хәбәрләр юк.

😱3
Тарихчы Айдар Ногманов вафат
Бүген, 28 мартта тарих фәннәре кандидаты,
Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Ногманов вафат булган.
Бу хакта институт сайтында хәбәр ителә.
Аңа бүген 60 яшь тулган иде.
Айдар Ногманов Казанның Яңа бистә зираты тарихын өйрәнде, каберләрнең каталогын булдырды. "Яңа бистә зираты" ("Ново-татарское кладбище") дип аталган китап чыгарды.
Ул Русия империясендә татарларның хокуклары һәм мөселманнарга карата дини сәясәт тарихын өйрәнүгә зур өлеште кертте.
Тулырак монда укыгыз.

😭15❤3🔥1😢1🙏1
"Яңа бистә зираты дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш"
Азатлык Радиосы сайтында тарихчы Айдар Ногмановтан 2021 елда алынган әңгәмә саклана.
Без Яңа бистә зиратының бүгенге хәле һәм зират турында язылган китап хакында сөйләштек.
"Әлбәттә, зиратны тәртипкә китерергә кирәк. Ул татарның милли пантеоны. Зиратка килгән кешеләрдә, кунакларда Татарстанга карата аерым фикер туа. Кызганыч, баштан ук бу урын гомум мөселман каберстаны булып оешкан. Ягъни һәркемне рәттән җирләгәннәр, системлы төстә күмү булмаган. Танылган шәхесләр кабере янында 90нчы еллардагы кешеләрне дә җирләгәннәр. Бакудагы мемориал зиратны мисал итеп китерергә була. Анда билгеле шәхесләр җирләнгән урынны саклап тоталар. Һичьюгы, безгә Октябрь инкыйлабына кадәрге кабер ташларын фундаментка куярга кирәк. Алар җирдә аунап ятарга тиеш түгел. Юкка чыгу куркынычы бар. Әлбәттә, инкыйлабка кадәрге барлык ташларны да саклап калып булмый", дигән иде ул.
Әңгәмәне тулычынча монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Яңа бистә зираты дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш"
Казанда "Яңа бистә зираты" дип аталган китап дөнья күрде. Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән. Яңа бистә зиратының бүгенге хәле һәм әлеге китап турында Азатлык зиратны өйрәнгән тарихчы галим Айдар Ногманов белән сөйләште.
👍8❤6🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🐟Мисырда Хургада ярында туристлар батискафы баткан. Русиянең Хургадагы консуллыгы хәбәр итүенчә, әлеге хәл җирле вакыт белән сәгать 10.00да булган. “Синдбад” батискафы коралл рифларын карау өчен су астына экскурсия оештырган. Анда экипаждан кала 45 турист…
Мисырда баткан батискафта Татарстаннан Кристина Вәлиуллина исән калган. Аны кичә үлгән дип язганнар иде.
Моны Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы да, Хургадада Русия консуллыгына сылтанып РИА Новости да раслады. Консуллыкта белдерүләренчә, Кристина Вәлиуллина әлеге вакытта хастаханәдә, аның ире үлгән дип санала.
Кристина һәм Равил Вәлиуллиннар Ютазы районы Урыссу хастаханәсендә табиблар булып эшләгән. 10 һәм 15 яшьлек кызлары белән Мисырга ял итәргә барган булганнар һәм “Синдбад” батискафында коралл рифларын карау өчен су астына экскурсия алганнар.
Батискаф кичә иртәнге сәгать 10нар тирәсендә батты. Анда барлыгы 45 турист булган. Алар барысы да Русия ватандашлары. Русия консуллыгы мәгълүматынча, 6 кеше үлгән.

😭3👎2😢2
Казанда ришвәтчелек белән көрәш бүлеге башлыгын ришвәтчелектә гаепләп СИЗОга җибәргәннәр.
Сүз Марат Хәйруллин турында бара. Аны 107 млн сум күләмендә ришвәт алуда шикләнәләр. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2023 елның маенда Хәйруллинга "Техно-Ремонт" ширкәте мөдире мөрәҗәгать итә һәм 48 млн сумлык салымны 15 млнга кадәр киметүне сорый. Моның өчен ул Хәйруллинга 7,5 млн сум тәкъдим итә. Хәйруллин ризалаша, диелә.
Ике айдан соң Хәйруллин янына янәсе "Фирма Сарман" ширкәте вәкиле килә. Хәйруллин аңа 400 млн сумлык салымны 100 млнга кадәр киметүне вәгъдә итә, моның өчен 25 млн сум сорый. Өстәвенә янәсе тагын 75 млн сум акча көткән була.
Хәйруллинга карата үтә дә зур күләмдә ришвәт алу буенча җинаять эше ачылган. Ул изоляторда кимендә 26 майга кадәр утырачак.
#Татарстан

👍3🤪3😁2💩1👀1
🇪🇺 Европа берлеге Русиягә карата кертеләсе чикләүләрнең 17нче пакетын әзерли.
Дипломатларның берсе EUobserver басмасына "эш әле башланды гына" дип белдергән.
Әлеге басма язганча, чикләүләр турында тәкъдимнәрне җәй башында көтәләр. Икенче бер дипломат "АКШ, Русия һәм Украина арасындагы сөйләшүләрнең ни рәвешле дәвам итәчәгенә карарбыз" дигән.
Күптән түгел Франция, Британия һәм "теләк белдерүчеләр" коалициясенә керүче башка илләр Русиягә карата кертелгән чикләүләрне киметү иртәрәк әле дигән карар чыгарды. Франция президенты Эммануэль Макрон Парижда узган 30 ил вәкиле очрашуыннан соң Русиягә карата чикләүләрне киресенчә арттырырга да мөмкинбез дип белдерде. Әлеге очрашу кичә узды.
Согуд Гарәбстанында узган сөйләшүләрдән соң Мәскәү Кирмәне Русия Кара диңгездәге һөҗүмнәрен Россельхозбанкны яңадан SWIFT системына кушканнан соң гына туктатырга әзербез дип белдерде. Шулай ук, Мәскәү Русиядән ашламаларны экспортлаучы оешмаларга карата кертелгән чикләүләрне дә бетерүне таләп итә. АКШ президенты Доналд Трамп Вашингтон бу таләпләрне хәзерге вакытта өйрәнә диде.

👏3