Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
✈️ Казаннан Вьетнамга чартер очышлар оча башлый

Вьетнамның Нячанг ял шәһәренә очышларны Fun&Sun туристик операторы оештырачак диелә. Очышлар ял сезонында, май аеннан октябрьгә кадәр башкарылачак.

Беренче очыш 14 майда оештырылачак дип көтелә. Шуннан соң очышлар атнага ике тапкыр булачак.

Русия паспорты ияләре Вьетнамда 45 көн визасыз ял итә ала.

4 апрельдән Казаннан Белградка очышлар да яңадан торгызылды. Air Serbia ширкәте бу очышларны гыйнварда Казанга ешайган дрон һөҗүмнәре аркасында туктатып торган иде.
👍6
Башкортстанда яшәүче егетне Украина армиясе ягында сугышта катнашырга теләктә гаепләп кулга алганнар

Башкортстан Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе Уфа районы Михайловка авылында яшәүче 26 яшьлек ирне тоткарлаган, дип хәбәр итә РБК-Уфа.

ФСБ 2025 елның гыйнварында бу егет интернет аша Украина кораллы көчләренә кушылу өчен гариза тутырган дип саный. Аның мөрәҗәгате хупланган, шуннан соң ул чикне узуга караган күрсәтмәләр алган.

Ирне илдән чыгып киткәндә тоткарлаганнар диелә. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карарын кабул иткән. ФСБ ир "гаепне таныган" дип белдерде.
😢2👀1
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була.

Берничә ел элек Азатлык әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим фактлар барлады. Кайберәүләрен рәсемнәрдә укый аласыз, тулырак язма безнең сайтта бар.

#татар_дөньясы
@azatliqradiosi
😢11❤4
Татарстанда сугышта катнашучыларны машина салымыннан азат итәргә тәкъдим итәләр

Моны күздә тоткан канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан тәкъдим ителде. Хәрби хезмәткәр бу ташламаны якын туганы файдасына тапшыра алачак.

Бу канунны кабул итү республика бюджеты керемнәренең кими төшүенә китерергә мөмкин, ләкин төгәл саннарны бәяләп булмый, диелә.

▪️Инде 3 елдан артык дәвам иткән Украинадагы сугышта Русия төбәкләре арасында иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә. Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан сугышка китеп һәлак булган кимендә 4680 кеше турында мәгълүмат таба алды. Башкортстаннан — кимендә 5284 кеше үлеме турында хәбәр табылды.

▪️Күп югалтуларга карамастан, Татарстан белән Башкортстан сугышка ихтыяриларны җыюны актив рәвештә дәвам итә, пропаганда чараларын һәм түләүләрне арттыра.

Тулырак монда укыгыз.

#сугыш #Татарстан
@azatliqradiosi
👎4🤮3👍2😁2❤‍🔥1
Дөньяда 15 апрель көнне булган төп вакыйгалар кыскача:

🟠АКШ Конгрессындагы демократлар Русиягә карата чикләүләрне киңәйтү һәм Украинага ярдәмне арттыру турында канун өлгесе әзерләде.

🟠Кытай хакимияте һава ширкәтләренә Boeing очкычларын кабул итмәскә кушты — бу АКШ белән барган сәүдә сугышының бер өлеше, дип яза Bloomberg.

🟠АКШ Иранга үзендәге уран запасын өченче илгә — мәсәлән, Русиягә — тапшыруны тәкъдим итте.

🟠Франциядә бер үк вакытта берничә төрмәгә һөҗүм ясалды. Юстиция министры бу хәлләрне "хезмәткәрләрне куркыту омтылышы" дип бәяләде.

🟠Азатлык Радиосының урыс хезмәте урта дулкыннарда радиотапшыруларны туктатты. Моңа кадәр АКШның Глобаль медиа агентлыгы Русиягә тапшыруларны тараткан иярченнәрне сүндергән иде.

🟠Журналистлар Антонина Фаворская, Артем Кригер, Сергей Карелин һәм Константин Габов 5,5 елга иректән мәхрүм ителде. Алар ФБК белән хезмәттәшлек итүдә, аерым алганда YouTube-канал өчен эчтәлек әзерләүдә гаепләнде.

Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм хәерле кичләр телибез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🔥1🙊1
Хәерле иртә! 16 апрель иртәсе нинди хәбәрләр китергән, укып алыйк!

🔵Русия дроннары төнлә Одесса шәһәренә һөҗүм иткән, өч кеше яраланган. Кичә Одессага НАТО генераль сәркатибе Марк Рютте рәсми сәфәр белән килгән иде.

🔵Түбән Новгород һәм Ярославль шәһәрләрендә һава аланнары вакытлыча ябылды, ди Росавиация. Моңа кадәр Русия Саклану министрлыгы алты төбәк һавасында 26 украин дронын юк итү турында хәбәр иткән иде.

🔵Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Казанда самокатлар сезонына юл куймау тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангычны Казанның Дәүләт автоинспекциясе хуплады, ә башкала мэриясе аңлатма хаты әзерли.

🔵АКШ хакимияте дөньяның 70 иленнән Кытай белән сәүдәне чикләүне тәкъдим итәчәк. Моның өчен Вашингтон дәүләт җыемын киметергә әзер, дип яза Wall Street Journal. АКШ тәкъдим иткән чаралар арасында — Кытай ширкәтләренә әлеге илләрдә эшчәнлек алып баруны тыю.

🔵АКШ алдагы ике ай дәвамында Сүриядән гаскәрләрне чиратлап чыгара башларга җыена. Узган ел ахырында Пентагон белдергәнчә, Сүриядә якынча 2 мең американ хәрбие урнашкан.

Азатлык сезнең өчен эшли, хөрмәтле укучыларыбыз. Безне укыгыз, белгән кешеләрне чакырыгыз, хәбәрләрне башкаларга да сөйләгез. Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤‍🔥4👀1
"Татарны тагын үзәктән куалар". Шигырь бәйрәме быел Тукай һәйкәле янында булмаячак

Моңарчы Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында узучы Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында узачак. Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде.

— Бәйрәмне шәһәрнең үзәгеннән башка мәйданчыкка күчерү татар халкы өчен үзәктән "сыгу", читләштерү булып кабул ителә. Сезне шушы тарихи хатага юл куймаска чакырабыз! — дип язды Татарстан президентына әдәбият тәнкыйтьчесе Миләүшә Хабетдинова.


▪️Казанда беренче Шигырь бәйрәме 1964 елда Кабан күле янындагы Тукай һәйкәле янында узган. Һәйкәл алдыннан агач вагонлы трамвай йөргәнлектән, бәйрәмне Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр.

Бу хакта көн язмасын Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬15🤷‍♂1😁1
Казанда Салих Сәйдәшевка багышланган Татар музыкасы йорты ачылачак 🎻

Ул Горький урамында урнашкан Сәйдәшев музее кысаларында эшләячәк. Татар музыкасы йорты ачылышына 7,3 млн сум акча бүленгән, дип белдерделәр Мәдәният министрлыгында.

Татар музыкасы йорты XX гасырда татар профессиональ музыкасының үсеш тарихын һәрьяклап күрсәтәчек диелә — аңа нигез салган композиторлар иҗатыннан башлап, хәзерге музыкаль юнәлешләр һәм жанрларга кадәр.

Татар музыкасы йортын ачуны 2025 елның 3 декабренә планлаштыралар. Ул көнне Салих Сәйдәшев тууына 125 ел булачак.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤12🔥3👎1👌1
Казанда татар шагыйрьләре ясалма интеллект белән шигырь язуда ярышачак

"Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем" дип аталган бу чара 22 апрель көнне "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында узачак.

Чарада шагыйрьләр ясалма интеллектка үз шигырьләрен тәкъдим итәчәк, нейрочелтәр исә аңа татарча җавап язарга тиеш булачак. Дөнья татар яшьләре форумы "иҗади көрәш" дип атаган бу чараны тамашачылар күзәтеп бара алачак.

Үзенчәлекле ярышта Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим һәм башка иҗатчылар катнашыр диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤8🔥3👍1🤔1
Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде.

Ә бүген нинди хезмәтләрдә рәхәтләнеп татар һәм башкорт телләрен кулланып була соң? Аларны ни рәвешле кулланып була? Азатлык Радиосы бу хакта ике IT-белгечтән сорашты.

👉 Безнең язмадан белә аласыз.

@azatliqradiosi
👍6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Моңарчы Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында узучы Шигырь бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янында узачак. Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде.
Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүгә бәйле Татарстан мәдәният министрлыгы аңлатмасы: төп бәйрәмнәр шунда узачак

26 апрельдә Тукай туган көнне уздырыла торган Шигырь бәйрәменең үзәктән ераграк Камал театрының яңа бинасына күчерү татар җәмәгатьчелеге арасында шау-шу тудырды.

Моңарчы Язучылар берлегеннән дә, мәдәният министрлыгыннан да хәтта дәүләт басмаларына да аңлатма булмаган иде.

Бүген «Ватаным Татарстан» газеты министрлык аңлатмасын чыгарды. Хәзер төп бәйрәмнәр театрның яа бинасы янында узачак диелгән анда:

«Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсештә. 2014 елга кадәр Тукай премиясе лауреатлары әдипнең һәйкәле янында игълан ителеп, бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылды. Шул рәвешле бәйрәм дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды.

Хәзерге вакытта Камал театрының яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, төп бәйрәмнәр яңа дәрәҗәдә нәкъ менә шунда узачак. Бинадагы мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер дип өметләнәбез»


Татар журналистлары, әдипләре, әдәбият белгечләре Шигърият бәйрәмен яңа урынга күчерүне «татарны тагын үзәктән куу» дип атады.
🤬11🔥1
Уфа гарнизон мәхкәмәсе бер хәрбине 23 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Аны кеше үтерүдә, дезертирлыкта, җитәкчесенә карата көч куллануда һәм башка җинаятьләрдә гаепләгәннәр.

ASTRA телеграм каналы язуынча, хөкем карары 18 мартта ук чыккан.

Мәхкәмә хәбәрендә хөкем ителүченең исеме аталмый, әмма мәхкәмә сайтындагы карточкадан күренүенчә, бу Замалюк Владимир Александрович.

Журналистлар ачыклавынча, мондый исем-фамилияле кеше моңарчы ике кеше үтерүдә, караклыкта (төрле елларда берничә очрак), талау, машина урлап китү, документлар урлау кебек җинаятьләрдә берничә тапкыр хөкем ителгән.

Ике кешене үтерү өчен хөкем карары 2018 елда чыккан. Башкортстан Югары мәхкәмәсе Замалюкны 21 ел да бер айга кырыс тәртипле колониягә җибәргән булган.
👍3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 апрель, пәнҗешәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанның Республика клиник хастаханәсе (РКБ) баш табибы Рафаэль Шәвәлиев вазифасыннан китәчәк. Ул Русия сәламәтлек саклау министрлыгының бер департаментын җитәкләргә әзерләнә дип яза "Бизнес Онлайн".

🔸26-28 апрельлә Башкорт теленнән халыкара диктант язу оештырылачак. Ул онлайн да, офлайн да булачак.

🔸Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Днепрда өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды, дип белдерде Украина рәсмиләре.

🔸Русия саклану министрлыгы ил күгендә 71 украин дроны бәреп төшерелүен хәбәр итте.

🔸Русия мәхкәмәләре "ЛГБТ пропагандасы" өчен барлыгы 60 миллион сумнан артык штраф салган. Бу хакта Мәхкәмә департаментына сылтанып "Медиазона" яза.

🔸Мәскәүдәге мәхкәмә Курски өлкәсенең элекке губернатоны Алексей Смирновны тикшерү изоляторына утыртты. Ул бер миллиард сум акча үзләштерүдә шикләнелә.
👍1🙏1
❗️Путин кушуы белән Украинага каршы башланган сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше һәлак булды. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә.

17 апрель иртәсенә бу исемлектә 10018 кеше исеме бар. Аерым алганда, Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 5324 кеше исеме, Татарстаннан — 4694 исем билгеле.

Ике республика өчен 9 мең үлем 5 март көнне теркәлгән иде.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

👉 Мәкаләне тулырак монда укыгыз.
👍2🎉2🌭2😱1😭1
Burger King һәм Rostic’s Казанда хәләл менюны бетерә

22 апрельдән башлап ике популяр фастфуд челтәре Казанда хәләл стандарт нигезендә эшләүне туктата. Rostic’s челтәренең өч ресторанында хәләл меню бетерелә, ә хәләл тамгалы бердәнбер Burger King рестораны ябылачак.

Burger King-ның Зәкиев урамындагы 1нче йортта урнашкан икенче рестораны хәләл сертификациясен саклап калачак.

Burger King челтәре җитәкчелеге хәләл стандарттан чыгу карары эчке оператив үзгәрешләр белән бәйле булуын, һәм бу ислам кагыйдәләренә яки мөселман аудиториясенә карата ихтирамсызлыкты аңлатмавын белдергән.

Burger King Казандагы ике ресторанына хәләл сертификатын 2023 елның декабрендә алган иде.

Казандагы элекке KFC рестораны тулысынча хәләл менюга 2020 елда күчте. Хәзер ул рестораннарда ризык хәләл булмаячак.

Тулырак монда укыгыз.
💔11👍1