Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4💔3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 апрель, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Сумы шәһәренә һөҗүмне тәнкыйтьләп чыкты, ләкин Русияне турыдан-туры телгә алмады. Трамп "алар хата ясады", диде, ләкин "алар кемнәр" соравына җавап бирмәде. Дәүләт секретаре Марко Рубио бу һөҗүмдә Русияне гаепләгән иде.

🔸Әдәбияттан Нобель бүләге лауреаты, Перуан язучысы Марио Варгал Льоса 89 яшендә вафат булган. Иң танылган романы - "Шәһәр һәм этләр".

🔸Кытай сирәк очрый торган металларның кайберләрен экспортлауны тыйды.

🔸Русия саклану министрлыгы Украинаның 52 дронын бәреп төшерү турында белдерде.

🔸Эквадорның бүгенге җитәкчесе Даниэль Нобоа президент сайлауның икенче турында җиңде. Аның көндәше Луиса Гонсалес тавышларны яңадан сайлауны таләп итәчәкбез дип белдерде.
🔥2👍1
"Татар теле — безнең корал" Зиннур Әһлиуллин мәхкәмәcе дәвам итә

Бүген, 14 апрельдә Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау дәвам итә.

Җинаять эше Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналындагы стримнан соң ачылган. Активист Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләнә.

Бу эш буенча беренче мәхкәмә утырышы 20 гыйнварда үтте. Татар активистлары хәбәр итүенчә, Зиннур Әһлиуллин утырышта урыс теленнән татарчага тәрҗемәче бирүне сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән.

5 февральдә үткән утырышта, активистлар хәбәр итүенчә, Әһлиуллин аның сүзләренә үткәрелгән тел белгечләре экспертизасына шик белдергән. Ул яңадан тикшерү — өстәмә лингвистик анализ үткәрүне таләп иткән.

Мәхкәмә утырышларының соңгысы 13 мартта узды. Татар активистлары сүзләренчә, залга бары тик гаепләнүче, аның хатыны һәм адвокаты гына керә алган.

Активистлар язуынча, Әһлиуллин бу утырышта да тәрҗемәче чакыртуны таләп иткән. Хөкемдар бу таләпне канәгатьләндереп, утырышны 14 апрельгә күчергән. Ә мәхкәмә материалы карточкасында утырыш "катнашучыларның кайберләре авыру сәбәпле килмәү аркасында" кичектерелгән дип күрсәтелгән.

Утырыштан чыккач, "безнең тел безнең корал булырга тиеш", дигән Әһлиуллин.

Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🔥14❤5💯1
Украинада сугыш башланганнан бирле кимендә 618 бала һәлак булган

Бу хакта 14 апрельдә Украина Баш прокуратурасы хәбәр итте. Рәсми мәгълүматларга караганда, тагын кимендә 1884 бала яраланган.

"13 апрельдә Сумы шәһәре утка тотылганнан соң 11 һәм 17 яшьлек ике малай һәлак булды. 15 бала яраланды", диелә Баш прокуратура белдерүендә..

5 апрельдә Кривой Рог шәһәренә һөҗүм вакытында тугыз бала һәлак булган иде.

Русия Украинадагы сивил инфраструктурага һөҗүмнәрне, тыныч халыкны үтерүен, хастаханәләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, энергетика һәм су челтәрләрен юк итүен кире кага.

Әмма Украина хакимияте һәм халыкара оешмалар бу һөҗүмнәрне Русия кылган хәрби җинаятьләр дип бәяли һәм алар махсус рәвештә башкарылуына басым ясый.

БМО мәгълүматларына караганда, 2025 елның гыйнварыннан март ахырына кадәр Русия агрессиясе нәтиҗәсендә Украинада 413 гади кеше һәлак булган, 2000нән артык кеше яраланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк.
😢8👍2🤬1
AY YOLA башкорт төркеме җырчыларына халык артисты һәм атказанган артист исемнәре бирелде

Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Һомай” җырын башкаручы AY YOLA төркеме артитсларына макатулы исемнәр бирү турында белдерде.

Ринат Рамазанов
Башкортстанның халык артисты, ә Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар Башкортстанның атказанган артисты исемнәренә лаек булдылар.

Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды. Җыр аеруча Казакъстанда популярлык казанды.

Ринат Рамазанов – “Аргамак” төркеменә нигез салган кеше. Ул Татарстан җырчылары белән дуслыкны җайларга теләп, төрле уртак чараларда катнашып килде. Башкорт җырларын бөтен дөньяга танытырга телим дип сөйләгән иде 2019 елда Азатлык Радиосына.

Украинада Русия сугыш башланганчы, “Аргамак” төркеме Лондон, Париж, Мексика, Кытай, Истанбул, Астанада чыгышлар ясады, Согуд Гарәбстанында узган фестивальдә гран-при яулады.

Сугыш башлангач, Рамазанов хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашты.
❤5🥱5😢3🔥2👎1
"Баймак эш"» фигурантлары туганнары Путин белән очрашу сорый

Мондый мөрәҗәгать белән «Баймак эшендә» гаепләнүче Данис Әхмәтовның хатыны Илүзә чыкты. Ул төрмәдә утыручыларның туганнарын Русия президенты Владимир Путин белән шәхсән очраштыру сорый. Алар "хакимият карьеристларына гади эшчеләр, фермерлар, эшкуарлар, күп балалы аталар һәм аналар корбан ителде" дип сөйләргә тели ди Илүзә Әхмәтова.

Хатын бу башлангычка теләктәшлек күрсәтеп, шушы мөрәҗәгатькә имзалар куюны үтенә.

Моңарчы "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланганнарның туганнары Русия Думасы рәисе Вячеслав Володинга видеомөрәҗәгать чыгарган иде. Алар Володиннан Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә шәфкатьлелек күрсәтеп, аларга амнистия игълан итүне сорады.

"Баймак эше"ндә 80ләп кеше гаепләнә, аларның кайберләренә хөкем карарлары чыкты.
🙏4❤1🥴1😐1😈1
Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә. Әмма без аның хакында ниләр беләбез? Бүген без аның биографиясеннән мөһим фактларны барлыйбыз.

Бу эштә безгә профессор, Йосыф Акчураны аркылы буйга өйрәнгән тарихчы Исмаил Төркоглы ярдәм итте.

👉 Мәкаләне Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
❤15❤‍🔥3
Сәлам, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 апрель, сишәмбе иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?

🔵Русия Үзәк банкы Уфадагы Промтрансбанкның лицензиясен гамәлдән чыгарды. Үзәк банк хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге кредит оешмасы акча юдыру һәм террорчылыкны финанслау белән көрәш таләпләрен бозган.

🔵Курски шәһәрендә дроннар һөҗүменнән 85 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, тагын тугыз кеше яраланган. Дрон күпкатлы торак йортка килеп эләккән диелә. Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, төнлә төбәктә 109 дрон бәреп төшерелгән.

🔵АКШ хакимияте Һарвард университетына 2,2 миллиард доллар күләмендәге финанслауны туктатуын игълан итте. Университет Ак йортның антисемитизмга каршы көрәш кысаларында студентларны кабул итү һәм хезмәткәрләрне эшкә алу буенча куйган таләпләрен кире каккан. Һарвард җитәкчелеге Трамп идарәсе университет җәмәгатьчелеген контроль итәргә тырышуда гаепләде.

🔵Русия хакимияте "шикле" криптоянчыклар исемлеген булдырачак. 2025 елда Росфинмониторинг "дигиталь акча берәмлекләренең шикле адреслары" реестрын төзи башлаячак.

🔵Мәскәүдәге "Фаланстер" китап кибете һәм аның нигез салучы Борис Куприяновка карата "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү турындагы беркетмә төзелде. Сүз кайсы оешма турында баруы билгеле түгел.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🔥2❤1❤‍🔥1
❗️Татарстан Югары мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында калдыруны канунсыз дип таныды

Татарстан Югары мәхкәмәсе бүген, 15 апрельдә, түбән инстанция мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгарды. Вәлиәхмәтовны сак астында тоту чарасы мәсьәләсен Казанның Совет районы мәхкәмәсендә яңадан карарга кушылды.

Шул ук вакытта мәхкәмә 70 яшьлек активистның изоляторда калу вакытын 29 апрельгә кадәр озайтты.

Адвокат Рим Сабиров фикеренчә, бүгенге карар беренче инстанция мәхкәмәсе карарында булган хаталарга бәйле, дип яза "ОВД-Инфо".

👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👉 Татар милли хәрәкәтенең 70 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов эше турында җентекләп монда язган идек.
🔥9👍6❤3
Милли азчылыкларга украиннарны үтерү җиңелрәкме? Кара-Мурза чыгышына милли активистлар фикерләре

Интернетта оппозиция сәясәтчесе Владимир Кара-Мурза әйткән сүзләренә карата көчле тәнкыйть сүзләре яңгырый. Франция Сенатында чыгыш ясаганда, Кара-Мурза Русиянең Украинага каршы сугышында милли азчылык вәкилләрен күпләп куллануын "психологик сәбәп" белән аңлатты. Башка кеше сүзенә сылтанып, ул "урыслар өчен украиннарны үтерү психологик яктан авыр" диде.

— Урыс либераллары милли теманы төптән аңламый. Алар өчен бу мөһим булмаган, маргиналь тема. Минемчә, алар "россиян" милләте идеясен чынбарлык дип кабул итә. Ә инде төрле "вак", "кечкенә" халыклар, азчылыклар илдәге сәясәткә һәм тарихи процесска әллә ни йогынты ясамый дип уйлыйлар, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин.


Милли активистлар, журналистларның Кара-Мурза чыгышына бәйле фикерләрне 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬11🤮2💩2👀1