Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Интернетта "Хәрефләр илендә" дип аталган яңа татар мультфильмының беренче сериясе чыкты

Аны татар проектлары авторы, дизайнер Илдар Әюпов ясый. Тавыш яздыруда җырчы Рәдиф Кашапов, алып баручы Роберт Исламов, артист Нияз Садыйков катнаша. "Безнең максат — татар балалары өчен заманча, кызыклы һәм туган телгә мәхәббәт тудыручы мультфильм чыгару", ди мультфильм авторлары.

"Хәрефләр илендә" мультфильмы татар хәрефләре яши торган тылсымлы дөньяны күрсәтә. Һәр хәреф — ул тере герой. Ул уйный, бәхәсләшә, маҗараларга очрый, дуслаша һәм яңа нәрсәләр өйрәнә.

Проект максатлары булып татар телен кечкенәдән үк яраттыру, татарча сыйфатлы визуаль контент булдыру һәм әдәби мирасны заманча формада тәкъдим итү тора.

#татартеле
@azatliqradiosi
👍19❤2
❗️Русия һәм Украина чираттагы тапкыр әсирләр белән алмашты дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы.

Украина президенты Владимир Зеленский да әсирләр алмашуны раслады.

Ничә кешенең азат ителүе турында әйтелми.

▪️Әсирләр белән алмашу турында Русия белән Украина Истанбулда узган сөйләшүләрдә килешкән иде.

@azatliqradiosi
❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —11 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русия армиясе төнлә Украинага 85 дрон җибәргән. Харьков өлкәсендә ике кеше һәлак булган, 54 кеше яраланган, аларның тугызы балалар. Бу хакта шәһәр мэры хәбәр итә.

🔹Курски өлкәсе Марьино авылында дрон калдыкларыннан 7, 9 һәм 13 яшьлек өч бала җәрәхәтләнгән. Бу хакта төбәк башлыгы Александр Хинштейн хәбәр итте. Алар хастаханәгә салынган.

🔹Протестлар сәбәпле Лос-Анжелес үзәгендә комендант сәгате кертелгән. Җирле вакыт белән сәгать кичке сигездән иртәнге алтыга кадәр үзәк ябык булачак. Шәһәр мэры сүзләренчә, бу талау һәм мародерлыкны булдырмау өчен эшләнә.

🔹Еврокомиссия Русия нефтенә бәя чиген 60 доллардан 45 долларга кадәр төшерергә, шулай ук 18нче санкцияләр җыелмасы кысаларында "Төньяк агым" инфраструктурасын куллануны тыярга тәкъдим итте. Моннан тыш, SWIFT системасыннан тагын 22 Русия банкын өзәргә мөмкиннәр.

🔹ОМОНның Мәскәүнең Строгино районына ясаган рейдыннан соң, Үзбәкстан канәгатьсезлек белдерде. Илнең тышкы эшләр министрлыгы бу чараны Русиядә Үзбәкстан ватандашларын "хөрмәтсезләү һәм тупас мөгамәлә" дип атады. Әлеге рейд вакытында миграция тәртибен бозган өчен 5-6 кеше тоткарланды.

🔹Бүген Казанда узачак «Киләчәкне формалаштыру» III халыкара форумда совет системасы традицияләренә нигезләнгән яңа форматтагы мәктәпләрне тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта форумга багышланган матбугат конференциясендә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте дип яза "Ватаным Татарстан".

🔹Казанда төзеләчәк фигуралы шуу үзәгенә Олимпия чемпионы, татар кызы Алинә Заһитова исеме бирелмәячәк. Бары үзәккә караган аерым академия яки мәктәп кенә Алинә исемен йөртәчәк. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤3🔥1🤯1
Көн язмасы: Башкортстанда Урал Байбулатов ни өчен тоткарланды?

Узган атнада Башкортстанда Әбҗәлил районындагы Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаган берничә активистта тентү узды. Активист Урал Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды.

"Idel.Реалии" мәгълүматынча, эшне Байбулатовка 2025 елның 22 апрелендә язган посты өчен 3 июньдә ачканнар.

Тикшерү фаразлавынча, Байбулатов үзенең видеосында бакыр чыгарырга планлаштырылган җирләрдә экологик нормалар бозылу, атом калдыклары күмелүе һәм себер түләмәсен таратучы үләт базы булу турында ялган мәгълүмат тараткан. Хокук саклау оешмалары фикеренчә, әлеге видео халыкны ялгыш юлга кертеп, җәмгыятьтә киеренкелек артуга һәм протест хәрәкәте көчәюгә китергән.

Байбулатов нәрсә язган булган соң?

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2
Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышта "рәис" сайлау көнен раслады.

Сайлау 14 сентябрьдә узачак.

Моңа кадәр Татарстанның хәзерге президенты (аны хәзер "рәис" дип атыйлар) республика башлыгы вазифасына дәгъва кылучы намзәтләргә таләпләрне тәгаенләндерүе канун имзалаган иде.

Хәзер бу вазифага Русия җирлегендә даими рәвештә яшәүче ватандашлар гына дәгъва кыла ала. Шулай ук, намзәт сайлау көнендә 30 яшен тутырган булырга тиеш.

▪️2023 елда Мәскәү таләбе белән Татарстанның Конституциясе үзгәртелде, элек республика җитәкчесе "президент" дип аталган булса, хәзер аны "рәис" дип йөртәләр.

@azatliqradiosi
🤬8❤3🤡3
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары һәм парламент хезмәткәрләре Лисичански һәм Рубежноега һуманитар ярдәм җибәрәчәк.

Анда күбрәк балалар өчен кирәк-яраклар тупланган.

Сугыш башланганнан бирле Татарстан әлеге шәһәрләргә 205 йөк машинасы белән ярдәм җибәргән дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

▪️Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.

▪️Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. 2025 елда республика бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.

@azatliqradiosi
🤮9😡2❤1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары һәм парламент хезмәткәрләре Лисичански һәм Рубежноега һуманитар ярдәм җибәрәчәк. Анда күбрәк балалар өчен кирәк-яраклар тупланган. Сугыш башланганнан бирле Татарстан әлеге шәһәрләргә 205 йөк машинасы белән ярдәм җибәргән…
❗️Татарстан бюджеты дефициты тагын да зурайган

Элек казна 13,5 миллард сум дефицит белән кабул ителгән булса. Хәзер дефицит 31 миллиард сумга җиткән. Ягъни 2,4 тапкырга арткан.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары быелгы һәм 2026-2027 елның план чорына республика бюджеты турындагы канун өлгесенә төзәтмәләр кертте.

Бизнес Online язуынча, элек 472,1 миллиард сум керем алырга ниятләнсә, хәзер бу сан 505 миллиард сумга җиткән. Бу 33 миллиард сумга күбрәк.

Шул ук вакытта чыгымнар 50,4 миллиард сумга артачак, ягъни 485,6 миллиард сумнан 536 миллиард сумга җитәчәк. Чыгымнарның иң күбе торак-коммуналь хезмәте өлкәсендәге инфраструктура проектлары белән бәйле. Шулай ук социаль мөһим булган фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын уздыруга, төбәк проектларына, башкарылмаган дәүләт контрактларына түләү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту һәм бюджет оешмаларының кредит бурычларын түләүгә дә чыгымнар арта.

@azatliqradiosi
😱3👍1🎉1
Украина сугышны туктату өчен комромисс эзләүдән баш тартса, тагын да күбрәк җирләрен югалтырга ихтимал.

Бу хакта The Wall Street Journal газетасына әңгәмәдә Русия президенты Владимир Путин ярдәмчесе Владимир Мединский әйтте.

Ул Русиянең озак вакытлы сугышка әзер булуын аңлатты, һәм мисал итеп XVIII гасырда Русия белән Швеция арасындагы сугышны китерде. Әлеге сугыш 21,5 ел дәвам иткән.

Мединский бу хакта инде Истанбулда бер әйткән иде.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🦄4🤮3💩2❤1🖕1
"Татарча комикслар" проекты дүрт татар гаиләсе турында китап чыгарган

Китапта Исмәгыйль Гаспринский белән Зөһрә Акчурина, Фатиха белән Сөләйман Аитовлар, Луиза Сәлиәскәрова белән Хәсән Туфан гаиләләре һәм режиссерлар Кәшифә белән Рәхим Тумашеваларның нәсел тарихлары бәян ителә.

“Хатлар, язучыларның истәлекләре өйрәнелде, галимнәр, музей хезмәткәрләре, бу шәхесләрнең әле исән туганнары белән аралашу нәтиҗәсендә туган китап бу”, ди китап авторы, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов.

Ни өчен китап "Мәхәббәт" дип аталганын автор мәхәббәт ул романтикага гына бәйле хис түгел, китапта тасвирланган тарихлар ул кешеләрнең бер-берсе белән сынаулар аша узу тарихлары, бергә мөһим уртак проектлар булдыруы, мәсәлән, кешеләр газет чыгаралар, мәктәп ачалар. Бу - мәхәббәтнең мисаллары дип аңлата Кашапов.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👍3👎2
АКШ Гыйрактагы илчелегенең хезмәткәрләрен өлешчә эвакуацияләргә әзерләнә.

Шулай ук Якын Көнчыгыштагы кайбер илләрдә урнашкан АКШ хәрбиләренең туганнарына илдән китәргә рөхсәт ителде. Бу хакта чәршәмбе кичендә Пентагон һәм Дәүләт департаментына сылтама белән кайбер медиалар, шул исәптән Reuters агентлыгы хәбәр итте.

Белгечләр соңгы вакыйгаларны "атом килешүе" сөйләшүләрендә алга китеш булмау сәбәпле, АКШ белән Иран арасындагы киеренкелекнең артуы белән бәйли.

Иран хакимияте атом коралына ия булырга омтылмавын белдерә. Шул ук вакытта уран баету хокукыннан баш тартырга әзер түгеллеген дә әйтә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
⚡1😱1
«Царицыно» һәм «Сочинский мясокомбинат» ширкәтләре җитештергән һәм хәләл дип саналган "Мусульманская" колбасаларында дуңгыз чималлары табылган.

Бу хакта SHOT проверка хәбәр итә.

Җитештерүчеләр колбасаларның капларына язылган чималларны гына куллануын әйткән.

Сез ышанасызмы?


📷SHOT Проверка

@azatliqradiosi
🤮5🤯3🤬3👎2🤷‍♂1
АКШ дәүләт департаменты үзенең рәсми сәхифәсендә дәүләт сәркатибе Марко Рубиодан 12 июньдә билгеләп үтелүче Русия көне уңаеннан котлау урнаштырды.

"Америка халкы исеменнән Русия халкын Русия көне белән котлыйм. АКШ Русия халкының якты киләчәккә омтылышын хуплауны дәвам итә. Шулай ук без бу мөмкинлектән файдаланып, Русия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру максатыннан, Русия Федерациясе белән конструктив хезмәттәшлеккә омтылышыбызны кабат раслыйбыз. Тынычлык безнең илләр арасында файдалы мөнәсәбәтләр булдыру нигезенә әверелер дип өметләнәбез", диелә котлау текстында.

▪️АКШ Дәүләт департаменты сәхифәсендә Русия көне уңаеннан соңгы котлау 2022 елда урнаштырылды. Ул вакытта котлау Дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен исеменнән язылган булган.

@azatliqradiosi
💩4🤮2👎1😢1
❗️Air India ширкәте очкычы Һиндстанның көнбатышындагы Әхмәдабад шәһәре һава аланында казага очраган. Бу хакта дәүләт агентлыклары хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта 240лап кеше булган.

@azatliqradiosi
😱3😢2
Башкортстанда сугышка китү акчасын киметкәннәр.

Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә. Моннан тыш сугышка кешеләр болай да җитәрлек бара дигән фараз бар.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁4❤1🔥1