Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥2
Хәерле иртә! 9 июнь, дүшәмбе иртәсендә дөньяда төп хәбәрләр:
🟠 Русиядә төнлә 49 дрон бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Русия Саклану министрлыгы. Дроннар Чуашстан һавасында да юк ителде. Корбаннар турында хәбәрләр юк.
🟠 Казан һава аланы 3 сәгатьләп ябылып торды. Хәзер ул ачык, әмма дистәләрчә очыш, шул исәптән Анталиягә очарга тиешле рейс тоткарланган.
🟠 Израил хәрбиләре Газзәгә һуманитар ярдәм белән килгән Madleen корабына менгән, аның белән элемтә югалган. Элегрәк Израил корабны Газзәгә үткәрмәячәк дип белдерде.
🟠 Украинаның Сум өлкәсенә Русия һөҗүменнән кимендә 6 кеше зыян күргән.
🟠 Португалия җыелма такымы Испанияне җиңеп, УЕФАның Милләтләр лигасында беренчелекне яулады.
Көн дәвамында бергә булыйк! Безнең Телеграм-каналга дусларыгызны да чакырыгыз.
@azatliqradiosi
Көн дәвамында бергә булыйк! Безнең Телеграм-каналга дусларыгызны да чакырыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4🔥1
Акча бетә башладымы? Башкортстанда сугышка китү өчен контракт акчасын киметәләр
Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башладылар. Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә.
Хакимиятләр хәзер "административ ресурс хисабына эш алып барырга уйлаган" дигән фараз дә бар.
👉 Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.
👉 VPN булса, монда басыгыз.
#Башкортстан

— Минемчә, бу, бер яктан, республиканың бюджет хәленең киеренкелеге белән бәйле. Бюджет дефициты арта, ә хәзер әле ел башы гына. Икенче яктан, бу контрактчылар җәлеп итүгә мохтаҗлыкның элеккечә кискен булмавын да күрсәтә ала.
Хакимиятләр хәзер "административ ресурс хисабына эш алып барырга уйлаган" дигән фараз дә бар.
👉 Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.
👉 VPN булса, монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Акча бетә башладымы? Башкортстанда сугышка китү өчен контракт акчасын киметәләр
Башкортстанда сугышка китү акчасын киметкәннәр. Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә. Моннан тыш сугышка кешеләр болай да җитәрлек бара дигән фараз бар.
😁4👍2🔥1👏1🤔1
Чуашстан башлыгы Олег Николаев Русия армиясе өчен радиоалгычлар җитештерүче "ВНИИР" ширкәтенә дроннар белән һөҗүм ясалуын хәбәр итте
Николаев белдерүенчә, Чабаксар шәһәрендә урнашкан "ВНИИР" ширкәтенә ике дрон килеп төшкән. Бу хәл сәбәпле, җитештерү вакытлыча туктатылган.
Тагын ике дрон Чабаксар һәм Кызыл Армия районнарына төште – кешеләргә куркыныч юк, диде Николаев.
"ВНИИР" Чабаксар шәһәрендә урнашкан. Astra Telegram-каналы мәгълүматына күрә, ширкәт Русия армиясе өчен "Комета" радиоалгычларын да җитештерә, алар украин радиоэлектрон көрәшенә (РЭБ) каршы кулланыла.

🔥4❤1👏1🤩1
✈️ Очышлар тоткарлану сәбәпле Казан һава аланы халык белән тулы
Телеграм-каналлар язуынча, кешеләр очкычлар көтә, идәннәрдә һәм баскычларда утыра. Кеше күплегеннән бинада сулау да кыен диелә.
▪️Казан һава аланы бүген төнлә 3:35тән иртәнге 6:18гә кадәр дроннар һөҗүме аркасында ябылып торды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төнлә республикада дроннар куркынычы режимын керткән иде.
▪️Һава аланында очып килүгә һәм очып китүгә дистәләгән очыш тоткарланды.
#Татарстан

Telegram
Казань на максималках
✈️ Аэропорт Казани из-за утренних ограничений забит битком. Множество рейсов задерживают, люди ждут самолеты, сидя на полу и на лестницах, дышать не чем сообщает подписчик в бот @Kznjournal_bot.
👓Казань на Максималках
👓Казань на Максималках
🍾5👍1🔥1👏1🤬1
2024 елда Татарстанда ЗАГС бүлекчәләре 23,6 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта республикада 13,5 мең гаилә таркалган – бу теркәлгән никахларның яртысыннан артыгына туры килә.
Шул ук вакытта, республикада яшьләр саны кими бара. 5 елда 25-30 яшьтәге кешеләр саны 30% тирәсенә кимегән.
▪️2023 елда Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада биш елда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлаган иде.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍4💔4🔥2😢2👏1
Русия белән Украина арасында киңкүләм әсирләр алмашы башланды
Бу хакта ике ил дә хәбәр итә. Русия Саклану министрлыгы Украинаның Русиягә 25 яшькә кадәр беренче төркем әсир хәрбиләрне тапшыруын белдерә. Үз чиратында Русия шул ук санда әсирләрне Украинага кайтарганы әйтелә.
Моны Украина президенты Владимир Зеленский да раслады. "Украиннар Русия әсирлегеннән өйгә кайта", дип язды ул үз телеграм-каналында. Аның сүзләренчә, әсирләр алмашы берничә көн дәвам итәчәк.

❤3😢3🙏2
Украинадагы сугышта катнашучының хатыны Рөстәм Миңнехановны алдагы сайлауда катнашырга сорады
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан узган очрашуда Татарстан президентын республика башлыгын сайлауда катнашырга сорадылар. Очрашудан видео өзеген Миңнеханов матбугат сәркатибе чыгарды.
Мондый үтенеч белән ире Украинадагы сугышка киткән Римма Садыйкова чыкты. "Сез безнең Татарстанның төп яклаучысы. Алдагы сайлауда сезнең катнашуынызны теләр идем. Бу минем генә фикерем түгел дип уйлыйм", диде ул.
Моңа Татарстан президенты "Сез [сайлауга] барсагыз, мин дә барырмын" дип көлеп җавап бирде.
▪️Татарстанда президент (республикада бу вазифаны хәзер "рәис" дип атыйлар) сайлавы 14 сентябрь узачак дип көтелә. "Бердәм Русия" праймеризында намзәтләр булып Рөстәм Миңнеханов белән сенатор Александр Терентьев катнаша.
▪️Элегрәк мондый "гади халыктан үтенеч" рәвешендә сайлауга намзәт итеп чыгу технологиясен Русия президенты киң кулланган.
▪️Азатлык Украинадагы сугышта катнашучыларның яңа "урта сыйныф"ка әйләнүен язган иде. Аларны сәясәткә дә актив җәлеп итәләр.

ГАЛИМОВА
Рустам Минниханов по случаю дня социального работника встретился с координаторами фонда «Защитники Отечества».
Встреча прошла за чайным столом в центре реабилитации «Восхождение», в котором в этом году было организовано стационарное отделение для участников…

🤮8🤡6🤣4
❗️Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды
Мондый карарны "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты кабул итте.
Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси, ди "Мемориал".
Моннан тыш, хокук яклаучылар олы яшьтәге кешене, гамәлләре җәмгыять өчен куркыныч тудырмаган булса да, озак вакытка сак астына алуны нигезсез һәм юл куелмаслык хәл дип саный.
70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра һәм аны нәрсәдә гаеплиләр? 👉 Безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Мондый карарны "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты кабул итте.
— Вәлиәхмәтовка карата кулланылган гаскәрне кабаттан дискредитацияләү турындагы маддә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң фикер иреген бастыру өчен булдырылган. Ул сугышка һәм Русия хакимиятенә каршы теләсә нинди тәнкыйтьне тыя, ягъни фикер белдерү иреген бозу булып тора, — диелә проектта.
Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси, ди "Мемориал".
Моннан тыш, хокук яклаучылар олы яшьтәге кешене, гамәлләре җәмгыять өчен куркыныч тудырмаган булса да, озак вакытка сак астына алуны нигезсез һәм юл куелмаслык хәл дип саный.
70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра һәм аны нәрсәдә гаеплиләр? 👉 Безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды
70 яшьлек активист "ВКонтакте"дагы язмалары өчен кулга алынган иде.
👍7🔥5🙏3
⚡️Татарстанга дроннар һөҗүм итте
Бүген иртән Түбән Кама һәм Алабугага дроннар һөҗүм итүен шәһәр җитәкчеләре раслады.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә дрон юк ителүен хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.
"Ширкәтләрнең технологик эшчәнлеге бозылмады.
Шәһәр халкын тынычлык сакларга һәм рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматка ышанырга чакырабыз", дип язды Беляев.
ASTRA Telegram-каналы Түбән Кама күгендә дрон бәреп төшерелүен чагылдырган видео урнаштырды.
Соңрак Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев та үз Telegram-каналында шәһәр күгендә дронның юк ителүен язып чыкты.
Казан һәм Бигеш һава аланнары очкычларны җибәрми һәм кабул итми. Казан һава аланы 3.35 сәгатьтә, Түбән Кама һава аланы 4.55 сәгатьтә ябылды.
▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Бу Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер максатка әйләндерә.
Элегрәк хәрби-хокук тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы “Шахед” дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдергән иде.
“Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар”, диде ул "Настоящее время" телеканалына.

❤6🤬2👍1🎉1
Хәзер кыскача башка хәбәрләр.
🔸Сишәмбегә каршы төндә Русия армиясе Украинаның Киев һәм Одесса шәһәрләренә көчле һөҗүм ясаган. Одессада бала тудыруны йортына зыян килгән. Шулай ук торак йортка ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган дип хәбәр итте Одесса мэры Геннадий Труханов. Прокуратура исә ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган дип белдерә.
Киевка һөҗүм нәтиҗәсендә берничә районда янгын чыккан, шәһәрдә төтен таралган. Мэр Виталий Кличко сүзләренчә, берничә кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәрдә алты сәгать һава кисәтүе эшләгән. Торак йортлар, сәнәгать зоналарына зыян салынган.
🔸Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә Икенче дөнья сугышы аллеясында торган бронетранспортерга кече йомышын үтәгән өчен ике ир-атны ике елга мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр. Мәхкәмә билгеләвенчә, алар шушы юл белән Ватанны саклаучылар истәлеген мыскыл итәргә теләгән. Башта мәхкәмә аларны ике елга ирегеннән мәхрүм иткән булган, аннары карарны үзгәрткән.
🔸Казанга кабат талиблар килгән. Бу юлы алар мәгариф министрлыгының "Формируя будущее" III Халыкара форумында катнаша. "Талибан" төркеме вәкилләре Казан федераль университетында булган дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге. Талиблар әле күптән түгел Татарстан башкаласына "KazanForum" җыенында булып киткән иде.
🔸17 июньнән Казанда татар сөйләм теле клубы эшли башлый. Очрашулар атна саен сишәмбе көнне Кабан күле янында үткәреләчәк дип яза Tatnews Telegram каналы.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанга дроннар һөҗүм итте Бүген иртән Түбән Кама һәм Алабугага дроннар һөҗүм итүен шәһәр җитәкчеләре раслады. Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә дрон юк ителүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк. "Ширкәтләрнең…
❗️Казан һәм Бигеш һава аланнары кабат эшли башлаган
Кертелгән чикләүләр алынган.
Һава аланнары ябылып тору сәбәпле, Казанга 11 очкыч соңга калып киләчәк дип яза Казань с огоньком телеграм каналы.
▪️Бүген иртән Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Барлыгы республика күгендә дүрт дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

❤2
Күмертау халкы Украинаны басып алучы хәрбиләргә дроннар җибәргән
Шәһәр халкы Русия хәрбиләренә 32нче тапкыр "һуманитар ярдәм" җибәргән, дип хәбәр итә Күмертау идарәсе. Янәсе, халык хәрбиләргә дроннар, дроннарны эзләп табучы детекторлар, генераторлар, радиостанцияләр җыйган диелә.
▪️Башкортстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша.
▪️Тикшерүгә күрә, Украинага һөҗүм итүгә иң зур өлешен керткән Русия төбәкләре арасында Башкортстан өченче урында.
▪️Сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.

🤮4❤3👍1👎1🔥1
Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингы башлыгы Казан кешесе Николай Колесов һәм аның туганнарының 14 миллиард сумлык байлыгын тапкан
Фонд Колесов байлыклары турында тикшерү уздырып хисап чыгарды. Андагы мәгълүматларга күрә Колесов виллалар, сарайлар, очкычлар вә боралакларны үзенең балалары, апасы һәм элекке хатынына яздырган.
Аерым алганда 2022 елның маенда Колесовның дүрт яшьлек кызы Николь Пальма-де-Майоркада 1200 квадрат метрлы йорт "алган". Аның базар бәясе биш миллион евро дип исәпләнә. Улы Алексей 2024 елны өч йорт алган. Аларның бәясе ун миллион евро диелә.
Моннан тыш Колесовлар гаиләсенең Ялтада бер миллиард сумлык сарае, Гарәп Әмирлекләрендә, Кырымда һәм Мәскәү янында күчемсез милекләре барлыгы әйтелә. Шулай ук "Русия боралаклары" башлыгының якыннарында Сербия, Испания, Кыпрыс ватандашлыгы булуы ачыкланган.
Күчемсез милектән тыш Колесовта биш миллион долларлык Agusta-Westland 109 боралагы һәм 20 миллион долларлык Bombardier Global Express вә 10 миллион долларлык Embraer Legacy 650 бизнесы джеты булуы әйтелә.
ФБК Колесовны саклану ширкәтләрен хосусыйлаштыруда гаепли. Алар аны Баш прокуратура, Тикшерү комитеты, ФСБга шикаять иткән.
Колесов 90нчы елларда Казанда "Элекон" ширкәтен җитәкләде. ФБК язуынча, әлеге ширкәт тә аның һәм гаиләсенең милегенә әйләнгән. 2007-2008 елларны Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнә. Аннары Путин аны "Ростех" җитәкчесе итеп куя. 2009 елны ул "Радиоэлектрон технологияләр" концерны белән җитәкчелек итә башлый. 2021 елны "Русия боралаклары" холдингына билгеләнә.
"Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак ширкәте, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә. "Русия боралаклары"ның баш офисы Мәскәүдә урнашкан.

Алексей Навальный
История самого большого хищения в российской оборонке
Сегодня мы посетим уникальное место: сверхсекретный российский военный объект. А находится он, внезапно, в Испании — стране НАТО! Мы попытаемся туда попасть и выяснить, откуда он вообще там взялся.
❤3🔥1👏1🤬1🤮1
⚡️Австриянең Грац шәһәре гимназиясендә ут ачу аркасында ким дигәндә сигез кеше һәлак булган.
Бу хакта Kronen Zeitung газетасы хәбәр итә.
Басма язуынча, ут ачуда шикләнелүче бәдрәфтә үле килеш табылган.
Шаһитләр сүзләренчә, һөҗүм итүче иртән ике сыйныфта ут ачкан. Корбаннар арасында укытучылар да, укучылар да бар.
Ут ачучы турында мәгълүмат бик аз. Аның әлеге гимназиядә укыганы әйтелә. Kronen Zeitung язуынча, ул үзен кимсетелгән итеп хис иткән булуы ихтимал.

😱6❤1😢1
Көн язмасы: Ана теле өчен "Кызыл мәйданда" кызару: сак хезмәте милли китаплар фестиваленә урысча булмаган китапларны уздырырга теләмәгән
4-7 июнь көннәрендә Мәскәүдә Русия халыкларының милли әдәбиятлар фестивале узды. Быел ул Кызыл мәйданда оештырылды. Чара милли әдәбиятларга багышланган булса да, сак хезмәте, урысча булмаган китапларда ни язылганын аңламыйбыз дип, кайбер кешеләрне кертергә теләмәгән.
Бу хакта 5 июнь көнне үзенең "Страна языков" Telegram каналында филолог, нанай теле белән кызыксынучы Василий Харитонов язып чыкты.
" Алар (сак хезмәте - ред.) китапта ни язылганын аңламауларын белдерә һәм китапларның тыелган яки экстремистик булуы ихтимал дип әйтә. Видеога төшерү, әлбәттә, тыелган...”, ди ул.
Аның әйтүенчә, тавыш купканнан соң, җентекләп тикшереп, берәм-берәм кертә башлаганнар.
“Фестивальдә катнашучылар куркуга калган, кайберләре 30нчы еллардагы репрессияләрне искә ала”, дип язды Харитонов.
FaziRus исемле кулланучы быел фестивальдә тикшереп кертү пунктында чыннан да киеренке мохит хөкем сөрүен язды.
" Битләрен (китапларның – ред.) актарып чыгалар, рәсемнәрне карыйлар, әллә нинди яшерен мәгънәләр эзләгән кебек кыланалар. Минем рюкзакта үз китабым бар иде. Хәтта бу китапта нидер табып, бу мәйданга туры килми дип уйламасалар ярый дип борчыла да башладым. Әлбәттә, бу күңелсез хәл, йөрәккә дә азрак шом керә (бернинди гаепсез килеш тә үзеңне җинаятьче итеп тою күңелле хәл түгел). Шулай да мин түздем. Башкалар, мөгаен, түзмәгәндер”, дип язды ул.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Ана теле өчен "Кызыл мәйданда" кызару: сак хезмәте милли китаплар фестиваленә урысча булмаган китапларны уздырырга теләмәгән
4-7 июнь көннәрендә Мәскәүдә Русия халыкларының милли әдәбиятлар фестивале узды. Быел ул Кызыл мәйданда оештырылды. Чара милли әдәбиятларга багышланган булса да, сак хезмәте, урысча булмаган китапларда ни язылганын аңламыйбыз дип, кайбер кешеләрне кертергә…
🥴3👏1🤬1