Татар-башкорт дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә 📸
Бүген мөселманнарда Корбан гаете, бу көнне корбан чалына. Татар һәм башкортлар да мәчетләргә гает намазына җыелды.
Бу уңайдан безнең сайтта фотогалерея җыйдык, кереп карагыз.
@azatliqradiosi

❤9🔥2👍1🥴1
Чечен җәмәгать эшлеклесе, "Кавказ халыклары ассамблеясе" оешмасы президенты Руслан Кутаевны "ят агент" дип атаганнар.
Бу хакта карарны Русия Юстиция министрлыгы кабул итте.
Моннан тыш исемлеккә сәясәтче Андрей Пивоваров, «Мемориал» мөдире Елена Жемкова, блогер Рустам Солнцев, хокук яклаучылар Олег Козловский, Наталия Секретариева, Виолетта Фицнер һәм Денис Шедов кертелде.

🔥2🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2024-2025 елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63,58 %-ы туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сайлаган. Мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 69% кеше сайлаган булса, 2023-2024 — 63% кына. Бу якынча 9 процентка азрак дигән сүз. Соңгы уку…
Татарстанда мәктәп укучылары туган тел буларак нинди телләрне өйрәнә?
Татарстан мәгариф министрлыгы саннары:
▪️315 342 (63,58%) — татар теле
▪️175 503 (35,39%) — урыс теле
▪️3 111 (0,62%) — чуаш теле
▪️972 (0,19%) — удмурт теле
▪️768 (0,15 %) — иврит
▪️386 (0,07%) — мари теле
▪️32 (0,01%) — мордва теле
▪️6 бала — башкорт теле
Министрлык хисабына күрә, республикада 591 мәктәптә укыту татар телендә алып барыла. 84 мәктәптә – чуаш, 20 мәктәптә – удмурт, 16 мәктәптә – мари этномәдәни компоненты бар. 3 мәктәптә – мордва теле, 1 мәктәптә иврит укытыла.
2017 елдан мәктәпләрдә татар телен өйрәнүчеләр саны якынча 9 процентка кимеде.

😢14🔥2👍1🤔1😡1
🔹Русиянең юстиция министрлыгы яңа канун өлгесе әзерләгән.
Документ нигезендә, экстеремистик маддәләре буенча хөкем ителгәннәр, шул исәптән чит ил ватандашлары һәм ватандашлыгы булмаган затлар, гаиләсе яшәгән төбәккә якынрак колонияләргә күчерелә алмаячак дип яза РБК.
Хәзерге вакытта тоткыннар үзләре яки якын туганнары мөрәҗәгате нигезендә бары бер тапкыр гына гаиләләренә якын булган башка төбәк колониясенә күчерүне сорарга хокуклы. Ләкин террорчылык белән бәйле маддәләр нигезендә хөкем ителгәннәргә мондый мөмкинлек бирелми.
Министрлык бу тыюны экстремистларга, чит ил ватандашларына һәм ватандашлыгы булмаганнарга да кертүне тәкъдим итә. Имеш бу экстремизм өчен хөкем ителгәннәрнең билгеле бер колонияләләрдә туплануын булдырмас өчен кирәк. Алар вазгыятьне катлауландыру һәм тәрбияви эшнең нәтиҗәлелеген киметү куркынычы тудыра диелә канун өлгесенә аңлатмада.
▪️Гадәттә мөселманнарны ерак колонияләргә һәм төрмәләргә сөрү күзәтелә. Шул сәбәпле туганнары еш кына аларны үзләре яшәгән төбәккә якынракка күчерүне сорап мөрәҗәгать итә.

Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәге янында татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка һәйкәл кую планлаштырыла.
Бизнес Online язуынча, аның төгәл кайда куелачагы һәм нинди булачагы әлегә билгесез. Һәйкәлгә бәйге әле игълан ителмәгән. Моннан тыш һәйкәл куюны җирле хакимият белән дә килештерергә кирәк.
Берничә ел элек татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен Казан үзәгендәге урамнарга бирергә өндәсә дә, хакимият бу карардан баш тартты.
Мәшһүр җырчыларның исеме Казан үзәгеннән читтә урнашкан "Салават күпере" микрорайоны урамнарына бирелде.
Элек җырчы Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга тәкъдим иткән иде. Нәтиҗәдә, Авзалова сыны ул җирләнгән Казанның Яңа Бистә зиратында урнаштырылды.
▪️Илһам Шакиров озак авырудан соң 83 яшендә 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды.

👍13🔥3👎2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.73. Нигездә сугышка репродуктив ирләр китә, димәк, күпме бала тумый кала дигән сүз. Инвалид булып калучылар саны да арта. Узган ел декабрьгә андыйлар саны 403 кеше иде. @azatliqradiosi
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,54
Сугышта иң күп үлүчеләр — 35-44 яшь төркемендә (кимендә 1545 кеше).
🟠45+ яшь: кимендә 1203 кеше,
🟠25-34 яшь: кимендә 1145 кеше,
🟠18-24 яшь: кимендә 413 кеше.
Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.
#Башкортстан

🎉3🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🕌Бруклинның 106 Powers урамында урнашкан агач мәчетне ХIX гасыр ахыры, ХХ гасыр башында Америкага килеп урнашкан Липка татарлары төзегән.
Мәчетнең тарихы бай булса да, анда кереп намаз уку зур проблем, чөнки күп вакытта ул ябык тора.
Әлеге мәчет турында күбрәк👉 монда укыгыз.

❤17👍3😍2🔥1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
🤩 Сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 11 мең кеше һәлак
🤩 Татар театры һәм әдәбияты да сугыш өчен хезмәт итә башлады
🤩 Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган Казан активисты Марк Серов Әрмәнстанда тоткарланган
🤩 «Алмаш» гаилә җыены: татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче чара
🤩 Мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә – фотогалерея
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1🔥1👀1
Татарстанда һәм Русиянең татар авылларында сабантуйлары гөрли 🪗
Оренбур өлкә сабантуеннан кайбер матур фотоларга күз салырга тәкъдим итәбез.
Ә сез быел сабантуйга инде бардыгызмы?
@azatliqradiosi
Оренбур өлкә сабантуеннан кайбер матур фотоларга күз салырга тәкъдим итәбез.
Ә сез быел сабантуйга инде бардыгызмы?
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13👍2🔥2👎1🖕1
10 ел элек, 2015 елның июнь башында Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде 💬
Ул вакытта бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче булды. Татар теле башта сынау рәвешендә генә өстәлгән иде, хаталар саны күп булды, әмма еллар узу белән тәрҗемә сыйфаты яхшыра барды.
Аның тәрҗемәчеләр өлкәсендә төп көндәше – Google Translate хезмәте – үз системына татар телен 5 ел соңрак, 2020 елда гына өстәде.
Бүгенге көндә текст тәрҗемәсе өчен күпсанлы хезмәтләр эшли, аларның күбесе татар телен дә белә. Тәрҗемә эшен ясалма акыл – нейрочелтәрләр дә бик оста башкара, бу хакта без 👉 монда җентекләп язган идек.
Сез татарчага һәм татарчадан тәрҗемә өчен бүген нинди хезмәтләр, нинди нейрочелтәрләрне кулланасыз? Бу хакта фикер алышыйк💬
#татартеле
@azatliqradiosi
Ул вакытта бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче булды. Татар теле башта сынау рәвешендә генә өстәлгән иде, хаталар саны күп булды, әмма еллар узу белән тәрҗемә сыйфаты яхшыра барды.
Аның тәрҗемәчеләр өлкәсендә төп көндәше – Google Translate хезмәте – үз системына татар телен 5 ел соңрак, 2020 елда гына өстәде.
Бүгенге көндә текст тәрҗемәсе өчен күпсанлы хезмәтләр эшли, аларның күбесе татар телен дә белә. Тәрҗемә эшен ясалма акыл – нейрочелтәрләр дә бик оста башкара, бу хакта без 👉 монда җентекләп язган идек.
Сез татарчага һәм татарчадан тәрҗемә өчен бүген нинди хезмәтләр, нинди нейрочелтәрләрне кулланасыз? Бу хакта фикер алышыйк
#татартеле
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8🔥3❤1