Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Израил Иранның дәүләт телевизион ширкәтенең (IRIB) баш бинасына һөҗүм итте

Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә.

Һөҗүм нәкъ туры эфир вакытына туры килде.

Дәүләт телевидениесенең эше тукталган. Корбаннар турында әлегә мәгълүмат юк.

@azatliqradiosi
🤬14❤4👏1
❗️Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгән

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр килгән. Шул ук вакытта Татарстан һава аланнары ябылуы турында хәбәрләр юк.

Республикада мобиль элемтә начар эшли, диләр җирле пабликларда. Татарстан президенты матбугат хезмәте интернет эшендә чикләүләр булуын раслады, бу чара вакытлыча булуын әйтте.

Әлегә Татарстанда дроннар бәреп төшерелү турында хәбәрләр юк.

@azatliqradiosi
🎉5❤1🔥1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгән Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр килгән. Шул ук вакытта Татарстан һава аланнары ябылуы турында хәбәрләр юк. Республикада мобиль элемтә начар эшли, диләр җирле пабликларда.…
17 июнь, сишәмбе иртәсенә башка мөһим хәбәрләр:

🔸Төнлә Русия Киевка көчле һөҗүм ясаган, җирле хакимият 14 һәлак булган кеше турында хәбәр итә. 50дән артык кеше яраланган. Зыян күрүчеләр Одессада, Киев һәм Чернигов өлкәләрендә дә бар.

🔸Русия хаҗилары Шарҗә һава аланында тоткарланган, алар өйгә кайчан кайта алуларын әлегә белми. Алар арасында Татарстаннан да хаҗилар бар. Төркем Израил белән Иран арасында һөҗүмнәр аркасында оча алмый калды.

🔸Төнлә Русиянең берничә төбәге һавасында 198 украин дроны бәреп төшерелгән, дип хәбәр итте Русия Саклану министрлыгы. Иртүк Мәскәү, Түбән Новгород, Тамбов һава аланнары эшләмәгән.

🔸Европа шурасы Русиягә каршы Кырымны аннексияләү аркасында кертелгән чикләүләрне тагын бер елга озайтты.

🔸12 июльдән Испания һава аланнарының халыкара транзиты аша үтү өчен русияләр виза алырга мәҗбүр булачак. Моңа кадәр русияләр өчен транзит визасыз үтүне Чехия һәм Британия гамәлдән чыгарган иде.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
Сугыш башланганнан бирле – Украина башкаласына корбаннар саны буенча өченче иң канкоешлы һөҗүм

17 июнь төнендә Киевка ракет һәм дроннар белән ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелде, 55 кеше яраланды.

"Җимерекләр астында кешеләр калуы мөмкин. Үлүчеләр саны артуы ихтимал", дип белдерде Киев мэры.

▪️Киевка иң күп корбаннар китергән һөҗүм 2024 елның 8 июлендә булган – ул чакта ракет "Охматдет" балалар хастаханәсенә эләккән иде. Ким дигәндә 34 кеше һәлак булган, 120дән артык кеше яраланган.

▪️Зур корбаннарга китергән тагын бер һөҗүм 2023 елның 29 декабрендә теркәлгән. Ул чакта 33 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#сугыш
@azatliqradiosi
🤬5😢4💔3👍1
Татарстанда дрон һөҗүме янау хәле гамәлдән чыгарылды

Казанда кешеләр интернет янә эшли башлады дип хәбәр итә.

Интернет булмый торганда Казан транспортында түләү карталары да эшләмәде, бары тик кулакча яки транспорт картасы белән генә түләп булды диелә.

@azatliqradiosi
❤6🔥1👀1
🚃 2030 елга казаннарның яртысы җәмәгать транспортына күчеп утырырга тиеш

Мондый максатны шәһәр хакимияте куйган. Хәзер Казанда җәмәгать транспортын даими рәвештә 30% кеше кулланса, биш елдан бу күрсәткеч 45%-ка җитәргә тиеш.

Бу адым шәһәр экологиясен һәм тормыш сыйфатын арттырыр дип көтелә.

Ә сез җәмәгать транспортында даими йөрисезме? Күбрәк үз машинагызны яки такси кулланасызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡7👍1🔥1
Көн язмасы: соңгы атналарда Татарстанга дрон һөҗүмнәре артты

Дрон һөҗүме нәтиҗәсендә инде беренче һәлак булучылар да бар. 15 июньдә Алабугага дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше үлде, дистәдән артык җәрәхәтләнүче арасында өч балигъ булмаган бала да бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дрон калдыклары Алабуга автомобиль ширкәтенең контроль-тикшерү пунктына төште дисә дә, Алабуга махсус зонасында дроннар җыю турында беренчеләрдән булып хәбәр иткән журналист Антон Рубин бу Русия армиясе өчен "Шахед" дроннары җыела торган "Алабуга Политех"ның да җирлеге булуын әйтә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

#Татарстан #сугыш
@azatliqradiosi
🎉4❤2🔥2👏2🤬1
Дәүләт Думасы урыс телен "яклау" турында канун кабул итте

Русия Дәүләт Думасы утырышында "урыс телен саклау турында" канун өлгесе икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа канун нигезендә, барлык элмә такталар һәм язмалар бары тик урыс телендә генә урнаштырылырга тиеш булачак. Республикаларның дәүләт телләрен кулланылырга мөмкин, ләкин андый мәгълүмат урыс телендәге текст белән тулысы белән тәңгәл булырга тиеш.

Торак комплексларына һәм микрорайоннарга чит телдә яңгыраган исемнәр бирү тыела – алар бары тик кириллицада язылырга тиеш булачак.

Бу канун турында элегрәк 👉 язган идек.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩21🖕7😱5🤮2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —18 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Кичә Русия армиясенең Киевка ясаган һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар саны 21 кешегә җитте. Тугыз катлы йорт җимерекләре арасыннан тагын биш кеше мәете табылды дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

🔹Канада Русиягә каршы санкцияләр исемлеген киңәйтте. Исемлеккә тагын 77 физик һәм 39 юридик зат өстәлде. Алар арасында Татарстанның элекке президенты уллары Айрат һәм Радик Шәймиевләр, элек хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары булган Анатолий Чубайс, элекке Русия президенты Борис Ельцинның кызы Татьяна Юмашева һәм аның ире, президент Владимир Путинның элекке хатыны Людмила Очеретная да бар.

🔹Бер төркем экологлар каршы чыккан Казанның чүп яныдру корылмасы төзелеше туңдырылган. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов әйтте. Сәбәбе - акча булмау.

🔹Журналист Искәндәр Сираҗига каршы ачылган җинаять эше дүрт том ярымнан тора. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итте. Искәндәр Сираҗи әле аның беренче томын гына укып чыккан. Барысын да укыгач эш мәхкәмәгә тапшырылачак.

🔹Русиядә гыйнвардан апрельгә кадәр узган елның шул чоры белән чагыштырганда бәрәңгене 8% азрак сатып алганнар. Шул ук вакытта икмәк сату 5%, ярмалар 3% арткан. Бу хакта "Независимая газета" яза. Ел башыннан Русиядә бәрәңге бәясе нык артты, аны Монголия, Мисыр һәм кайбер башка илләрдән кертәләр.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.


@azatliqradiosi
❤2🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстан кешеләре Гарәп Әмирлекләреннән Уфага кайта алмый

“Air Arabia” һава ширкәтенең Шарҗәдән Уфага очкычы 14 июньгә планлаштырылган булган, әмма Иранда килеп туган вазгыять сәбәпле очкыч очмаган.

Однажды в Башкирии Telegram каналы язуынча, FUN&Sun туристик ширкәте мөштәриләренең сорауларына җавап бирми, WhatsApp-тагы язуларны инкарь итә.

📹Однажды в Башкирии

@azatliqradiosi
🍾3❤1😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфа журналисты Ольга Комлеваның мәхкәмә утырышы барышында хәле начарланган.

Аспекты язуынча, аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар.

Комлева диабет белән чирли һәм аңа һәрвакыт инсулин кирәк.

Шуңа да карамастан мәхкәмә утырышы дәвам иткән.

▪️RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар һәм 2 айга кулга алдылар. Аны башта ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләделәр, соңрак Русия хәрбиләре турында "фейклар" тарату маддәсе дә өстәлде.

▪️Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

@azatliqradiosi
😢3❤1😡1
Русия Украинага каршы башланган сугышта Башкортстаннан 6 меңнән артык кеше һәлак булган.

Соңгы ике атнада гына да Азатлык Радиосы алып барган исемлеккә 300дән артык исем өстәлде.

Уфадан тыш, иң күп мәетләр Белорет, Стәрлетамак, Учалы районнарына кайтарылган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉6🔥1😢1🕊1
📍Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русиядә “патриотик тәрбия” чыгымнары ким дигәндә 13 тапкырга арткан.

“Новая газета Европа язуынча, ул 2025 елда 66,6 миллиард сумга җиткән.

2022 елда Русия хакимиятләре пропагандага 11,4 миллирд сум бүлеп биргән, ә башта бары тик 5 миллиард сум гына каралган булган. Тагын бер елдан, ягъни 2023 елда бу сумма 39,7 миллиард сум булган, 2024 елда инде 43,8 миллиард сум.

Газет ассызыклавынча, чынлыкта пропагандага тотылган чыгымнар тагын да зуррак, чөнки “патриотк чаралар” бары тик “Росмолодежь” аша гына түгел, ә төбәк хакимиятләре тарафыннан да үткәрелә.

“Роспатриотцентр” мәгълүматларынча, патриотик чаралар, бәйгеләр, фестивальләр саны ике елда шактый арткан. 2023 елда 514 чара каралган булса, 2024 елда аларның саны 905кә җиткән.

▪️Узган ел Татарстанда республика көнендә "Казан" гаилә үзәге янында "Җиңү гаскәренә кушыл!" дигән патриотик чара уздырачаклары әйтелде. Чараның програмында кораллар күргәзмәсе, тактик гаскәр көрәше чыгышлары, Украинадагы сугыштан кайткан "каһарман белән очрашу" бар иде.

▪️2023 елда Питрәчтәге Йомырка фестивале патриотизмга багышланды.

▪️Башкортстанның Кыйгы районы Сабан туена килүчеләргә солдат боткасы ашатканнар, окопта кулланыла торган шәмнәр ясатканнар, ятьмәләр үрдергәннәр иде.


@azatliqradiosi
🤮9🤬8😢3🔥1
Башкортстанда фәкыйрь булмас өчен айлык керем 16 мең 621 сумнан да ким булмаска тиеш.

Росстат фәкыйрьлек чиген шулай билгеләгән.

Пенсионерларның кереме – 13 мең 714 сум булырга тиеш.

Керемнәре моннан да ким булганнар рәсми рәвештә хәерче санала.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤡11
Самарда Красноглински районы мөселман дини җәмгыяте җитәкчесе Илдар Миңхәмәтов 50 мең сум штрафка тартылган

Красноглински мәхкәмәсе Миңхәмәтовны җәмәгать урыннарында күпләп кеше җыелуын яки хәрәкәт итүен оештырып, җәмәгать тәртибен бозу һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулык тудыруны оештыру маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан.

"Idel.Реалии" ачыклаганча, сүз йорт ишегалдында укылган намаз турында барырга мөмкин.

24 майда 63.ru басмасы “Самарда яшәүчеләр мигрантларның үзлегеннән оешып намаз укуына зарланды. Тикшерүчеләр әлеге хәлне тикшерә” дигән хәбәр чыгарды. Журналистлар Самарда чит ил ватандашлары катнашында чираттагы низаг туган, бу юлы киеренкелек Мехзавод бистәсендә килеп чыккан дип язды. Басма социаль челтәрдәге кайбер зарланучыларның комментарийларын да китергән.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😡9👎3😢2❤1
❗️Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителгән

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр килгән.

Бу атнада әлеге кисәтү инде өченче тапкыр килә.

Һава аланнары ябылуы турында хәбәрләр юк.

@azatliqradiosi
❤4🍾2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Хәзер башка яңалыклар белән танышыйк.

🔷Иран Израилгә ракетлар очырткан. Аның берсе Беэр-Шеведагы хастаханәгә эләккән дип хәбәр итә Jerusalem Post газетасы.

🔹Мордовия башлыгы Артем Здунов кызларны ана булырга өч яшьтән әзерли башларга кирәк дип саный. Бу хакта ул Петербурда узучы икътисади форумда әйтте. Аның сүзләренчә, Мордовиядә балалар бакчаларында 3-6 яшьлекләр өчен шул юнәлештәге уеннар форматы кулланыла. "Әти, әни, тулы гаилә, хатын-кыз яхшы эшче генә түгел, ә ана булырга әзерләнә. Бу хакта шушы яшьтән үк сөйләргә кирәк", ди ул.

🔹Агыйделдә атом электр станциясе төзелешен торгызырга җыеналар. Башкортстан хакимияте "Росатом" белән берлектә АЭСны 2042нче елга кадәр каралган энернетика схемасына кертмәкче. Агыйделдә әле совет чорында ук халыктан яшереп проектлар әзерләнгән иде. Әмма 1986нчы елда булган Чернобыль фаҗигасеннән соң атом куллануга каршы көчле җәмәгать хәрәкәте барлыкка килде. 1990нчы еллар башында корылма төзелешен туңдыру карары кабул ителде.

🔹Бүген Казанның Кабан күле буенда узучы "Хәрәкәттә-бәрәкәт" проекты кысаларында катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәте - «чалыштыру»ны өйрәнәчәк. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, аннан тыш, күмәк уеннар, баттл һәм, әлбәттә, бүләкләр булачак.

@azatliqradiosi
❤2👍1🔥1
Көн язмасы: Алимә Сәләхетдинова: "Мәктәптә татарча укучылар артты"

Күпчелек дәүләтләрдә мәктәпләрдә уку елы тәмамланды, каядыр дәвам итә. "Алимә Academy" онлайн татар мәктәбе исә укучылары һәм укытучылары белән саубуллашу кичәсен инде оештырды.

Нинди нәтиҗәләр белән җәйге ялга таралыштылар, ниләргә ирешелде, нәрсә барып чыкмады, укучылар саны артамы яки кимү ягына барамы, балаларның татарча белү дәрәҗәсе нинди хәлдә һәм татар телле мөгаллимнәр мәсьәләсе ничек хәл ителә? Без бу хакта беренче татарча онлайн мәктәпне оештыручысы һәм җитәкчесе, Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Алимә Сәләхетдинова белән сөйләштек.

"Быел бездә 144 бала укыды. Быел яңа илләрдән кушылучылар булды: Мисыр, Эстония, Согуд Гарәбстаны, Бельгия.

Безнең мәктәптә камил татарча сөйләшүчеләр дә, урыс телле балалар да күп. Урыс теллеләргә күп тырышырга кирәк, әлбәттә. Татарча белгән балаларга рәхәт, ә урыс телле балаларга татар телен чит тел кебек өйрәнергә туры килә. Ел буена өйрәнәләр, сөйләшеп тә китәләр. Әмма җәйгә таралулары була, башларыннан барысы да чыгып оча. Сентябрь аенда уку башланганда янә гап-гади сүзләрдән башларга туры килгән очраклар да күп
", ди Алимә.


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤12👍1🎉1
🇺🇸WSJ: Трамп Иранга һөҗүм итү планын раслаган, ләкин һөҗүмгә фәрман бирмәгән

The Wall Street Journal язуынча, АКШ президенты Иранның атом програмыннан баш тарту - тартмавын күзәтә. Мөмкин булган һөҗүм корылмасы булып Фордо шәһәре янында урнашкан уран баету заводы тора диелә.

Bloomberg белдерүенчә, АКШ рәсмиләре якын көннәрдә Иранга ихтимал һөҗүмгә әзерләнә. Кайберәүләр ул инде бу ял көннәрендә үк булырга мөмкин ди.

Axios хәбәр итүенчә, Трамп хәрби киңәшчеләреннән Американның бункерга каршы торучы бомбалары Фордо корылмасын юк итә аламы дип кызыксынган.
Киңәшчеләр уңай җавап биргән, әмма бу җавап Трампны канәгатьләндергәнме - билгесез. Трамп АКШны озак дәвам итәчәк сугышка тартып кертмәгән, шул ук вакытта Иранның атом програмын туктата алырлык һөҗүм булачагына ышанырга тели.

@azatliqradiosi
🤬7🤡3❤2👎1
💵Уфадан 570 меңнән артык кеше чит илгә чыга алмый

Бурычлары булу сәбәпле Башкортстаннан ярты миллионнан артык кеше чит илгә оча алмаучылар исемлегенә кертелгән. Бу хакта республиканың мәхкәмә приставлары хезмәтендә хәбәр иттеләр дип яза Mkset.

Бурычыгыз 10 мең сумнан артса, сезне һава аланында ук туктата алалар. Монда сүз алимент, ипотека, кредитлар турында гына бармый. Хәтта коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычылар яки түләнмәгән штрафлар да чит илгә чыгугы комачаулый ала икән.

▪️Элегрәк Башкортстанда мәхкәмә приставлары бурычлы кешеләрдән йөздән артык машина, кесә телефоннары, көймәләрне тартып алып сугышка җибәргән иде.

@azatliqradiosi
😱6❤1