Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Прагада татарлар Сабан туена җыелды

Бәйрәмдә җырлы-биюле тамашалар милли уеннар белән үрелеп барды.

Һөнәри артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Германиянең Франкфурт, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.

Бер кырыйда самавырлар кайнады. Бу Прага Сабантуеның бер бизәге. Күмер белән кайнатылган самавырдан мәтрүшкәле чәй эчү матур гадәткә әверелде.

Бәйрәмгә килүчеләр кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, кош теле кебек милли ризыклардан сыйланды.

Бу хакта тулырак тиздән Азатлык Радиосы сәхифәсендә укып булачак.

Сабан туеннан күбрәк фотоларны 👉монда карый аласыз.

@azatliqradiosi
❤20❤‍🔥1👍1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —16 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔸Татарстанда Алабугага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны икегә җитте. Кичә кич тагын бер кешенең үлүе турында Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Җәрәхәтләнгән кешеләрнең алтысы хастаханәдә кала. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота.

🔸 Иранның Израилгә ракет очыртуы нәтиҗәсендә ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган, 90 кеше яраланган. Тел-Авив, Хайфа шәһәрләрендә җимерелгән биналар бар.

🔸Иранда низагның өч көнендә Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 224 кеше һәлак булган. Бу хакта Иран сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.

🔸Иранның һава киңлеге ябык булу сәбәпле, өч меңләп русияле Гарәп Әмирлекләреннән өйләренә кайта алмый - "Известия".

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❗️Ижау мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешене ирегеннән мәхрүм итте

Бүген, 16 июньдә Ижауның Устинов районы мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче Айнур Кәримовны, Вилүр Сәгадиевне һәм Альберт Таһировны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата гомергә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип тапты.

Кәримов белән Сәгадиевне 4 ел да 2 айга, Таһировны исә 4,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

Прокурор аларның һәркайсын 8 елга утыртуны сораган иде.

Мәхкәмәләр барышы белән таныш булган чыганак "Idel.Реалии"-га "хөкем карары әле май аенда ук чыгарга мөмкин иде, әмма тикшерү яраксыз видеолар тапшырган өчен мәхкәмә сузылды", дип сөйләгән.

"Видеолар - гаепләү ягының төп дәлилләре"

, ди ул.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Росстат мәгълүматларынча, быел апрель ахырына бәрәңге бәясе 173%ка күтәрелгән. Уртача килосы 85 сумга кадәр арткан. Кайбер төбәкләрдә бәрәңгенең бәясе 200 сумга кадәр җиткән.

Икътисадчы Андрей Заостровцев фикеренчә, бәрәңге җитешмәве берничә факторга бәйле булырга мөмкин, мәсьәлән чит ил орлыгының булмавы.

— Бездә инде күптән чит ил сортларын үстерәләр иде – алар салкыннарга һәм безнең һава торышына чыдам. Хәзер исә импортны үзебезнекеләргә алмаштыру сәясәте аркасында мондый орлыклар калмады диярлек, ә үзебезнекеләр шулкадәр уңыш бирми", дип аңлата ул.


Тагын бер проблем - юллар булмау аркасында бәрәңгене шәһәр кибетләренә бары тик эре авыл хуҗалыгы ширкәтләре генә китерә ала, ә кечкенә хуҗалыклар теләсә дә үз продукцияләрен шәһәр халкына җиткерә алмый.

Хәзер кибет киштәләрендә бәрәңге Монголиядән генә түгел, ә Мисырдан, Кытайдан, Израилдән, Пакыстаннан да килеп тора, һәм бәяләрне инде чит ил сәүдәгәрләре билгели.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👏1
Кырымның заманында меңнәрчә туристны җәлеп иткән Судак шәһәре курорт сезонына әзер түгел

Җирле эшмәкәрләр дә корылмаларын әзерләргә ашыкмый, чөнки ял итүчеләр әлегә бик әз.

Күбрәк фотоларны 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә күреп була.

@azatliqradiosi
❤2👏1
Украинага 6 меңнән артык хәрби җәсәде тапшырылган, Русиягә Украинадан 78 мәет кайтарылган

Әлеге эш 2 июньдә Русия һәм Украина арасында ирешелгән килешүләр кысаларында башкарылган.

Сөйләшүләрдә Русия делегациясен җитәкләгән Владимир Мединский "Русия Истанбулда биргән вәгъдәләрне үтәде" дип белдерде. Аның мәгълүматларынча, Украинага 6060 кешенең җәсәде тапшырылган, ә Русия 78 җәсәд кайтарган. Украина ягы Русиягә бирелгән мәетләр санын әйтмәде.

Узган атнада әсирләр алмашы да узды. Барлыгы дүрт алмаш булды. Алмаш гадәттә бергә бер исәбендә бара, әмма алмашынган әсирләрнең саны шулай ук әйтелмәде. Алмашулар киләсе атна ахырына кадәр дәвам итәр дип ниятләнә.