Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәзер кыскача башка хәбәрләр

🔸Кичә Һиндстан очкычы казасында һәлак булучылар саны 316 кешегә җиткән дип хәбәр итә The New Indian Express. Очкычта һәлак булган 241 кешедән тыш, җирдә тагын 75 кеше үлгән. Очкычтагы бер кеше исән калган.

🔸Кичә, 12 июньдә Русиядәге сәяси тоткыннарга ярдәм туплау өчен онлайн-марафонда 12 миллион сумнан артык акча җыелган. Чараны бәйсез медиалар Ришвәтчелеккә каршы фонд белән бергә уздырды. Узган ел чарада 25 миллион җыелган иде.

🔸Русиянең ким дигәндә 19 төбәгендә мобил интернетка керү проблемы күзәтелгән. "На связи" проекты игътибар итүенчә, әлеге төбәкләр арасында Башкортстан республикасы да бар.

🔸Тикшерүчеләр Малида "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең җиде җафалау төрмәсен ачыклаган.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤3
Майндагы Франкфурт шәһәрендә Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чарасында татар милли хәрәкәте вәкиле, сәяси тоткын Фазыл Вәлиәхмәтовка да хат язучы табылган.

Бу хакта Азатлыкка чарада катнашучы татар активисты сөйләде.

Аның әйтүенчә, шул юл белән активист Вәлиәхмәтовка теләктәшлек белдерергә теләгән. Хат өлешчә татарча язылган. Теләктәшлек сүзләреннән тыш хатта татарларның Вәлиәхмәтов эшен игътибар белән күзәтүе, аның ялгыз булмавы әйтелгән.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤14🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады. Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү. The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре…
✈️Бүген төнлә Казан-Дубай очкычы Израил һәм Иранның үз һава киңлеген ябу сәбәпле, Бакуга төшеп утырган.

Юлчылар әлегә билгесезлектә дип яза Mash Iptash. Аларны отельләргә урнаштырырга тиешләр.

Шул сәбәпле һәм гомумән килеп туган вазгыятьтән чыгып, Росавиация һава ширкәтләренә Израил, Үрдүн, Гыйрак һәм Иранга очышларны тыйды.

«Әлеге карар иминлек тәэмин итү максатыннан кабул ителде», диелә хәбәрдә.

Очышлар 26 июнь 02.59 сәгатькә кадәр тыелган.

@azatliqradiosi
👍3😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады. Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү. The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре…
🇮🇷Израил һөҗүме аркасында Иранның 12 вилаятендә ким дигәндә 95 кеше яраланган.

Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте вәкиле Моджтаба Халидига сылтама белән Tasnim агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук Халиди Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә бер коткаручының һәлак булуын әйтте. Тагын берсе җәрәхәтләр алган.

@azatliqradiosi
😢4😱1
Израилнең Иранга һөҗүме: "Бу төбәктәге зур сугышның башы"

Бүген Израил Иранга һөҗүм итте. Иранның югары җитәкчесе аятулла Али Хаменеи Иранга һөҗүм өчен Израилне "җитди җавап" көтә дип кисәтте. Иран инде Израил ягына 100гә якын дрон җибәрде.

Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге мөдире Игорь Семиволос без ихтимал төбәктәге зур сугышның башын күрәбез, чөнки мондый нәрсә соңгы егерме елда булганы юк иде ди.

"Соңгы зур низаг ул АКШ гаскәрләренең 2003 елда Гыйракка бәреп керүе булды. Аннан соң мондый вакыйгалар булмады. Хәзер инде Израилнең Иранга каршы сугыш башлавы күренә һәм бу низаг тиз генә бетмәячәк.Израил Газзәдә сугыш башлаганда да берничә айда тәмамларлар дип уйладылар, әмма инде бу низаг 600 көннән артык дәвам итә һәм аның ахыры күренми. Яңа сугышны башлау җиңел, әмма аны туктату бик авыр", ди ул.

Семиволос әйтүенчә, хәзер килеп ирешкән мәгълүматның күпчелеге ялган. Кем үлгән, нәрсә шартлаган – бу хакта төгәл белеп булмый.

"Израил дә, Иран да мәгълүматны үз файдасыннан чыгып бирә. Шуңа күрә бу хәлне бәяләгәндә бик сак булырга кирәк", ди белгеч.

Бәйсез аналитик Майкл Горовиц мондый зур һөҗүм турында АКШ белгән дип саный.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😱8🔥2❤1👎1
Татарстанда мобиль интернет начар эшли башлады дип зарланалар.

Сездә эшлиме?
Anonymous Poll
46%
Әйе
18%
Юк
37%
Начар эшли
🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда мобиль интернет начар эшли башлады дип зарланалар.

Сездә эшлиме?
💻Татарстан президенты матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, мобиль интернетка вакытлы чикләүләр иминлек сәбәпле кертелгән.

"Интернет тизлегенең кимүе белән бәйле уңайсызлыклар вакытлыча гына. Әлеге чикләүләр дроннар куркынычы кисәтүе гамәлдә булганда халыкның иминлеген тәэмин итү өчен кертелә. Барлык хезмәтләр дә республика халкының иминлеген саклау өчен даими әзерлек халәтендә", диелгән хәбәрдә.

Бүген халык иртәнге сәгать 5тә үк интернет начар эшләүгә зарлана башлады. Бизнес Online язуынча, аеруча да Казан, Түбән Кама, Алабуга халкы интернет проблемына игътибар иткән.

Кешеләр мобиль интернет эшләмәүгә зарланган.

Кичә дә, бүген дә иртәнге якта Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бүген ул 3:10нан 7:15 сәгатькә кадәр дәвам итте.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🤬1
🇮🇱🇮🇷Израил гаскәре белдерүенчә, 13июнь киченнән бирле Иран Израилгә 200ләп һөҗүм ракеты очырткан.

Аларның дүрттән берен һава һөҗүменнән саклану системнары бәреп төшерә алмаган, шуңа Израилнең үзәк районнарында үлүчеләр бар.

The Times of Israel өч кешенең үлүен, 80ләп кешенең, яралануын җиткерә. The Jerusalem Post мәгълүматынча, 150дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Шул ук вакытта Израил дә Тәһранга һава һөҗүме ясады. Израил гаскәре Тәһранда "дистәләгән һәдәф"кә, шул исәптән Иранның һава һөҗүменнән саклану системнарына зарар китерелде, дип ышандыра.

Tasnim мәгълүмат агентлыгы төнлә Тәһранда берничә шартлау булуын җиткерде. Fars агентлыгы Меһрабад һава аланына берничә, снаряд төшкән, дип белдерә. Биредә Иран хәрби һава көчләренең ныгытмасы урнашкан. Анда һөҗүм ясаучы һәм транспорт очкычлары урнашкан.

Иран дәүләт телевидениесе Тәһранның төньяк-көнчыгышында торак комплекска Израилнең һава һөҗүменнән соң 60 лап кеше, шул исәптән 20 бала үлүен яза.

▪️13 июньдә Израил Иранга каршы "Арыслан күтәрелүе" дигән хәрби операция башлады. Аның максаты атом програмы белән бәйле инфраструктураны җимерү, дип белдерелде.

Иранның БМОдагы махсус вәкиле Әмир Саид Иравани Израил һөҗүме аркасында 78 кеше үлүен, 320 кешенең яралануын җиткерде, аларның күбесе тыныч кешеләр.

@azatliqradiosi
❤3🕊1
Бу атнада Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингы башлыгы Казан кешесе Николай Колесов һәм аның туганнарының 14 миллиард сумлык байлыгын табуы турында яздык.

Колесов балаларының Испаниядә генә дә берничә йорты бар.

Элегрәк Азатлык Радиосы “Дөнья тирәли” бүлегендә Испания турында язган иде. Тагын бер искә төшереп алыйк әле.

“Иптәш кызым белән әфлисүн агачы астында кофе эчеп утырабыз. Җимешләре инде җитешкән, өзеп кенә аласы. Миңа бу үзе могҗиза булып тоелды. Безнең өйдә дә әфлисүн агачы бар. Орлыгын яшүсмер чакта ук төрткән идем, әле шушы көнгә кадәр җимеш биреп караганы юк”, ди Наилә Хисамова

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮3🤔2❤1😁1🤡1
❗️Русиянең Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү хезмәтте Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы бар дип кисәтә.

Мондый кисәтү соңгы тапкыр җомга көнне генә булган иде. Гомумән алганда бу инде узып баручы атнада бишенче шундый кисәтү.

Татарстан хакимияте дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле мобиль элемтә начар эшләргәр мөмкин, әмма бу вакытлыча гына булачак дип белдерә.

@azatliqradiosi
🎉3🐳2🔥1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Русиянең Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү хезмәтте Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы бар дип кисәтә. Мондый кисәтү соңгы тапкыр җомга көнне генә булган иде. Гомумән алганда бу инде узып баручы атнада бишенче шундый кисәтү. Татарстан хакимияте…
Бүген Алабуга автомобиль ширкәтенә дроннар һөҗүме итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер кеше һәлак булды, 13 кеше җәрәхәтләнде дип белдерде. Бер кеше бик авыр хәлдә.

Ширкәттә янгын чыкты дип аңлатты рәсмиләр.

▪️Татарстанда иртәдән үк дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, соңрак Казан һәм Түбән Кама һава аланнары очкычларны кабул итми һәм җибәрми башлады. Хәзер барлык чикләүләр алынган.

Һава аланнары гадәттәгечә эшли.

@azatliqradiosi
❤2😢2🍾2🔥1😱1
Украинадагы сугышта Татарстанның кайсы районнарыннан иң күп кеше үлә?

🔺Казан – кимендә 826 кеше.
🔺Чаллы – кимендә 579 кеше.
🔺Түбән Кама районы – кимендә 318 кеше.
🔺Әлмәт районы – кимендә 254 кеше.
🔺Яшел Үзән районы – кимендә 199 кеше.
🔺Бөгелмә районы – кимендә 187 кеше.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢3🔥1🎉1🙏1🕊1🍾1