Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Татарча комикслар" проекты дүрт татар гаиләсе турында китап чыгарган

Китапта Исмәгыйль Гаспринский белән Зөһрә Акчурина, Фатиха белән Сөләйман Аитовлар, Луиза Сәлиәскәрова белән Хәсән Туфан гаиләләре һәм режиссерлар Кәшифә белән Рәхим Тумашеваларның нәсел тарихлары бәян ителә.

“Хатлар, язучыларның истәлекләре өйрәнелде, галимнәр, музей хезмәткәрләре, бу шәхесләрнең әле исән туганнары белән аралашу нәтиҗәсендә туган китап бу”, ди китап авторы, журналист, музыкант Рәдиф Кашапов.

Ни өчен китап "Мәхәббәт" дип аталганын автор мәхәббәт ул романтикага гына бәйле хис түгел, китапта тасвирланган тарихлар ул кешеләрнең бер-берсе белән сынаулар аша узу тарихлары, бергә мөһим уртак проектлар булдыруы, мәсәлән, кешеләр газет чыгаралар, мәктәп ачалар. Бу - мәхәббәтнең мисаллары дип аңлата Кашапов.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👍3👎2
АКШ Гыйрактагы илчелегенең хезмәткәрләрен өлешчә эвакуацияләргә әзерләнә.

Шулай ук Якын Көнчыгыштагы кайбер илләрдә урнашкан АКШ хәрбиләренең туганнарына илдән китәргә рөхсәт ителде. Бу хакта чәршәмбе кичендә Пентагон һәм Дәүләт департаментына сылтама белән кайбер медиалар, шул исәптән Reuters агентлыгы хәбәр итте.

Белгечләр соңгы вакыйгаларны "атом килешүе" сөйләшүләрендә алга китеш булмау сәбәпле, АКШ белән Иран арасындагы киеренкелекнең артуы белән бәйли.

Иран хакимияте атом коралына ия булырга омтылмавын белдерә. Шул ук вакытта уран баету хокукыннан баш тартырга әзер түгеллеген дә әйтә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
⚡1😱1
«Царицыно» һәм «Сочинский мясокомбинат» ширкәтләре җитештергән һәм хәләл дип саналган "Мусульманская" колбасаларында дуңгыз чималлары табылган.

Бу хакта SHOT проверка хәбәр итә.

Җитештерүчеләр колбасаларның капларына язылган чималларны гына куллануын әйткән.

Сез ышанасызмы?


📷SHOT Проверка

@azatliqradiosi
🤮5🤯3🤬3👎2🤷‍♂1
АКШ дәүләт департаменты үзенең рәсми сәхифәсендә дәүләт сәркатибе Марко Рубиодан 12 июньдә билгеләп үтелүче Русия көне уңаеннан котлау урнаштырды.

"Америка халкы исеменнән Русия халкын Русия көне белән котлыйм. АКШ Русия халкының якты киләчәккә омтылышын хуплауны дәвам итә. Шулай ук без бу мөмкинлектән файдаланып, Русия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру максатыннан, Русия Федерациясе белән конструктив хезмәттәшлеккә омтылышыбызны кабат раслыйбыз. Тынычлык безнең илләр арасында файдалы мөнәсәбәтләр булдыру нигезенә әверелер дип өметләнәбез", диелә котлау текстында.

▪️АКШ Дәүләт департаменты сәхифәсендә Русия көне уңаеннан соңгы котлау 2022 елда урнаштырылды. Ул вакытта котлау Дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен исеменнән язылган булган.

@azatliqradiosi
💩4🤮2👎1😢1
❗️Air India ширкәте очкычы Һиндстанның көнбатышындагы Әхмәдабад шәһәре һава аланында казага очраган. Бу хакта дәүләт агентлыклары хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта 240лап кеше булган.

@azatliqradiosi
😱3😢2
Башкортстанда сугышка китү акчасын киметкәннәр.

Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә. Моннан тыш сугышка кешеләр болай да җитәрлек бара дигән фараз бар.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁4❤1🔥1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 11206 кеше турында мәгълүмат таба алды.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🔥1🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Air India ширкәте очкычы Һиндстанның көнбатышындагы Әхмәдабад шәһәре һава аланында казага очраган. Бу хакта дәүләт агентлыклары хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта 240лап кеше булган. @azatliqradiosi
Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта бөтен экипаж әгъзалары һәм юлчылар һәлак булган.

Җирле полиция хәбәр итүенчә, очкыч йортлар өстенә килеп төшкән һәм корбаннар арасында анда яшәүчеләр дә бар.

Очкычта 12 экипаж әгъзасы, 230 юлчы булган. Юлчыларның 169ы- Һиндстан, 53се Британия, 7се – Португалия һәм берсе Канада ватандашы.

Reuters агентлыгы белдерүенчә, соңгы елларда Һиндстанда һава транспорты үсеш ала. Халыкара һава транспорты берлеге (IATA) баш җитәкчесе Уилл Уолш май аенда бу үсешне "искитмәле" дип атады. IATA җитәкчесе сүзләренчә, Һиндстан якын арада дөньяда өченче иң зур һава транспорты базарына әвереләчәк. Узган ел Һиндстан ил эчендәге юлчылар саны белән рекорд куйды. Тәүлегенә 500 меңнән артык кеше һава транспортын кулланган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2😭1
Бүген “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының бию остаханәсендә катнашасызмы?

Чара һәр пәнҗешәмбе Кабан күле ярында уза.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләп, истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.

Җәй азагында йомгаклау чарасы буларак «Бию көрәше» узачак. Әлеге бәйгедә профессионал биючеләр катнаша алмый, иң шәп биючеләр халык арасыннан сайланачак.
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

📷«Хәрәкәттә–бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре Вконтакте бите

@azatliqradiosi
🔥5🤮2👎1🤡1
❗️Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы бар дип кисәтәләр.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү системында хәбәр сәгать иртәнге 6:10дә чыкты.

@azatliqradiosi
😁4❤1🔥1
Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады.

Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү.

The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре Иранның атом програмы һәм шулай ук ерак арага оча торган ракетлар ясау програмнары өчен мөһим корылмаларга ясалган дип хәбәр итә.

Аерым алганда Тәһран, Тәбриз, Кирмәншах, Исфахан һәм Нетенз шәһәрләрендәге корылмаларга һөҗүм ителгән. Нетензда Иранның төп уран баету корылмасы урнашкан.

Тәһранда һәм аның якын тирәсендә кимендә алты хәрби ныгытмага һәм Иран югары хәрби җитәкчелеге яшәгән ике торак комплекска һөҗүм ителгән.

Иран дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, һава һөҗүмнәрендә Ислам инкыйлабы сакчылар корпусы башлыгы генерал Хөсәин Сәлами һәлак булган.

Израил премьер-министры Бинамьин Нетаньяһу видео мөрәҗәгатендә Иранның атом програмын "Израилнең исән калуына турыдан-туры янау" дип атады. Аның сүзләренчә, Нетенздагы уран баету корылмасы һәм Иранның әйдәп баручы атом өлкәсендәге галимнәре һөҗүмнәрнең төп максаты булып тора. Нетаньяһу сүзләренчә, чара "никадәр кирәк шул кадәр дәвам итәчәк".

АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио белдерүенчә, Израил Вашингтонны үз-үзен саклау чарасы булуы турында алдан кисәткән. Һава һөҗүмнәре башланыр алдыннан берничә сәгать элек АКШ президенты Доналд Трамп бу һөҗүм Иранның атом проблемын дипломатик юл белән чишү мөмкинлеген зур ихтимал белән юк итәчәк дип кисәтте.

Израилдә Ираннан җавап һөҗүмнәре ихтималына махсус чаралар игълан ителде.

@azatliqradiosi
🤬12❤4😱2👍1👏1