Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казакъстан театры Казанда Алтын Урда ханы Җүчи хатыны турында опера күрсәтәчәк

26 августта Татар дәүләт опера һәм балет театрында Абай исемендәге Казакъ милли опера һәм балет театры гастрольләре узачак. Алматыдан килгән театр тамашачыга «Хан Солтан. Алтын Урда» операсын тәкъдим итәчәк. Бу әсәрнең премьерасы 2024 ел ахырында узган иде, ул Алтын Урдага 800 ел тулуга багышланган.

Опера үзәгендә – Хан Солтан образы. Ул тарихта Чыңгызханның өлкән улы Җучинең өченче хатыны һәм ислам динен кабул иткән беренче монгол хакиме булган хан Бәркәнең анасы буларак билгеле. Әсәрнең музыкасын казакъ композиторы Хәмит Шангалиев язган. Казаннан билгеле тарихчы, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев киңәшче булган.

«Хан Солтан. Алтын Урда» - зур спектакль, анда сәхнәгә берьюлы йөздән артык артист чыга. Әсәрне Алматыда дөньякүләм танылган итальян режиссёры Давиде Ливермор куйган.

Спектакльнең музыкаль җитәкчесе һәм куелыш дирижёры - Нурҗан Байбусынов. Ул Татар опера театрыннан киткән баш дирежер Ренат Салаватовның шәкерте.
🔥5❤3
123 миллионлык «Ана теле». Казна акчасы ничек тотылган?

Татар телен үзлектән өйрәнү платформасы янә эшли башлады. "Ана теле" проектын яңартуга 123 миллион сум дәүләт акчасы түгелгән. Бу акча Петербурда теркәлгән "Прогресс" ширкәтенә киткән.

Азатлык чыганакларына күрә, бу соңгы сумма түгел. Моңа сәхифәне эшләтеп тору кермәгән, аның өчен федераллар Татарстаннан өстәмә миллионнар алачак.

Ниләр үзгәргән соң? Чынлыкта, эчтәлек шул килеш калган: 12 ел элек төшерелгән диалоглар, башка видеолар, ә аларда шул вакытта хөкем сөргән хәлләр. Мәсәлән, Татарстанның төп икътисади партнерлары дип Германия, Франция, Италия һәм Финляндия атала.

Кайбер фотолар яңарган: хәзер аларны ясалма интеллект иҗат иткән.

Азатлык Радиосы әлеге платформа турында татар телен өйрәтүчеләр белән сөйләште, Татарстаннан читкә киткән акчаны санады.

👉Мәкаләне монда укыгыз.
🙈7🔥3❤1
Казанның яңа прокуроры итеп Илдар Исмәгыйлов билгеләнгән

Ул Татарстан башкаласына Әлмәттән күчеп килә. Әлеге карарны раслаган боерык 1 августта ук имзаланган булган, ә бүген Исмәгыйловны прокуратура коллективына рәсми рәвештә тәкъдим иткәннәр.

Казан прокуроры вазифасы ике айдан артык вакант буш торды. Олег Дроздов, икенче мөддәтен тулысынча үтәп, быел май ахырында вазифасыннан китте һәм пенсиягә чыкты.

Илдар Исмәгыйловка 45 яшь. Ул Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 2002 елда Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе вазифасыннан башлаган. 2009–2014 елларда Казан прокуроры ярдәмчесе һәм өлкән ярдәмчесе булып эшләгән. Аннары тугыз ел дәвамында Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш кануннарын үтәлешен тикшерү бүлеген җитәкләгән. Ә 2023 елның ноябреннән Әлмәт прокуратурасын җитәкләде.
🥴7❤4😐2🖕2
🇮🇱Израил махсус хезмәтләренең 550дән артык элекке югары вәкилләре, шул исәптән "Моссад"ның күзләү хезмәте һәм "Шабак"ның гомум иминлек хезмәтенең элекке башлыклары АКШ президенты Доналд Трампка мөрәҗәгать итеп, премьер-министр Биньямина Нетаньяху хөкүмәтенә Газзә сызыгындагы сугышны туктату өчен тәэсир итәргә чакырды.

AFP язуынча, хатта алар ХӘМӘСнең хәзер инде Израил өчен стратегик куркыныч тудырмавын әйтә.

"Шабак"ның элекке башлыгы Ами Айалон видео белдерүдә аңлатуынча, бу башта гадел саклану сугышы булган. "Әмма барлык хәрби максатларга ирешелгәч, ул үз асылын югалтты", ди ул. Аның сүзләренчә, 23 айга сузылган сугыш Израилнең иминлегенә дә, дәүләт буларак үзбилгеләнүенә дә зыян китерә".

Хатны имзалаучылар арасында "Моссад"ның өч элекке башлыгы Тамир Пардо, Эфраим Халеви һәм Дани Ятом, "Шабака"ның биш элекке җитәкчесе Ами Айалон, Надав Аргаман, Йорам Коэн, Яаков Пери һәм Карми Гилон, шулай ук Израил саклану армиясенең (ЦАХАЛ) элекке баш штаб башлыклары, шул исәптән элекке премьер Эхуд Барак, элекке саклану министры Моше Яалон һәм генерал Дан Халуц та бар.

Алар әйтүенчә, Израил армиясе инде көч белән ирешеп була торган өч максатның икесен үтәгән: ХӘМӘСнең хәрби инфраструктурасын юк иткән һәм Газзә сызыгында аның идарәсен бетергән. Өченче һәм мөһим максат - барлык тотыкларны кайтаруга бары килешү нигезендә генә ирешеп була, ди алар мөрәҗәгатьтә. Ә "ХӘМӘСнең калган җитәкчеләрен эзәрлекләүне соңрак та дәвам итәргә мөмкин", дип әйтә.

Алар фикеренчә, Доналд Трамп Израильләр арасында абруйга ия һәм Нетаньяһуга йогынты ясый ала. Сугышны туктатудан соң, АКШ президенты төбәк коалициясе төзүгә һәм Фәләстин автономиясен формалаштыру эшенә ярдәм итәр иде дип саный хат авторлары. Автономия үз чиратында АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип саналган ХӘМӘС урынына Газзә белән идарә итүне үз карамагына алыр иде.

▪️Халыкара җәмәгатьчелекнең Израилгә басымы көннән-көн арта. Күпләр Израил тотыкларын кайтару һәм Газзәгә һуманитар ярдәм кертү өчен сугышны туктатырга чакыра. Шул ук вакытта Израилнең кайбер сәясәтчеләре, шул исәптән хөкүмәт коалициясендәге кайбер министрлар, хәрби чараны дәвам итәргә һәм Газзәне өлешчә яки тулысынча басып алырга чакыра.

@azatliqradiosi
👍2🤔2❤1🤡1
📍Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Украинадагы оккупацияләнгән Луһански өлкәсендәге Лисичански һәм Рубежное балаларына ярдәм җыя.

Нәзарәтнең Telegram каналы язуынча, ярдәм 210 балага күрсәтеләчәк. Җыелган акчалар балалар ризыгы, балаларның гигиена кирәк-яракларына, киемнәр һәм башка әйбер алуга тотылачак диелә.

Акчаларны “Зәкәт” хәйрия фонды җыя. Бу беренче генә очрак түгел. Фонд элек тә Украинадагы сугышка акча һәм ярдәм җыеп килде. Мөселманнарның бер өлеше сугышка акча җыюга каршы булды. Бу хакта Азатлык Радиосы язды.

▪️Элек Татарстан Русия басып алган Рубежное һәм Лисичанскины "шефлыкка алды". Республика Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә тиеш. Хәзер инде балаларга да ярдәм җыялар.

▪️Шул ук вакытта Татарстанда быелның яртыеллыгында берничә эре ширкәт бюджетка түләүләрне 14 миллиард сумга киметкән. Ә Татарстан бюджеты дефициты 31 миллиард сумга җиткән диелде.

@azatliqradiosi
🤡5😢2🤣2🥴1
2 август көнне дөньяның иң эре шәһәрләренең берсе – Нью Йоркта Сабан туе узды

Быел да бу чарага бик күп штатлардан татарлар килде. Сабантуй мәйданы чыгышлары белән Казан, Уфа, Чиләбе, Ташкент һәм башка калалардан булган татарларны очраштырды.

Сабантуйны алыштыргысыз алып баручы, Башкортстанның Кушнарен районы егете Илмир Әхмәтҗанов һәм чыгышы белән Татарстаннан булган Әнүзә-Зеттерлунд алып барды. Җырчы Лилиана Газизова төрле җырлар башкарып халык күңелен күрде.

Бәйрәмгә һәркем үз ризыгы белән килгән иде. Шулай ук кунаклар пылау белән дә сыйланды.

Сабантуйны 98 ел элек оешкан Нью Йорк татар оешмасына кергән өлкән буын һәм яшь татар активистлары оештырды.

▪️Нью-Йоркта Сабантуй 1961 елдан бирле уза.

@azatliqradiosi
❤21👍6😍2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 5 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹АКШ юстиция министрлыгы Русияне 2016 елда Америка президентын сайлауга тыкшынуда гаепләүләләрне тикшерә башлаган.

🔹АКШның НАТОдагы даими вәкиле Мэттью Уитакер Кушма Штатлар, Украинадагы сугышны хәл итүдә алга китеш булмау сәбәпле, Русиягә һәм аннан нефть сатып алучы илләргә санкцияләр кертергә җыена дип белдерде.

🔹Казанда 30 августта Республика көнендә салют аттырачаклар. Былтыр бәйрәм салюты булмаган иде, аның сәбәпләрен атамадылар.

🔹Рөстәм Миңнеханов 4 август кичендә эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Бүген Төркмәнбашы шәһәренең «Аваза» Конгресс-үзәгендә ул БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган илләрнең өченче конференциясендә катнашыр, дип көтелә.

🔹Русиядә сайлаучыларның гомум саны ярты ел эчендә 125 мең кешегә кимегән дип күренә Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларында.
❤1👍1🔥1
Дагыстаннан мәктәп укучысын мәҗбүриләп контракт төзетәләр, аның кайдалыгы билгесез

Дагыстаннан югары сыйныф укучысы кышкы каникулда Мәскәүгә бара һәм тоткарлана. Аны Русия саклану министрлыгы белән килешү төзәргә мәҗбүр итәләр. Бүген егетнең кайдалыгын беркем белми. Соңгы тапкыр элемтәгә мартта чыккан.

Туганнары егетне үз командирлары үтергән дип уйлый.

"Соңгы тапкыр мин Саид белән март башында, 7 март көнне сөйләштем. Ул миңа шалтыратып, видео яздырып җибәрде. Шуннан аңладык: гаризалар, мәхкәмәләр ярдәм итми, безгә моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк. Саид армиядә дә җәбер-золым күрүен сөйләде – командирлары аннан һәм башка солдатлардан зур суммада акча таләп иткән. Имеш, штурмга җибәрмәскә сүз биргәннәр. Саид бу акчаны җыйган, без дә булыштык. Ләкин барыбер штурмга җибәргәннәр!" дип сөйләде әнисе.

Туганнары әйтүенчә, Саидның гомере өчен командирларына гомумән 1 миллион сумнан артык акча түләнгән.

– Саид үзенең "эш хакы" исәбеннән 650 мең сум биргән, без дә өстәп бирдек. Гомумән алганда миллионнан артык җыелды, – ди туганы. – Ләкин бу да ярдәм итмәде. Себердән килгән бер лейтенант аның баш күтәрүе өчен "обнулить" итәргә — ягъни юк итәргә — боерык биргән. Чөнки Саид үз командирларыныд акча таләп итүләре, үтерү белән куркытулар турында ачыктан-ачык сөйләгән иде.

👉Дагыстаннан Саид Муртазалиев тарихын монда укыгыз.
😡4😱2🤬2🥱1
❗️Галим Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карары үз көчендә калды

Бүген Русиянең Югары мәхкәмәсендә террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә дүрт елга хөкем ителгән математик Азат Мифтаховның кассациясе шикаяте каралды. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндермәде, хөкем карары үзгәрешсез калды дип хәбәр итә "Медиазона".

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина үзенең шикаятендә галимгә ачылган җинаять эшендәге дәлилләр канунсыз дип саный. Аның фикеренчә, шаһитларның күрсәтмәләрен алганда процессуаль кагыйдәләр бозылган.

Бу эш сәяси максатта әвәләнгән, бер генә максат — Мифтаховны иреккә чыгармаска, дип чыгыш ясаган Светлана Сидоркина.

Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Моңа кадәр ул н аңа чыгарылган гаепләү аркасында эшкә урнаша алмавын сөйләде. "Миңа бары тик идән юуу кебек эшләр генә тәкъдим итәләр", — дигән иде адвокатларына. Ул тулы изоляциядә утыра. Колониядә бары тик ФСИН хезмәткәрләрен һәм сирәк кенә тәрәзә аша башка тоткыннарны күрә ала.

Сәламәтлеге турында Азат "зарланмыйм" дигән. Аның сүзләренә караганда, хәзер аңа бары тик хатыны - Елена Горбань гына хатлар яза.

2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте.

Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган"
😡6❤5🙏1
Гагаузия башлыгы Евгения Гуцул җиде елга ирегеннән мәхрүм ителде

Кишинёв мәхкәмәсе Молдованың Гагаузия төбәге башлыгы Евгения Гуцулга җиде ел төрмә җәзасы билгеләде. Ул “Шор” фиркасен Русиядән китерелгән акчалар белән канунсыз финанслауда гаепләнә.

Молдова хакимияте бу фиркане Русия яклы дип саный һәм 2023 елда аны канунсыз дип игълан итте.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Гуцул фирка секретаре вазифасын башкарганда Русиядән акча алып кайтып, фирка эшен оештыруда катнашкан. Мәхкәмә аны 40 миллион лей күләмендә зыянны капларга да мәҗбүр итте.

Гуцул үзен аклауны сорады һәм бернинди акча кертмәвен белдерде. Аның балигъ булмаган ике баласы бар.

“Шор” фиркасенең тагын бер элекке секретаре Светлана Попан да алты елга хөкем ителде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бу хөкемне “сәяси сәбәпле карар” дип атады.

▪️2023 елда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде. Молдова президенты Майя Санду бу тавыш бирүләр вакытында хокук бозулар булды дип белдерде, ә полиция Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясендә тентүләр үткәрде һәм документларны тартып алды. Санду Гуцулны Молдова хөкүмәте әгъзасы итеп билгеләү турындагы документны имзаламады.

▪️2023 язында Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

▪️Гагаузия – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр.
👏5❤1🔥1💩1
Reuters: Путин Трампның ультиматумын үтәргә җыенмый, сугышны дәвам итәргә ниятли

Владимир Путин АКШ президенты Дональд Трампның сугышны туктату таләбен үтәргә теләми, ул Донецки, Лугански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен тулысынча басып алырга җыена. Бу хакта
Кремльгә якын чыганакларга сылтанып Reuters яза.

Чыганаклар сүзләренчә, Путин Трампны ачуландырырга теләми һәм бу адым белән Вашингтон һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшырту мөмкинлеген югалтуын аңлый. Әмма сугышта ирешергә теләгән максатлары аның өчен мөһимрәк.

Русия Баш штабы Путинны Украина фронты “якын ике-өч айда таркалачак" дип ышандырган. Владимир Путин оккупацияләнгән украин төбәкләрен тулысынча кулга төшергәннән соң гына сөйләшүләргә утырмакчы.
🤮6👍2💯2🔥1💊1
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасын сынап карадыгзмы?

Азатлык Радиосы Германиядә татар телен үзаллы өйрәнгән кулланучыдан (исемен иминлек аркасында әйтмибез.) яңа "Ана теле"н сынап карарга сорады. Аның фикеренчә, платформада яңа актуаль видеолар, биремнәр булса, дөресрәк булыр иде.

— Миңа, кулланучы өчен яңа сәхифә авыр булып тоелды. Навигация катлаулы, кая, ничек басарга - баш ватып утырдым. Ясалма фәһем белән ясалган рәсемнәр белән тутырганнар. Җансыз дип кабул иттем. Яки берәр аудио куелган һәм аңа туры килмәгән яки бик иске, сыйфатсыз рәсем чәпәлгән. Аптырадым моңа.

Биремнәрне дә ул кадәр кызыклы дип бәяләмәс идем. 8-9нчы дәрәҗәдәге бүлектә татар дөньясына, тарихка кагылышлы сораулар бар. Алар кызык, мөһим, әмма динамика юк, укырга азарт барлыкка килми, бәлки, яңалык булмаганга бәйледер, - диде ул.


Платформа турында мәкаләне монда укыгыз.
😢10🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 6 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф Мәскәүгә килгән. Һава аланында аны Русия инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев каршы алган. Ул Украинада тынычлык урнаштыру турында сөйләшергә җыена.

🔹Бүген Ак йорт көн тәртибенә АКШ президенты Доналд Трампның белдерүе кертелгән. Ул Вашингтон вакыты белән 16:30да (Казан вакыты - 23:30). Белдерү темасы әйтелми.

🔹Шулай ук бүген Трамп Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян белән очрашак дип хәбәр итә The Washington Post.

🔹Тула өлкәсендә Украинадагы сугышткан кайткан 32 яшьлек ир дуслары белән эчеп утырганда граната шартлаткан. Үзе һәм тагын өч танышы һәлак булган.

🔹Җырчы Гөлназ Асаева һәм аның музыкантларына Башкортстанда табигатьтә ял иткәндә аю һөҗүм иткән. Концерт мөдире Вадим Фәтхинуров яраланган.
🔥1