Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию проекты дәвам итә
Һәр пәнҗешәмбе кичке алтыда Кабан күле яр буенда татар биюләре буенча остаханәләр уза, халык рәхәтләнеп бии. “тирбәлү”, “чеметеп басу”, “чылбыр”, “әйләнү” һәм тагын бик төрле хәрәкәтләр һәм биюләр өйрәтәләр.
Проект инде биш ел эшли, шул уңайдан оештыручылар профессиональ булмаган биючеләр арасында «Бию көрәше» уздыра. Иң шәп биючегә бүләккә – 300 000 сум бирмәкчеләр.
Фото: “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының Вк төркеменнән.

❤9🔥5🤯1
Чаллыдагы сәяси ачлыкка 35 ел: бәйсезлек өчен көрәшкән Зиннур Әһлиуллинга каршы мәхкәмә эше бара
1990 елның 2 августында Чаллыда татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зиннур Әһлиуллин Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итте. Хәзерге вакытта Әһлиуллинга каршы җинаять эше ачылган, тиздән чираттагы мәхкәмә утырышы узачак. Шул уңайдан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Анда әйтелгәнчә, 2 август яңа татар тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе, чөнки Зиннур Әһлиуллин үз тарафдарлары белән татар тарихында беренче сәяси ачлыкны башлый. Ул Татарстанга суверенитет, ягъни союздаш республика статусы таләп итә.
"4-5 август көннәрендә Татарстанга РСФСР башлыгы Борис Ельцин килде. Ул Зиннур Әһлиуллин белән очрашырга теләде, Әмма Әһлиуллин: "чын татар урыс патшасына буйсынмый" дип аның янына барудан баш тартты. Кирәк булса үзе килер, диде. Ельцин белән очрашу булмады. Әмма Чаллыда чыгыш ясаганда Ельцин: "Күпме йота аласыз, шул хәтлек суверенитет алыгыз", дигән сүзен әйтте", диелә мөрәҗәгатьтә.
Ачлык 12 көн дәвам итә. Әһлиуллин авызыннан кан киткәч ачлыкны туктата.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, бу милли хәрәкәтне уятып җибәрүгә очкын була. Меңнәрчә татарлар суверенитет таләп итеп урамнарга чыга...
"Меңнәрчә татарлар Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән 30 август көнне Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүне таләп итеп Казанга юл ала. Аларга меңнәрчә казаннар кушыла. Бу кешеләрне урамга Татар иҗтимагый үзәге алып чыга...
Булачак президент, миллиардер һәм сатлыкҗан Шәймиев Декларацияне имзаларга мәҗбүр була. Әмма соңрак ул суверенитет һәм татар халкын миллиард долларга сатып җибәрә.
Ә суверенитет башында торган милли каһарман Зиннур Әһлиуллин даими рәвештә эзәрлекләнеп килә, хәзер аңа каршы чираттагы мәхкәмә бара", диелә мөрәҗәгатьтә.
▪️Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.
Аны нәрсәдә гаепләүләре турында 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi

🔥6😢3😨3❤2
Башкортстанда башкорт телле элмә такталардагы хаталарны тикшерәчәкләр
Бу эш белән Иҗтимагый пулат һәм республика муниципалитетлары шөгыльләнәчәк.
Максат кемне дә булса гаепләү яки җәза бирү түгел, ә телләргә хөрмәтне саклау, ди оештыручылар.
Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова РБК-Уфа басмасына Ишембайда кибет, мәктәп һәм башка оешмаларның элмә такталарын тикшергәнен сөйләде. Иң еш очрый торган хаталар арасында башкорт хәрефләрен урыс хәрефләре белән алыштыру (мәсәлән, "Ү" урынына "У" дип язу), ялгыш тәрҗемәләр һәм контекстка туры килмәгән сүзләр куллану күзгә ташлана.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстанда башкорт телле элмә такталардагы хаталарны тикшерәчәкләр
"Мониторинг максаты – кемне дә булса гаепләү түгел, ә телләргә хөрмәтне саклау", ди әлеге башлангыч белән чыгучылар.
❤6👍5🔥1🎉1
Татар-башкорт элмә такталарында хаталар еш очрыймы?
Anonymous Poll
64%
Әйе
15%
Юк
3%
Миңа барыбер
17%
Иң мөһиме ана телендә язганнар
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән 🗞
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
👍2🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 август, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәзбәрләрне барлыйк:
🔹Ленинград өлкәсендә туристлар утырган автобус йөк поездына бәрелү сәбәпле бер кеше һәлак булган.
🔹Бүген төнлә Украина дроннары Волгоград өлкәсенең Тимер юл һәм энергетика объектларына һөҗүм иткән. Рәсмиләр белдерүенчә, Арчеда станциясе янында поездлар туктап тора.
🔹Дональд Трамп хәбәр итүенчә, махсус вәкил Стив Уиткофф Русиягә 6 яки 7 августта киләчәк. Әгәр 8 августка кадәр Украинада тынычлык урнаштыру турында килешә алмасалар, Вашингтон Мәскәүгә санкцияләр кертәчәк дип тә кабатлады АКШ президенты.
🔹Йәмән яр буенда мигрантлар утырган көймә баткан, 60тан артык кеше һәлак булган. Хакимиятләр мәгълүматынча, көймәдә 150дән артык Эфиопия ватандашы булган.
🔹Мәскәүдә бүген "Крокус Сити Холл"дагы терактны турындагы җинаять эшен карый башлыйлар. 19 кешене хөкем итәләр: дүртесе - терактны башкарган дип санала, 15е - аларга ярдәм итүче дип әйтелә. Соңгылары арасында гаепләнүчеләр яшәгән фатир хуҗалары да бар.

❤3🔥2