Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Путин Казакъстан, Үзбәкстан, Кытай президентлары, Һиндстан премьеры һәм Лукашенка белән телефоннан сөйләште

Владимир Путин Беларусь җитәкчесе Александр Лукашенка, Кытай лидеры Си Цзиньпин, Һиндстан премьеры Нарендра Моди, шулай ук Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев һәм Казакъстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән телефон аша сөйләшүләр уздырды. Кичә Русия президенты Көньяк Африка Республикасы лидеры Сирил Рамафозага да шалтыраткан иде.

6 августта Путин АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф белән очрашты. Доналд Трамп моны зур алгарыш дип атады, аннары матбугат чаралары киләсе атнада Русия һәм АКШ президентлары очрашу ихтималы турында хәбәр итә башлады. Очрашудан соң икенче көнне Уиткофф Украина һәм Европа иминлек киңәшчеләре белән сөйләшү үткәрде.
🤮7❤1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔸икътисадчы Андрей Мовчан;
🔸сәясәт белгече Михаил Долиев;
🔸актриса Оксана Мысина;
🔸сәясәтче Андрей Сивенок;
🔸«Продолжение следует» басмасы.
🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Кама татар дәүләт театры мөдире Рөстәм Галиев вазифасыннан китә Рөстәм Галиев әлеге карарны үзе кабул иткән. Аның сүзләренчә, бу – вакытында кабул ителгән һәм театр үсеше өчен кирәкле адым. Галиев театр сәхнәсендә калачак. Ул хәзерге вакытта театр…
Түбән Кама татар дәүләт театрына элекке түрә Гүзәл Мөбәрәкшина билгеләнгән

Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрына коллективына яңа мөдир тәкъдим иткәннәр. Ул - элек районның мәдәният идарәсен җитәкләгән Гүзәл Мөбәрәкшина
Мөдирне тәкъдим итәргә театрга Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм район башлыгы Радмир Беляев килгән.

Гүзәл Мөбәрәкшина районның мәдәният идарәсен 12 ел чамасы җитәкләде һәм мэр булып Равил Муллин килгәннән соң, 2023 елда бу вазифадан китте.

Озак еллар театрны җитәкләгән Рөстәм Галиев хәзер артист вазифасында театрда эшләячәк.
👀4🔥2👏1🥴1😐1
Дональд Трамп белән Владимир Путин очрашуы 15 августта Аляскада узачак

Бу хакта җомга кичендә Дональд Трамп хәбәр итте.

Әлегә очрашуның нечкәлекләре турында рәсми мәгълүмат юк. Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, президент Трамп Русия белән Украина арасында ихтимал төзеләчәк тынычлык килешүе «территорияләр алмашын» күз уңында тотарга мөмкин диде.

Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әлеге очрашуны раслады. Ул Аляска сайлануын штатның Русия чигенә якын булуы белән аңлатты.

Аның сүзләренчә, бу сөйләшүдә президентлар озак вакытлы тынычлык урнаштыру юлларын тикшерүгә игътибар бирәчәк, киләчәктә исә чираттагы очрашуны Русиядә уздыру ниятләнә. Ушаков әйтүенчә, Трампка инде бу хакта рәсми чакыру тапшырылган.

Зеленский катнашырмы?

CBS News агентлыгының Ак йорттагы чыганагы хәбәр итүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский да киләсе җомгада Аляскада узачак очрашуда катнаша ала. Әмма моны рәсми рәвештә раслый торган мәгълүмат юк.

▪️8 августта Трамп Русиягә куйган ультиматумның вакыты чыкты. Ул Кремль Украинада тынычлык урнаштыру килешүеннән баш тартса, Русиягә яңа санкцияләр кертү белән янаган иде. Әмма кичкә кадәр чикләүләр турында бернинди хәбәр дә чыкмады.
🥱5❤1👍1🥴1
Башкорт сода ширкәте бинасындагы шартлауда яраланучылар саны арта

Бүген Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт сода ширкәте (БСК) бинасында шартлау булган. Нәтиҗәдә 25 кеше җәрәхәтләнгән дип яза ТАСС. Шартлау сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Техническая урамындагы кирпеч бинада «газ-һава катнашмасы шартлавы» теркәлгән. Бинадан 15 кеше эвакуацияләнгән.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетында белдерүләренчә, каза «Каустик» җитештерү мәйданчыгында булган (ул Башкорт сода ширкәтенә карый). 112 Telegram-каналы язуынча, ачык технологик җайланма шартлаган.
🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️Татарстанның Тукай районына пилотсыз очкычлар һөҗүме булды, Украина "Шахед" дроннарын саклау урыннарына һөҗүм иттек дип белдерде.

Татарстанның Тукай районында төзелеш мәйданчыгы территориясендә өч пилотсыз очкыч калдыклары табылган. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, иртәнге 8:00дән 12:00гә кадәр Русия төбәкләре күгендә барлыгы 44 пилотсыз очкыч атып төшерелгән, шул исәптән өчесе Татарстан җирлегендә.

Республикада дрон һөҗүмеен кисәтү тәртибе 00:41дә кертелде, ә 10:06да Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугага дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Украина иминлек хезмәте (СБУ) исә, Татарстанда Shahed дроннарын саклау урынына һөҗүм ясавын белдерде. Украин махсус хезмәте мәгълүматларына караганда, сүз Алабугадан ерак түгел Кызыл Юл авылы тирәсендәге логистика терминалы турында бара.

Татарстанга дрон һөҗүме соңгы тапкыр 24 июньдә булган иде.
👍5😢1🎉1
"Баймак эше" фигуранты Руслан Гыйззәтуллин тарихы

Башкортстанның Баймак районына караган Монасыйп авылында туган Руслан Гыйззәтуллинны "Баймак эше" кысаларында тоткарлаганнан соң туганнары берничә атна дәвамында аның кайдалыгын белмәгән.

Хөкем карарын көткәндә ул тикшерү изоляторында ислам әдәбияты укый, Мәккәгә барып кайту турында хыяллана.

"Тикшерү тәмам, өй сагына җибәрмиләр, — дип язган ул 2024 елның ноябрендә туганнарына. — Иң авыры — билгесезлек: нәрсә була, ничек була? <...> Чебеннән фил ясап, тикшерүне берьяклы итеп алып баручыларга ышанырга ярыймы? Тегеләй-болай иттеләр, зурайттылар, сәяси төскә буядылар".

Гыйззәтуллиннын эшен карау 11 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Прокуратура таләбе белән Башкортстаннан читтә уздырылган мәхкәмәләр Баймактагы протестларда катнашкан 49 кешегә инде хөкем карары чыгарды.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢3❤2
Сарытау өлкәсенә дрон һөҗүм итү аркасында бер кеше һәлак булган

Сарытау өлкәсе башлыгы Роман Бусаргин белдерүенчә, дрон торак йортның ишегалдына төшкән. Берничә күп катлы йортта яшәүче кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Моннан тыш Exilenova+ украина каналы хәбәр итүенчә, дроннар Сарытауның Заводской районындагы нефть эшкәртү корылмасына да һөҗүм иткән.

Җирле халык белдерүенчә, нәтиҗәдә янгын башланган. Социаль челтәрләрдә чыккан фотолар һәм видеолардан кара төтен чыгуы күренә.

Сарытау нефть эшкәртү корылмасына дроннар соңгы тапкыр 13-14 гыйнвардарда һөҗүм иткән. "Схемы" проекты элек язуынча, нефть эшкәртү корылмасы янында "Энгельс" Русия стратегик һава көчләре ныгытмасы урнашкан. Монда Русиянең Украинага ракетлар атучы стратегик һөҗүм очкычлары тора. ТУ-95 һәм ТУ-160 стратегик бомбардировщиклар Энгельс аэродромыннан очып китә.

Владимир Путин кушуы белән башланган сугыш 1264 көн дәвам итә.

@azatliqradiosi
😢4🎉2🌭1
❗️Кассация мәхкәмәсе Немцов истәлегенә чәчәк салу сәбәпле тоткарланган Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы тоткарлау карарын гамәлдән чыгарды.

Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы яза.

Зөлфия Ситдыйкованы 2025 елның 27 февралендә башка активистлар белән бергә Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салганда тоткарладылар. Шул ук кичтә аңа чараны уздыру тәртибен бозуда гаепләп беркетмә төзеделәр, ә икенче көнне ун тәүлеккә сак астына алдылар. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

Әмма 5 август көнне Самардагы кассация мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм эшне яңадан карауга җибәрде.

Узган елның 28 маенда Татарстан Югары мәхкәмәсе Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Ул "Русия армиясен кабаттан мыскыл итү" һәм "нацизмны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды.

Август аенда мәхкәмә шартлы җәзаны иректән мәхрүм итүгә алыштыру мәсьәләсен караячак диелде. Куәт оешмалары белдерүенчә, Ситдыйковага 2025 елда ике административ беркетмә төзелгән, бу шартлы мөддәтне төрмәгә алыштыруга нигез була ала.

Бу хакта тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1🤔1🙏1
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон повесткалар килә башлады

Тверь өлкәсе кешесе ике хәбәр алган. Беренчесе - "Сезгә хәрби комиссариаттан повестка җибәрелде" дигән смс, икенчесе - "Госуслуги" порталы аша килгән белдерү. Бу белдерүдә повестканың урнаштырылуы, тапшыру вакыты һәм Русиядән чыгу тыелу кебек чикләүләр исемлеге дә бар.

Бу хакта "Идите лесом" проекты хәбәр итә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮4❤2🖕2🙏1
Испаниянең Хумилья муниципалитетында җәмәгать үзәкләрендә мөселман бәйрәмнәрен уздыруны тыйганнар.

Бу хакта The Guardian хәбәр итә.

Хумильяда кертелгән тыю Испаниядә беренче шундый очрак. Уңчы халык партиясе "безнең милли үзенчәлеккә хас булмаган" дип мөселман бәйрәмнәрен уздыру өчен шәһәрнең җәмәгать үзәкләрен, спортзалларны куллануны тыюны хуплады.

Хәзер бу урыннарда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру рөхсәт ителмәячәк.

Хумильяда 27 меңгә якын кеше яши, аларның 7,5% мөселман илләреннән чыгучылар. Карарда әйтелгәнчә, "бу чараларны хакимиятләр оештырмаганда, муниципаль спорт биналары безнең милли үзенчәлеккә хас булмаган дини, мәдәни һәм җәмәгать чаралары өчен кулланылырга тиеш түгел".

Испаниянең мөселман оешмалары федерациясе әлеге карарны шикаять итәргә җыена. Оешманың президенты әлеге хәлне "исламофобик" дип атады.

@azatliqradiosi
😡4👍3🖕2🤪2❤1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән 🗞

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 11 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Өлкә губернаторы хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр сәнәгать оешмаларына ясалган.

🔸Израилнең Газзә сызыгына һөҗүме нәтиҗәсендә "Әл-Җзирә" телевизион каналының биш хезмәткәре һәлак булган дип хәбәр итә Би-би-си.. Аларның берсе - 28 яшьлек хәбәрче Әнәс-әш-Шәрифне Израил "ХӘМӘС" белән бәйле булуда гаепләде. "Әл-Җәзирә" белдерүенчә, моңа дәлилләр киетерелмәгән.

🔸Кичә кич Русия армиясенең Запорожье автовокзалына авиабомба белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә 19 кеше яраланган. Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров сүзләренчә, барлыгы ике һөҗүм ясалган. Икенчесе Запорожье медицина университеты клиникасына эләккән. Анда зыян күрүчеләр юк.

🔸Русия Украинадагы Азәрбайҗан белән бәйле энергетика корылмаларына һөҗүмне дәвам итсә, Баку Украинага корал бирү эмбаргосыннан баш тартырга җыена. Бу хакта Азәрбайҗан президенты тирәлегенә якын медиалар хәбәр итә.

🔸Кичә Төркиянең Балыкесир шәһәрендә 6,1 дәрәҗәдәге зилзилә нәтиҗәсендә кайбер биналар җимерелгән. Җир тетрәүне Истанбул, Бурса, Яловада яшәүчеләр дә сизгән.

@azatliqradiosi
❤3🔥1😈1
Көн язмасы: Германиядә һуманитар виза програмы туктатылып тору татарстанлы Илфат Гәрәев тормышына ничек тәэсир иткән?

Чаллыдан 21 яшьлек Илфат Гәрәев үзенә каршы җинаять эше ачылгач Әрмәнстанга киткән. Аңа каршы "дәүләт иминлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлеккә ачык чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә эш ачканнар. Ул Европага күчеп китәргә теләгән, әмма Русиядә эзләүгә бирелү сәбәпле, Әрмәнстаннан чыга алмаган. Гәрчә Илфатның Германиягә һуманитар визасы булса да. Хәзер Германия һуманитар виза нигезендә мигрантларны кабул итү програмын туктатып торды. "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә Гәрәев Русиядә аны нәрсәдә гаепләүләре һәм Германиягә китү тырышлыклары турында сөйләде.

"Алар миңа Украина Кораллы көчләренә акча күчерүем турында кемдер миңа каршы әләк язган дигән кәгазь күрсәтте. Хәзер бу әләкне мине алып китү, телефонымны тикшерүгә сәбәп булсын өчен алар үзләре язгандыр дип уйлыйм. Телефонымны ачуымны теләделәр, ачмасам мине ФСБга тапшырабыз, диделәр. Соңыннан болар үзләре үк ФСБ хезмәткәрләре булганын белдем", ди ул.


Гәрәев Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыган. 2022 елны җыелып татарлар киләчәге турында фикер алышулар да уздыра торган булганнар.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🤡1