Элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов эше мәхкәмәгә тапшырылган
Аны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр.
Энел Фәттахов һәм аның хатыны милеге, шулай ук “Чишмә” агрофирмасы кулга алынган. Фәттахов үзе сак астында.
▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
@azatliqradiosi

😢5🙏1
"Үз телем" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган бәйгегә 60ка якын гариза килгән. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Нәтиҗәдә 11 проект иң яхшылары дип табылган, һәм аларның авторларына идеяләрен тормышка ашыру өчен грантлар бүленеп биреләчәк.
Нинди проектлар һәм кемнәр җиңүе турында тулырак👉 монда укыгыз.

🔥8🙏2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 7 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Никопольга һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итә. Тагын дүрт кеше яраланган.
🔸Волгоград өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике тимер юл станциясендә янгын чыккан дип яза Astra. Шулай ук Краснодар төбәгенең Афипский нефть эшкәртү корылмасына да һөҗүм булган. Анда да янгын чыккан.
🔸The New York Times газетасы үз чыганакларына таянып язуынча, АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән "киләсе атнада ук очрашырга җыена". "Русияләр президент Трамп белән очрашырга теләк белдерде, президент Путин белән дә, Зеленский белән дә очрашуга ачык" дип яза АК Йорт сүзчесе Каролайн Ливиттка сылтанып AFP.
🔸Русия файдасына шымчылыкта гаепләнеп АКШ хәрбие тоткарланган. Тумышы белән Техастан булган 22 яшьлек Тейлор Адам Ли Русия ватандашлыгы алыр өчен Abrams танклары турында мәгълүмат биргән диелә.
🔸"Солидарность" фонды волонтеры Мурад Гарунов Мәскәүдә Израил илчелеге каршында ялгыз пикетка чыккан. Ул "Газзәдә геноцидны туктатыгыз" дигән шигар тотып торган. Бу хакта "Солидарность" Телеграм каналы яза.

🔥3❤2
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар хокук яклаучысы Сервер Мустафаевка колониядә медицина ярдәме күрсәтелми.
ОВД-Инфо язуынча, Тамбовның 1нче санлы тикшерү изоляторында утыручы Мустафаевның биле авырта. Февраль аенда ук төрмә невропатологы иргә рентген узып, нәтиҗәләр белән кабаттан үзе янына килергә кушкан һәм уколлар язган, ләкин Мустафаевка ренгтен да, уколлар да ясамаганнар. Умыртка сөягендәге авыртудан даруларны анарга гаиләсе җибәреп тора.
Кырымтатар хокук яклаучысы инде икенче ел кырыс шартлы баракта тотыла. Мустафаев шулай ук йөрәк авыртуы һәм күз күреме начарлануына да зарлана.
▪️Сервер Мустафаев 2018 елның 21 маенда тоткарланды. Ул "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәте координаторларының берсе иде. Әлеге хәрәкәт Кырымда сәяси тоткыннарның адвокатларын, туганнарын берләштерә.
📷 "Кырым теләктәшлеге"/Сервер Мустафаев колониягә озак вакытлы очрашуга килгән гаиләсе белән.

😢5❤1
❗️Русия президенты Влдаимир Путинның тышкы сәясәт ярдәмчесе Юрий Ушаков Мәскәү белән Вашингтонның "якын көннәрдә" югары дәрәҗәдә очрашу уздыру турында килешүләрен белдерде.
Хәзерге вакытта саммитка әзерлек бара, урыны инде сайланды, диде ул.
Путин белән Трамп ихтимал очрашуы турында алдагы көнне, Русия президентының АКШ президенты вәкиле Стив Уиткофф белән сөйләшүләреннән соң, билгеле булды. АКШның кайбер медиалары чыганакларына сылтанып очрашу инде киләсе атнада ук узарга мөмкин, дип хәбәр итте. Әмма бу хакта рәсми белдерү булмады.
Ушаков сүзләренчә, саммит Америка тәкъдиме белән узачак. Шул ук вакытта АКШ чыганаклары алдагы көнне очрашуны Кремль тәкъдим иткән диде. АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио пәнбешәмбе көнне Fox News-ка биргән интервьюсында саммит алдыннан Вашингтон белән Мәскәү "барлык позицияләрне тулысынча диярлек килештерергә тиеш" дип белдерде.
Ушаков белдерүенчә, Мәскәү әлегә Путин, Трамп һәм Зеленский катнашындагы өчьяклы сөйләшүләргә әзерләнми. Аның сүзләренә, моны Вашингтон тәкъдим иткән буллган. "Бу вариант аерым тикшерелмәде. Русия ягы аны бөтенләй комментарийсыз калдырды", диде ул.

❤3🥱3🕊2😢1
❗️Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаров Кәрим Тинчурин театрына күчә.
Ул анда баш режиссер булачак.
"Минем китүемнең сәбәбе, үзем шулай сизәм, үсү турында уйлыйм. Театрны җитәкләгәч, яңа театр төзергә исәпләрем бар", диде ул труппа белән хушлашканда.
▪️2022 елны Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путинның яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премия тапшыру вакытында Айдар Җаббаров Путинга төбәкләрдәге милли театрларның урыс телендәге репертуарларга күчәргә мәҗбүр булуына зарланды, милли телләрдәге сәхнә әсәрләренә ихтыяҗ кискен кими башлавын әйтте. Шул ук вакытта ул театрның телне саклауда мөһим институт булуын билгеләп үтте.
▪️Җәббаров “Хуш авылым” документаль спектакленең "1552" дип аталган өченче өлешен куярга җыенган иде. Ләкин бу идеядән Камал театры баш тартты.

👍8🤔6❤2🔥2🤯2
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә кертелгән чикләүләр татар теленә дә кагылды. 10 ел дәвамында уңышлы эшләүче, татар теленә бушлай өйрәтүче "Ана теле" проекты ябылды. Аны техник яктан ясаган һәм эшчәнлеген тәэмин итеп торган ЕF Education ширкәте Русиядә эшләвен туктатты. Шул сәбәпле 2023 елның җәендә онлайн укыту платформасы һавада эленеп калды. Татарстан түрәләре "Ана теле" онлайн мәктәбе эшен дәвам итәчәк дип ышандырды.
Вәгъдәләгәннән соң ике ел узды. "Ана теле" янә эшли башлады, әмма кулланучыларда да, IT белгечләрдә дә, укытучыларда да күп сораулар тудырды.
Бу хакта язманы тулысынча безнең сәхифәдә укыгыз.
#татартеле

🤬5😢5🔥1🤔1
Туган тел сәламәтлеккә зыянлы. Мәскәү ана телләрен киметүнең сәбәбен тапты
Русиядә туган телләрне укыту мәсьәләсендә милли республикалар янә җиңелде. 1 сентябрьдән аларның саны кими. Бу санитар нормалар белән аңлатыла. Шулай да дәрестән тыш бу предметны укыту мөмкинлеге булачак дип, салпы якка салам кыстырып куйдылар.
Роспотребнадзор күрсәтмәләренә ярашлы, беренче сыйныф укучыларына атнасына 20 сәгатьтән артмаган дәрес йөкләмәсе рөхсәт ителә. 21 сәгатьлек планны бер генә очракта калдырып була - әгәр өстәмә дәрес физкультура булса.
Министрлык югалган ана теле сәгатен мәктәпләргә дәрестән тыш шөгыль форматында калдыруны тәкъдим итә. Янәсе, бу тел мохите тудырырга ярдәм итәчәк.
Шунысы бар, дәрестән соңгы эшчәнлек укыту планының мәҗбүри өлешендә булса да, ата-аналар һәм балалар нинди түгәрәк, нинди дәрес сайлауны үзләре хәл итә. Ягъни, алар математика, чит тел белән бәйле эшчәнлек яки берәр иҗади, спорт, сәнгать түгәрәге сайлый ала.
Чигенүнең чигенә җитүме? Әлеге темага кагылышлы фикерләрне 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Азатлык Радиосы
Туган тел сәламәтлеккә зыянлы. Мәскәү ана телләрен киметүнең сәбәбен тапты
Яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә кала. Татарстан, Саха вәкилләре моңа каршы килеп караса да, Русия министрлыгы фәрманы инде имзаланды.
🖕11🤬8🤮7
Хәерле җомга көннәре белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 8 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Киев өлкәсендә 16, 56 һәм 80 яшьлек өч хатын-кыз яраланган. Бу хакта өлкә хакимияте хәбәр итә.
🔹Оппозициядәге сәясәтче Владимир Кара-Мурзага Русия чит ил паспорты бирүдән баш тарткан. Документта әйтелгәнчә, паспорт бирелмәүнең сәбәбе - Кара-Мурзага Русиядән чыгу хокукы чикләнгән булу.
🔹Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Артур Иделбаев 22 сентябрьгә кадәр сак астында калачак. Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфаның Совет районы мәхкәмәсенең карарын үзгәрешсез калдырган.
🔹OpenAI ширкәте ясалма интеллектның яңа версиясен чыгарган. GPT-5 моделе төгәлрәк һәм уйлап чыгарылган җавапларны азрак бирә, ди OpenAI җитәкчесе Сэм Альтман.
🔹Бүген беренче тапкыр Казанга эшлекле сәфәр белән Малайзия патшасы киләчәк. Солтан Ибраһим Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр дип көтелә. Патша Малайзия, Британия һәм АКШта белем алган. Икътисадны модернизацияләү һәм технологик үсеш тарафдары. Малайзиянең чит ил партнерлары, шул исәптән Русиянең мөселман төбәкләре белән элемтәләрне арттыру яклы.

🇺🇸🇦🇿🇦🇲Бүген Ак Йортта Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында "солых килешүе" имзаланачак
АКШ президенты Доналд Трамп белдерүенчә, 8 август көнне Ак Йортта "тарихи солых саммиты" узачак һәм анда Көньяк Кавказның ике ил башлыгы - Илһам Алиев һәм Никол Пашинян катнашачак. Һәм алар "солых килешүен рәсми имзалау" тантанасына кушылачак.
Трамп әйтүенчә, АКШ шулай ук икътисади мөмкинлекләрне бергәләп үстерү турында ике ил белән дә ике яклы килешүләр имзалаячак.

🔥8👍3❤1
🇮🇱Израил хөкүмәте Газзә сызыгын тулысынча контрольгә алуны хуплап тавыш бирде
2025 елның августына Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгының 75%тан артыгын контрольдә тота.
Премьер-министр офисы хәбәрендә әйтелгәнчә, сугышны тәмамлау өчен ХӘМӘСне (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы дип танылган) коралсызландыру, тотыкларны кайтару, ХӘМӘС һәм Фәләстин автономиясенә бәйле булмаган идарә төзү принциплары тора.
Тавыш бирү башланыр алдыннан берничә сәгать элек, Биньямин Нетаньяһу АКШның Fox News телеканалына биргән интервьюсына белдерүенчә, Израил Газзәне басып алганнан соң анда сәяси контроль урнаштырырга җыенмый, ә анклавның үзе имеш "гарәп көчләренә" тапшырылачак.
Израилнең Walla порталы һәм Panel for All хосусый тикшеренү институты үткәргән сораштыруларга күрә, израилләрнең 67% Газзәдәге сугышны туктату һәм тотыкларны азат итү яклы. Якынча 30% хәрби гамлләрне дәвам иттерүне яклый. Газзәдә әле дә 50 Израил тотыгы кала. Израил хәрбиләре кимендә аларның 27се инде исән түгел дигән фикердә.
▪️ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2023 елның 7 октябреннән Газзәдә ким дигәндә 61 мең кеше үлгән.

❤5🤮2🤡2❤🔥1👍1🤬1😢1💩1
Татарстанда саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме янә артты. Республика сугышта үлүчеләр саны белән алгы сафларда.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне арттырды.
Хәзер килешү төзегән кеше Татарстан хакимиятеннән 2,7 млн сум, ә Русия саклану министрлыгыннан тагын 400 мең сум ала алачак. «Бизнес Online» язуынча, бу түләү 600 мең сумга артты – 2,1 млн сумнан 2,7 млн сумга кадәр.
Июль ахырында, Украинага каршы сугышта катнашкан элекке хәрби һәм Татарстан дәүләт шурасы депутаты Расим Баксиков республикадан Украинада сугышучылар күп, башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан беренче урында, дип белдерде.
Июль уртасында Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде.
▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 5 755 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.

🤮5🤬4❤3💩3😢1🌚1🖕1