Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте Украинадагы оккупацияләнгән Луһански өлкәсендәге Лисичански һәм Рубежное балаларына ярдәм җыя.

Нәзарәтнең Telegram каналы язуынча, ярдәм 210 балага күрсәтеләчәк. Җыелган акчалар балалар ризыгы, балаларның гигиена кирәк-яракларына, киемнәр һәм башка әйбер алуга тотылачак диелә.

Акчаларны “Зәкәт” хәйрия фонды җыя. Бу беренче генә очрак түгел. Фонд элек тә Украинадагы сугышка акча һәм ярдәм җыеп килде. Мөселманнарның бер өлеше сугышка акча җыюга каршы булды. Бу хакта Азатлык Радиосы язды.

▪️Элек Татарстан Русия басып алган Рубежное һәм Лисичанскины "шефлыкка алды". Республика Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә тиеш. Хәзер инде балаларга да ярдәм җыялар.

▪️Шул ук вакытта Татарстанда быелның яртыеллыгында берничә эре ширкәт бюджетка түләүләрне 14 миллиард сумга киметкән. Ә Татарстан бюджеты дефициты 31 миллиард сумга җиткән диелде.

@azatliqradiosi
🤡5😢2🤣2🥴1
2 август көнне дөньяның иң эре шәһәрләренең берсе – Нью Йоркта Сабан туе узды

Быел да бу чарага бик күп штатлардан татарлар килде. Сабантуй мәйданы чыгышлары белән Казан, Уфа, Чиләбе, Ташкент һәм башка калалардан булган татарларны очраштырды.

Сабантуйны алыштыргысыз алып баручы, Башкортстанның Кушнарен районы егете Илмир Әхмәтҗанов һәм чыгышы белән Татарстаннан булган Әнүзә-Зеттерлунд алып барды. Җырчы Лилиана Газизова төрле җырлар башкарып халык күңелен күрде.

Бәйрәмгә һәркем үз ризыгы белән килгән иде. Шулай ук кунаклар пылау белән дә сыйланды.

Сабантуйны 98 ел элек оешкан Нью Йорк татар оешмасына кергән өлкән буын һәм яшь татар активистлары оештырды.

▪️Нью-Йоркта Сабантуй 1961 елдан бирле уза.

@azatliqradiosi
❤21👍6😍2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 5 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹АКШ юстиция министрлыгы Русияне 2016 елда Америка президентын сайлауга тыкшынуда гаепләүләләрне тикшерә башлаган.

🔹АКШның НАТОдагы даими вәкиле Мэттью Уитакер Кушма Штатлар, Украинадагы сугышны хәл итүдә алга китеш булмау сәбәпле, Русиягә һәм аннан нефть сатып алучы илләргә санкцияләр кертергә җыена дип белдерде.

🔹Казанда 30 августта Республика көнендә салют аттырачаклар. Былтыр бәйрәм салюты булмаган иде, аның сәбәпләрен атамадылар.

🔹Рөстәм Миңнеханов 4 август кичендә эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Бүген Төркмәнбашы шәһәренең «Аваза» Конгресс-үзәгендә ул БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган илләрнең өченче конференциясендә катнашыр, дип көтелә.

🔹Русиядә сайлаучыларның гомум саны ярты ел эчендә 125 мең кешегә кимегән дип күренә Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларында.
❤1👍1🔥1
Дагыстаннан мәктәп укучысын мәҗбүриләп контракт төзетәләр, аның кайдалыгы билгесез

Дагыстаннан югары сыйныф укучысы кышкы каникулда Мәскәүгә бара һәм тоткарлана. Аны Русия саклану министрлыгы белән килешү төзәргә мәҗбүр итәләр. Бүген егетнең кайдалыгын беркем белми. Соңгы тапкыр элемтәгә мартта чыккан.

Туганнары егетне үз командирлары үтергән дип уйлый.

"Соңгы тапкыр мин Саид белән март башында, 7 март көнне сөйләштем. Ул миңа шалтыратып, видео яздырып җибәрде. Шуннан аңладык: гаризалар, мәхкәмәләр ярдәм итми, безгә моны җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк. Саид армиядә дә җәбер-золым күрүен сөйләде – командирлары аннан һәм башка солдатлардан зур суммада акча таләп иткән. Имеш, штурмга җибәрмәскә сүз биргәннәр. Саид бу акчаны җыйган, без дә булыштык. Ләкин барыбер штурмга җибәргәннәр!" дип сөйләде әнисе.

Туганнары әйтүенчә, Саидның гомере өчен командирларына гомумән 1 миллион сумнан артык акча түләнгән.

– Саид үзенең "эш хакы" исәбеннән 650 мең сум биргән, без дә өстәп бирдек. Гомумән алганда миллионнан артык җыелды, – ди туганы. – Ләкин бу да ярдәм итмәде. Себердән килгән бер лейтенант аның баш күтәрүе өчен "обнулить" итәргә — ягъни юк итәргә — боерык биргән. Чөнки Саид үз командирларыныд акча таләп итүләре, үтерү белән куркытулар турында ачыктан-ачык сөйләгән иде.

👉Дагыстаннан Саид Муртазалиев тарихын монда укыгыз.
😡4😱2🤬2🥱1
❗️Галим Азат Мифтаховка чыгарылган хөкем карары үз көчендә калды

Бүген Русиянең Югары мәхкәмәсендә террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә дүрт елга хөкем ителгән математик Азат Мифтаховның кассациясе шикаяте каралды. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндермәде, хөкем карары үзгәрешсез калды дип хәбәр итә "Медиазона".

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина үзенең шикаятендә галимгә ачылган җинаять эшендәге дәлилләр канунсыз дип саный. Аның фикеренчә, шаһитларның күрсәтмәләрен алганда процессуаль кагыйдәләр бозылган.

Бу эш сәяси максатта әвәләнгән, бер генә максат — Мифтаховны иреккә чыгармаска, дип чыгыш ясаган Светлана Сидоркина.

Әлеге вакытта Азат Мифтахов Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге төрмәдә утыра. Моңа кадәр ул н аңа чыгарылган гаепләү аркасында эшкә урнаша алмавын сөйләде. "Миңа бары тик идән юуу кебек эшләр генә тәкъдим итәләр", — дигән иде адвокатларына. Ул тулы изоляциядә утыра. Колониядә бары тик ФСИН хезмәткәрләрен һәм сирәк кенә тәрәзә аша башка тоткыннарны күрә ала.

Сәламәтлеге турында Азат "зарланмыйм" дигән. Аның сүзләренә караганда, хәзер аңа бары тик хатыны - Елена Горбань гына хатлар яза.

2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте.

Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган"
😡6❤5🙏1
Гагаузия башлыгы Евгения Гуцул җиде елга ирегеннән мәхрүм ителде

Кишинёв мәхкәмәсе Молдованың Гагаузия төбәге башлыгы Евгения Гуцулга җиде ел төрмә җәзасы билгеләде. Ул “Шор” фиркасен Русиядән китерелгән акчалар белән канунсыз финанслауда гаепләнә.

Молдова хакимияте бу фиркане Русия яклы дип саный һәм 2023 елда аны канунсыз дип игълан итте.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Гуцул фирка секретаре вазифасын башкарганда Русиядән акча алып кайтып, фирка эшен оештыруда катнашкан. Мәхкәмә аны 40 миллион лей күләмендә зыянны капларга да мәҗбүр итте.

Гуцул үзен аклауны сорады һәм бернинди акча кертмәвен белдерде. Аның балигъ булмаган ике баласы бар.

“Шор” фиркасенең тагын бер элекке секретаре Светлана Попан да алты елга хөкем ителде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бу хөкемне “сәяси сәбәпле карар” дип атады.

▪️2023 елда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде. Молдова президенты Майя Санду бу тавыш бирүләр вакытында хокук бозулар булды дип белдерде, ә полиция Гагаузия Үзәк сайлау комиссиясендә тентүләр үткәрде һәм документларны тартып алды. Санду Гуцулны Молдова хөкүмәте әгъзасы итеп билгеләү турындагы документны имзаламады.

▪️2023 язында Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

▪️Гагаузия – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр.
👏5❤1🔥1💩1
Reuters: Путин Трампның ультиматумын үтәргә җыенмый, сугышны дәвам итәргә ниятли

Владимир Путин АКШ президенты Дональд Трампның сугышны туктату таләбен үтәргә теләми, ул Донецки, Лугански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен тулысынча басып алырга җыена. Бу хакта
Кремльгә якын чыганакларга сылтанып Reuters яза.

Чыганаклар сүзләренчә, Путин Трампны ачуландырырга теләми һәм бу адым белән Вашингтон һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшырту мөмкинлеген югалтуын аңлый. Әмма сугышта ирешергә теләгән максатлары аның өчен мөһимрәк.

Русия Баш штабы Путинны Украина фронты “якын ике-өч айда таркалачак" дип ышандырган. Владимир Путин оккупацияләнгән украин төбәкләрен тулысынча кулга төшергәннән соң гына сөйләшүләргә утырмакчы.
🤮6👍2💯2🔥1💊1
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасын сынап карадыгзмы?

Азатлык Радиосы Германиядә татар телен үзаллы өйрәнгән кулланучыдан (исемен иминлек аркасында әйтмибез.) яңа "Ана теле"н сынап карарга сорады. Аның фикеренчә, платформада яңа актуаль видеолар, биремнәр булса, дөресрәк булыр иде.

— Миңа, кулланучы өчен яңа сәхифә авыр булып тоелды. Навигация катлаулы, кая, ничек басарга - баш ватып утырдым. Ясалма фәһем белән ясалган рәсемнәр белән тутырганнар. Җансыз дип кабул иттем. Яки берәр аудио куелган һәм аңа туры килмәгән яки бик иске, сыйфатсыз рәсем чәпәлгән. Аптырадым моңа.

Биремнәрне дә ул кадәр кызыклы дип бәяләмәс идем. 8-9нчы дәрәҗәдәге бүлектә татар дөньясына, тарихка кагылышлы сораулар бар. Алар кызык, мөһим, әмма динамика юк, укырга азарт барлыкка килми, бәлки, яңалык булмаганга бәйледер, - диде ул.


Платформа турында мәкаләне монда укыгыз.
😢10🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 6 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф Мәскәүгә килгән. Һава аланында аны Русия инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев каршы алган. Ул Украинада тынычлык урнаштыру турында сөйләшергә җыена.

🔹Бүген Ак йорт көн тәртибенә АКШ президенты Доналд Трампның белдерүе кертелгән. Ул Вашингтон вакыты белән 16:30да (Казан вакыты - 23:30). Белдерү темасы әйтелми.

🔹Шулай ук бүген Трамп Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян белән очрашак дип хәбәр итә The Washington Post.

🔹Тула өлкәсендә Украинадагы сугышткан кайткан 32 яшьлек ир дуслары белән эчеп утырганда граната шартлаткан. Үзе һәм тагын өч танышы һәлак булган.

🔹Җырчы Гөлназ Асаева һәм аның музыкантларына Башкортстанда табигатьтә ял иткәндә аю һөҗүм иткән. Концерт мөдире Вадим Фәтхинуров яраланган.
🔥1
Сандармохта хакимият тарафлы активистлар Сталин золымы корбаннары исемнәрен укырга килүчеләргә комачаулаган.

Карелиядәге Сандармох мемориаль зиратында 5 августта Олы террор корбаннарын искә алу чарасы узган. Ләкин матәм чарасына "Русская община" активистлары килеп, комачау иткән: искә алу чарасына килүчеләргә су сиптергән, "Катюша"ны кычкырып җырлаган. Полиция тыкшынырга җөрьәт итмәгән.

Сандармох нинди урын? Анда кемнәр җирләнгән һәм араларында күпме татар бар?

👉Азатлык Радиосының зур мәкаләсен укыгыз.
🤬4👍1
"Искер җыены"ның юбилей чарасы узды: "Арбаларга басып чыгышлар ясый идек"

1-3 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә "Искер җыены" узды. Быел ул унбишенче тапкыр юбилей чара буларак оештырылды. Узган елны фестиваль булмады.

Җыен өч көн дәвам итте һәм өч өлешкә бүленде. Беренче көнне кунаклар, тарихчылар, төбәк өйрәнүче һәвәскәрләр фәнни-гамәли конфренциядә катнашты. Быел да ул "Искернең тарихи язмышы" дип аталды. Икенче көнне табигать кочагындагы уеннар, җырлар, Катым ашы (дога кылу табыны), спорт бәйгеләре оештырылды. 3 августта исә зур фестиваль концерт узды.

"Искер җыены" вакытында гадәттә каршылыклар булмый калмый. Йә мәхкәмәләрдә тартышу, бер елны урыс милләтчеләре Ермак мәсьәләсен күтәрде, быел чара алдыннан Сүзге һәйкәле юкка чыкты.

Элекке елларда җыенда Татарстаннан галим Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмовалар катнашса, быел алар күренмәде. Казан ягыннан сәламләү сүзен Дөнья татар конгрессы башакарма комитетының махсус проектлар белән эшләү комитеты башлыгы Алмаз Хәлиуллин җиткерде. Шулай ук М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Дәүләт чыгыш ясады. Алар энциклопедия институтыннан чараларда дүрт кеше катнашты.

👉Җыенда ниләр булды, ниләр булмады - Азатлык Радиосы мәкаләсендә укыгыз.
❤2👍2🔥1
🕌Рамазан аенда авыл мәчетендә җәмәгать намазы укыткан өчен мөселман кешесе биш мең сум штрафка тарттылган

Татарстанның Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында яшәүче Илнар Харисов (Абдул Мәлик) 28 мартта мәчеттә имам рәвешендә җәмәгать намазы укыта. Кемдер моны видеога төшереп куәт оешмаларына җибәрә. Харисовка моны Әлмәт прокуратурасында күрсәтәләр. Мөселманны "Яровая җыелмасы" кануны, ягъни миссионерлык эшен алып баруда гаепләп биш мең сум штрафка тарталар. Мәчеттә шәһадәтнамәсе (рәсми документы) булган имамнар гына җәмәгать намазы укыта ала диелә.

Харисов үзенең Телеграм каналында хәбәр итүенчә, ул карарны шикаять иткән. Шикаять 4 август көнне каралырга тиеш булган, әмма Харисовның адвокаты Мәскәүдән килә алмау сәбәпле, утырышны 27 августка күчергәннәр.

Имам авырып киткәндә яки берәр сәбәп белән мәчеткә килә алмаганда сезнең авылда намазны кем укыта?


@azatliqradiosi
😢5😡4❤1👎1🤬1
6 августта Босния һәм Һерцеговина үзәк сайлау комиссиясе автоном төбәк булган Серб республикасы президенты Милорад Додикның вәкаләтләрен туктатты.

Әлеге карарны ике көндә шикаять итәргә мөмкин. Әгәр карар үз көченә керсә, 90 көндә Серб республикасы башлыгына вакытыннан алда сайлау игълан ителәчәк.

Додик бу карардан соң: “Капитулиция һәм чигенү вариантлары юк” дип язды X социаль челтәрендә.

Додик билгеләвенчә, вазыйфага керешкәндә ул Босния һәм Һерцеговина үзәк сайлау комиссиясенә буйсынырга түгел, ә Серб республикасы халкы мәнфәгатьләрен якларга ант иткән.

Февральдә Сараеводагы мәхкәмә читтән торып Додикны бер елга төрмәгә хөкем итте һәм алты ел сәяси эшчәнлек алып барудан тыйды. Додик Конституция мәхкәмәсе һәм Дөнья җәмәгатьчелегенең югары вәкиле Кристин Шмид карарларын үтәмәүдә гаепле дип табылды. Шмид Босниядә тышкы идарәче функцияләрен үти.

Додик мәхкәмә карарын Серб республикасына һөҗүм дип атый һәм вакытыннан алда сайлау уздыруга юл куймаячагын белдерә.

Милорад Додикка каршы җинаять эше 2023 елда башланды. Ул Босния Конституция мәхкәмә карарлары һәм югары вәкил карарлары Серб республикасы җирлегендә гамәлдә булмаячак дигән канунны имзалады.

Додик үз гаебен танымада һәм хөкем карарыннан соң, Босния федераль полициясе һәм мәхкәмә вәкилләренә Серб республикасы җирелегенә керүне тыючы кануннарны кабул итүгә булышлык итте. Соңыннан бу кануннар Босния Конституциясе мәхкәмәсе тарафыннан гамәлдән чыгарылды.

▪️Додик Русия тарафлы булуы белән билгеле. Ул АКШ һәм Британиянең чикләүләр исемлегендә.

▪️2024 елда Додик 1995 елда Сребреницада мөселманнарны үтерүне геноцид дип тану турындагы БМО резолюциясен танудан баш тартты. Ул вакытта Сребреницада серб кораллы төркемнәре куланнын сигез меңгә якын мөселман һәлак булды.

▪️Додик узган ел Казанга БРИКС чараларының кайберләрендә катнашырга дип килгәч Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Аңа кадәр, 2023 елны, Миңнеханов Будапештка сәфәре кысаларында Додик белән очрашкан иде.

@azatliqradiosi
😢2❤1