Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Басып алынган Кырымдагы кырымтатар хокук яклаучы һәм журналист Лутфие Зудиевага ят агент эшчәнлеге нигезендә беркетмә төзелгән

Зудиева үзен үзе ят агент дип тануларын сорап әләк язмаган килеш ят агент эшчәнлеген алып барган диелә.

"ОВД-Инфо" язуынча, беркетмәне Русия юстиция министрлыгы төзегән. Анда Зудиеваның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтлары һәм анда "ОВД-Инфо"дагы материалларны бастыру, "Грати" медиасында Кырымдагы хатын-кызлар язмышы турында мәкаләләр һәм подкастлар, Newsweek американ журналы өчен язмалар чыгару, CNN телеканалына әңгәмә бирү, шулай ук Front Line Defenders ирланд хокук яклау оешмасында әгъза булып торуы "сәяси эшчәнлек" буларак бәяләнгән.

▪️Русия юстиция министрлыгы Лутфие Зудиеваны ят агент буларак быел май аенда тамгалады.

▪️Элегрәк Зудиева үзен ят агент исемлегенә кертү өчен Русия юстиция министрлыгын мәхкәмәгә шикаять итте.

@azatliqradiosi
❤2
"Суверенитет турындагы Декларация документ буларак юкка чыкмады"

35 ел элек 1990 елның 30 августында Татарстан үз тарихында мөһим документ - Суверенитет турында Декларация кабул итте. Аны халык мәйданнарга чыгып көрәшеп яулап алды. Милли хәрәкәт башында торучы галимнәр, журналистлар, руханилар, укытучылар Татарстан аерым яшәргә хаклы дип халык, депутатлар, түрәләргә эзмә-эзлекле аңлатып даими эш итте.

Ни өчен Татарстан үзенең суверенитетын саклап кала алмады? Нигә республика Мәскәү каршында үз ирекләрен яклый алмады? Мәскәү көчлеме иде, әллә Татарстан зәгыйфьме? Шул ук вакытта татарлар яңадан шулай күтәрелә алырмы? Без бу сорауларны галимнәргә бирдек.

👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.
😢7👍3💯2
Израил саклану гаскәре Газзә шәһәрендә һуманитар тәнәфесләрне гамәлдән чыгарды

"Хәлне бәяләү һәм сәяси җитәкчелек күрсәтмәләре нигезендә, бүгеннән (җомга көнне) иртәнге 10.00 сәгатьтән хәрби хәрәкәтләрдәге җирле тактик тәнәфес Газзә шәһәре җирлегенә кагылмаячак, чөнки әлеге төбәк актив сугыш хәрәкәтләре алып барылучы куркыныч зона булып тора", дип белдерде ЦАХАЛ.

Элегрәк Израил Газзә шәһәренә һөҗүм планын раслады, шуннан соң армиягә 60 меңнән артык резервист чакырылган. Израил саклану министрлыгы башлыгы Исраэль Кац белдерүенчә, чара тәмамланганнан соң "Газзә йөзен үзгәртәчәк һәм инде элекке кебек булмаячак". Һөҗүм турында ЦАХАЛ 20 августта игълан итте.

▪️Июль азагында Израил Газзә сызыгының аерым урыннарында көн саен "тактик тәнәфес" кертү турында игълан итте. Бу Газзәнең тыныч халкына ярдәм җиткергәндә җитди кыенлыклар белән очрашкан БМО һәм халыкара һуманитар оешмаларның эшен җиңеләйтергә тиеш иде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5
Киров өлкәсе Омутнински колониясендә утырганда математик Азат Мифтаховка каршы сөйләгән Евгений Трушков Украинадагы сугышта һәлак булган.

Трушков биргән мәгълүматка таянып, мәхкәмә Мифтаховка каршы икенче җинаять эше ачты һәм математикны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте.

Трушков исемле хәрбинең үлүен "Медиазона" ачыклаган. Мәгълүмат 2025 елның 24 июлендә "Вконтакте"да Трушков туган Юбилейный бистәсе паблигында чыккан. Сугышчыны 31 июльдә җирләгәннәр.

▪️Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

▪️2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте.

▪️2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда кабат тоткарладылар. Азат Мифтахов телевизор караганда, камерада утырган барлык кешеләр алдында 2018 елда Архангельски шәһәрендәге ФСБ бинасы эчендә шартлау оештырган Михаил Жлобицкийны хуплаган диелде. Бу хакта Трушков Мифтахов террорчылыкны аклады дип сөйләде.

▪️2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте.

@azatliqradiosi
❤3👏3👍1😁1🎉1
Русия Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔹Анатолий Несмиян (El Murid), блогер һәм язучы
🔹Борис Кузнецов, юрист һәм блогер
🔹Евгений Кротенко, журналист
🔹Олеся Кривцова, журналист
🔹Ирия Везикко, активист
🔹Юрий Бобров, активист

@azatliqradiosi
😱1
Татарстан Республикасы көне котлы булсын, хөрмәтле укучыларбыз!

Татарларда янә милли күтәрелеш булырмы?


Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге милли университет галиме, АКШта туган татар Юлай Шамилоглы яңадан милли күтәрелеш булуына, яңадан суверенитет турында сүз кузгатуга әлегә бернинди дә мөмкинлек юк дип саный.

"Русиядә сугышны сугыш дип атарга ярамаган заманда, аның өчен төрмәгә утырткан вакытта кем һәм ничек итеп иреклек турында сүз кузгата алсын. Хәтта татар телен күбрәк укытырга кирәк дигән сүзләр дә сәяси шигар булып санала. Бүгенге кебек репрессив режим СССРның таркалган вакытында юк иде", ди ул. Әмма өметсез шайтан гына дип тә өсти ул, "барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин", ди галим.

— Беренчедән, Суверенитет турындагы Декларация документ буларак юкка чыкмады. Ул бар. Аны берсе дә гамәлдән чыгара алмый. Шуңа күрә аны теләсә кайсы вакытта күтәреп чыгарып була. Икенчедән, булган ирекләр бар иде, күп эшләнде, әмма башкарылмаган эшләр дә булды. Мәсәлән, ул вакыттагы куәт белән татар телен көчәйтеп булыр иде, бу икенче планга калды. Латинга күчеп була иде, иртәрәк кымшанмадылар, — ди Юлай Шамиоглы. — Русиядә барган сәяси вазгыять, басым көчле, Казан аңа каршы торып карады. Без күпме белмибез, әмма Татарстан соңга кадәр тырмашты. Булмый. Авторитар дәүләттә башкача фикерләп, яшәп булмый. Русия — көчле империя. Ул ирекле яшәргә теләгән, тырышкан дәүләтләрне, халыкларны шунда ук баса. Бастырылмаса, баш өстендә балта эленеп тора.

👉Тулырак монда укыгыз.
🔥6❤4😢2
Татарстан халкының республика суверенитеты өчен күтәрелеп Казандагы Ирек мәйданына чыгуына, Татарстанның суверенитет декларациясе кабул ителүгә 35 ел тулганда фотохәбәрче Дмитрий Бунтуковның шул чорда төшергән архив фотоларын тәкъдим итәбез.

Дмитрий Бунтуков – фотограф, рәссам. Казанда туган. 1990нчы елларда ирекле фотограф. “Татарстан яшьләре”, “Азат хатын” басмалары белән хезмәттәшлек итте. Соңгы елларда “Ватаным Татарстан” газетында фотохәбәрче булып эшләде. 2021 елда вафат булды.

👉Тулы фотогалерея монда.
❤7❤‍🔥5🔥3👎1
"Әй бичара! Тел барында үтте гомрең тик йөреп,
Инде телсезләр кебек ымлап йөрерсең тилмереп
..."

Казанда Дөнья татар яшьләре форумы узды. Соңгы җиде елда беренче тапкыр уздырылган җыенга Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасарыннан башка түрәләр, хәтта Милли Мәҗлес рәисе Васил Шәйхразыев та килмәде.

Элек форумга 700-1000 кеше чакырылган булса, бу юлы 130 кешелек квота бирелгән.

Милләт җыенында татар телен гаиләдә саклау турында сөйләшсәләр, яшьләр җыенында Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин мәктәпсез тел саклап булмый дип чыгыш ясады.

"Безгә еш кына: «Телегезне гаиләдә саклагыз», – дип әйтәләр. Әлбәттә, гаиләдән башка мөмкин түгел. Ләкин хәзерге шартларда гаилә институты – шулай ук тотрыксыз институт. Гаилә эчендә генә никадәр тырышсак та, мәктәпсез, мохитсез татар телен сеңдереп булмый. Әгәр гаилә генә саклап калырга ярдәм итсә, төбәкләрдә татар телен белү белән бернинди проблема булмас иде. Без мәктәпне ахыргача сакларга, якларга тиешбез. Ел саен Татарстанда татар мәктәпләре кими, шәһәрдә исә татар мәктәпләре саны артмый, безгә моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк",

– диде Айдар Шәйхин.

Ул Русия мәктәпләрендә туган тел дәресләрен бетерүгә, аның исемен яки статусын үзгәртүгә һәм дәресләр саны киметелүгә "разый түгелбез" диде.

"Соңгы 8 ел эчендә күзәтелгән бөек чигенешкә дә без, Мәҗит Гафури әйтмешли, «заһирем гәр түзсә дә дус, кальбемездән түзмәдек», дип белдерде Шәйхин үз чыгышында.

Аның фикеренчә, чынбарлыкны танып, юкка чыккан мөмкинлекләргә алмашка яңа форсатлар табарга кирәк.

"Шулай да, без һаман шул ук Гафури шигырендәгечә яши бирәбез:

«Әй бичара! Тел барында үтте гомрең тик йөреп,
Инде телсезләр кебек ымлап йөрерсең тилмереп».

Шөкер, без телсезләр түгел. Телебез, илебез, Ватаныбыз бар, Ватаныбызга тугрылыгыбыз бар. Тик объектив чынбарлык белән дә дус булырга кирәк. Без янгын сүндерү белән генә шөгыльләнмик, туасы янгыннарны булдырмый калырга да омтылыйк. Бүген хөр фикерле, милли рухлы, телне белгән һәм сөйгән, гамәл кылырга гайрәте булган яшьләр бар икән – бу киңрәк сулыш алып булган заманнарның нәтиҗәсе. Бүген мәктәпләрдә әдәбиятны һәм ана телен тиешле тирәнлектә өйрәнә алмаган балалар милли хәяттә нинди урын алырлар? Юкка чыккан мөмкинлекләргә алмашка без нинди форсатлар, нинди җайлар таба алабыз? Барчасы хакында кичә уйларга тиеш булсак та, бүген дә әле адымнар ясарлык минутларыбыз бар".


Шәйхин фикерләре "Интертат" сайтыннан алынды.
👏10✍4🔥4❤3
30 августта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Парижда Республика мәйданында пикетка чыкты.

"30 август татар халкы тарихында иң бөек вакыйгаларның берсе. 35 ел элек Татарстан югары шурасы Суверенитет турында Декларация кабул итте. Татар халкы үзенең бәйсез дәүләтен булдыру юлына басты. Бу бөек бәйрәмдә без суверенитет яулаган татар милли каһарманнарын искә алырга тиеш" ди Зәкиев һәм аларның кайберләренең исемнәрен атап үтә. Бу - Фәндәс Сафиуллин, Раиф Галиев, Марат Мөлеков, Дамир Сиражиев һәм башкалар.

Зәкиев сүзләренчә, бәйсезлек яулаган каһарманнар безнең өчен батырлык һәм фидакарьлек үрнәге.

"Халык 1991-1992 елларда яулап алган ирекне тулысынча югалттык", ди ул.

@azatliqradiosi
❤11👍3🔥2🤔2
Якутия парламенты - Ил Тумэн депутаты Алкесандр Ивановны әңгәмә вакытында киләчәктә Якутиягә Русиядән аерылу әйбәт булыр иде дигән сүзләре өчен эзәрлекли башлаганнар.

Иванов әйтүенчә, 1990нчы елларда Якутия бәйсезлек мәсьәләсен тикшергән, әмма "халык әзер" булмаган

Бу сүзләрне Иванов 2024 елның ноябрендә әйткән. Соңрак Коммунистлар фиркасе депутаты Виктор Губарев аңа каршы әләк язган. Ивановны сепаратизм, экстремизмга тикшерүне сораган.

Иванов депутат булып сайланган "Новые люди" партиясенә нигез салучы Алексей Нечаев "сатлыкҗаннарга бездә урын юк" дип аны фракциядән чыгаруны таләп иткән. Депутатка каршы эзәрлекләүләр башланган.

Фирка Ивановтан депутат мандатын тапшыруны мәҗбүр итмәкче булган, ләкин якут депутаты баш тарткан. Иванов үзен "ят агент"лар исемлегенә кертергә мөмкиннәр дип саный.

📷sakhaday

@azatliqradiosi
🤬15
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанда Чакмагыш һәм Дүртөйле районнары халкы Семилетка һәм Югары Аташ авылы арасында чакыр-чокырлы юлга православ хач бастырып куйган.

Алар моны юлларны ремонтлауга игътибар булмау сәбәпле эшләгән.

Элегрәк Башкортстанда юлны начар ремонтлаудан арыган Стәрлетамакның 5нче микрорайонында яшәүчеләр Башкортстан түрәләренең фотосурәтләре белән флешмоб уздырган иде. Алар чакыр-чокырлы юлларга республика башлыгы Радий Хәбиров, “Башавтодор” җитәкчесе Илдар Юланов сурәтләрен куйды.

Video Mash Batash

@azatliqradiosi
🤣6👏4
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi