Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5сентябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Кичә кич Русия армиясенең Харьков өлкәсе Хотимля авылына һөҗүмдә ике кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Бу хакта өлкә хакимият башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.
🔸Белгород өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итүенчә, ким дигәндә ике кеше яраланган.
🔸Рязаньда нефть эшкәртү корылмасы урнашкан җирдә дрон һөҗүменнән соң янгын чыккан дип яза Astra. Җирле халык шартлаулар булуын әйтә. Өлкә губернаторы Павел Малков дрон калдыкалырының "сәнәгать ширкәте җирлегенә" төшүен хәбәр итте.
🔸Мәхкәмә "Башкортстан" дәүләт концерт залы мөдире, Башкортстанның халык артисты Вилдан Ярулинны СИЗОдан өй сагына күчергән. Яруллин сак астына май аенда алынды, ул вазифасы вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.
🔸Русия журналист, Agentura.ru сайты мөхәррире Андрей Солдатовны халыкара эзләүгә игълан иткән. ТАСС хәбәр итүенчә, аны армия турында "фейклар" таратуда гаеплиләр. Солдатов Русия махсус хезмәтләре турында язучы журналист.
🔸Бүген Казанның Горький паркында «Илһам Шакировка Трибьют" концерты узачак. Анда 40 музыкант Илһам Шакировның 14 җырын заманча аранжировкада башкарачак.
@azatliqradiosi

🔥5🤯2😈1
Казан авиация ширкәте хәзер "Россия" махсус очыш отряды өчен очкычлар җитештерә, ә юл ташучы коммерция ширкәтләре өчен ТУ-214 2027 елдан җитештерелә башлаячак.
Бу хакта Русия сәнәгать-сәүдә министры Антон Алиханов ТАССка әңгәмәдә белдерде.
Шул ук вакытта Алиханов сүзләренчә, быел бер ТУ-214 бер очкычы Red Wings һава ширкәтенә тапшырылган.
Билгеле булганча быел июнь башында бер очкыч Русия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына тапшырылды. Чөнки ул министрлык заказы булган. Аны инде 2019 елны ук ясый башладылар, 2023 елда тапшырылырга тиеш булса да, ширкәт аны үти алмады.
Гомумән Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде.
2022 елда Казан авиация заводына 2023-2030 елларда 115 данәдә Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелды: 2023 елда — өчне, 2024 елда — җидене , 2025 елда — унны, 2026 елда — 15, 2027-2030 елларда — 20шәрне. Әлеге күрсәткечләр Русиянең авиация транспортының комплекслы програмына кертелде.
Ләкин әлегә Казан авиация заводы очкычларны тиешле күләмдә җитештерә алмый. Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.

❤2👏1😢1
Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән алты ир-ат һәм бер туташны Африка корпусында хезмәт итү өчен озатканнар.
Бу хакта "Бугульминская газета" хәбәр итә.
Ирләрнең берсе - Бөгелмәнеке, калганнары башка төбәк кешеләре диелә. Күрәсең алар контрактны Татарстан аркылы төзегән һәм акчаны да республика түләячәк.
Татарстан февральдән башлап Русия саклану министрлыгының Африка корпусына контрактчылар җыя. Һәр шундый ялчыга республика бюджетыннан 2,7 млн сум бирелә, тагын 400 мең сумны Русия саклану министрлыгы түли.
Корпуска кушылуга өндәгән кәгазләрдә айлык хезмәт хакы 230 мең сум булачак дип вәгъдә итәләр.
▪️Африка корпусы — Русия саклану министрлыгы контролендә булган һәм Русиянең Африкадагы сәяси һәм хәрби мәнфәгатьләрен яклаучы хәрби бүлекчә. Ул 2023 елның ахырында, Евгений Пригожинның һәлак булуынан соң, Вагнер хосусый хәрби ширкәте структураларын үз эченә алып, яңадан оештырылды.
▪️АКШның сугышны өйрәнү институты бу корпусның төп максаты — Русиянең Африкадагы йогынтысын ныгыту һәм Русиягә лояль хөкүмәтләргә хәрби ярдәм күрсәтү дип бәяли. Корпусны Русия саклану министры урынбасары Юныс Бәк Евкуров җитәкли, әлеге вакытта ул башлыча Мали, Буркина-Фасо, Нигер, Үзәк Африка Республикасында, Либиядә эшли. Әлеге корпуска эләгәм дип контракт төзүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрүләре дә билгеле булды.
Бу хакта👉 Азатлык Радиосында укый аласыз.

👎3❤2🤬2🍾2😢1
Татарстан хакимияте татар тарихын өйрәнүгә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирәчәк
Татарстанда "Евразия далалары халыклары тарихы һәм мәдәнияте" дип аталган үзенчәлекле төбәк програмы әзерләнгән. Програм 2026 елда эшли башлаячак һәм 2034 елга кадәр дәвам итәчәк диелә.
Проект кысаларында киң күләмле археологик тикшеренүләр, борынгы телләр һәм мәдәни йолаларны өйрәнү, шулай ук тарихи документларның зур базасын булдыру планлаштырыла. Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә бирелә. Галимнәр урта гасыр шәһәрләрен, сәүдә юлларын һәм төбәк халыкларының мәдәни бәйләнешен тикшерәчәк.
Моны гамәлгә ашыруны контроль итү Татарстан Фәннәр академиясенә йөкләнгән.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Татарстан хакимияте татар тарихын өйрәнүгә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирәчәк
Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә биреләчәк диелә.
❤9🔥2👍1
🇪🇺🇺🇸 Европа Шурасы рәисе Антониу Кошта: Русиягә карата яңа санкцияләр турында киңәшмәләр уздыру ниятеннән Европа Берлеге вәкилләре Вашингтонга юл тота.
Бу хакта ул Украина президенты Владимир Зеленский белән Ужгород шәһәрендә узган матбугат очрашуында белдерде.
"Санкцияләр аша басымны тагын да арттыру максатыннан АКШ һәм башка беректәшләр белән бергә эшлибез —. Чикләү чараларын киңәйтеп, Русияне бу сугышны туктатырга, кешеләрне үтерүдән ваз кичә башларга мәҗбүр итәргә телибез. Брюссельдә яңа санкцияләр әзерләү эше башланды, һәм Европа вәкилләре Вашингтонга юл тота – Америкадагы дусларыбыз белән берлектә эшләү өчен", – дип сөйләде Кошта.
Үз чиратында, Владимир Зеленский, кайбер илләрнең Русиядән энергетика ресурсларын сатып алып, аның хәрби машинасына ярдәм итүен АКШ кабул итә алмавын "мөһим сигнал" дип атады.

🤮5👍3❤1🔥1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" чыгарды:
🔻 Om TV проекты;
🔻дин белгече Сергей Говорун;
🔻Архангельскидан блогер һәм активистка Анна Степанова;
🔻блогер Владимир Смолин;
🔻икътисадчы, Һарвард университеты профессоры Олег Ицхоки;
🔻"Компромат 1" интернет ресурсы.

🔥1
Бүген Казанңда Алтын мөнбәр XXI Казан халыкара кинофестивале ачыла.
Ачылыш тантанасы Камал театрының яңа бинасында әлеге вакытларда уза.
Кызыл келәмнән фестивальдә катнашачак фильмнарда уйнаучы Любовь Казарновская, Елена Цыплакова, Константин Раскатов һәм Даяна Гудз, Нәфисә Хәйруллина, Равил Шәрәфиев, Резеда Сәлахова, Ирек Хафизов, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов һәм башкалар үтә.
Быел кинофестивальдә 29 илдән җибәрелгән фильмнар катнаша.
Казанга шулай ук Һиндстан режиссеры, 2008 елда "Миллионер из трущоб" ("Slumdog Millionaire") фильмы өчен "Оскар" алган Ресул Пукутти килде. Аның белән иҗади очрашу узачак.
Татарстан фильмнарыннан кино белгечләре төп конкурста катнашучы Ирек Хафизовның "Әниләр һәм бәбиләр" фильмына, Бай Хәйруллинның "Казан җөе" документаль фильмына, "Русия – Ислам дөньясы" програмында катнашучы һәм кинофестиваль ачылышында күрсәтелүче Александр Далматовның "Кырык дүртнең май аенда" фильмнарын карарга киңәш итә.
"Кырык дүртнең май аенда" кинокартинасы бүген "Родина" һәм "Мир" кинотеатрларында һәм 7 сентябрьдә "Родина"да күрсәтеләчәк.

👍4❤2🔥2
Дональд Трамп АКШ Саклану министрлыгын Сугыш департаментына үзгәртү турында фәрман имзалаган.
Аның сүзләренчә, бу атама әлеге оешмага ныграк туры килә. Шушы атама белән ил Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында җиңде, аннары хакимиятләр аны сәяси яктан дөрес дип саналган атамага алыштырды диде ул.
Пентагонны 1949 елга кадәр War Departament дип атыйлар иде.
Трамп, дөньяда барган вакыйгаларны исәпкә алганда, яңа атама Пентагонга ныграк туры килә дип саный.

🤡5👍2🌚1
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 7 меңнән артык кеше һәлак булган.
Бу хакта язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз.
#Башкортстан #сугыш

🍾3❤2🔥1😢1
Кефе лаләсе - Кырым сакчысы. Рөстәм Скибин кырымтатар артефактлары, мәдәнияте һәм хәтере турында
Ул Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе өчен диңгез дронын кырымтатар орнаментлары белән бизи, аның керәч (керамика) эшләнмәләрен Чарльз III патшага һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга бүләк итәләр, ә шәхси күргәзмәләре бөтен дөнья буйлап уза.
Рөстәм Скибин – кырымтатар рәссамы һәм керамика остасы. Ул халкының мәдәниятен өйрәнә һәм традицион орнаментларны үз әсәрләрендә яңача аңлата.
Азатлык Радиосы рәссам остаханәсеннән репортаж тәкъдим итә. Ул анда бөтен коллекциясен Кырымнан алып чыгуы, сәнгатьне дипломатиядә һәм кырымтатар мәдәниятен торгызу омтылышларында ничек куллануы турында сөйли.
👉Мәкаләне монда укыгыз.

Кырымтатар рәссамы һәм керамика остасы үз халкының мәдәниятен артефактлар аша өйрәнә һәм традицион орнаментлар нигезендә яңа картинлар һәм эшләнмәләр иҗат итә.
❤3👍1🔥1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Сибайда узган инвестиция сабан туеның пленар утырышында акчаларны туздырмаска һәм иң кирәккә генә сарыф итәргә чакырган.
Бу хакта "Коммерсант" яза.
Хәбиров әйтүенчә, Русия икътисадына тышкы сәяси хәл, чикләүләр, һәм махсус хәрби чара (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый) йогынты ясый.
Башкортстан башлыгы сүзләренчә, мондый шартларла республика бюджеты арту белән бергә чыгымнар да үсә. Шулай ук Хәбиров "кайбер төр салымнарның" тулы күләмдә кермәвен һәм сәнәгать җитештерү индексларының кими баруын әйтте.
Башкортстан июнь башыннан Украинага сугышка китүчеләр акчасын да киметте. Белгеч әлеге чара төбәкнең икътисади хәле начараюна бәйле диде.
Шул ук вакытта мәетләр даими кайтарылып тора. Русия күләмендә Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында. Азатлык Радиосы исемлегендә кимендә җиде мең үлгән хәрби исеме бар.
Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәренә дә ярдәм итеп килә. Җитәкчелек басып алган шәһәрләрне төзекләндерү өчен акчаны гел таба, шул ук вакытта республиканың үзендә юллар еллар буе ремонтланмый

🤡6🔥1
Якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага көчле һөҗүм ясаган
Һөҗүмнәр Киев, Одесса, Запорожье, Кривой Рог һәм башка кайбер шәһәрләргә ясалган. Украина хәрбиләре хәбәр итүенчә, ким дигәндә 800 дрон һәм дистәдән артык ракет җибәрелгән. Кременгчугта Днепр аркылы күпергә, Полтава өлкәсендә тимер юлга зыян килгән.
Киевта һөҗүм нәтиҗәсендә ана һәм аның ике айлык баласы һәлак булган, 17 кеше яраланган. Әлеге мәгълүматларны якшәмбе иртән хакимият вәкилләре хәбәр итте.
Шулай ук Киевта хөкүмәт йорты бинасына зыян килгән.

Telegram
Юлія Свириденко | Премʼєр-міністр України
😢4🤬3❤1👍1😴1
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара.
Хәзер бу күрсәткеч — 38,96. Өч ай элек ул 38,4 иде. Урта яшь бу мәгълүматны таба алган кешеләрдән саналды (7018 кешенең 5476сы).
Чагыштыру өчен: күрше Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 38,89 (5949 кешедән 5629ының яшенә нигезләнеп).
Шулай итеп, ике республикада һәлак булучыларның урта яше – 38,92 тәшкил итә.
Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:
▪️35-44 яшь: кимендә 1944 кеше,
▪️45+ яшь: кимендә 1612 кеше,
▪️25-34 яшь: кимендә 1378 кеше,
▪️18-24 яшь: кимендә 494 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.
Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә.

🤬3❤2🌭2🔥1😁1
Өч елга якын халыкара эзләүдә булган Татарстанның Питрәч район мәхкәмәсенең элекке рәисе Ирек Нәбиев Германиядән Казанга кайткач тоткарланган.
Бу хакта"Бизнес Online" яза.
Хәзер Нәбиев Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында тотыла. Казанга кайтыр алдыннан Нәбиев "ВЧК-ОГПУ" Телеграм каналына "үзе теләп кайтуы һәм үз хокукларын якларга карар кылуын" белдергән.
2022 елны Нәбиевка Русия Җинаять кодексының сигез маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Аны ялган юл белән акча үзләштерү, ришвәт алу, кеше урлау, канунсыз наркотик җитештерү тарату яки җибәрү, янау юлы белән милек таләп итү, вазифаи вәкаләтләрне арттыруга котырту, ялган документлар ясау, акча юууда гаепләделәр.
Хөкемдарны илгә кайтырга нәрсә мәҗбүр итүе турында фикерләр төрле.
Тулырак👉 монда укыгыз.

Медиа: Халыкара эзләүдә булган Татарстанның элекке хөкемдары Ирек Нәбиев Казанга кайткач тоткарланган
Нәбиевне Тикшерү изоляторына япканнар
🔥1