Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы республика хәрбиләре белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән Ул анда хәрбиләргә медальләр тапшырган. "Кирәк кадәр ярдәм итәргә әзербез" дигән сүзләр әйткән. Башкортстан үз кешеләрен…
Азатлык хисабы: Украина сугышында Башкортстаннан кимендә 7 мең кеше үлгән
"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Җәйге айларда башкаладан йөзгә якын кеше үлеме билгеле булды.
Районнардан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта бара. Татарстаннан аермалы буларак, районнардан үлүчеләр саны чагыштырмача зуррак. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
Уфа – кимендә 614 кеше.
Белорет районы – кимендә 321 кеше.
Стәрлетамак – кимендә 266 кеше.
Учалы районы – кимендә 262 кеше.
Баймак районы – кимендә 213 кеше.
Туймазы районы – кимендә 207 кеше.
Мәләвез районы – кимендә 204 кеше.
Әбҗәлил районы – кимендә 187 кеше.
🔹Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

❤2🤬2🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында Япония капитуляциясенә һәм Икенче дөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан хәрби парад узды. Тантананың төп кунаклары — Русия президенты Владимир Путин һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын. Кытай парадта яңа төр хәрби техникасын күрсәтте.
🔸Парад вакытында Дональд Трамп Truth Social'да чыгарган постында Русия, Кытай һәм Төньяк Кореяне АКШка каршы «явыз ниятле астыртын гамәлләр» әзерләүдә гаепләде, әмма нәрсәне күздә тотуын ачыклап әйтмәде. Шулай ук ул АКШның Пекинга күрсәткән ярдәмен һәм «Кытайның җиңү һәм дан өчен көрәшендә һәлак булган американнарны» искә алды
🔸Ростов өлкәсенә дроннар һөҗүм итү сәбәпле, төбәктә 20дән артык поезд тоткарлана. Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, төн эчендә Ростов өлкәсе күгендә 25 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
🔸Татарстанда һәм Удмуртиядә «Дрон һөҗүме куркынычы» тәртибе игълан ителде.
🔸Русия һәм АКШ вәкилләре киләсе сөйләшүләрнең вакыты һәм урыны турында фикер алыша. Бу турыда Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова «РИА Новости»га әйткән. АКШ бу хәбәр турында әлегә берни әйтмәде.
🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Владимир Путинны «хәрби җинаятьче» дип атады. Бу фикерен ул Sat.1 телеканалына интервьюда әйткән, дип хәбәр итә DW. Аның сүзләренчә, Путинга карата йомшаклык күрсәтү урынсыз, чөнки хәрби җинаятьчеләр белән алай эш итмиләр.

❤1🔥1
Avtozak LIVE хокук яклау оешмасы эшчәнлеген туктата.
3 сентябрьдән хокук яклаучылар яңа мөрәҗәгатьләр кабул итми башлый. Проект вәкилләре моны акча юклык белән аңлата. 2025 ел ахырына берничә эшне тәмамларга җыеналар, аннары проект тулысынча ябылачак.
Avtozak LIVE диверсияләр, террорчылык һәм дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән русияләргә юридик ярдәм күрсәтә иде. Бүгенге көнгә кадәр хокук яклаучылар 23 җинаять эше нигезендә гаепләнгән кешеләргә ярдәм итте.

😢2😨2
Британия Татарстан түрәләре Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйковка санкцияләр кертте
Британия Татарстан вице-премьеры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика яшьләр министры Ринат Садыйковны санкцияләр исемлегенә кертте. Бу хакта ил хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Чикләүләр исемлегендә барлыгы 11 исем һәм атама. Аерым алганда, анда "Движение первых", "Волонтеры Победы" оешмалары, Ахмат Кадыров исемендәге фонд кергән.
Шулай ук санкцияләргә федераль яшүсмерләр үзәге, украин юристы Наталья Тищенко, "Ахмат" полкы командиры Замид Чалаев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның әнисе Аймани Кадырова һәм башкалар эләккән.
Фазлыева белән Садыйковка моңа кадәр Украина, АКШ, Европа берелге, Япония санкцияләр керткән иде.

👏5❤1🔥1
Башкортстандагы күптелле мәктәп удмурт телендә укыта башлаган
Белем йорты Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында ачылган. Бу инде республикадагы унынчы күптелле мәктәп.
Шулай ук авылда Удмурт тарихи-мәдәни үзәге дә ачылган.
Моннан тыш Баймак районында да күптелле мәктәп эшли башлаган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, 2030 елга кадәр тагын ике мәктәп ачмакчылар.
Элек республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин республикада күп телле белем бирү башка төбәкләрдәгедән аерылып тора, чөнки урыс һәм башкорт телләреннән тыш башка телләрдә дә укыталар дигән иде.
"Нефтекамда татар телендә белем бирүче мәктәп-интернат уңышлы гына эшләп килә. 1 сентябрьдә Мишкә районында мари телендә укыту каралган мәктәп ачылачак. Бишбүләк районында – чуаш телендә, Тәтешле районында – удмурт телендә белем бирүче мәктәпләр ачарга ниятлибез", дип сөйләгән иде ул.
▪️Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла башлаганнан соң, бу тәҗрибәне Башкортстанда да керттеләр.
📷Радий Хәбиров телеграм каналы
@azatliqradiosi

❤5👍3🔥3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу Самарның "Яктылык" мәктәбенең 1 "Б" сыйныфы укучылары.
"Яктылык" мәктәбе тарихы 1989 елда башлана. Башта милли активист Хәридә Дашкина һәм “Туган тел” оешмасы көче белән кичке мәктәп каршында татар теле дәресләре оештырыла башлый. 1994 елда шушы ук кичке мәктәп бинасында көндезге 7-11 сыйныфлар ачыла. Ә мәктәп тулы куәтенә рәсми рәвештә 1997 елда эшләп китә. Ул чакта элекке балалар бакчасын киңәйтеп, 280 балага каралган бинаны 400 бала өчен үзгәртеп коралар.
Быел 1 сентябрьдән мәктәптә 598 бала укый. Шуларның 60ы - беренче сыйныф укучылары.
Мәктәп мөдире Радик Газизов элегерәк Азатлык Радиосына әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар. "Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, алырга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз", дигән иде ул.
Видео: Миллиард Татар Телеграм каналы

❤16🔥2
Татарстанда бер көн эчендә дүрт кеше канализация коесына төшеп үлгән.
Беренче очрак Мамадышта булган: анда шәхси йорт ишегалдында өч ир бер-бер артлы канализация коесына төшеп һәлак була. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.
Бүген шулай ук Менделеевскида “Лидер” ширкәте хезмәткәре “Прикамнефть” объектында канализация коесы чистартканда үлгән. Аңа 44 яшь булган дип язды Татарстан прокуратурасы.

🤔3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 сентябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Португалия башкаласы Лиссабонда "Глория" фуникулерының тросы өзелгән һәм ул рельстан чыгып йортка бәрелгән. 15 кеше һәлак булган, якынча 18 кеше җәрәхәтләнгән. Шәһәр хакимияте белдерүенчә, һәлак булганнар арасында чит ил кешеләре да бар.
🔸АКШның Невада штаты хакимиятләре Burning Man музыка фестивалендә русияле Вадим Кругловның үлемен раслады. Элегрәк Америка медиасы фестивальдә кеше үтерү очрагын тикшерү бара дип язган иде.
🔸Британия хакимияте Украинага Русиянең "туңдырылган" активларыннан бер миллиард фунтлык корал һәм хәрби техника җибәргән. Бу турыда Британия саклану министры Джон Хили Киевка эш сәфәре вакытында белдерде.
🔸Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, төн эчендә өч төбәк һәм Кара диңгез күгендә 46 украин дроны бәреп төшерелгән.
🔸АКШ президенты Дональд Трамп әйтүенчә, «Путин да, Зеленский да әле килешүгә әзер түгел». Шулай да ул «Нидер булырга тиеш. Без моңа ирешәчәкбез», дигән CBS News эфирында.

🔥1
Салават Юлаев һәйкәле: "Хакимиятләр халык каршылыгын җиңеп һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми"
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтүгә әзерлек бара. Хакимиятләр белдерүенчә, ул төзекләндерелү өчен махсус цехка җибәреләчәк. 2027 елда аны кайтарырга вәгъдә итәләр. Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый. Сүзге һәйкәле белән килеп туган хәл бу шикләрне тагын да арттырды.
"Аңлашыла бит инде, мондый зур чуен һәйкәлне сүтеп алып төзекләндергәндә аның җимерелү куркынычы күпкә зуррак. Шуңа күрә мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия мондый объектлар, кагыйдә буларак, урынында төзекләндерелә", диде тарихчы, башкорт активисты Илшат Киньябаев.
Аның сүзләренчә, башкорт халкының милли каһарманы, Мәскәү баскынчыларына каршы көрәшкән шәхес һәйкәле, Кремльнең башкортларны тулысынча урыслаштыру сәясәтенә киртә булып торуы сер түгел.
"Урыс империячеләре Салават Юлаевның катлаулы образын һәрчак тәнкыйтьләде, ә хәзер һәйкәл алынгач, аны урынына куйдырмас өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләяәчәк, моңа шик юк", ди ул.
Киньябаев башкортларны милли каһарманыннан мәхрүм итү соңгы тамчы булыр һәм халыкны уятып, чын хәлебезне аңларга мәҗбүр итәр дип саный.
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Салават Юлаев һәйкәле: "Хакимиятләр халык каршылыгын җиңеп һәйкәлне сүтә икән, димәк аны кире урынына кайтарырга ниятләми"
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтүгә әзерлек бара. Хакимиятләр белдерүенчә, ул төзекләндерелү өчен махсус цехка җибәреләчәк. 2027 елда аны кайтарырга вәгъдә итәләр. Ләкин кайбер башкорт активистлары һәйкәлнең кайтарылачагына ышанмый. Сүзге һәйкәле белән килеп…
😢3🤬2🥱2💯2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
123 миллионлык «Ана теле». Казна акчасы ничек тотылган? Татар телен үзлектән өйрәнү платформасы янә эшли башлады. "Ана теле" проектын яңартуга 123 миллион сум дәүләт акчасы түгелгән. Бу акча Петербурда теркәлгән "Прогресс" ширкәтенә киткән. Азатлык чыганакларына…
"Ана теле" онлайн-мәктәбендә 1,3 меңнән артык кеше теркәлгән, анда укытучы сайлау мөмкинлеге кертеләчәк
Татар телен бушлай өйрәнү өчен булдырылган "Ана теле" онлайн-мәктәбе эшли башлаганнан бирле анда 1,3 меңнән артык кеше укырга керешкән. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде. Мәктәп эшчәнлеге яңадан торгызылуы турында июль аенда билгеле булды. Закирова сүзләренә караганда, ресурс тулысынча яңа уку елы башында эшли башлаган.
Ул билгеләп үткәнчә, сайтта Русиянең 50 төбәгеннән һәм башка илләрдән дә кулланучылар теркәлгән.
Онлайн-мәктәпкә укытучылар белән дәресләр дә өстәргә ниятлиләр. "Бу якын арада тормышка ашырылачак зур адым", — дип сөйләде проектны эшләүче "Прогресс" башкарма мөдире Эдуард Балдаков.
Закирова сүзләренчә, хәзер тере дәресләрне кертү өстендә эш алып барыла.
👉Тулырак монда укыгыз

🔥5❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Эстония тышкы эшләр министрлыгы Таллиндагы Русия илчелегенең беренче сәркатибе Дмитрий Прилепинны нон-грата шәхесе дип игълан итте.
Ул илдән китәргә тиеш.
Эстония хакимиятеләре хәбәрендә әйтелгәнчә, дипломат конституцион төзелешне һәм илнең хокукый системасын җимерү, җәмгыятьне таркату һәм дәүләткә каршы җинаятьләр кылуга ярдәм итү эше белән шөгыльләнгән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы җавап йөзеннән Мәскәүдәге Эстония илчелеге хезмәткәрен илдән җибәрәчәген әйтте.
4 сентябрь көнне Русия тышкы эшләр министрлыгына Эстония илчелеге вәкиле чакырылган һәм аңа Таллиндагы Русия илчелеге дипломатын нигезсез нон-грата шәхесе дип тануларына протест белдерелгән.
13 август көнне Эстония тышкы эшләр министрлыгы Таллиндагы Русия илчелегенең беренче сәркатибе Дмитрий Прилепинны нон-грата шәхесе дип игълан итте. Ул илдән китәргә тиеш диелде.
Эстония хакимиятеләре хәбәрендә әйтелгәнчә, дипломат конституцион төзелешне һәм илнең хокукый системасын җимерү, җәмгыятьне таркату һәм дәүләткә каршы җинаятьләр кылуга ярдәм итү эше белән шөгыльләнгән.
@azatliqradiosi
4 сентябрь көнне Русия тышкы эшләр министрлыгына Эстония илчелеге вәкиле чакырылган һәм аңа Таллиндагы Русия илчелеге дипломатын нигезсез нон-грата шәхесе дип тануларына протест белдерелгән.
13 август көнне Эстония тышкы эшләр министрлыгы Таллиндагы Русия илчелегенең беренче сәркатибе Дмитрий Прилепинны нон-грата шәхесе дип игълан итте. Ул илдән китәргә тиеш диелде.
Эстония хакимиятеләре хәбәрендә әйтелгәнчә, дипломат конституцион төзелешне һәм илнең хокукый системасын җимерү, җәмгыятьне таркату һәм дәүләткә каршы җинаятьләр кылуга ярдәм итү эше белән шөгыльләнгән.
@azatliqradiosi
❤2🤡2👏1😁1
Мәскәүнең милли мәктәпләрдән башлаган басымы халыкара мәктәпләргә дә кагыла башлады.
International Baccalaureate (IB) оешмасы "теләнмәгән" дип танылды. Татарстанда да ике мәктәп әлеге програм нигезендә эшли иде.
Бу хакта тулы язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз.
#Татарстан

😢4💊4❤1🥴1
❗️"Теләк белдерүчеләр коаллициясе" Украинага ерак арага атучы ракетлар бирәчәк
Бу хакта коалициянең Парижда узган саммитыннан соң Британия премьер-министры офисы хәбәр итте.
Саммит Украинага озак вакытка иминлек гарантияләрен тәэмин итү планын булдыруга багышланды.
"Теләк белдерүчеләр коалициясе"нең башлангычында торучы Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Британия премьер министры Кир Стармер Украина җирлегендә урнаштырылган Европаның "тотып тору көчләре" АКШ ярдәменә таянырга тиеш диде.
Тулырак👉 монда укыгыз.

"Теләк белдерүчеләр коаллициясе" Украинага ерак арага атучы ракетлар бирәчәк
Бу хакта Парижда сөйләштеләр
🔥5❤3👍1🤬1