Башкортстанда башкорт теле көне билгеләнә
14 декабрь көне Башкортстан республикасында башкорт теле көне буларак билгеләнә. Бу Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда имзалаган карар нигезендә үткәрелә торган бәйрәм.
Бу уңайдан республикада чаралар уза. Аерым алганда, "Башкорт телен саклау һәм үстерү" сәүдәгә корылмаган оешмасы Уфаның МЕГА сәүдә үзәгендә зур халык бәйрәмен оештыра. Аның кысаларында уеннар, остаханәләр планлаштырыла, балалар өчен аерым чаралар каралган. Башкорт дәүләт курчак театры артистлары "Ямаҡай бәпкә" (Шыксыз үрдәк бәбкәсе) әсәре нигезендә спектакль күрсәтә, "Hazina" музыкаль этно-төркеме чыгыш ясый.
Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
▪️14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә иде. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Башкортстанда башкорт теле көне билгеләнә
Башкорт телен белүчеләр саны кими бара, әмма Башкортстан рәсмиләре республика мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүчеләр саны арта дип мактана.
❤5👍4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🏆 Татар-башкорт дөньясының 2025 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез! Ел саен Азатлык Радиосы узып баручы елга йомгак ясауны ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлый. Бу матур гадәтне быел да дәвам итәргә булдык. Һәм бу мөһим эшне сезгә тапшырабыз, кадерле…
Азатлыкта "Ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә. Сез тавыш бирдегезме инде?
Намзәтләр белән якынрак танышып узыйк. Бүген Руслан Айсин, Айгөл Лайон һәм Зиннур Әһлиуллинны тәкъдим итәбез.
Тавышны безнең сайтта һәм Telegram-каналда биреп була.

❤2🔥1💩1
⚡️Австралиянең Сидней шәһәрендә ике билгесез кеше Бонди-бич пляжында кешеләргә ут ачкан.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, ул вакытта пляжда җирле яһүд җәмгыяте вәкилләре катнашында Ханука яһүд бәйрәме узган.
Медиалар, аерым алганда Би-би-си Яңа Көньяк Уэльс полициясенә сылтанып язуынча, ут ачучы белән бергә ун кеше һәлак булган, 12 кеше яраланган. Икенче ут ачучы тоткарланган. Ут ачучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел.
Шаһитлар сүзләренчә, кара кием кигән ике кеше, бераз читтәрәк торып, пляж янындагы парковкада кешеләргә махсус ут ачкан.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Сиднейда Ханука бәйрәме вакытында ут ачу нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган
Ут ачучының берсе тоткарланган.
😢1🙈1
❗️Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотылучы кырымтатар мөслимәләре — Эсме Ниметулаева, Насибе Саидова, Эльвиза Алиева һәм Февзие Османованы сак астында тотуны өч айга озайтты.
"Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган. Мөслимәләрнең туганнары утырыш вакытында мәхкәмә бинасы янында яңгыр астында басып торган. Карар игълан ителгәндә генә тоткарланган мөслимәләрнең гаиләләреннән берәр кешегә керергә рөхсәт иткәннәр.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
"Кырым теләктәшлеге" проекты хәбәр итүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган. Мөслимәләрнең туганнары утырыш вакытында мәхкәмә бинасы янында яңгыр астында басып торган. Карар игълан ителгәндә генә тоткарланган мөслимәләрнең гаиләләреннән берәр кешегә керергә рөхсәт иткәннәр.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Мәхкәмә кырымтатар мөслимәләрен өч айга сак астында калдырды
Утырыш ябык ишекләр артында узган.
🤬4😢4
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
👍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 декабрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Дондагы Ростовта һәм өлкәдә украин дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортлар җимерелгән. Өлкә губернаторы белдерүенчә, Каменски районында электр линиясе өзелгән. Шул сәбәпле су суырту системы һәм насос станциясе эшен туктаткан. Кайбер районнар сусыз калган. Һөҗүм Новошахта нефть эшкәртү ширкәте филиалына зыян салу өчен ясалган булуы ихтимал.
🔸Шулай ук төнлә украина дроннары Белгородта "Луч" электр станциясенә һөҗүм иткән. Бу хакта «Пепел. Белгород" телеграм каналы яза. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков үз телеграм каналында язуынча, шәһәрнең инженер инфраструктурасына җитди зыян салынган.
🔸Украина белән АКШ солых планын тикшерүдә «шактый алга китүгә ирешкән" һәм бүген сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Бу хакта кичә Берлинда узган очрашудан соң АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф белдерде. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр биш сәгатьтән артык дәвам иткән.
🔸Сиднейда Бонди-Бич пляжында Ханука бәйрәмен уздырган вакытта ясалган һөҗүмдә һәлак булучылар саны 16 кешегә җитте. Аларның берсе ут ачучы 50 яшьлек ир кеше. Икенче ут ачучы, аның 24 яшьлек улы, авыр хәлдә хастаханәгә салынган.
🔸Русия халкының һәм бизнесның салымнар бурычлары рекордлы 3,26 триллион сумга җиткән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтанып «Известия» яза. Бурычлар салым идарәсе таләпләренең кырыслануы, бизнес табышының кимүе, төп ставка югары булуы һәм инфляция аркасында арта.

❤2
Русия баш прокуратурасы Башкортстанның элекке премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Алан Марзаевтан һәм аның белән бәйле тагын алты кешедән милекләрен дәүләт файдасына тартып алу турында шикаять иткән.
"Ведомости" үз чыганакларына таянып язуынча, сүз якынча 20 күчемсез милек корылмасы һәм кыйммәтле машиналар өчен автопаркинг турында сүз бара.
Аерым алганда, Марзаевтан Төньяк Осетиядәге 13 бинаны, шул исәптән Марзаевның туган ягы булган Ардон районында урнашкан корылмаларны тартып алырга ниятлиләр. Шикаять гаризасында шулай ук Югары Фиагдондагы биналар комплексы һәм Владикавказдагы фатиры, Ставрополь төбәгендәге Кисловодски шәһәрендә 900 квадрат метр мәйданлы йорт та телгә алына. Моннан тыш, элекке түрәдән Башкортстанның Кырмыскалы районындагы дачаны һәм Мәскәүдәге фатирны да дәүләт файдасына алу сорала.
Алан белән беррәттән, шикаятьтә аның әти-әнисе, ике улы белән әниләре, шулай ук шоферы да телгә алына. Әйтик, өлкән улы Кисловодски һәм Фиагдонда күчемсез милек хуҗасы булып тора. Башкалар исеменә автомобильләр рәсмиләштерелгән, шул исәптән Mercedes-Benz S, Maserati Ghibli һәм Toyota Land Cruiser. Чыганак сүзләренчә, аларның гомуми бәясе 20 миллион сумнан артып китә. Баш прокуратура ачыклавынча, гаилә милкенең гомуми бәясе Марзаевның 24 еллык хезмәт дәверендәге кануни керемнәреннән шактый арта.
▪️21 ноябрьдә Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынды.

Башкортстанның элекке премьер-министрыннан миллионнарча сумлык милеген тартып алмакчылар
Күптән түгел Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.
❤2👏2🔥1💩1
Казан дәүләт университетының (КДУ) Химия институтында бинага MAX аша кертмәкчеләр
«Гроза» телеграм-каналы язуынча, институт старосталарына узган җыелышта 2026 елның гыйнварыннан электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм институтка керү өчен Max мессенджерындагы QR-код кулланылачагын әйткәннәр.
«Бу керү-чыгу режимын әлегә сынау рәвешендә бары тик безнең институтта гына кертәчәкләрен, аннары аның ничек эшләвен караячакларын әйттеләр», — дип яза «Гроза» үз укучыларына сылтанып.
Әлегә старосталар MAX мессенджерында төркем чатларына керергә тиеш.
КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта «Гроза» язды.
Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады.
▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.
▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

🤯4❤1
Татарстан белән Башкортстанга табутлар күпләп кайтуын дәвам итә.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🤬1🎉1💩1
🕌19 декабрьдә, җомга көнне, төзекләндерүдән соң Мәскәүнең тарихи мәчете ачылачак.
Бу хакта бүген XXI Халыкара мөселман форумының пленар утырышында Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин әйтте.
Мәскәүдәге Тарихи мәчет төзекләндерү эшләре өчен бер ел элек ябылган иде. Ул Мәскәүдә сакланган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе.
Тарихи мәчет 1823 елда 1812 елгы Наполеон сугышындагы мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан.
Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4-5 ел дәвамында сөйләштеләр. Бу мәсьәләне Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин 2020 елда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда күтәргән иде. 2022 ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи мәчетне төзекләндерү мөһимлеген әйткән иде.
▪️Узган ел 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде. Бу хәлне Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды.
▪️Соңрак —шул ук елның октябрь башында Мәскәүдәге мәчетләргә, шул исәптән Тарихи мәчеткә вандаллар һөҗүм итте. Мәчет коймалары диварына алар "Русия православлар өчен" ("Россия для православных") дип язып калдырган һәм ахырдан "1488" санын күрсәткән иде. 14/88 — неонацилар һәм ак милләтчеләр шигаре.

❤3💩1