Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 мең кеше һәлак булган.
Үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек егетләрдән башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар.
Тулырак 👉 безнең хисапта укыгыз.

🔥2🎉2💩1
Мөхәммәтшин: мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели. “Мөмкинлекләрен табарбыз”.
Татарстанда чит ил мигрантлары урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә тели. Бу хакта Татарстан рәисе каршындашы милләтара һәм дин-ара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы вакытында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Аның сүзләренчә, хакимият мигрант балаларына туган телләрен өйрәтү мөмкинлеген дә караячак.
Билгеле булганча, 2026 елда «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» програмына 4,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шушы програм кысасында мигрантлар өчен мәдәни адаптация үзәкләре булдырылачак пилот проект бара. Проектта биш төбәк, шул исәптән Татарстан да катнаша.
Моннан тыш, Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларының мәктәпкә кабул ителүен тыючы канунны имзалады. Мәктәпкә алу өчен урыс телен тикшерү 2025 елның 1 апреленнән ил күләмендә эшли башлады.
Шул ук вакытта милли республикаларда милли телләрне өйрәнү чикләнгән. Аларны бары тик ата-ана гаризасы белән, мәктәпнең мөмкинлеге булган очракта гына өйрәнеп була.

«Бүген инде безнең республикада яшәүче үзбәк, таҗик, казак, кыргыз ветераннары үз балаларына һәм оныкларына туган тел өйрәтү мәсьәләсен күтәрә. Әлбәттә, без Татарстанда дәүләт телләрен өйрәнүне беренчел дип саныйбыз, әмма мондый сораулар да бар. Хәзер моны ничек җайга салырга икәнен уйлыйбыз. Алар да борчыла: балалары туган телләрендә начар яза, начар аңлый. Татарстанда туып-үскәннәр исә урысча һәм татарча яхшырак белә. Бу мәсьәләне карауны планга керттек», — диде ул.
Билгеле булганча, 2026 елда «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» програмына 4,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шушы програм кысасында мигрантлар өчен мәдәни адаптация үзәкләре булдырылачак пилот проект бара. Проектта биш төбәк, шул исәптән Татарстан да катнаша.
Моннан тыш, Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларының мәктәпкә кабул ителүен тыючы канунны имзалады. Мәктәпкә алу өчен урыс телен тикшерү 2025 елның 1 апреленнән ил күләмендә эшли башлады.
Шул ук вакытта милли республикаларда милли телләрне өйрәнү чикләнгән. Аларны бары тик ата-ана гаризасы белән, мәктәпнең мөмкинлеге булган очракта гына өйрәнеп була.
❤6👍2💩2🙊2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Украина АКШка Донбасс җирлегендә демилитаризацияләнгән ирекле икътисади мәйдан булдыруны тәкъдим иткән, дип яза Politico чыганакларга сылтама белән.
🔹Axios хәбәренчә, 13 декабрьдә Парижда АКШ, Украина, Франция, Германия һәм Британия вәкилләре катнашында Русия-Украина низагын тыныч юл белән көйләү планы турында фикер алышу узачак.
🔹Һава һөҗүменнән саклану көчләре Мәскәү тирәсендә дүрт дронны бәреп төшергән. Тверь шәһәрендә торак йортка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше яраланган, дип хәбәр итә Русия рәсмиләре.
🔹Халыкара чаңгы һәм сноуборд федерациясе Русия паралимпия спортчыларын флаг һәм гимн белән ярышларга катнашырга рөхсәт иткән. Бу карар Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) декабрьдә чыгарган, Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларга кертмәүне канунсыз дип таныган карарыннан соң кабул ителгән.

❤4
Украинадагы сугышта 155 меңнән артык русияләнең һәлак булуы расланган
Абсолют саннар белән иң күп һәлак булучылар Башкортстан һәм Татарстаннан.
Журналистлар Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан бирле һәлак булган 155 368 хәрбинең исемнәрен ачыклаган. Югалтуларны Би-би-синың Урыс хезмәте һәм Медиазона волонтёрлар белән бергә саный.
Һәлак булучыларның өчтән бере — сугыш башланганнан соң Русия армиясе белән контракт төзегән ихтыярилар. Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бер ел элек бу төркемгә барлык югалтуларның нибары 15%ы туры килгән. Журналистлар моны ихтыяриларны хәзер сугышның иң авыр урыннарына — иң беренче чиратта Донецки өлкәсе юнәлешенә җибәрү белән аңлата.
Һәлак булучыларның 13% — колонияләрдән һәм тикшерү изоляторларыннан фронтка җибәрелгәннәр,
11% — мобилизацияләнгәннәр.
Тикшеренүчеләр исемлекләрне ачык чыганаклар нигезендә туплый: матбугаттагы хәбәрләр, җирле хакимият белдерүләре, туганнарның социаль челтәрләрдәге постлары һәм зиратлардан алынган мәгълүмат. Журналистлар бәяләвенчә, Русия ягыннан чын югалтулар 239 000 белән 345 260 кеше аралыгында булырга мөмкин.
Мәскәү дә, Киев та Украинадагы сугыштагы югалтуларын ачып күрсәтми, бары тик каршы як югалтулары турында гына хәбәр итә. Сугышучы яклар гадәттә үз уңышларын арттырып, югалтуларын киметеп күрсәтергә омтыла.
Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан булган үлемнәрне туплап бара. Бүгенге көндә безнең исемлектә Башкортстаннан 8 257, Татарстаннан 6 894 кеше бар. Чын саннар күпкә югары.
Азатлык Радиосы, Idel.Реалии, Би-би-си һәм Медиазона тикшеренүе — һәлак булучылар санын исәпләүдә иң төп бәйсез чыганакларның берсе.

🔥2❤1
"Әфганстаныңа кит!" Беларуста хиҗаптан йөрүчеләр ничек көн күрә
Беларуста чагыштырмача мөселманнар аз яши. Аларның саны бер процеттан да азрак. Әмма алар әкренләп арта. Моңа бер яктан төрекләргә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка ислам илләре кешеләренә кияүгә чыккан беларус хатын-кызлары сәбәпче булса, икенче яктан – илгә килеп эшләүче мигрантлар йогынты ясый.
Беларус халкы, хәтта башкала Мински шәһәрендә дә мөселманнарга карата бик дустанә мөнәсәбәттә дип әйтеп булмый. Моны якын көннәрдә Беларус социаль челтәрләрендә булган бер хәл шактый ачык күрсәтте. Минскига Одессадан күченгән хатын-кыз мөселман яулыклары белән сәүдә итүче кибет ачуын игълан итте. Аның бу Threads-тагы посты тәнкыйть утына тотылды, гаепләүләр китте. Менә язуларның кайберләре:
"Кибетнең адресын әйтегез, мин янында дуңгыз ите сатыла торган кибет ачарга тырышачакмын".
"Ни өчен сез христиан иленә киләсез дә үзегезне эзәрлеклиләр дип зарланасыз? Әфганстан яки Мисырга барыгыз, анда сезне туганнар кебек кабул итәчәкләр"
Хәзерге вакытта кибет турындагы пост астында дүрт мең ярым комментарий җыелган.
"Мин һич кенә дә аптырамыйм. Кызганычка каршы, беларуслар альтернатив фикерләрне кабул итәргә әзер түгел, шулай дип әйтик", — дип сөйләде беларус мөслимә Анна. Аның сүзләренчә, бу хәл мөслимәләрнең традицион киеме һәм чәчләрен каплап йөрүенә дә карый".
Ул үзенең мөслимә буларак Минскида күргәннәре турында сөйли.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Әфганстаныңа кит!" Беларуста хиҗаптан йөрүчеләр ничек көн күрә
Беларуста чагыштырмача мөселманнар аз яши. Аларның саны бер процеттан да азрак. Әмма алар әкренләп арта. Моңа бер яктан төрекләргә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка ислам илләре кешеләренә кияүгә чыккан беларус хатын-кызлары сәбәпче булса, икенче яктан…
😡7❤3🤬2🥱2
Рушания Билгелдееваны хәрәмләшеп акча урлауда гаепләп, 4 ел колониягә хөкем итте.
Җинаять эше дүрт ел элек ачылган иде. Билгелдиеваны ялган юл белән акча үзләштерүнең 11 эпизодында гаеплиләр.
Тикшерү мәгълүматына караганда, ул күчемсез милек агентлыгы хуҗасы буларак, коттедж авыллары төзегәндә 38,3 млн сум күләмендә акча үзләштергән, вәгъдә ителгән эшләрне башкармаган.
Быел августта аңа карата ришвәтчелектә арадашчылык итү турында яңа җинаять эше ачылды. Анысы әле мәхкәмәдә каралмады.

👎3❤1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бу юлы түбәндәге кешеләр кертелде:
🔸журналист Михаил Гуревич;
🔸бурят активисты Доржо Дугаров;
🔸блогер Виталий Егоров;
🔸Краснодар краенда элекке муниципаль депутат Александр Коровайный.

🔥3
Алтынай Вәлитов Баймактагы зур протестлар аркасында эзәрлекләүдән куркып, бер ел ярым элек АКШка күченде. "Окно" проектына биргән әңгәмәсендә ул соңгы елда тормышы ничек үзгәрүе, нинди өметләр баглавы, Русиядә һәм Башкортстанда барган вакыйгалар турында ни уйлавы хакында сөйләде.
Әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз. Рәсемнәрдә исә кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

❤6👍3
Рәсмиләр Сарытауга дрон һөҗүмендә ике кеше һәлак булын белдерде. Матбугат шартлаулар һәм янгын турында яза
Сарытауда пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте. «Коммерсант» мәгълүматларына караганда, күпкатлы торак йорттагы берничә фатир зыян күргән.
Төбәк башлыгы әйтүенчә, һөҗүм вакытында балалар бакчасында һәм поликлиникада да берничә тәрәз ватылган.
Элегрәк ASTRA Сарытау халкының шәһәрдә шартлаулар ишетелүе һәм аннан соң янгын чыгуы турында хәбәр итүен язган иде.
Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, узган төндә Сарытау өлкәсе күгендә 28 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Төнлә Росавиация Сарытау һәм Пенза һава аланнарына вакытлыча чикләүләр кертелүен хәбәр итте.
Соңгы тапкыр шәһәргә һөҗү бер атна элек булган иде.
8 ноябрьдәге һөҗүмдә Украина кораллы көчләре Сарытаудагы нефть эшкәртү заводы зыян килде дип белдерде.

🎉3🤬1
Кырымда Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре адвокатларның офисларын тентеде. Бу хакта ниләр билгеле.
⚠️ Аннексияләнгән Кырымда Русия эчке эшләр министрлыгының кырым идарәсендәге «Э үзәге» вәкилләре, коралланган махсус билгеләнешле бүлеге белән бергә, адвокатлар Эдем Семедляев, Эмиль Курбединов, шулай ук юристлар Назим Шейхмамбетов, Эльвина Семедляева, Рустем Кямилев һәм Лили Гемеджиныӊ офисында тентү үткәргән. Алар Русиянең Кырымда сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләгән кешеләрне яклаулары белән билгеле. Әлеге хәл 11 декабрьдә булды.
📄 Куәт оешмалары вәкилләре «оператив-эзләү чарасы» уздыру турында документлар күрсәткән. Әмма адвокатлар әйтүенчә, чынлыкта бу тентү булган. Оператив хезмәткәрләр тыелган документлар һәм әйберләр эзләгән, барлык шкафларны, папкаларны актарган, адвокат ордерларын һәм юридик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы документларны алган. Бу тентү турында рәсми хәбәрләр юк.
ℹ️ Дүрт сәгать дәвамында адвокатларны офисыннан чыгармаганнар. Ә хезмәттәшләреннән соңрак килгән Эмиль Курбединовны "силовиклар" бөтенләй кертмәгән. Соңрак аларга мәхкәмә карары күрсәткәннәр, анда адвокатлар «канунга каршы гамәлләр кылырга мөмкин» дип язылган, шул исәптән террорчылык оешма эшчәнлеген оештыру, террорчылыкка ярдәм итү һәм салым түләүдән качу кебек авыр маддәләр нигезендә.
📌Адвокатлар әлеге гаепләүләргә катнашы булуын кире кага. Алар бу көч кулланып башкарылган гамәлне үзләренең һөнәри эшчәнлеге өчен басым ясау дип саный. Моңа кадәр дә мондый хәлләрнең булганы бар иде. Украинадан ун хокук яклау оешмасы берләшеп, Кырымдагы адвокатлар һәм юристларга карата алып барылган репрессияләрне хөкем итәргә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда кеше хокукларын тупас бозуда гаепле затларга карата шәхси санкцияләр кертергә чакырды.

🤬7
Беларус хакимияте Мария Колесникованы иреккә чыгарды. Барлыгы 123 кеше азат ителергә тиеш
2020 елгы протестлар лидеры Мария Колесникова белән аның сеңлесе телефон аша сөйләшкән, дип хәбәр итә «Зеркало». Колесникова Беларустан киткән.
Нобельнең тынычлык бүләге лауреаты Алесь Беляцкий да иреккә чыккан. «Весна» хокук яклау үзәге мәгълүматларына караганда, ул төрмәдә 1613 көн уздырган.
Азат ителүчеләр исемлегендә 2020 елда Беларус президенты сайлавындагы намзәт Виктор Бабарико да бар. Ул 14 ел кырыс колониягә хөкем ителгән иде.
Шулай ук TUT.BY басмасының баш мөхәррире Марина Золотованың да иреккә чыгуын хәбәр итәләр.
Александр Лукашенконың «Пул первого» исемле мәгълүмати каналы белдерүенчә, Беларус төрмәләреннән төрле илләрдән булган 123 сәяси тоткын азат ителәчәк.
Алар арасында Украинаның биш да ватандашы бар, дип хәбәр итте Владимир Зеленский.
📌Мария Колесникова — музыкант һәм Беларуста Бабариконыӊ сайлау штабының элекке җитәкчесе. Бабарико кулга алынганнан соң, ул Светлана Тихановская такымына кушылды.
2020 елда куәт оешмалары вәкилләре Колесникованы урлап, аны көчләп чит илгә чыгарып җибәрергә тырышты. Беларуста калу өчен ул чик буенда үз паспортын ертты, шуннан соң аны кулга алдылар. 2021 елда Колесниковага «хакимиятне конституциягә каршы юл белән басып алу максатыннан сүз куешу», «экстремистик берләшмә төзү» һәм «дәүләт иминлегенә зыян салуга өндәү» маддәләре нигезендә 11 ел иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде.
📌Алесь Беляцкий — «Весна» хокук яклау үзәге рәисе. 2022 елда ул Нобель тынычлык бүләген Русиянең «Мемориал» оешмасы һәм Украинаның «Сивил ирекләр үзәге» белән бергә алды.
Беларус төрмәләреннән азат ителүче сәяси тоткыннар исемлеге тулылана.

❤4👍1
Язучы Гүзәл Яхина Русиягә кайткан, ләкин бөтенләйгә түгел
Бу атнада Казанда артык шау-шусыз гына Гүзәл Яхина укучылары белән очрашты. «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы март аенда дөнья күргән режиссёр Сергей Эйзенштейнга багышланган «Эйзен» исемле романын тәкъдим итте. Туган шәһәренә килгәнче Яхина шундый ук очрашуларны Мәскәүдә, Петербурда һәм Уфада уздырган.
2022 елның февралендә Швейцариядә чыга торган «Наша газета» интернет-басмасында аның «Бу — минем сугышым түгел» дигән ачык хаты басылып чыккан иде. Шуннан соң язучыга каршы кайбер җәмәгать эшлеклеләре һәм «патриотик» медиа чыкты. Үзе исә Казакъстанга китте.
Моннан соң Уфада Гафури исемендәге Башкорт драма театрыннан «Зөләйха күзләрен ача» романы нигезендә куелган, театрның иң керемле спектакле репертуардан алынды.
Очрашуда аннан Русиягә бөтенләйгә кайту-кайтмавы турында сораганнар. Бизнес Онлайн язуынча, Яхина хәзер Алматыда яшәвен, ә яңа романын «иң кунакчыл ил буларак Казакъстанга багышлавын» әйткән һәм гомумән, аның тормышында яңа чор башлануын белдергән.
«Мин Казакъстанда теләп яшим, чөнки мин бу илне яратам. Анда мин туган Казанымны хәтерләткән бик күп нәрсәләр күрәм. Бу — бик якын мәдәниятләр, телләр. Миңа, әйтик, казакъ мәдәниятендә һәм казакъ телендә татар мәдәниятенең, татар теленең чагылышын күрү ошый», — дигән Гүзәл Яхина.

❤10🤡3🥴2🤮1