Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә.

Рәсмиләр моны төзелеш һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән аңлата. Мәхкәмәдә мәсьәлә 24 декабрьдә каралачак.

Тулырак безнең язмада укыгыз.
🤬8
Британия “Татнефть”кә санкцияләр кертте

Британия Русиягә карата санкцияләрне тагын да киңәйтте. Лондон керткән чикләүләр исемлегенә «Татнефть» ширкәте дә эләккән. Бу хакта Британия хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматта әйтелә. Гомумән алганда, санкцияләр 5 кешегә һәм 19 оешмага кертелгән. Яңа исемлектә шулай ук «Русснефть» һәм «РусНефтеГаз Групп» ширкәтләре дә бар.

Июль аенда Европа берлеге «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ширкәтенә карата санкцияләр керткән иде. Әлеге завод «Татнефть» белән Германиянең Preiss-Daimler Group ширкәтенең уртак проекты кысаларында төзелгән.

Бу 2014 елдан бирле "Татнефть"кә кертелгән беренче санкция.

Моңа кадәр Лондон Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага һәм ул вакытта республика яшьләр эшләре министры булган Ринат Садыйковка карата да чикләүләр кертте.
👏4❤‍🔥1
Ижаудагы мәхкәмәдә прокуратура "Баймак эше" нигезендә биш гаепләнүчегә 8әр ел колония сорады

Бүген, 18 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Индустриаль район мәхкәмәсендә прокуратура "Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр — Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдинны сигезәр ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләүне сорады.

Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"дагаеплиләр.

Бүген үк гаепләнүчеләр соңгы сүз белән чыгыш ясады. Idel.Реалии мәгълүматларына караганда, аларның барысы да гаепләрен тулысынча таныган һәм үзләренә зур мөддәтләр билгеләмәүне сораган.

Хөкем карары 23 декабрьдә игълан ителәчәк.
😢2❤1💩1
❗️Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган

Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы прокуратурасы аны милләтара ызгыш кузгатуда гаепләп, беркетмә төзегән, соңрак Вахитов районы мәхкәмәсе аңа 10 мең сум күләмендә штраф салган.

Мәхкәмә сайтында әлеге эшнең карточкасы бар. Беркетмә Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә төзелгән.

Бәйрәмова Казанга үзенең иҗат кичәсен уздырырга килгән булган. Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында көндезге сәгать өчтә башланырга тиеш иде.

Язучы Фәүзия Бәйрәмованы ишек төбендә берничә кеше сагалап торган һәм бина эченә кертмәгән. Аннары алар Бәйрәмованы Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткән. Җыелган халыкка язучы ярты сәгатьтән кире киләчәк диелгән.

Чара ансыз гына башланган, үзе ул кичке бишләрдән соң килеп кергән. Тамашачылар белән тулы зал аны алкышлап каршы алган.

Бәйрәмова сәхнәдән аны Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткәнен, аңа беркетмә төзелгәнен әйткән. "Кайчандыр чыккан интервьюда "Татарстан икьтисади суверенитет алды, ә милли суверенитет юк", "Татар мәктәпләре бетте" дигән сүзләр милләтара ызгыш чыгара дип беркетмә төзелде", дип аңлаткан ул.

Әлеге интервьюның кайсы басмада чыкканын ул әйтмәгән.

▪️Күптән түгел Фәүзия Бәйрәмова белән бәйле яңа шау-шу чыкты.

▪️5 декабрьдә, язучыга 75 яшь тулган көнне Түбән Новгород өлкөсе мөселманнары диния идарәсе "Казанышлары өчен" ("За заслуги") медале тапшырды.

▪️Медаль Фәүзия Бәйрәмованың татар һәм мөселман халкының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән зур өлеше, җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен ныгытудагы хезмәтләре, шулай ук төп тарихи вакыйгаларны тирәннән өйрәнеп, аларны объектив аңлатуы өчен дип бирелгән.

▪️Әлеге яңалыкны тиз арада Z-пабликлар күтәреп алды һәм Түбән Новгород диния нәзарәте караган Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә "сеператист"ны бүләклү өчен тәнкыйть уты чәчте. Алар Бәйрәмованың элекке вакытлардагы эшләрен, аңа карата ачылган җинаять эшләрен искә төшерде һәм Диния нәзарәте "радикаллар һәм провокатторлар өчен мәйдан" бирүдә гаепләде.

Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
🤬20😱6❤3🤯3🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Европа берлеге Украинага финанс ярдәме күрсәтү өчен туңдырылган Русия активларын кулланмаячак. Financial Times язуынча, Берлек саммитында катнашучылар Киевка 2026–2027 елларда 90 млрд евро бүлеп бирү турында килешкән, әмма бу акчалар берлекнең гомуми бюджетыннан алыначак.

🔸Украина Кораллы көчләренең һава һөҗүме нәтиҗәсендә Ростовның бер өлеше утсыз калган, дип белдерде губернатор Юрий Слюсарь. Моннан тыш, Astra басмасы мәгълүматларына караганда, Тольятти шәһәрендә «Тольяттиазот» заводына һөҗүм ясалган һәм анда янгын чыккан, ә Орёл шәһәрендә җирле җылылык-электр станциясенә (ТЭЦ) һөҗүм иткәннәр. Белгородта БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 5 айлык сабый яраланган, дип белдерә губернатор. Азатлык бу хәбәрләрне бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸AP агентлыгы ачыклаганча, Кирилл Дмитриев Украинадагы сугышны туктату турында АКШ тәкъдим иткән планны тикшерү өчен Флоридага юл тотачак. Чыганак мәгълүматларына күрә, шимбә көнне Кремль вәкиле Дональд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф һәм Трампның кияве Джаред Кушнер белән очрашачак.

🔸Дональд Трамп АКШның 2026 елга саклану бюджетын имзалады, аның күләме 900 млрд доллардан артып китә. Бу суммадан 400 млн доллар Украинага хәрби ярдәмгә юнәлтеләчәк. Шул ук күләмдәге акча 2027 елга да каралган.
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇹🇷 Төркия Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты Төркия Югары мәхкәмәсе Истанбул мәхкәмәсенең блогер, ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы, Русиядә алдашып, акча үзләштерүдә…
Истанбул мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы янә Русиягә экстрадицияләү карары чыгарды

ТНВ телеканалының элекке алып баручысы, FrendeX финанс пирамидасын оештыручыларның берсе Элвира Мадиярованы Истанбул мәхкәмәсе карары нигезендә Русиягә экстрадицияләргә мөмкин. Бу хакта аның адвокаты Джандаш Гюрола белдергән.

Кичә Истанбулның авыр җинаятьләрне тикшерүче мәхкәмә Элвира Мадиярованы Русиягә көчләп кайтарту турында карар чыгарды. Төркиядән экстрадицияне Русия таләп итте.

"Моңа кадәр Төркиянең Югары мәхкәмәсе Русиянең бу таләбен кире каккан иде, хәзер исә Истанбулның 11 санлы мәхкәмәсе Русия таләбен канәгатьләндерерлек карар чыгарды", дигән адвокат. Гюрол бу карарны янә Төркиянең Югары мәхкәмәсенә шикаять ителәчәген белдергән.

Ноябрь азагында Төркиянең Югары апелляция мәхкәмәсе Мадиярова яклы карар чыгарган иде, Төркия аны Русиягә экстрадицияләүдән баш тартты һәм эшне яңадан карарга кушты. Әмма аңа карамастан Элвира Мадиярова изолятордан чыгарылмады. Ул Истанбулның Бакыркөй районындагы хатын-кызлар изоляторында калдырылды.

Төркия кануннары нигезендә, әгәр кеше Төркиядә озак вакыт яшәсә, никахта булса, Төркия дәүләте кешене экстрадицияләүдән баш тарта ала. Җинаять кылса да, кешенең көчләп чыгарып җибәрелүе аның гаиләсенә рухи яктан зыян китерергә мөмкин дип санала.

Элвира Мадиярова әтисе Тәбриз Әхтәмов белән берлектә FrendeX финанс пирамидасынын оештыручыларының берсе булып санала, алар мөштәриләрне җәлеп итү өчен җаваплы булган дип аңлатыла. Әхтәмовка, башка катнашучыларга кебек үк, җинаять эше ачылды.

Тәбриз Әхтәмов быел җәй Казанга кайтты һәм кулга алынды. Мадияровага да кешеләрне алдау җинаять эше нигезендә гаепләү белдерелде. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Мадиярованың кешеләргә салган зыян күләме 300 миллион сумнан арткан.

Тикшерүләр белдерүенчә, 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр җинаять эшендә шикләнелүчеләр илнең 11 төбәгендә яшәүче кешеләрне алдаган. Әхтәмов белән Мадиярова FrendeX пирамидасы эше буенча 2 ел 8 ай дәвамында эзләүдә булды.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤2
Фәүзия Бәйрәмова Казанда үзенең иҗат кичәсенә килгән иде. Юбилярны кичәгә килү юлында тоткарлаганнар.

Кичә укымаган булсагыз, монда тулырак укый аласыз.
🔥4😢3
Путинның турыдан-туры эфиры: нәрсә диде һәм башка фактлар нәрсә ди? 🔍

Күптән түгел Русия президенты Владимир Путинның чираттагы «Турыдан-туры элемтәсе» тәмамланды. Ул 4,5 сәгать барды, Президент Украинадагы сугыш, ил икътисады турындагы сорауларга җавап бирде. Дәүләт медиасы бу хакта күп язды. Без аның кайбер әйткәннәренә башкарак фактлар китерергә тырышабыз.

🔹Сугышны кем башлады?

🔻Путин: «Украина режимы сугышны үзе башлады, без түгел».
📌Башка факт: 2022 елның 24 февраль таңында нәкъ иртәнге сәгатьләрдә Путин үзе Украинага ракеталар белән һөҗүм итәргә боерык бирде һәм «махсус хәрби операция» башлануын игълан итте.

🔹Северскидагы «атулар»

🔻Путин: Украина хәрбиләре чигенгәндә тыныч халыкны, хәтта әбиләрне дроннардан атты. Халык Русия гаскәрен шатланып каршы алды.
📌Башка фактлар: Русия авиабомбалары Северскины җир белән тигезләде. Шәһәрдә калган берничә йөз кеше Русия снарядларыннан подвалларда качып ятты. Халыкның зур өлешен Украина махсус хезмәтләре эвакуацияләгән иде.

🔹Купянски һәм Зеленскийның килүе

🔻Путин: Владимир Зеленскийның Купянски стеласы янында төшкән видеосы — «фейк», ул «талантлы артист» кына. Шәһәр Русия контролендә.
📌Башка факт: Украина президенты Купянскига чынлап та килде. DeepState һәм башка күзәтү проектлары, хәтта Русия хәрби блогерлары да Украина армиясенең Купянскида контрһөҗүмгә күчүен һәм кварталларны кайтаруын раслый.

🔹Ихтыяри хәрбиләр һәм студентлар

🔻Путин: Русия ирләре чират торып сугышка языла, студентлар фронтка китү өчен академик ял ала. Саклану министрлыгында хәтта «конкурс» бара.
📌Башка фактлар: Төбәкләрдән контракт төзү өчен түләүләр рекордлы дәрәҗәгә җитте. Мигрантларны депортация белән куркытып, ә җинаять эше ачылган кешеләрне төрмә белән куркытып фронтка җибәрәләр. Түрәләргә «дустыңны алып кил» кебек акцияләр аша ихтыяриларны җыю буенча зур планнар (KPI) куелган.

🔹2014 елгы хәлләр

🔻Путин белән янәшә торган хәрби 2014 елда ук Донбасста сугышуын әйтте.
📌Чынлыкта: 2014 елда Русия үз хәрбиләренең Украинада булуын рәсми рәвештә катгый кире кага иде. Бүген исә бу фактлар ачыктан-ачык таныла.
👍6👎2
БМО Баш җыены Кырымда һәм Украинаның оккупациядәге җирләрендә кеше хокуклары турында резолюция кабул итте

Документны 79 дәүләт хуплаган, 16 ил каршы чыккан, 73 ил тавыш бирүдән тыелып калган.

Каршы тавыш бирүчеләр арасында Русия, Беларусь, Төньяк Корея, Кытай, Иран, Буркина-Фасо, Эритрея, Судан, Мали, Зимбабве, Бурунди, Үзәк Африка Республикасы, Конго, Экваториаль Гвинея, Куба һәм Никарагуа бар.

Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига сүзләренчә, Украина әлеге резолюцияне 2016 елдан бирле ел саен күтәреп килә.

Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Кырымтатар ресурс үзәге (КРЦ) хокук яклаучылары ел башыннан бирле Русия аннексияләгән Кырымда кеше хокуклары бозылуның 700дән артык очрагын теркәгән. Алар арасында тоткарлаулар, кулга алулар, тентүләр, сорау алулар, гадел мәхкәмәгә хокукны бозу фактлары бар.

2022 елның сентябрендә һәм октябрь башында Русия өлешчә оккупацияләнгән Запорожье, Херсон, Донецки һәм Луһански өлкәләрен аннексияләргә омтылды. Украина һәм Көнбатыш илләре бу гамәлләрне канунсыз дип белдерде. 12 октябрьдә БМО Баш җыены Русиянең Украина территорияләрен аннексияләү омтылышын хөкем итүче резолюцияне кабул итте.

2014 елда, халыкара җәмәгатьчелекнең күпчелеге һәм Украина канунсыз дип таныган "референдум"нан соң, Русия Кырымны аннексияләде.

Тулырак 👉монда укыгыз.
🔥2🤔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдәге татар мәктәбен ликвидацияләү тизәйтелгән Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше белем комплексы белән кушу мәсьәләсе тизәйтелгән тәртиптә бара. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, мәктәпкә күрше 2010нчы мәктәп…
Шәйхразыев Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе турында: «Мәктәпнең исемен дә, дә асылын саклап калырга өметләнәбез»

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге №1186нче татар теле укытылган бердәнбер мәктәпне саклап калу мөмкинлеге бар, әмма әлегә конкрет карарлар кабул ителмәгән. Бу хакта 19 декабрьдә йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразыев белдерде.

«Мәскәүдәге татар мәктәбен саклап калу өчен күп эш алып барыла: анда безнең премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева барып кайтты. Әйе, кыенлыклар бар, шул ук вакытта мәктәпнең дә исемен дә, дә асылын саклап калырга өметләнәбез, әмма әлегә рәсми карар юк», — дип китерә вице-премьер сүзләрен «БИЗНЕС Online» хәбәрчесе.

Азатлык элегрәк язганча, Мәскәүнең мәгариф һәм фән идарәсе Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше мәктәпкә кушарга җыена. Бу эш инде 2025 ел ахырына кадәр башкарылырга мөмкин.

Мөгаллимнәр һәм ата-аналар мәктәп берләштерелгән очракта татар мәктәбенең күпьеллык традицияләре һәм Муса Җәлил исеме югалыр дип борчыла. Татар мәктәбен башка мәктәпкә кушуны Мәскәү татарлары да, Татарстан җитәкчелеге дә ошатмый, моңа каршы сөйләшүләр бара.
❤7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы…
"Казанда беренче һәм, бәлки, соңгы гомер бәйрәмедер". Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсеннән мәхкәмәгә ничек алып киткәннәр

Язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең Телеграм-каналында 18 декабрь көнне аны үз иҗат кичәсеннән ничек алып китүләрен, нәрсәдә гаепләүләрен һәм татар зыялыларына нәсыйхәтен язып чыкты. Үз чиратында "Татар шурасы" аны эзәрлекләүне туктатырга таләп итте.

Элек без язганча, Бәйрәмовага "милләтара ызгыш" уяту өчен 10 мең сум штраф салынды.

Гаепләү "Ирек мәйданы" газетасына 30 август турында биргән әңгәмәгә карый. Әңгәмә 28 августта басылган булган, тикшерү фикеренә күрә, Бәйрәмова шунда "милләтара ызгыш һәм нәфрәт тудыру" сүзләрен әйткән. Текстка КФУ галимнәре экспертиза ясаган һәм "милләтара ызгыш" тапканн ди җәмәгать эшлеклесе.

— Мин прокурор күз алдында ул язманы яңадан укып чыктым, әммә хөкем итәрлек берни тапмадым, юк анда милләтара нәфрәт! Юк! Бик тырышып эзләсәң дә, юк! Булса, аны газета бастырмый да иде! Ә кирәк булгач, табалар икән һәм хөкем дә итәләр! Ә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында минем 75 еллык гомер бәйрәмемә багышланган кичә бара, ләкин миннән башка гына... Ркаилга шалтыратып, гел әйтеп торам, мин киләм, халык таралмасын, дим, — дип яза ул.


Язучы прокуратурада да, мәхкәдә дә вакытны суздылар, Ркаид Зәйдуллига кичәне тәмамларга куштылар ди.

"Инде гомеремнең ахырында, алдына килеп, соңгы тапкыр рәхмәтемне әйтергә ашыкканда, халык инде юк, таралган, диләр ... Яралы арысландай ыңгырашып, язучылар йортына ыргылам, ә халык анда! Таралмыйча, аста басып тора, әйтерсең лә, нигәдер өметләнеп, мине көтә... Мин бит, менә, каршыгызда басып торам, бәгырьләрем, мин исән, без исән, утлар-сулар кичкән милләтебез исән!" — ди Бәйрәмова.


Шуннан соң инде бетергә дип торган иҗат кичәсе дәвам иткән. Бәйрәмова үзе чыгыш ясаган, Ркаил Зәйдулла, аны котлаган, килгән кешеләр чәчәкләр бүләк иткән.

Фәүзия Бәйрәмовага каршы оештырылган кампания һәм аны эзәрлекләүне туктату таләбе белән чит илдәге "Татар шурасы" чыкты. Шура мөрәҗәгатендә Русиянең иҗтимагый һәм сәяси даирәсендә көчәюче шовинизм һәм ксенофобия дулкыны уңаеннан тирән борчу һәм ачу белдерелә.

Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.

.
💔20❤8👍3😢2🙏1