АКШ кинопродюсеры, Studio Mao ширкәтенең җитәкчесе Стивен Мао танылган татар балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриев турында кино төшерергә җыена.
Аның сүзләренчә, әлеге фильм Нуриевнең "Биюче" дип аталган биографиясенә нигезләнәчәк, һәм ул аның туган якларын сагынуы, ата-анасын күрергә теләве турында бер хикәя булачак.
Әлегә фильм сценариенең ике варианты бар, шуларның берсен сайлау бара, дип белдерә продюсер. Төп рольне башкаручы актер да әлегә билгеләнмәгән.
Мао белдергәнчә, киноны төшерү идеясе берничә ел элек туган. Әмма ул чакта Рэйф Файнсның "Ак карга" дип аталган фильмы чыккан чыга (2018 ел), шуңа бу эшне кичектерергә булалар. "Хәзер бу проектка кайтасы иттек", ди продюсер.
Studio Mao – 2006 елда Нью-Йорк штатында нигезләнгән бәйсез АКШ киноширкәте. Студия төшергән "Тире" (Skin) дигән кыскаметражлы фильмы "Оскар" премиясенә лаек булган.
Ширкәтнең Мәскәүдә офисы бар, ул 2018 елда ачылган. Кайбер фильмнарны ул Русия белән берлектә төшерә. Мәсәлән, 2022 елда "Соло" дип аталган фильм өлешчә Русиядә төшерелгән, аның режиссеры – Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган Ольга Панкратова.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
АКШта Рудольф Нуриев турында фильм төшерергә җыеналар
Төп рольне башкаручы актер әлегә билгеләнмәгән.
👍6❤2💩1🦄1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Запорожьега дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган. Дрон торак йортка бәрелгән. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров хәбәр итүенчә, ике катта барлык фатирлар янып беткән.
🔸Европа берлеге лидерлары Украинага иминлек гарантияләре планын килештерүе турында игълан итте. Бу белдерү Европа шурасы сәхифәсендә басылды. Украина, АКШ һәм Европа илләре вәкилләре арасында сөйләшүләр ике көн дәвам итте. Документта алты пункт бар.
🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Русия һәм Украина арасында Раштуа вакытында солых урнаштыру игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Украина президенты бу идеяны яклады. Мәскәү әлегә бу тәкъдимне шәрехләмәде.
🔸Башкортстанда Һонконг кизүе таралуы аркасында 8 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы ябылган. Моннан тыш, 46 мәктәптәге 133 сыйныф һәм 12 балалар бакчасындагы 15 төркем өлешчә карантинга күчерелгән. Бу хакта Новости Башкирии һәм Уфы телеграм каналы яза. Казанда исә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле, РКБка керү өлешчә чикләнгән. Шулай ук битлек кию тәртибе кертелгән.
🔸16 декабрь Казакъстан бәйсезлеге көне. 2022 елдан башлап 16 декабрьдә рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә.

❤2🔥1💩1
Европа илләре лидерлары президент Владимир Зеленский белән сөйләшүләрдән соң, Украинага иминлек планы гарантияләрен тәкъдим итте.
Документка алты пункт кергән:
✔️Украинага даими хәрби ярдәм күрсәтү һәм тыныч вакытта Украина Кораллы көчләренең санын 800 мең кеше итеп калдыру.
✔️Кирәк очракта Украина җирлегендә дә эш алып бару мөмкинлеге белән АКШ ярдәмендә «Теләк белдерүчеләр коалициясе» кысаларында Европа илләре җитәкчелегендә күпмилләтле көчләр булдыру.
✔️Һөҗүмнәрне алдан кисәтү, тәртип бозуларны теркәү һәм аларга җавап бирү өчен АКШ җитәкчелегендә һәм халыкара вәкилләр катнашлыгында атышны туктатуны контрольдә тоту механизмыy булдыру.
✔️Украинаны тергезүгә инвестицияләр, төзекләндерүне финанслау, шулай ук Русия ягыннан сәүдә килешүләре һәм зыянны каплау. Русия активлары Европа берлегендә туңдырылган булып калачак.
✔️Украинага һөҗүм ясалганда яки киеренкелек туган очракта хәрби, күзләү, икътисади һәм дипломатик чаралар белән җавап бирү бурычы.
✔️Украинаның Европа берлегенә керүен хуплау.
Дүшәмбе көнне Берлинда Украина һәм АКШ вәкилләре арасында сугышны туктату планы турында сөйләшүләрнең икенче сөйләшүләре тәмамланды. Зеленский сүзләренчә, Америка вәкиллеге белән сөйләшүләр нәтиҗәле һәм җентекле булган, ләкин җирләр мәсьәләсе әле хәл ителмәгән.
Sky News үз чыганагына таянып язуынча, АКШ президенты Доналд Трамп сөйләшүләрдән канәгать калган. Басма чыганагы әйтүенчә, кайбер мөһим мәсьәләләрдә килешүгә ирешелгән. The Guardian мәгълүматынча, АКШ вәкиллеге "якынча 90 процент" мәсьәләләр ике тараф арасында килешенде дип белдергән.

❤1👍1
❗️Данияр Абдрахманов Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән.
Ул эчке сәясәт мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.дип яза Башфинформ.
Күптән түгел Абдрахманов республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде. Аңа кадәр Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры булып эшләде.
Абдрахманов берникадәр вакыт Татарстан белән дә бәйле булды. Моңа кадәр Татарстан белән һичнинди мөнәсәбәте булмаса да, 2019 елның мартында ул кинәт кенә Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.
БИАда зур нәтиҗәләргә ирешә алмады дияргә була. Аның чорында академиянең Кириенко рәислегендәге Багучылар шурасы утырышы узды. Әмма ректор матбугат белән дә, Татарстан мөселман җәмәгатьчелеге белән дә актив аралашмады. Шулай ук БИАда даими эшләгән гарәп укытучылары аның дөньяви тормыш алып баруыннан канәгать булмавы турында да сүзләр йөрде.
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Тагын бер искә төшереп китик.

❤3💩1😎1
"Марксист түгәрәге"нә йөрүче Уфа активистлары 16 елдан 22 елга кадәр кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде
Екатеринбурдагы үзәк хәрби мәхкәмә Уфадагы сул тарафлы активистларны 16 елдан 22 елга кадәр иректән мәхрүм итте.
🔻Павел Матисовны 22 елга кырыс тәртипле колониягә
🔻Алексей Дмитриев һәм Дмитрий Чувилинны 20шәр елга
🔻Юрий Ефимовны - 18 елга
🔻Ринат Буркеевны - 16 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
Алар Уфаның марксчылар түгәрәгенә йөргән, берләшкән һәм террорчы эшчәнлек өчен төркем оештырган", әлеге түгәрәк көч кулланып хакимиятне басып алырга җыенган диелде.
"Idel.Реалии" элек язуынча, фигурантлар мәхкәмә утырышында үзләренең гаепсез булуын әйткән һәм җинаять эшен туктатуны таләп иткән.
📷"Медиазона"

😨5💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мөхәммәтшин: мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели. “Мөмкинлекләрен табарбыз”. Татарстанда чит ил мигрантлары урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә тели. Бу хакта Татарстан рәисе каршындашы милләтара һәм…
Дума депутаты: Русия мигрантларга туган телләрен укытырга тиеш түгел
Русиягә килгән мигрантларны туган телләренә укыту – бу диаспоралар һәм мигрантларның туган илләре эше. Әмма Русия бу эшне бюджет хисабына оештырырга тиеш түгел. Бу хакта Русия думасының гаиләне саклау комитеты башлыгы Нина Останина белдерде.
Шулай итеп депутат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең мигрантларның урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә теләве турында сүзләренә җавап бирде.
Останина балалар ата-аналарының телен онытмаска тиеш дигән сүзләр белән ризалашты. Әмма Русия үзе моны оештырырга тиеш түгел, ди ул.
— Русиядәге милли телләрне саклау кирәк. Ләкин бу – безнең туган телләр, алар ил эчендә. Калганы – бу кешеләр килгән илләр җитәкчеләренең кайгысы. Бу Русия эчендәге диаспоралар эше, — диде депутат.
Чит илләр туган телләрне укытуны үз хисабына оештырырга теләсәләр, Русия моңа каршы килмәячәк. "Диаспора, ата-аналар комитеты бар – рәхим итеп, үз хисабына укысыннар", диде Дума комитеты башлыгы.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Элегрәк Фәрит Мөхәммәтшин мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели, Татарстан бу эштә ярдәм итәргә әзер дип әйткән иде. Аның бу сүзләрен Мәскәү түрәләре һәм журналистлары кискен тәнкыйтьләп чыкты.
🤬6❤2😁1
Көн язмасы: "Гел көрәш". Тубыл хакимияте "Искер"дәге мәчетне сүттерергә тели
Төмән өлкәсендә Себер татарларының "Искер" тарихи-мемориаль комплексы тирәсендә яңа шау-шу кабына. Ул Тубылдан 19 километр ераклыкта, XVI гасыр ахырына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган тарихи Искер урынында, бүген археология һәйкәле саналган "Күчем шәһәрчеге" җирлегендә урнашкан.
Тубыл районы хакимияте Төмән өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсенә Күчем хан исемендәге мәчетне һәм тагын алты корылманы сүттерү таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Чынлыкта бу — бөтен комплексны юкка чыгару дигән сүз. "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасына каршы дәгъва мәхкәмәгә 24 сентябрьдә үк тапшырылган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, өлкә төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 29 августта күчмә тикшерү барышында мәчет-часовняны, хан баш киеме рәвешендәге истәлек билгесен, кунак йорты, трансформатор подстанциясен, контроль-үткәрү пунктын, торак булмаган бина, блоклардан төзелә башлаган корылманы һәм "Чәйхана" дигән язулы бинаны рөхсәт кәгазьләрсез һәм шәһәр төзелеше нормаларын бозып салынган дип тапкан. Өстәвенә, әлеге җир кишәрлеге аерым саклана торган урынга карый, анда бары тик мәчет һәм истәлек билгесе генә төзергә ярый. Аның да төзелеш рөхсәте 7 ноябрьдә тәмамланган.
Мәхкәмә материалларына караганда, мәчет 55 процентка (төзелеш мәйданы — 323,2 дүрткел метр), һәйкәл 10 процентка (155,5 дүрткел метр) әзер. 40,7 дүрткел мәйданлы беркатлы кунак йорты, 241,3 дүрткел метрлы ике катлы торак булмаган бина һәм 17,5 дүрткел метрлы трансформатор подстанциясе исә 2013 елда ук төзеп бетерелгән. Мәчет төзелеше башлануы турындагы иң беренче язма "Мирас" шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинованың социаль челтәрләрдәге битендә 2012 елга карый. Шуннан бирле объект иганәләр хисабына төзелә килгән, 2024 елда анда чаралар да уздырылган.
Район хакимиятенең дәгъвасында рөхсәт һәм проект документлары булмау, җирдән файдалану, төзелеш һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алмыйча корылма салу кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра дип күрсәтелә. Шуңа күрә мәхкәмә аша корылмаларны үз белдеклелектә төзелгән дип танып, карар канун көченә кергәннән соң 6 ай эчендә аларны сүттерүне таләп итәләр. Әгәр мәхкәмә карары үтәлмәсә, оешманы карар үтәлгәнче көн саен 50 мең сум штраф белән яныйлар.
Киләсе утырыш 24 декабрьгә билгеләнгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

"Гел көрәш". Тубыл хакимияте "Искер"дәге мәчетне сүттерергә тели
Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Рәсмиләр моны төзелеш һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән аңлата. Мәхкәмәдә мәсьәлә 24 декабрьдә каралачак.
🤬13💔4💩1😡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 декабрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Маҗарстан Европа берлегенең киңәюгә кагылышлы еллык белдерүен томалады. Бу Украинага берлеккә керү турында рәсми сөйләшүләрне башларга һаман да мөмкинлек бирми дигән сүз.
🔹Доналд Трамп Венесуэлага таба юл алган яки аннан чыккан нефть танкерларын тулысынча томалау турында белдерде. «Мадуро режимы нефтьне үз эшчәнлеген, наркоторрорчылык, кеше сатуны, үтерүләрне һәм урлауларны финанслау өчен куллана», — дип язды АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә.
🔹Таиланд белән Камбоджа чигендәге бәрелешләрдә һәлак булган таиланд хәрбиләре саны 19га җиткән. Камбоджа үз армиясе югалтулары турында хәбәр итми, әмма Таиланд хакимияте Камбоджа армиясе 200дән артык кешесен югалтты дип белдерә.
🔹Роскомнадзор «Аспекты Башкортостан» сайтының домен исемен тартып алуны таләп итә. Бу хакта редакция RU-CENTER регистраторыннан хат алган. Документта карар Роскомнадзорның 2025 елның 12 декабрендә юлланган рәсми таләбе нигезендә кабул ителүе күрсәтелә. Элегрәк Роскомнадзор әлеге басманың сайтын Русия территориясендә инде блоклаган иде. Күптән түгел "Аспекты" Русиядә "ят агент" дип танылды.

❤1
Медиа: банклардан килгән СМС-кодларны һәм хәбәрләрне Max мессенджерына күчерергә җыеналар
Бу мөмкинлекне Дигитал үсеш министрлыгы карый, дип хәбәр итә «Коммерсант» ике чыганагына сылтама белән. Басма әңгәмәдәшләренең берсе сүзләренчә, бу ел ахырына кадәр эшли башларга мөмкин, әмма әлегә тулы күләмдә түгел, чөнки Max мессенджеры банклар белән турыдан-туры һәм иминлекне сакларлык дәрәҗәдә әле тоташмаган.
Шул ук вакытта министрлык рәсми рәвештә мондый планнары булмавын белдерде, әмма «банклар теләгән очракта Max-тагы сервис хәбәрләрен кулланып, кулланучыларның шәхси мәгълүматлары һәм финанслары иминлеген өстәмә рәвештә тәэмин итә ала», диде.
▪️Русия хакимиятләре WhatsApp, Telegram һәм башка чит ил мессенджерларына чикләүләр кертте һәм Max дип аталган җирле мессенджерны алга сөрә башлады. Моны халыкны алдаулар, акча урлауларга киртә кую белән аңлаталар.
▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

👎7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Артур Иделбаев кулга алынды. Кем өчен сабак? Узган атнаны Уфада соңгы елларда туризм өлкәсендә эшләгән, ә аңа кадәр медиа ширкәт тотучы һәм милли активист Артур Иделбаев тоткарланды. Бу эш көпә-көндез башкарылды, Иделбаев өчен бу көтелмәгән хәл икәне күренде…
Башкортстанда Артур Иделбаевның кулга алу мөддәтен тагын ике айга озайттылар
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге мөдире урынбасары Артур Иделбаевны сак астында тоту мөддәтен озайтты. Ул 2026 елның 22 февраленә кадәр тикшерү изоляторында калачак.
Иделбаев июль ахырында аеруча зур күләмдә акча үзләштерү эше нигезендә тоткарланган иде. Әлеге эштә барлыгы дүрт кеше катнаша, шуларның өчесе сак астында.
Туризмны үстерү үзәге мөдире Руслан Юнысовка һәм «Проект офисы» автоном сәүдәгә корылмаган оешмасы мөдире Илнур Куватовка карата чик кую чарасы мәсьәләсен мәхкәмә атна ахырына кадәр карарга тиеш.
Иделбаев һәрвакыт Башкортстан хакимиятенә якын кеше булды. Президент Мортаза Рәхимов вакытында да, башка башлыклар белән дә уртак тел тапты, Башкортстанның әлеге җитәкче Радий Хәбиров белән дә ашлары пеште. Хакимият тагарагына якын булса да, аңа төрмә яный.

💩1
Ахтем Сеитаблаев иҗаты турында: "Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар"
Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗат юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән артык кино булдыра.
Ул Үзбәкстанның Яңыюл шәһәрендә туган. Аның әти-әнисен 1944 елның маенда, башка кырымтатарлар белән бергә, Кырымнан сөргенгә җибәргәннәр. Ахтем үз халкының бу фаҗигасе турында кечкенәдән үк белеп үсә. 2013 елда кырымтатар халкы сөргене турында беренче нәфис фильм - "Хайтарма"ны чыгара. Ул аның режиссеры да, төп рольне уйнаучы актер да.
2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Ахтем Киевның тероборона көчләре сафларына кушылды. Сугышта да ул кино төшерүен туктамый.
Ул үзенең Кырымга кайтачагында шикләнми.
Кырымтатар режиссеры һәм актеры турында 👉 монда укыгыз

"Бик күпләр безне Кырымга кире кайтмасыннар өчен тырышты. Без һәрвакыт кире кайттык. Бу юлы да кайтачакбыз. Күпләр ачлыклар, депортацияләр һәм башкалар аша украиннарны юк итәргә маташты. Әмма Русия империясе юк, ә без сезнең белән калдык. Совет империясе дә юк, ә без сезнең белән калдык. Болары да булмаячак. Безнең башка юл юк. Бу барысы да чынлап та Кырымда башланды, һәм Кырымда тәмамланырга тиеш. Ә Кырымны кире кайтаргач, анда әйтеләчәк беренче сүз ана [кырымтатар] телемдә – "өйдә" сүзе булачак", – ди Сеитаблаев.
Кырымтатар режиссеры һәм актеры турында 👉 монда укыгыз
Азатлык Радиосы
Ахтем Сеитаблаев иҗаты турында: "Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар"
Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗади юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән…
💔4❤1
Элегрәк Фәрит Мөхәммәтшин мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели, Татарстан бу эштә ярдәм итәргә әзер дип әйткән иде.
Аның бу сүзләрен Мәскәү түрәләре һәм журналистлары кискен тәнкыйтьләп чыкты.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤷♂6❤3🥰2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Ростов өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын ун кеше яраланган дип белдерә рәсмиләр. Дондагы Ростов мэры хәбәр иткәнчә, һөҗүмнән соң җирле портта танкер яна башлаган, һәлак булучыларның икесе — аның экипаж әгъзалары. Тагын бер кеше Батайскида һәлак булган.
🔸Русия һәм АКШ бу атна ахырында Майамида сөйләшүләр уздырачак. Politico язуынча, очрашуда Америка ягыннан Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф һәм АКШ президентының кияве Джаред Кушнер, ә Русия ягыннан — Русия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) җитәкчесе Кирилл Дмитриев катнашачак.
🔸Дональд Трамп халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Элек Fox News алып баручысы Такер Карлсон әлеге мөрәҗәгать вакытында АКШ президенты Венесуэлага сугыш игълан итәр дип фаразлаган иде, әмма бу булмады. Трамп мигрантларга каршы көрәш, инфляцияне җиңү, шулай ук Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сөйләде.
🔸Төркия сигез ел элек сатып алынган С-400 ракет комплексларын Русиягә кире кайтарырга тели, дип яза Bloomberg агентлыгы чыганакларга сылтама белән. Әлеге корал аракасында Төркиянең АКШ һәм НАТОның башка әгъзалары белән мөнәсәбәтләре катлаулануы сәбәп итеп күрсәтелә.
🔸Грузия сайлаулар вакытында чит илләрдән тавыш бирүне тыйды. Тиешле төзәтмәләрне ил парламенты сайлау кодексына кертте. Моны "тыштан тыкшынуга" каршы көрәш буларак аңлаталар.

❤2
Бурят журналисты Анна Зуеваны читтән торып 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
2нче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Бурятиядән журналист Анна Зуеваны ике җинаять эше нигезендә читтән торып 6 елга гомуми тәртипле колония карары чыгарды дип яза RusNews. Аңа «террорчылыкны ачыктан-ачык аклау» һәм «ят агент йөкләмәләрен үтәмәү» маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде.
Моннан тыш, мәхкәмә Зуевага өч ел дәвамында интернетта җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгатьләр, фикерләр һәм башка материаллар урнаштыру, интернет-сайтларны, форумнарны, каналларны, чатларны һәм төркемнәрне админлау белән шөгыльләнүне тыйды.
Мәхкәмә мәгълүматына краганда, журналист 2025 елның июнендә Telegram-да һәм YouTube каналында Иркутски өлкәсендәге авиация полкы мәйданында «очкычлар ярдәмендә» башкарылган шартлау һәм янгын турында видеоязма чыгарган. Мәхкәмә фикеренчә, әлеге видео астындагы язма «террорчылыкны хуплаган һәм аклаган» дип бәяләнә.
Шулай ук мәхкәмә Зуеваның, 2025 ел дәвамында «ят агентлар» маддәсе нигезендә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган килеш, материалларын тиешле тамгасыз урнаштырган дип саный.